СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мөдәррис Ибраһимов “Беренче батырлык”

Авыл артындагы болында уйнап-чабып аргач, кулларын баш астына куеп чалкан яткан килеш зәңгәр күккә текәлеп уйланырга яраталар Салих белән Зәйтүн. Ә сигезенчедәгеләрнең уйланыр нәрсәләре аз түгел ул. «Кая укырга керергә, кем булырга?» — боларга җавап табуны кем генә җиңел эш дияр икән?
Соңгы вакытларда болынга ешрак чыгуларының сәбәбе дә уен өчен генә түгел, билгеле. Тәпи йөри башлаганнан бирле бергә үскән ике дус «кем булырга?» дигән уйларының очына чыга алмыйлар. Салих «нефтьче булуга җитми» дип кырт киссә, Зәйтүн «трактористка җитәме соң» дип каплап куя. Дусларча гына башланган бу бәхәс кайвакыт ике араның шактый суынуы белән дә бетеп куйгалый. Аннан берничә көн борыннарын салындырып йөриләр.
Класс җитәкчеләре Мәхмүт абыйлары белән дә еш киңәшәләр югыйсә. Ул да өзеп кенә әйтми: «Эшнең барысы да әйбәт, тик җаның сөйгәнен сайлап кына ала бел! Ләкин ашыкмаска, башта гел бишлегә генә мәктәпне тәмамларга кирәк», — дип очлап куя.
Их, булсын иде шундый бер аппарат! Телевизорны кабызган кебек борып җибәрәсе иде дә, үскәч кем булачагың килеп чыксын иде экранга!
Дусларның бәхәсе шактый күптән башланды инде. Алтынчыда укыйлар иде бугай. Май азаклары. Болында йөриләр. Болын шундый матур, шундый саф — күзеңнең явын алырлык. Күпереп киткән ямь-яшел сарут, аллы-гөлле тукранбаш, ромашка, кыңгырау чәчәкләре белән талгын җилдә тирбәлеп утыра. Күк йөзе нәкъ миләүшә чәчәге кебек аксыл зәңгәр. Тирә-як тып-тын.
Тик Кичү елгасы буендагы камышлар гына төнбоекларга нидер көйлиләр. Төнбоеклар һәм камышлар! Алар да шулай мәңге дуслар бит! Инде аларның язмышлары да ачыкланган: камышлар гомер буе төнбоекларга җырлыйлар, төнбоеклар гомер буе камышларга бииләр.
Тирә-якның сихри гүзәллегенә хәйран калып, дөньяларын оныткан бу малайларның колагына кинәт мотор гөрелдәве килеп керде. Икесе дә бердәм күтәрелеп бер-берсенә караштылар һәм тавыш килгән якка борылдылар. Ерак-еракта, җирнең офык белән тоташкан урынында, ниндидер вышка очы күренде аларга. Салих, үзен-үзе белештермичә. Кичү буендагы карт өянке башына үрмәләде.
— Буровой, малай, буровой вышкасы килә!
— Кит аннан, чынлапмы?
— Честное пионерское менә! Башында утырган кешесен дә күрдем, — дип ычкындырды ул бераз арттырып.
— Әйдә төш тизрәк, каршы йөгерәбез!
— Буш кул беләнме? Таптың тагын...
Салих маңгаен җыерып уйлап алды да:
— Беләсеңме, без аларга Төхфи коесыннан салкын су алып килик. Телләрен үк йотып җибәрерләр! — диде.
Алар мөлдерәмә тулы чиләк белән әйләнеп килгәндә, вышка яп-якын иде инде.
— Карале, малай, — диде Зәйтүн, күзләрен шарландырып.
— Алты трактор җиккәннәр. Э-эх, шушы тракторларның берсендә мин булса-а-м!
- Ә мин әнә теге вышка башындагы кеше булыр идем, — дип пышылдады Салих.
Буровой авыл кырыена килеп кунаклады. Салих белән Зәйтүн сыер-сарык эзләп тә, юкны бар итеп тә эзне суытмадылар. Кайчак аларга ияреп Хәким дә килгәләде. Дуслар бораулаучыларга чәчәк түтәлләре күтәрештеләр, будкаларны бизәделәр. Нефтьчеләр дә бурычлы булып калмады: машина тутырып металл ватыклары бирделәр һәм вышка башына алып менәргә вәгъдә иттеләр.
