СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Абдулла Әхмәт "Зәңгәр конверт"
Кинәт ишек ачылды. Землянкага сугышчыларга таныш, аларның һәр көн көтеп ала торган һәм һәркайсына бик якын булган кеше килеп керде. Бу — зифа буйлы, җитез хәрәкәтле, йөзеннән, сүзләреннән һәм үзен тотышыннан яшьлек аңкып тора торган көләч йөзле Таня дигән кыз иде. Таняның, сөйләшкәндә, ап-ак булып тигез тешләре күренә һәм ул елмая төшеп сөйләшә. Бу сөйкемле кыз белән аз гына булса да сөйләшеп калу солдатларга үзенә бер рәхәтлек бирә иде. Айлар буе юеш окопларда ятучы сугышчылар, Таняны күргәч, ничектер үзгәреп китәләр. Яше булсын, карты булсын, кызга ничек тә ыспайрак күренергә тырыша, ул килеп керде исә, тиз генә төзәтенә, сыпырына башлый. Ротага бик аз гына бер вакытка килеп китә торган бу кызны һәркем күбрәк күреп, аның ягымлы тавышын ишетеп калырга тели. Яшь сугышчылар исә, ул кыз белән сөйләшкәндә, ничектер көлкерәк, үткенрәк сүзләр әйтергә тырышалар. Ләкин аларның күңелендә кызга карата һичбер керле, пычрак уй булмый.
Бу кызны сугышчылар, якын һәм үз итеп, «Безнең Танюша» дип йөртәләр. Танюша гадәттәгечә бүген дә пилоткасын кыңгыр салган, дулкынланып торган кыска, җитен кебек аксыл сары чәчләрен иңбашына тигез генә салындырган. Ул, кергәч тә, честь биреп исәнләште һәм ягымлы, яңгыравыклы тавыш белән:
—Биергә, егетләр, биергә! — дип кычкырды.
Хат ташучы бу кыз түгәрәк эчендә калды.
Землянкадагы кешеләрнең барысы да ерактагы якын кешеләреннән хат көтәләр, Танюшаны күрүгә:
—Танюша, тизрәк бир миңа хатны!
—Тизрәк, тизрәк, Танюша!
—Зинһар, мин биергә әзер! — дигән тавышлар төрле яктан ишетелә башлады.
Ләкин Таня ашыкмады. Ерактан, һәркайсыбыз сагынган һәм һәркайсыбызның да йөрәгенә бетмәс- төкәнмәс мәхәббәт салган туган илдән, йөрәгебез кебек якын күргән кешеләрдән килгән хатларның кыйммәтен яхшы белә шул ул. Шуңа күрә дә кыз бу кадерле хатларны шау-шусыз, тантанасыз, «бушка» бирергә теләми иде.
Землянкада старшина Мәҗитов кына хат көтми иде. Ул кече яшьтән үк ятим калган. Уралдагы шәһәрләрнең берсендәге балалар йортында тәрбияләнеп үскән бер егет иде ул. Балалар йортында бергә шау-гөр килеп үскән иптәшләре соңыннан төрлесе төрле якка таралышканнар һәм инде берсен- берсе онытып та өлгергәннәр. Дүрт ел сугышта йөреп, старшина, ичмасам, дүрт кенә хат та ала алмады. Бервакыт аңа тылдагы кызлар белән хат алышырга була, дигәннәр иде дә, ул анык адрес ала алмый калды. Баштарак аңа хатсыз бик авыр, бик күңелсез булды. Иптәшләренә килгән хатларны укып кына бераз юанды ул. Ләкин аның үзенең дә шундый җылы хисләр белән тулып килгән хатлар аласы килә иде. Иптәшләре куаныша-куаныша, белсә-белмәсә тыпырдап биеп хат алган бу минутта Мәҗитовка ничектер аеруча күңелсез булып китте. Әнә нечкә, озын буйлы гармоньчы, туктаусыз елмаеп, гармонен тарта, хат алучылар бииләр — хат алалар. Яңа уенчык алган балалар кебек шатланып, алар, хатларны алып, бер читкәрәк китәләр дә ашыкмый гына укый башлыйлар. Ә Мәҗитов берүзе бер читтә утыра бирә.
—Укысыннар, соңыннан миңа да укытырлар алар, — дип юана ул.
