СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәшит Гариф “Кунак”

Иртәнге чәйне эчкәч, Сәлимҗан, ял көне булуга да карамастан, эш киемнәрен киенә башлады. Табын җыештырып, савыт-саба юарга керешкән Нәзирәсе, иренең каядыр җыенуын күреп, эшеннән туктап калды. Ал-ак нәфис кулларын тастымалга сөртә-сөртә аның каршына килде дә, күзләренә карап:
— Син кая барырга булдың әле? — дип сорады.
Сәлимҗан үпкәләргә әзер торган хатынының ике яңагыннан ике кулы белән йомшак кына тотып, битеннән, ирененнән, чәченнән үбеп алды.
— Сине һәм безнең туачак матур улыбызны рәхәт тормышта яшәтәсем килә, җәннәтем, — диде ул аннары. — Кеше арасында кимсенерлек булмасын...
— Матур сүзләрең өчен рәхмәт, тик кешеләр шикелле бергәләп ял да итәсе килә бит, Сәлимҗан.
— Рәхәт күрер чакларыбыз алда әле. Ул көннәрне якынайтасым килә. Яшь чакта эшләп калырга кирәк, җәннәтем. Сварщикларга һәрвакыт эш бар бит...
— Ярар инде, Сәлимҗан, — диде Нәзирә, иркәләнгән тавыш белән, — бүген генә булса да шәһәргә чыгыйк инде. Театрларда сезон ачылды. Ә безнең берни караганыбыз юк: көндез — эштә, кич институтта буласың...
Сәлимҗан, сөйлә әйдә, сөйлә, дигән сыман хәләл җефетенә елмаеп карап торды. Нәзирәнең сүзләре ачуланганда да татлы, йөзе якты булып тоелды аңа. Елмайганда ике бит алмасында барлыкка килгән чокыр аның йөзен тагын да ямьлерәк итә иде. Нәзирә, инде Сәлимҗанның омтылыш-максатын аңлауга карамастан, аны ишетмәгәндәй, сөйләвен дәвам итте:
— Күпме бергә торып, бер тапкыр концертка да барганыбыз юк ич, Сәлимҗан. Тормыш эш белән укудан гына тормый ла... Бераз минем турында да уйласаң иде.
Сәлимҗан нидер әйтергә авызын гына ачкан иде, шул мәлдә ишек кыңгыравы чыңлады. Ишекне ачкач, аннан аның инде берничә ел күрешкәннәре булмаган, Уфада яшәүче дусты Ринат килеп керде.
— Әйдүк, әйдүк! — дип каршылады Сәлимҗан күптәнге ахирәтен. — Төкле аягың белән.
— Тәки өйдә туры китердем бит! — диде кунак, исәнлек-саулык сорашып күрешкәч. — Чыгып китмәсеннәр дип ашыктым.
Сәлимҗан киенеп беткән эш киемен салды. Нәзирә яңадан чәй әзерләде, табын җәйде. Өстәлгә бакчаларыннан җыеп кайнаткан кара карлыган, кура җиләге вареньелары килеп утырды. Тирә-якка тәмле бөтнек һәм мәтрүшкә исләре таралды.
— Йә, Ринат, ничек бу якларга килеп чыгасы иттең? — дип кызыксынды Сәлимҗан.
— Ялда идем. Шуның соңгы атнасын Казанда үткәреп, сезне дә күреп китим, дидем. Ялгыз башым, тыныч колагым, мин әйтәм, сары чәчле малайларым юк...
Дустының әлеге сүзләре Сәлимҗан өчен никтер аеруча әһәмиятле тоелды.
— Димәк, бер атна Казанда буласың?! — диде ул һәм бераз уйланып торганнан соң сүзен дәвам итте: — Бик әйбәт булды әле бу, Ринат! Бер атна буе минем хатынны концерт, кино-театрларга алып йөрерсең, болай булгач! Бу арада вакыт тими — эш, эш... Хатын, миңа игътибарың юк, дип зарлана башлады инде. Җитмәсә, бүгенгә ике билет та алып куйган идем, тик берничек тә бара алмыйм...
Нәзирә үпкәләгән сыман Сәлимҗанга карап алды да ирен ышандырырлык карарга китергән кебек:
— Бүген ял көне дә, кунак та бар. Бәлки, өчәүләп шәһәргә чыгарбыз? — диде.
Ләкин Сәлимҗанның уеннан кире кайтыр исәбе юк иде. «Бер сәгатькә соңга калсам калырмын, әмма иптәшләр аны гына кичерер», — дип уйлады ул. Ринат исә аптыраган кыяфәттә аларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды.
