Борын-борын заманда бер авылда кечкенә генә кыз яшәгән. Ул шундый матур булган: аның матурлыгына хәтта кояш та сокланган, кызга кошлар - моңлы җырларын, гөлләр хуш исләрен бүләк иткән. Әнисе кызын бик яраткан, ә әбисе өчен оныгы иң кадерлесе, тормышының яме булган.
Туган көненә әбисе оныгына бик матур кызыл калфак бүләк иткән. Кыз калфагын беркайчан да салмаган, һәрвакыт киеп йөргән. Шуңа күрә туганнары һәм күршеләре, аны күргәндә:
- Әнә Кызыл Калфак килә! - дип әйтәләр икән.
Беркөнне кызның әнисе бәлеш пешергән дә:
- Кызым! Әбиең янына барып кайт әле. Хәлен белеп кайтырсың, авырып ятмый микән? Менә шушы бәлеш белән бер чүлмәк майны күчтәнәч итеп бирерсең, - дигән.
Әнисенең сүзен тыңлаган Кызыл Калфак: тиз генә җыенган да әбисе янына күрше авылга чыгып киткән.
Чәчәкләрнең матурлыгына сокланып, кошлар җырын тыңлап, кыз урман буйлап озак барган. Шулчак аның каршына соры Бүре килеп чыккан.
Бүренең инде ничә көн авызына ризык капканы юк икән, ул ач күзләре белән Кызыл Калфакка караган. Әмма, кызны бик ашыйсы килсә дә, куркып калган, чөнки якында гына утын кисүчеләрнең балта тавышлары ишетелгән. Шуннан ул, иреннәрен ялый-ялый, кыздан:
- Кызыл Калфаккай, син кая барасың? - дип сораган.
Кыз бүреләр белән сөйләшеп торуның куркыныч икәнлеген белмәгән әле.
Шуңа күрә, елмаеп, Бүре белән исәнләшкән дә:
- Әби янына барам. Аңа шушы бәлеш белән чүлмәктәге майны илтәм, - дип җавап биргән.
- Ә әбиең ерак торамы соң? - дип сораган Бүре.
- Шактый ерак, - дип җавап биргән Кызыл Калфак. - Ә-әнә теге тегермән артындагы авылда, кырыйдан беренче йортта.
- Ярар, - дигән Бүре. - Мин дә синең әбиең янына барып кайтыйм әле, минем дә аны күрәсем килә. - Аннары ике юл читенә баскан да: - Мин менә бу юлдан китим, ә син монысы белән барып кара, кайсыбыз алдан килеп җитәр икән? - дигән.
Кызыл Калфак, риза булып, Бүре күрсәткән юлдан киткән. Хәйләкәр Бүренең иң кыска юлдан бөтен көченә чапканын белмәгән шул ул.
Шуңа күрә кыз, чәчәкләр җыя-җыя, ашыкмый гына барган.
Кызыл Калфак әле тегермән янына да килеп җитмәгән, ә Бүре инде, әбинең өе янына барып, ишек шакый башлаган:
- Тук-тук!
- Кем бар анда? - дип сораган әби.
Бүре нечкә тавыш белән:
- Әбием, бу - мин, оныгың Кызыл Калфак. Синең хәлеңне белергә килдем. Бәлеш белән бер чүлмәк май алып килдем, - дип җавап биргән.
Бу вакытта әби, авырып, урын өстендә ята икән. Ул, Бүренең алдавын сизмичә:
- Балам, бауны тарт, ишек үзе ачылыр, - дигән.
Бүре бауны тартуга, ишек ачылып киткән. Ул өйгә кергән дә әбигә ташланган һәм аны шундук кабып та йоткан. Өч көн буе ашамаганга, Бүре бик ач булган. Аннары, ишекне ябып, әби урынына менеп яткан һәм Кызыл Калфакның килүен көтә башлаган.
Менә Кызыл Калфак та килеп җиткән һәм ишек шакыган:
- Тук-тук!
- Кем бар анда? - дип сораган Бүре калын, карлыккан тавыш белән.
Кызыл Калфак, бу тавышны ишеткәч, башта куркып калган, аннан соң әбигә
салкын тигәндер, шуңа тавышы карлыккандыр дип уйлаган.
- Әбием, бу - мин, оныгың Кызыл Калфак. Мин сиңа бәлеш белән бер чүлмәк май алып килдем, - дип җавап биргән.
Бүре йөткереп тамагын кырган да нечкә тавыш белән:
- Бавын тарт, балакаем, ишек үзе ачылыр, - дигән.
Кызыл Калфак бауны тарткан икән, ишек ачылып та киткән. Кыз өйгә килеп кергән. Бүре юрган астына яшеренгән дә аңа:
- Кызым, бәлешне - өстәлгә, чүлмәгеңне шүрлеккә куй да минем яныма ят, арыгансыңдыр, - дигән.
Кызыл Калфак Бүре янына менеп яткан һәм:
- Әби, нигә синең кулларың шундый зур? - дип сораган.
- Сине ныграк кочаклар өчен, кызым.
- Әби, нигә синең колакларың шундый озын?
- Сине яхшырак ишетер өчен, балакаем.
- Әбием, ни өчен синең күзләрең шундый зур?
- Сине яхшырак күрер өчен, Кызыл Калфаккаем.
- Әби, ни өчен тешләрең шундый зур?
- Сине тизрәк ашап бетерер өчен, балакаем!
Шул сүзләрне әйтү белән, Бүре Кызыл Калфакка ташланган да аны башмагы, кызыл калфагы белән берьюлы кабып йоткан.
Бәхеткә, бу вакытта әбинең өе яныннан, балталарын иңбашларына салып, утын кисүчеләр үтеп бара икән. Алар, йорт эчендәге тавышны ишетеп, өйгә йөгереп кергәннәр дә Бүренең эчен ярганнар. Аннан Кызыл Калфак белән әбисе килеп чыккан: икесе дә исән-саулар, ди.