СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

НУР ӘХМӘДИЕВ “ТУЙ БАЛДАГЫ” (БУЛГАН ХӘЛ)

Дөресен әйткәндә, ул балдак турында мин инде күптән оныткан идем. Уен эш түгел — егерме елдан артык вакыт узып киткән ич. Күпме сулар аккан, җилләр искән, күпме кешеләр кичкән шул арада бу фани дөньядан.
Өйләнеп яши башлауга өч ел дигәндә, безгә якыннан гына бакча җире бирделәр. Ерак булмагач, дөнья рәхәте инде — велосипед белән асфальт юлдан урап барсаң, дүрт-биш минут, турыдан — кәҗә сукмагыннан тәпиләсәң, җиде-сигез минутта килеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Җиде-сигез минутта барып җитә алган чаклар сирәк булды инде анысы, ник дисәң, әле танышлар очрый да сөйләшеп торасың, әле каршыңнан гына гаҗәеп матур күбәләк оча да, миңа кара, миңа кара дигән сыман, кырыйдагы тал ботагына яки берәр чәчәккә куна һәм канатларын җилпеп тора башлый. Күбәләккә игътибар итмәсәң, кешедән качып үскән берәр оялчан чәчәкне күреп аласың да мөкиббән китәсең.
Бакча, бакча дигәнгә карап кына аның уңыш бирүчәнлеге артмый. Бакчадан авызың туйганчы җимеш ашыйсың килсә, кулың терсәккә кадәр тирескә, туфракка баткан булырга тиеш.
Әйе, әйе, тирескә. Ашланган җир аш бирә, ди китап. Ә җирне ашлауның иң яхшы ысулы — аңа тирес кертү. Тиреснең кайсысы яхшырак? Үзегез дә беләсез икән, дөрес, ат тиресе. Ә ат тиресенең иң яхшысы кайда? Әлбәттә инде, безнең авылда — Әсәйдә.
Ниятләдем дә бер машина алып туган авылга киттем. Колхоз рәисе Сәбах абзый белән алдан сөйләшеп, рөхсәт кәгазе алып куелган — төйисе дә алып кына кайтасы.
Ат абзарына килеп җиттек. Төяргә трактор-мазар эзләп тормадым, кул белән бер машина тирес төяү чүп кенә ул безнең кебек егеткә! Кул белән төяүнең өстенлеге шунда: табында бәрәңге ашагандай, тиресне сайлап кына саласың, ә тракторны беләм: ташы-ние белән уптым илаһи тутыра.
Сәгать тә узмагандыр, бер машина тиресне төяп тә бетердем. Бераз гына шофер да ярдәм итеште.
Бакчаның кайдарак икәнен шоферга әйтеп куйган идем. Кайтабыз мәзәк сөйләшеп..Күңел күтәренке, ниятләгән эшнең барып чыгуын тою күңелгә рәхәтлек бирә. Миңа инде машинадагы кара-кучкыл-сары ат тизәкләре чыпчык башы кадәрле җиләк, бәләк кадәрле кыяр, тәртә юанлыгы кишер, тәлинкә зурлыгындагы шалкан булып күзаллана башлады. Үзеннән-үзе шигырь юллары туа...
— Нур, Карамалы чатына җиттек бит инде, бакчаң кайда соң? — дип сорауга, күктән җиргә төштем. Баксаң, бакчаны өч-дүрт йөз метрлар үтеп киткәнбез икән.
Борылып килдек тә тиресне бушаттык. Караңгы төшкәнчегә кадәр аны бакчага тараттым. Тирес белән эш итүчеләр белә: майлы ботка ашау түгел ул. Кара тирләр агызып эшләсәм дә, ул көнне таратып бетерә алмадым, якшәмбегә дә калды.
Икенче көнне хатын миңа «ярдәмче» ияртеп җибәрде. Ярдәмче дигәнем өч яшьлек кызыбыз Ләйлә иде.
— Монда таш йорт арасында ятканчы, бала саф һавада уйнар, — диде.
һи, үз газизеңнән баш тартып торалар димени! Киттек Ләйлә белән җитәкләшеп турыдагы юлдан. Уңга туктап, сулга туктап, кырык абынып, йөз егылып, сәгать ярым дигәндә килеп җиттек бакчага.
Елның ямьсез фасылы юк. Менә бүген дә көн нинди гүзәл: бөреләр бүрткән, тагын ике-өч көннән ямь-яшел яфраклар күренәчәк. Күрше белән ике арадагы ызанда тузганак нәни кояшны хәтерләткән сары чәчәк аткан. Кояшка омтылган тургайлар осталыкта бәйге уздыралар. Күкрәк читлеген каерып ачып эчкә яз исе, тулышкан карлыган бөресенең исе керә дә үпкәләрне яңача эшләтә башлый.