Таня, Мәҗитовның кичерешләрен аңлаган кебек, аңа карап алды, кыз бу егетнең беркеме дә юклыгын яхшы белә. Атаклы разведчикның күңелен күтәрерлек, дәртен үстерерлек хат язучысы булмавын уйлап, ул аны чын күңеленнән кызганып та куйды. Яшь, сукса тимер өзәрлек таза, төскә-биткә дә теләсә нинди кызның дикъкатен җәлеп итәрлек бу егетнең сабыр холыклы икәнлеген дә белә иде кыз. Ул иртәгә, хатлар алып килгәндә, Мәҗитовка үзе хат язып алып килергә дип уйлап куйды. Үзенә күптән инде ниндидер бер серле караш ташлап йөрүче бу егет белән, бәлки, танышлык тирәнәеп тә китәр дип уйлап алды кыз.
Таня сумкасыннан бик матур зәңгәр конверт чыгарды.
—Бу — кызлар хаты! — диде ул аерым бер тантана белән.
Үзе дә сизмәстән, Мәҗитовка күз ташлады. Мәҗитов та аңа карап тора иде.
—Кемгә?— дип әйткәнен дә сизми калды Мәҗитов.
Ни өчендер бу хат аңадыр кебек иде.
—Кемгә ул хат? — дип кабатладылар күпләр.
—Кемгә булсын, мактаулы разведчикка! — диде Таня, конвертны баш очына күтәреп.
Разведчик егетләр зәңгәр конвертка текәлделәр. Таня конвертка язылган язуны кычкырып укыды. Анда болай диелгән иде: «Иң алдынгы разведчикка. Казан мех фабрикасының алдынгы эшчесе Наилә Ихсановадан ».
Әле землянкада ике-өч кенә төн кунган разведчик Бикбулатов, «Наилә» дигән исемне ишеткәч, урыныннан ук сикереп торды. Ләкин һичберәүгә бер сүз әйтмәде. Землянкага разведрота командиры капитан Кравченко килеп керде. Разведчиклар аны аягүрә басып каршы алдылар. Почта йөртүче кыз зәңгәр конвертны командирга сузды һәм үзе җитез адымнар белән чыгып та китте.
Капитан, конвертка язылган сүзләрне укыгач, бик азга гына уйга калды.
«Кемгә бирергә соң бу хатны? Командир разведчикларына күз төшереп алды. «Старшина Мәҗитов — кыю, үткен, оста тәҗрибәле разведчик. Өлкән сержант Малахов, башкалар? Алар бит берсе дә тел- теш тидерерлек егетләр түгел». Әнә шундый уйлар белән капитан конвертны кемгә бирергә белмичә кулында тотты. Конвертта ниндидер рәсем дә барлыгын сизде. Димәк, кыз үзенең рәсемен дә җибәргән булса кирәк. Офицер, кулындагы зәңгәр конвертны селкә- селкә, разведчиклар янына килеп утырды.Бу хатны мин Мәҗитовка, йә Малаховка, яисә башка берәр разведчикка гына биреп куяр идем дә, ләкин безнең арада яңа сугышчы да бар. Бәлки, ул безнең барыбызга караганда да...
Командир сүзен әйтеп бетермәде. Разведчиклар яңа гына госпитальдән килгән сержант Бикбулатовка карап алдылар. Ләкин бу яңа разведчикның тышкы кыяфәте аларның күбесенә ошамады, һәм аның зәңгәр конвертка кандидат була алуын алар башларына да китермиләр иде. Бикбулатов кыска, юка гәүдәле, аз сүзле, күрер күзгә күңелдә эз калдырырлык түгел иде. Ул землянкадагы таза буйлы, үткен, шау-шулы егетләр янында бөтенләй югалып калган иде.
—Мәҗитовка булсын инде ул хат! — диделәр кайберәүләр.
Мәҗитов зәңгәр конвертны алырга үзе дә каршы булмаячак иде. «Ичмасам, кеше кебек мин дә хат ала башлар идем», — дип уйлап куйды ул.
Капитан Кравченко исә башкачарак уйлады. Ул үзләренә командование тарафыннан әһәмиятле, җаваплы бурыч куелуы турында сөйләде. Алар шушы көннәрдә башланачак һөҗүм алдыннан дошманның «тел»ен тотып китерергә һәм аннан кирәкле мәгълүматлар алырга тиеш иделәр.
—Бу «тел» күпне белә торган «тел» булырга тиеш, — диде командир.
Зәңгәр конверт мәсьәләсе болай хәл кылынды: иртәгә булачак операциядә иң зур егетлек күрсәткән егеткә бирергә булдылар ул зәңгәр конвертны...