— Кайда концерт, кайда театр, — барыгыз, карагыз! Без сөйләшкән идек... Мине көтәләр... Бик зур акчага килештек, андый акчаны төшеңдә дә күрмәссең... Ә Ринатка үземә ышанган кебек ышанам мин. Кичкә кадәр хуш! — диде дә Сәлимҗан ашыгып эшкә чыгып йөгерде.
Яраткан кешең өчен яшәве үзе бәхет микән әллә? Аның шатлыгы — синең шатлыгың, аның борчылуы — синең борчылу булып китә икән. Аның өчен берәр яхшылык эшли алсаң, куанып туймыйсың. Аңа яңа шатлыклар китерү өчен янып йөри башлыйсың.
Үзенең Нәзирәсе өчен Сәлимҗан да һәрвакыт әнә шулай булды. Гел яхшылык эшләргә омтылды. Танышып бергә йөри башлаган көннәрдән үк Сәлимҗан сөйгән кызына бәйрәмнәрдә роза чәчәкләре бүләк итәргә тырыша иде. Ә Нәзирә аңа һәрчак:
— Мин сары чәчәкләр яратам, — дип кабатлады.
Бу егеткә бик сәер тоелды һәм ул кызның теләгенә каршы төшәргә тырышты.
— Сары чәчәк аерылышу билгесе бит ул, Нәзирә. Бергә булырга теләгәннәр бер-берсенә сары чәчәк бүләк итми...
— Мине яратсаң, сары чәчәк кенә бүләк итәрсең.
Нишләсен, яратуы хакына сарысын да таба торган булды. Бары җәннәтенең күңеле генә булсын. Әгәр Нәзирәсенә илһам чыганагы булып янса, ул аңа кояшны да бүләк итәр иде.
Егет белән кыз булып йөргән чакларының хатирәләре сөйләп бетергесез инде ул. Аның беренче тәкъдиме белән үк кыз җиңел генә сүз куешырга ашыгып тормады бит. Дөресен әйткәндә, ул чакларда Сәлимҗанга бер генә пар аяк киеме туздырырга туры килмәгәндер. Төннәрен кызның киноданмы, концерттанмы, театрданмы кайтканын көтеп, эт оясы артына посып, күпме вакыт үткәрә торган иде. Хәтта Акбай да аны үз итеп бетергән иде бугай. Ул аңа беркайчан да өрмәде, каршылаганда да, озатканда да көлтә юанлыгындагы ап-ак койрыгын ялкау гына селкеп куйгалый иде.
Берзаман Сәлимҗан ул чакта яшьтәшләре эшли алмаганны булдыра алды. Нәзирә Кара диңгезне, Сочины күрәсе килүен әйткәч, чапса чапты, әмма кызы өчен моңа җитәрлек акчасын да, ял йортына юлламасын да юнәтте. Сочига май аеның иң матур чагында бардылар. Нәзирә мәһабәт бу ял йортының ике урынлы бүлмәсенә урнашты, ә Сәлимҗан үзенә егерме көнгә фатир тапты. Көн саен бергәләп шәһәрне карап йөрделәр. Кая күз салма — яшеллек, һәр тараф шау чәчәккә күмелгән. Телдән телгә күчеп мактала торган шәһәр менә нинди икән ул!
Әйе, аның өчен Ринат дустының Казанга иң кирәк чакта килеп чыгуы да шатлык булды. Ниһаять, аның хәләл җефетен кинәндереп, төрле концертлар тыңлатсын, спектакльләр күрсәтсен әле! Шул ук вакытта үз эше дә бара, акчасы да килеп тора, укуы да дәвам итә. Аннары, бәлки, машина да алып җибәрерләр. Аның сөйгән хатыны беркемнән дә ким-хур яшәмәс, чөнки Сәлимҗан андый хәлгә юл куямы соң?! Килер вакыт, хатынының йә үзенең авылына ялтырап торган машинада җилдереп кенә кайтып-килеп йөрерләр. Шулкадәр шат һәм канәгать булыр аның сөеклесе... Әле яши генә башладылар ич. Еракта икесе өчен дә якты офык балкып тора. Кем белә, укуын бетереп, кулына диплом да керсә, берәр нәчәлник тә булып куяр әле! Ул вакытта инде Сәлимҗан үзенең бергенәсен өрмәгән җиргә дә утыртмас! Бары аның өчен генә яшәячәк ул. Бу турыда бернинди шик булырга мөмкин түгел. Сәлимҗанның күңеле Нәзирә үзен бәхетле сизгәндә генә тыныч булачак...
