СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте "Иркә кыз" (Рәшит Гариф тәрҗемәсе)

Бер авылда бер ир белән хатын торган. Аларның өрмәгән җиргә дә утыртмый кадерләп үстерә торган бердәнбер сөекле кызлары булган. Кыз нәрсә генә кушса да, әти-әниләре аны хәзер үк үтәргә әзер торалар икән. Көн буе аңа хезмәт күрсәткәннәр, иркәләгәннәр, аның теләкләрен үтәгәннәр. Кыз берни дә эшләмәгән. Шуңа күрә авылда аны Галена —- иркә кыз дип атаганнар.
Иртә таңнан торып, әтисе белән әнисе кырга эшкә киткәннәр, ә Галена төшкә кадәр йоклап яткан. Әнисе эштән кайткач, кызын урыныннан торгызып, битен юдырып, чәчен үреп киендергән, ашаткан-эчерткән. Соңыннан, мич каршына палас җәеп, кызын җылытырга утырткан. Әгәр Галенага салкынрак булса, ул:
-— Утка мине якынрак китерегез, якынрак китерегез! — дигән. Алар кызларын ут янынарак китергәннәр.
Әгәр ут бик көчле янып китсә һәм аңа эссе була башласа, Галена:
— Читкәрәк күчерегез мине, читкәрәк күчерегез! — дип кычкырган.
Әтисе дә, әнисе дә шундук кызларының теләкләрен үтәгәннәр — аны ут каршыннан читкәрәк күчереп куйганнар.
Галена көн буе: «Якынрак китерегез», «читкәрәк күчерегез», «тегене бирегез», «моны эшләгез», — дип кычкырып кына утыра икән.
Үсеп буйга җиткәнче. Галена шулай үскән.
Аның ялкау, иркә кыз икәнен һәммә егетләр дә белгәннәр, шуңа күрә аңа берсе дә өйләнергә теләмәгән.
Ләкин — ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк — шулай да аны бер егет ярәшкән.
Галенаның әнисе егеткә:
—Кара әле, егетем, безнең кызыбыз тикмәгә генә иркә кыз дип аталмый. Ул үзе бер адым да атламый.
Ул инде иркәләүгә, өрмәгән җиргә дә утыртмый кулда гына йөртүгә, теләкләрен кешедән үтәтергә күнегеп беткән. Безнең кызыбыз көн буе ут каршында җылыда: «Якынрак китерегез», «читкәрәк күчерегез», — дип кенә утыра. Әгәр ачыкса, без аның ашарына китерәбез. Син безгә дөресен генә әйт, әгәр кызыбызны үзебез кебек иркәләп, кадерләп йөртсәң генә бирәбез, кулыңнан килмәсә, үпкәләмә, бәхетеңне икенче җирдән эзлә.
—Сез Галенаны гына миңа бирегез, ә мин аны сездән начар тәрбияләмәм, — дигән егет.
Яхшымы, яманмы — туй ясаганнар һәм егет Галенаны үзләренең авылларына алып кайтып киткән.
Шунысын әйтергә кирәк: егет бик фәкыйрь булган. Аның карт галим мәчесеннән башка беркеме дә булмаган. Бу мәче бик акыллы булган, хәтта сөйләшә дә белгән. Кышкы озын кичләрдә алар учак каршысына утырып төрле нәрсәләр сөйләшә торган булганнар.
Кияү иртә белән торган да, хатынына җылы булсын өчен, күп итеп мичкә яккан, ә мич каршына палас җәеп, Галенаны шунда утырткан, үзе исә кырга эшкә китеп барган. Китәр алдыннан ул мәчесенә хатынының ниләр эшләгәнен карап торырга әйтеп калдырган.
Галена ут янында йокымсырый башлаган. Ә мичтәге утын бик коры булган һәм бик тиз янып киткән, мичтән көчле кызу бәргән.
Галенаның чыдар хәле калмагач, кычкыра башлаган:
—Читкәрәк күчерегез, читкәрәк күчерегез!
Ләкин ире кырда эшләгәч, өйдә ул үзе генә булгач, аны кем урыныннан күчерсен? Галенаның үзенә паласны читкәрәк күчереп куярга туры килгән.
Ә мәче мич янына яткан, мырлый-мырлый тирә-якны күзәткәләгән. Кич белән хуҗа кайткач, мәче аңа бөтенесен дә сөйләп биргән Галенаны икенче көнне уттан читкәрәк утыртып калдырырга киңәш иткән. Хуҗа акыллы мәченең сүзен тыңлаган. Иртә белән ул тагын мичкә яккан да паласны ишек янына ук җәеп, хатынын шунда утырткан.
Мич янган вакытта Галенага җылы булган, ләкин мич янып бетүгә ул туңа башлаган. Һәм:
— Якынрак китерегез, якынрак китерегез! — дип кычкырган. Ләкин кем аны урыныннан күчерсен? Ире кырда эштә, ә мәче мич буе бөгәрләнеп яткан да мырлый-мырлый бер күзе белән генә Галенаның нишләгәнен күзәтеп ята икән. Галена утырган-утырган да, уйлаган- уйлаган да паласны мич янынарак күчереп килеп утырган. Кич белән мәче үзенең хуҗасына барысын да сөйләп биргән.
—Син менә нәрсә эшлә, — дип киңәш иткән мәче. — Иртән эшкә барышлый паласка өйне җыештырып, ипи басып, төшке ашны пешереп куярга куш. Ә кайткач паласны, синең кушканнарыңны үтәмәгән өчен, әрли-әрли кыйнаган булырсың.