Бала үстергән кеше белә: баланың бар белгәне өч гамәл — ашыйм, эчәм һәм... Ярар, барысын да әйтеп бетермим, үзегез чамалыйсыз булыр. Кыскасы, баштарак Ләйлә миңа эшләргә бик ирек бирмәде, ярты гомерем аңа шул өч гамәлне башкарып узды. Ләкин бераздан күршеләрнең дә балалары безнең бакчага җыелды. Бала-чага күп булса, рәхәт икән, үз җайларын үзләре табалар. Безнең җиләк-җимеш бакчасы балалар бакчасына әверелеп калды. Җирне таптыйлар да инде таптавын. Әй, таптамагайлары тагы, күпме генә авырлыклары бар. Трактор түгел бит, бала гына, казырмын, җир казымаган малай түгел.
Балаларга сәнәк тимәсен дип, аларны читкәрәк куам да тиз генә эшләп алам.
Тфү, кара инде бу бала шайтаннарны! Ялан бакчада урын беткән сыман, һаман минем тирәгә киләләр. Куып карыйм, аның саен чытлыкланалар гына. Туктале, кызык итим үзләрен, мин дә адәм баласы, миңа да ял кирәк, алар уйнап алсын, ә мин өйгә кереп бераз хәл җыеп чыгыйм. Бу кадәрле эшләгәнгә берәр йомры йотып кую да зур гөнаһ булмас.
Чыксам, ни күзем белән күрим: балалар яңа уен тапканнар. Нинди уен диген әле — таратып бетермәгән тирес өеменә менәләр дә шуннан тәгәрәп төшәләр. Өс-башларына карарлык түгел: җир һәм тирескә буялып беткәннәр. Күршеләрне әйтер идем инде, ник берсе килеп карасын, рәхәткә чыкканнар. Әйтерсең бу балаларның барысының да атасы — мин.
Газиз балакаемның танырлыгы калмаган, ничек итеп мондый мәсхәрәгә түзеп тормак кирәк. Туктатмакчы булам тегеләрне. Кая ул! Әйткән саен ныграк шаша баралар.
Ярар, барысына да көчем җитмәс, ичмаса, үз баламны кеше кыяфәтенә китерим. Ләйләне тотып алдым да җирдә аунаган җиреннән, бастырып, өстен кагарга керештем, һәм шунда... бармакка бераз гына зуррак булган туй балдагым чыгып очты.
Аның ише чакта баш шәп эшли. Балдак төшәргә мөмкин булган җирне балалардан таптатмаска кирәк. Аннан эзләп табарга. Гөнаһ шомлыгына каршы, ат тиресе үзе дә минем балдак төсендә — сары...
Балаларны читкә алып китү яки таптатмау кодрәтемнән килмәде. Кисәтү ясаган саен алар минем тирәгә ныграк елыша бирделәр. Ахырда ата-аналарына хәбәр итеп, балаларын алып китүләрен сорарга мәҗбүр булдым.
Салам эскертеннән энә эзләгәнегез бармы? Минем дә юк. Ләкин тирес таратылган бакчадан алтын балдак эзләү, валлаһи дим, шуннан җиңелрәк түгелдер. Ярдәмгә кайбер күршеләр дә керде. Башта сак кына атлап, болай карап чыктык. Соңыннан ыргытылган тиресне җентекләп кул аша уздырдык. Тырма белән тарап карадык. Файдасыз. Күрше бакчага очмаганмы дип, аннан да карадык. Табылмады. Тирес тарату дигән нәрсә онытылды.
Икенче көнне таңнан торып хатын белән килеп эзләдек. Юк. Казыганда килеп чыкмасмы дип, һәр карыш җирне энә күзеннән үткәрдем. Юк булгач юк инде. Балдакны җир йотты.
Халыкта туй балдагын югалтсалар, бу гаилә таркала яки югалткан кеше үлә икән, дигән ышану йөри. Сиздермәскә тырышса да, хатыным моны бик авыр кичерде.
Мин исә сер бирмәгән булып кыландым. Дусларга:
— Алтын балдакны җиргә чәчтем, күрерсез, әллә ничә булып тишелеп чыгар, — дип шаярттым.
Баштагы елларда без балдак барыбер бер табылыр дигән өмет белән яшәдек. Тора-бара өметләр суына төште һәм аның хакында бөтенләй телгә алмый башладык. Шуның өстенә әби, ягъни хатынымның әнисе, миңа яңасын бүләк итте.
Еллар узды. 1984 елда безгә Әлмәткә күчеп китәргә туры килде. Кадерләп кенә үстергән бакчаны да токарь булып эшләүче Кәрәкәшле егете Илдуска саттык. Азнакайга кайткан чакларда ул бакча яныннан машинада каерылып-каерылып карап уза идек.
«Татнефть» гәзитәсендә эшләгәч, миңа нефть районнарында булгалап торырга туры килә. Шул исәптән Азнакайда да.
