СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Сәмига Сәүбанова "Әле ярый, айны тишмәде"
Шулай беркөнне Төлке белән Саескан аптырашып утыралар икән.
— Заманалар үзгәрде. Кайсы бала чыгара, кайсы бала очырта, кайсы, комсызлана-комсызлана, оясына ризык ташый. Авызларына су тутырганнармыни. Яннарына килсәң, бер авыз сүз алып булмый. Нәрсә булган боларга? — дигән Саескан.
Төлке дә:
— Минем дә хәлләр начар. Борчасына хәтле ташлап әллә кая качты. Тунымны чистартырга ярап куялар иде. Кайсының янына барсам, шунысы: «Кеше эшләгәндә эч пошыртып йөрмә!» — дип кенә җибәрә. Барысы бергә сүз куешканнармыни. Бик алдыйсы килеп тора иде аларны! — дигән.
— Алар гына дөнья тоткасы дип белерсең!
— Алардан башка яши алмабызмы әллә?
— Әйе шул. Бик әйбәт итеп яшәр идек тә, бүтән җир юк шул. Беләсеңме нәрсә? Безнең Керпенең энәләре тылсымлы бит! — дигән Саескан.
Төлкенең күзләре ялт-йолт килгән.
— Тылсымлы? Ничек инде тылсымлы? — дигән ул.
— Әйе шул, тылсымлы. Тик бу турыда берәү дә, шул исәптән Керпе үзе дә белми. Беләсеңме, аның энәсен җиргә төртсәң, ул урында биек тау барлыкка килә.
Төлкенең ышанасы килмәгән.
— Юктыр ла! Син миннән дә уздырып җибәрәсең,— дигән ул.
— Чы-ын менә! Моны миңа әбием әйтте. Ә әбиемә — әбиемнең әбисе әйткән. Ә әбиемнең әбисенә...
— Нишләрбез соң без ул тау белән?
—Мин тау башына оя корам. Син дә шунда яшәрсең, балалар үстерерсең. Мин тау башыннан тирә-якта нәрсә бар, шуны күзәтермен. Беләсеңме, тау башыннан караганда, еракта-еракта яшеренгән Куян баласына хәтле уч төбендәгедәй күренә,— дигән Саескан.
Төлкенең моны тизрәк күрәсе килгән.
— Әйдә, Керпедән энә алыйк,— дигән ул.
Керпедән энә сораганнар. Керпе исә аны-моны уйлап тормаган, энәсен йолыккан һәм аларга биргән. Бер энәдән аның энәләре һич тә кимемәгән.
Энәне җиргә төртүләре булган, шундый биек тау күтәрелгән.
Саескан, Төлке, Керпе тау башында ук калганнар. Керпенең тау башында яшисе килмәгән, шунда ук туп булып йомарланган да аска тәгәрәгән.
Тау исә үсә торгач, болытларга җиткән, аларны үткән, айга килеп төртелгән.
Айның мондый әрсез тауны бер дә күргәне булмаган.
— Үсүдән туктамасаң, үзеңне һәм төлке белән саесканны мәңге эреми торган бозга әйләндерәм! — дигән.
Төлке белән Саесканның бозга әйләнәсе килмәгән.
— Тукта, үсүдән тукта! Зинһар, безне харап итмә! Тылсымлы дигәч тә бу хәтле борын чөяргә димәгән бит! — диешкәннәр алар.
Тик алар ялынганга карап тау үсүдән туктамаган. Шуннан соң Саескан тау башында тырпаеп торган энәне тартып алган. Тау шул арада юкка чыккан. Төлке, Саескан, һавада мәтәлчек атына-атына, аска очканнар.
Бик озак өнсез ятканнар болар. Шуннан соң әкрен генә башларын калкытканнар.
— Әле ярый, керпе энәсе айны тишмәде,— дип куанышканнар, ди.
2025-12-03 15:04