Хуҗа шулай эшләгән дә. Икенче көнне паласка:
—Мин кайтуга һәммә нәрсә әзерләнгән булсын: ипи басылган, төшке аш пешереп куелган булсын! Хатынымның тамагын туйдырырга онытма, — дигән.
Кичен хуҗа кайтып керсә, ашарга да пешерелмәгән, хатыны да ач көе утырган — палас бернәрсә дә эшләмәгән. Хуҗа паласны сәкегә салган да бик каты кыйнаган.
Икенче көнне хуҗа сукага барырга җыенган һәм паласка:
— Палас, мин бүген сукага барам, ә син төшке ашны хәзерлә, хатынымның тамагын туйдырырсың, миңа да ашарга китерерсең. Әгәр бөтенесен дә вакытында эшләмәсәң, белеп тор: мин сине тагын тукмармын! — дигән.
Хуҗа кырга эшкә киткән, ә хатыны ут каршына утырып йокымсырый башлаган.
Төш вакыты җиткәч, Галена паласны тирги башлаган:
—Син нәрсә, палас? Эшкә киткәндә хуҗа нәрсәләр кушып киткәнен әллә оныттыңмы? Яле, хәзер үк төшке ашны хәзерлә дә хуҗага илтеп кайт! Шунда бер кулдан мине дә ашатырсың: бик ачыктым.
Галена шулай сөйләнә-сөйләнә паласны ишек артына чыгарып ыргыткан.
Кич белән хуҗа паласны шелтәләргә, сүгәргә тотынган:
— Ни өчен ашарга китермәдең? Ни өчен син мине көне буе ач тоттың?! — Бир кирәген, картым, — дигән Галена. — Мин инде никадәр әйттем, никадәр оялттым, ә ул ишек артында кузгалмыйча ятты да ятты. Мин дә чак-чак кына ачтан үлми калдым.
— Ә, син әле шулай эшлисеңме? — ди ярсыган хуҗа. — Димәк син минем боерыкны да, хатыным кушканны да үтәмисең? Туктале, мин сине өйрәтермен әле!
Хуҗа паласны сәкегә салып тагын кыйнарга тотынган. Ул бу юлы пал асны шулкадәр кыйнаган, Галенаның күзеннән яшьләр чыккан.
— Тимә инде, картым, җитәр! Әгәр иртәгә дә сиңа ашарга алып барырга теләмәсә, ул чакта мин үзем берәр нәрсә уйлап карармын.
— Ярар алайса, — дигән ире һәм паласны ишек артына чыгарып ыргыткан.
Алар шулай ач көенчә ятып йоклаганнар. Галена икенче көнне иртән, гадәтенчә, мич каршына җылынырга утырган. Әледән-әле ул ишектән палас нәрсә эшли икән дип караштыра икән.
Ә палас бер урында ята биргән, хуҗаның кушканнарын үтәү турында уйлап та карамаган. Галенаның түзәр хәле калмаган:
—Ах син, буйсынмас палас! Кичә аз кыйнадылармыни әле, бүген :тагын әйткәнне тыңламыйсың!
Төш җиткән. Галена үзе дә ачыккан һәм шулай ук иренә дә ашарга илтергә вакыт икән.
Галенаның үзенә эшкә тотынырга туры килгән. Кулына ул нечкә иләк алган, он иләгән, камыр баскан да, тәмле ашамлыклар әзерләп, ире янына кырга киткән.
Ире моңа бик шатланган һәм аны үз янына утырткан, алар бергәләп ашаганнар-эчкәннәр.
Көн артыннан көн үткән. Галена йорт эшләрен башка хатыннардан бер дә ким башкармаган, хәтта яхшырак та башкарган. Ирен кырга озату өчен иртән иртүк тора икән бу. Ә төш җитүгә, Галена иренә беренче булып ашарга китерә икән.
Иркә хатын Галенаның эшкә өйрәнүенә кешеләр аптыраган, аны исләре китеп мактый башлаганнар.
Галенаның әнисе кызының көннәр буе эшләп йөрүе турында ишеткән дә бик каты ачулана, тузына башлаган:
—Нәрсә дигән сүз бу? Ул безнең кызыбызны иркәләп кенә тотарга вәгъдә биргән иде, ә хәзер эшләргә мәҗбүр иткән! Бар әле, карт, кызыбызны алып кайт әле шул кансыздан!
—Ярый, ярый, мин үзем дә кызыбызны бик сагындым, күрәсем килә, — дигән атасы.
Ул кызлары тора торган авылга киткән. Галена әтисен тәрәзә күреп алган да каршысына йөгереп чыккан. Әтисен өйләренә алып кереп, үзләренең хуҗалыкларын күрсәтеп йөргән.
Тиздән кич тә булган.
— Иремнең эштән кайтканын көтик, әти, — дигән Галена.
— Менә нинди икән минем кызым! Бик дөрес эшлисең — ирне яратырга, ихтирам итәргә кирәк, — дигән әтисе, кызын мактап.
Ә кичке ашка утыргач, Галена иң зур коштабакны әтисенә куйган.
Әтисе кызы янында шулай кунакта булган, аларның ничек тормыш итүләренә бик шатланган һәм өйгә кайтырга җыенган.
— Рәхмәт сиңа, улым, — дигән ул. — Кызыбызга син вәгъдә итүенә караганда да артыграк яхшылык күрсәтә алгансың.
Әтисе өйгә кайтып киткән.
— Кайда кызыбыз? Нигә аны алып кайтмадың? — дип ачуланган хатыны.
— Эх, әнкәсе, юкка ачуланма! Ул үзебездә яшәгәндә кешеләр аны ялкау, иркә кыз дип атадылар, ә хәзер ул чын кеше булган. Менә күрдеңме, тәрбия ничек ул!
2025-03-28 16:32