1995 елның сентябрендә кеше ышанмаслык хәл булды. Хәзерге заманда могҗизаларга кытлык юк. Авыл саен сихерче, оча торган тәлинкәләр колхоз басуын таптап бетерде, Дәүләт Думасындагыларның кылган ахмаклыклары да могҗизага тиң. Ә минем очрак бөтенләй башка.
Батырма электр җиһазларын ремонтлаучы цехта йөри идем, бер ир:
— Сез Нур Әхмәдиев бит әле, — дип туктатты. Әһә, мин әйтәм, минем шигырьләрне укыган, шигырь яратучы берәр кеше инде бу, дим.
— Сез бакчагызда югалтканны таптым бит мин.
Баштарак аңламый тордым: нинди бакча, нинди югалткан нәрсә турында сөйли бу егет. Гомумән, үзе кем соң?
Тора-бара томанлы гына булса да, исемә төшә башлады. Тик ышанасы килми: чыннан да, туй балдагы турында әйтә микән ул?
— Әгәр дә Азнакайда тагын бераз булсагыз, төшке аштан соң мин аны алып килер идем.
Булмыйммы соң! Андый ядкәр хакына төн кунарга да риза. Хикмәт ул балдакның алтынлыгында түгел, ул бит безнең кавышуыбыз символы, мәхәббәтебез, яшьлегебез төсе.
Кыскасы, Илдус төштән соң миңа егерме елдан артык элек югалткан балдакны алып килеп кулыма тоттырды:
— Бүтән югалтмагыз, яме.
Теге вакытта минем, берәр тишелеп чыгар әле, дип шаяртып әйтүем рас килде бит. Тик мин әйткәнчә бишәү-алтау тишелмәгән.
Менә моны могҗиза дими ни дисең. Ул чакта тирестә аунап уйнаган Ләйлә быел медицина институтын тәмамлап, табибә булды, безгә онык үстерә. Балдак югалтканда яңа утыртылган алма, чия агачлары зур агач булып үскән.
Илдусның балдакны кайтарып бирүенә төрлесе төрлечә караган.
— Тиле, үзеңә калдырсаң, эчеңне тишмәс иде әле, — диючеләр дә күп булган.
Шушы вакыйгадан алдарак үзем дә зур табышка очраган идем. Быел җәй Мәскәүгә командировкага барырга туры килде. Кире кайтыр көн җиткәч, «Быково» аэропортына килдем. Башкалар белән бергә тикшерүне узып китмәкче идем, алып кайта торган йөгемнең нормадан күбрәк икәне ачыкланды һәм мине көтеп тору залыннан артык йөк өчен акча түләргә җибәрделәр.
Кассада акча түләп, залга кереп барам. Таможняны узганда, электрон тикшерү аша атлап чыгуга ук, күзем аяк астындагы бер тартмага төште. Эчендә ни барлыгы хакында уйламыйча, күтәрдем дә ачып карадым.
Йа Хода! Күзләремә генә күренәме, саташаммы? Әллә язмыш мине могҗиза белән очраштырдымы?
Тартма эчендә өч-дүрт туй балдагы, кашлы йөзекләр һәм берничә алтын муенса ята иде.
Ике дә уйламадым, дөресен әйткәндә, уйлап торырга вакытым юк иде, мин тартманы шунда ук хуҗасын табып бирүләрен сорап, таможня постында йокымсырап утыручыга суздым. Бераздан аның:
— Кыйммәтле әйберләр югалтучының контроль пунктына килүе сорала, — дигән игъланы ишетелде.
Югалтучының кем икәнен бик беләсем килсә дә, самолетыбыз Бөгелмәгә очканчы, без барында тартманы килеп сораучы булмады.
Илдус миңа алтын балдакны биргәннән соң менә шул вакыйга искә төште. Килеп алучы булганмы мин калдырган тартманы, андагы алтын балдакларны, муенсаларны — белмим. Әллә таможня хезмәткәре аны шома гына йомганмы? Югалткан кеше берәүгә дә алтыннарым синдә бит дия алмый ич. Барысы да намуска корылган. Менә бу алтын балдакны — минем туй балдагын Илдус кайтарып бирмичә үзенә калдырса, мин ул хакта белер идемме? Юк. Ләкин бит кешедә Намус дигән нәрсә бар һәм ул Намус вөҗданы бар кешеләргә тынгы бирми. Димәк, без, бәхетебезгә, бакчаны намуслы кешегә сатканбыз.
Ә алтын балдакның бүгенге хакы турында уйласаң, ул очсыз түгел. Ләкин безнең гаилә аның юклыгына өйрәнгән, күнеккән иде инде. Тик онытылып беткән туй ядкәренең күктән төшкәндәй кире әйләнеп кайтуына ничек куанмыйсың?!
Егерме елдан артык элек югалткан балдак табылды. Шулай булгач, без яшибез әле, әйеме, карчык!