Күптән көтелгән көн килеп җитте. Алар өчәү — Салих, Зәйтүн, Хәким — вышка башына менеп баралар. Вышка читтән караганда гына тәбәнәк икән ул. Бормалы баскычтан менә-менә тез буыннары калмады. Җитмәсә, яртысына менгәч, «башым әйләнә» дип, Хәким баскыч култыксасына ябышты һәм үрмәләп аска төшеп китте.
Салих сүзеннән кире кайтучылардан түгел иде. Ул башын югары күтәргән хәлдә менде дә менде. Зәйтүн бераз шүрләбрәк торса да, аңардан калышмады. Менә алар, бер-берсенә тотынышып, иң өстәге мәйданчыкта торалар. Аста җил бөтенләй юк иде. Кара монда ничек чайкый! Ә тирә- юнь уч төбендәге кебек.
...Дамир Нурисламов бригадасы Кичү буйларын бораулап күптән китте инде. Хәзер аларны Мангышлакта диләр. Тик Салих белән Зәйтүн күңелендә нефтькә мәхәббәт учагы ягып китте алар. Бу учак елдан-ел көчлерәк яна, дөрли башлады. Дуслар чак кына буш вакытлары булдымы, скважиналар янына сызалар. Муеннан мазутка, нефтькә баткан чаклары да аз булмады.
Бүген аларның түбәләре күккә тиде. Кичен Бәшир акланында промысел мөдире Рябов белән очрашачаклар, карт нефтьче балаларга Татарстан нефтенең киләчәге турында сөйләячәк. Учак ягып, бәрәңге пешереп, чәй кайнатып, диде бит әле Мәхмүт абыйлары.
Төн. Тын. Авыл юлы буйлап урманга таба туристлар хәрәкәт итә. Шылт иткән тавыш та юк. Факел яктырткан урыннардан үткәндә аларның киемнәрен дә чамаларга була: кайсылары әти-абыйларының хәрби киемнәрен, кайсылары чаңгы костюмнары киеп алганнар. Аркаларында рюкзаклар. Берзаман елгага да килеп җиттеләр. Шул Кичү елгасы инде. Тик бер урында ул бераз киңрәк. Аны аркылы чыктыңмы, борын төбендә —- урман. Аякларны салып елгага керүгә, бөтен тәнгә салкынча бер рәхәт йөгерде.
Хәким төркемдә иң арттан килүче иде. Әлеге дә баягы заманында вышка башына менгәндә шүрләгән Хәким. Ул моңа кадәр дә бераз шүрләбрәк килде: арттан тотып алырлар кебек тоела иде аңа. Су аркылы чыкканда аяк тавышларының гөберт-гөберт килүе аның шиген тагын да арттырды. Ул үзеннән алда баручы Салихның кулына ябышты.
— Нишлисең син?
— Аякны нәрсәдер тартты, чынлаптыр менә.
— Юкны сөйләмә, курыкканга шулай тоела ул.
Ул арада елга артта калды. Хәким, Салихка елышып: «Син малайларга әйтә күрмә тагын, бая мин юри генә кыланган булдым», — диде.
Урманга килеп керделәр. Карурман тын гына шаулый. Якында гына ямьсез тавыш чыгарып ябалак кычкыра. Җил көчәеп киткәндә яфраклар шыбырдашалар һәм аннан кемдер килеп чыгар сыман тоела. Хәким яңадан Салихның кулына ябышты...
Алда чак шәйләрлек кенә яктылык күренде. Ә, Бәшир акланы икән!
— Килеп җиттек! — диде Мәхмүт абыйлары.
— һи-и, сизми дә калдык! -— диешкән булдылар, рюкзакларын сала-сала. Аруын арганнар инде бераз, сер бирәсе килмәгәннән шулай кыланышалар.
Промысел мөдире килеп җитмәгән иде әле. Ул килгәнче тау кадәресе итеп коры чыбык-чабык җыйдылар. Хәким чәй әзерләү хәстәренә кереште. Хатын-кыз эше дигәндә аңа куш инде, куллары ук ябышып тора. Концертларда биегәндә дә кызлар булып бии бит ул.