...Ринат болай ук булыр, Нәзирә белән ачыктан-ачык сөйләшергә шундый мөмкинлек туар дип башына да китермәгән иде. Аңа бу уңай очракның кадерен белергә кирәк. Икәү генә калуның беренче минутларыннан ук ул үзенең уйларын Нәзирәгә ничек бар, шулай җиткерергә кирәк тапты.
— Сәлимҗан безнең элеккеге дуслык турында беләме, Нәзирә? — диде ул.
— Аз беләдер дип уйлыйм. Ул турыда беркайчан да сөйләшкәнебез юк.
— Аның белән үзеңне бәхетле хис итәсеңме?
Бу сорауга җавап бирү Нәзирә өчен кыенрак иде, ахры. Ул бары тик берни дә аңлатмый торган хәрәкәт ясап, башын бер якка борып кына алды. Ринатка төгәлрәк җаваплар кирәк иде.
— Йә, Нәзирә, мин армиядән кайтканны да көтмичә ничек кияүгә чыктың инде?
— Үзеңнең дә хатларың сирәк килгәч... Аннары сине, бүтән кызлар белән дә хат алыша икән, диделәр...
— Мин бит сине күрер өчен генә килдем монда, Нәзирә. Мин бүтән кызга өйләнә алмыйм. Икегезне бергә күрмәс өчен армиядән туры Уфага киткән идем дә бит...
Сәлимҗан кичке укудан кайткан иде инде. Ишектә кыңгырау чылтырады.
— Хатыныңны исән-сау килеш кайтардым, — диде Ринат, ишектән Нәзирәне кертеп. — Кичләрегез хәерле булсын! Мин киттем... Соң инде... Сау булыгыз!
— Хуш, Ринат. Йә, җәннәтем, кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез? — диде Сәлимҗан, хатынын эчкә үткәреп.
— Камал театрында спектакль карадык. Бик ошады. Тик ун тулганда гына тәмамланды.
— Бик яхшы. Димәк, бүген көнең әйбәт үткән. Тагын бер атна шундый мөмкинлегең бар. Бераз тынычланырсың. Мине дә борчудан туктатып торырсың бераз, — дип көлде Сәлимҗан. — Менә нинди дусларым бар минем!
Сәлимҗан бу көннәрдә үзен бәхетле санап, канатланып йөрде. Кадерле, сөйгән кешесе өчен яхшылык эшләү, шатландыру аны күкләргә аштырды дияргә була.
Ә Ринат белән Нәзирәгә бирелгән бер атна күз ачып йомганчы узып та китте. Ләкин шушы аз гына вакыт Нәзирәнең күңелен, уй-хисләрен, дөньяга, тормышка, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә карашын актарды да ташлады. Ринат белән узган шушы көннәр аның моңарчы үз-үзенә, иренә, гомумән, гаиләгә карата булган тойгыларын, хыялларын бөтенләй көтмәгән яңа яктан ачты. Тормыш дигән гаҗәеп нәрсә аның алдында тагын да бөегрәк, илаһирак булып күренә башлады. Җаны-тәнендә ниндидер көч артуын, үз уена, үз карарына тәмам инануын сизде. Аның бу карарын беркем дә үзгәртә алмас инде...
Юк, Ринат аңа сагыз кебек ябышты, дип беркем дә әйтмәс. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты, дип раслау да дөреслеккә туры килмәстер. Икесенең дә йөрәгенең иң тирән җирендә сүнми калган ут яңа көч белән кабынып китте бугай. Һәм соңгы озата кайтуында Ринат аңа:
— Карарың үзгәрмәс булса, әзерлән, Нәзирә, иртәгә самолетка ике билет алам, — дип әйтеп салды.
Күпме бергә йөреп, моңа кадәр ике арада шундый ук төгәл сүз булганы юк иде. Нәзирә үзе дә сизмәстән, шуны гына көткән кебек җавап бирде:
— Иртәгә әзер булырмын, Ринат!
Әйтерсең барысы да сүзсез генә килеп чыккан. Йөрәк белән йөрәк, күңел белән күңел үзләре аңлашкан. Күрәсең, җанга якын ягымлылык, бер-берләрен тирән ихтирам итешү дә эзсез калмагандыр. Әйтерсең... Хәер, Сәлимҗанда да менә дигән яхшы сыйфатлар җитәрлек бит. «Нәзирәм!» — дип үлеп тора. Бер мәртәбә дә тавыш күтәргәне, бер генә начар сүз дә әйткәне юк.