Рота командиры бу җаваплы операциягә катнашыр өчен кыюларның да кыюын, җитезләрнең дә җитезен генә сайлап исемлек төзеде дә землянкадан чыга башлады. Ләкин ул ишектән чыгарга өлгермәде:
—Иптәш капитан, рөхсәт итегез сезгә мөрәҗәгать итәргә, — дигән кыюсыз гына әйтелгән бер тавыш ишетелде.
—Йә!
—Операциягә минем дә катнашасым килә! — диде Бикбулатов.
Капитан, кулын ишек тоткасыннан ычкын дырмыйча гына, Бикбулатовка карап торды. Бу яңа егетне үзенең әле яхшылап белмәвен, аның белән әле сөйләшә дә алмавын, аның йөреш-торышындагы сүлпәнлек, кыюсызлыкларын уйлап, командир ни әйтергә дә белмичә аптырабрак тора иде.
—Госпитальгә кадәр нинди частьта идегез әле сез?
—Разведкада, иптәш капитан.
—Операцияләрдә катнашканыгыз бармы?
—Күп мәртәбәләр, иптәш капитан.
«Ни эшләп соң бу егет бер дә бүләкләнмәгән икән?» дигән сорау килде командирның башына. Ул Бикбулатовның үзенә киңрәк булып торган гимнастеркасына карады. Аның күкрәгендә «гвардия» значогыннан башка берни күренми иде. Командир үзенең каршысында төз басып торган кечкенә гәүдәле Бикбулатовны күңеленнән үзенең таза егетләре белән чагыштырып алды. Разведчик әнә Мәҗитов кебек таза, үткен, кыю булырга тиеш. Ләкин шуның белән бергә командир разведчикка болар гына җитмәвен яхшы аңлый. Шуның өчен дә ул Бикбулатовка тагын да текәлебрәк карады. Бу сугышчыдан ул әнә шул сыйфатларның берсен генә булса да табарга тырышты. Киң маңгай астындагы кечкенә, ләкин үткен кара күзләр, керфек тә какмыйча, ышанычлы караш белән капитанга карап торалар. «Бу юлы сезгә землянкада калып торырга туры килер!» — дия генә күрмәсен дип пошынып торды Бикбулатов.
—Дүрт ай госпитальдә яттым, дүрт ай «ау»га чыкмадым, иптәш командир. «Тел» тотарга бармасам, ашым аш булмый минем! — диде ул, зарланганрак тавыш белән.
—Ярый, хәзерлән! — диде Кравченко аңа.
Землянка ишеге ябылуга, Бикбулатов үзенең юл капчыгын алырга ашыкты.
Фашист дигәннәрен бер сугуда аяктан егып аңын югалта ала торган авыр йодрыклы Мәҗитов Бикбулатовның барлык хәрәкәтләрен күзәтеп тора иде. Аңа бу яңа егет бер дә ошамады. Разведчик булгач, ул үзе кебек яисә үзенең дусты Малахов кебек булсын, ә мондый чиертсәң егылырга торган кешедән нинди юньле разведчик чыксын соң, дип уйлады ул.
Разведчиклар, гадәттәгечә, операциягә барыр алдыннан була торган хәзерлекне күрә башладылар. Кайберәүләр сакал-мыекларын кырырга тотындылар. Күпләр, кулларына каләм алып, уйлана-уйлана хат язалар. Разведчикларның эше аеруча куркынычлы, катлаулы эш бит ул. Кем белә,сугыш бит!.. Гармоньчы, гадәттәгечә, аккордионын чыгарды, ләкин аның башына «кем белә, бәлки, бу минем актык уйнавымдыр!» дигән уй килмәде. Алай да, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да операциягә китәр алдыннан аеруча бирелеп, аерым бер моң белән уйнады.
Бикбулатов каләмен язылып бетмәгән хаты өстенә куйды һәм, гармоньчы татарча уйный башлау белән, акрын, ләкин моңлы тавыш белән аңа кушылды. Дөньяны әле юньләп күрмәгән, әле юньләп кайгы- хәсрәт, сагышны татымаган бу яшь егеткә кайдан килгән бу кадәр моң? Егет саф авылча сузып, гаҗәп бер тирән моң белән җырлый иде. Мәҗитов, кырынып бетмәс борын ук, кулындагы бритвасын куйды һәм Бикбулатовның җырын тыңлый башлады. Землянкада:
Туган илдән чыккан чакта,
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар! —дигән җыр яңгырады.
Шулай итеп, туган илебездән еракта-еракта, немец җирендә, татарча яңгыраган җырда бер моң гына да түгел, аның өстенә монда ниндидер бер горурлык та бар иде...
(Дәвамы бар)
2025-05-14 07:37