Ул көнне Сәлимҗан эштә иде, Нәзирә өйдә ялгызы гына калды. Юлга әзерләнде, шатланды, бер тирән уйга батты, бер эчен-тышын ниндидер кайнар ут чолгап алды, бер туңды. Шулай булмыйча соң... Ул бит яңа гына тормыш корган ирен кызган табага салып китәчәк. Бу дөрес эшме, дөрес гамәлме? Әлбәттә, моның дөрес түгеллеген яхшы белә. Нәзирәнең үз әтисе белән әнисе нәрсә дияр тагын? Ул моннан соң аларга нинди күз белән карар? Бу хәбәрне туганнары ничек кабул итәр?
Әмма инде Нәзирә йөрәгенә акылны баш итәр дәрәҗәдән узган иде. Аны ниндидер мавыктыргыч билгесезлек алга дәшә, көч бирә, ашыктыра. Гөнаһлы, дисеннәр, азгын күңелле, дисеннәр, тәрбиясез, гаилә таркатучы, дисеннәр, каргасыннар, теләсә ни әйтсеннәр — аны боларның берсе дә куркытмый иде инде, чөнки бу адымга үзе теләп бара. Күңелендә исә һаман бер генә уй балкып тора: «Яшәгәч, һәрьяктан җанга якын кешең белән яшәргә кирәк. Бу — матур тормышның иң беренче шарты! Үкенмәслек итеп яшәргә кирәк...»
Атна ахырына исә, Ринат Казаннан китәсе соңгы көнгә туры китереп, Сәлимҗан алар өчен бер сюрприз эшләргә уйлады. Хәләл җефете дә шаккатсын әле! Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү дә булыр бу.
Ул кичтә рухи «ял итүчеләр» өйгә кайтып керешкә барысы да әзер иде. Үзбәкчә пешерелгән пылауның хуш исе бөтен өйгә таралды. Өстәл өстендә әфлисун, лимон, банан, берсеннән-берсе кызыл алмалар тутырылган тәлинкәләр урын алды. Табынга төрле-төрле су шешәләре менеп кунаклады, шампан шәрабы да онытылмаган иде. Сәлимҗан, тәрәзә ачып, бүлмәләрне көзге саф һава белән җилләтеп тә алды. Әйе, онытылмас бер кичә булсын әле! Күрсен әле Ринат дусты аларның ничек яшәгәннәрен! Төн буе кәефләнеп утырсыннар әле бер! Иртән кунакны аэропортка да бергә-бергә озатып куярлар.
Сәлимҗан хатыны белән Ринатның кайтып керүен озак көтте. Ничә кат урамга чыгып керде, кәнәфигә ятып торды, табындагы әйберләрнең урыннарын алыштыргалап, матурлагандай иткәләде. Менә, менә хәзер үк:
— Хәерле кич! — дип елмаеп килеп керерләр сыман.
Ләкин инде вакыт шактый соң булуга, төнгә авышып баруга да карамастан, Нәзирә белән Ринат һаман күренмәде. Бу хәл Сәлимҗанны шактый борчуга салды. Әллә берәр хәл булдымы, хәвеф-хәтәргә юлыктылармы, дип уйлады ул. Шунда аның күзе очраклы рәвештә генә почмактагы трюмо алдында яткан кәгазьгә төште. Шун да ук, нидер сизгәндәй, йөрәге дерт итеп китте, күңеленең әллә кайда тирәндә яткан сиземләве белән аның үзенә атап язылган хат икәненә төшенде.
«Сәлимҗан, гафу ит. Без Ринат белән бергә булырга сүз куештык. Син мине һәрчак хөрмәт иттең, миңа яхшылык кына эшләргә тырыштың. Бернинди үпкәм дә юк сиңа. Ләкин чын күңелдән ярата алмаганмын, ахры, мин сине... Укуыңны дәвам ит! Сиңа да үз дигәнең табылыр. Мең кат гафу үтенәм. Хуш!»
Сәлимҗан күпмедер вакыт өнсез калды. Бер туңып калтыранды, бер тиргә батты. Болар шаяртмыйлар микән, дип тә уйлады. Тукта, ни булды соң әле? «Ярый торган эш түгел, — диде Сәлимҗан, үзалдына сөйләнеп. — Тормыш корып кына җибәргән идек бит. Юк, ышана торган нәрсә түгел бу... Түгел!»
Ул фатир ишеген ачты. Аннан бөркелеп өйгә салкын һава керде. Йөзе бер яктырып, бер караңгыланып киткәндәй итте. Чыннан да, була торган эш түгел ич бу! Ачык ишектән кинәт карлыгып калган тавыш белән урамга, караңгылыкка:
— Нәзирә, Ринат, шаяртмагыз ла!.. — дип дәште. — Керегез, табын сезне көтә...
Аңа беркем дә җавап бирмәде.