Чыбыкларны сындыргалап биш чатлы йолдыз ясадылар. Инде ут төртеп җибәрәбез дигәндә генә — менә сиңа мә — шырпылары кабынмый лабаса! Абыйлары да тапкан бит шырпы алырга кушар кеше. Чуртан Гыйльмиенең кабан тешле Зиннәткә. Аларга «чуртан» дип юкка гына әйтмиләр шул. Өй эчләре белән су яраталар. Зиннәтнең җәй буе Кичү буасыннан чыкканы юк. Бүген дә кичкәндә биленә кадәр чумып алган ачык авыз. Су күргәч, кесәсендә шырпы барын да оныткан. Көтелмәгән бу хәл күңелләрне кырып җибәрде. Аптыраудан туган тынлыкны Салих бозды.
— Абый, моннан ерак түгел кордон бар бит, шунда барып килик!
— Йә, кем барып килә?
Малайлар сагаеп калдылар.
— Абый, үзем барам, — диде Салих, сикереп торып.
Сугыштан соң батыр күбәя, дигәндәй, баручы табылгач, мин дә мин, диешә башладылар.
— Кем белән барасың соң?
— Абый, үзем генә барам. Мин аның туры юлын беләм. Коры елга чокырын чыгарга кирәк. Белмәгән кеше аннан чыгалмый. Мин ярты сәгатьтән монда булырмын.
Китәргә рөхсәт алгач, ул агачлар арасына кереп югалды.
Салих әре агачлар астындагы куакларны ера-ера байтак барды. Аның битенә чыбыклар сыптырды. Әллә ничә тапкыр кепкасы эләгеп төште. Ул аны кесә фонаре белән көчкә-көчкә табып киде дә юлын дәвам итте. Менә ул коры чокыр алдында. Чокыр бик текә, тирән. Ярларын куе чытырманлык каплаган. Чокыр аркылы ауган агач барын ул белә, тик урынын гына төгәл чамаламый иде. Беравык туктап сулу алды һәм кордон этенең өрүен ишетте. Ә-һә, таптым, диде, куанычыннан атлый-абына уңгарак йөгерде һәм эзләгән агачына килеп тә җитте. Аның бу карама аркылы әллә ничә тапкыр чыкканы бар. Әле күптән түгел, әтисе белән печән чапканда, суга шуннан чыгып йөрде. Тик алары көндез иде бит! Ул саклык белән генә агачка атланып утырды. Куллары белән кармап-сармап карады. Болан мөгезләре кебек чатлы-ботлы ботакларга орынгач, күңеле эсселе-суыклы булып китте. Әгәр мәтәлеп тә барып төшсәң, чыгармын димә инде аннары. Әллә соң кирегә бөкләргәме? «Нәрсә уйлыйсың син, куркак!» диде ул үз-үзенә. Буш кул белән кайтып кер әле син алар янына. Куркак Салих дип күзеңне дә ачырмаслар. Ул агачына чытырдап ябышкан килеш әкрен генә шуа башлады. Ә бервакыт иелеп аска карады. Чокыр төбендә гөрләвек кебек кенә челтерәп агып ятучы елгачыкта ай нурлары күренде аңа. Уртасына җиттем, диде ул сөенеп һәм кыюрак шуа башлады.
Аргы якка чыккач, өч сикерүдә кордонга җитеп, капкасын шакырга кереште.
Ишегалдындагы эт койма аша сикерердәй булып өрә башлауга, Шәңгәрәй картның тавышы ишетелде.
— Әй, кем бар анда?
— Бу мин, Шәңгәрәй бабай, Бүкән Хаҗи малае.
— Ни эшләп йөрисең кара төндә?
— Без, ни, Мәхмүт абыйлар белән нигә килдек, Бәшир акланына. Костер ягарга. Шырпысы ниткән, су чыкканда чыланган. Шырпыга дип килгән идем.
— Әй, уңгыры, урманга балтасыз баралармыни, шунда гына тор, эт эләктереп алмасын үзеңне, хәзер алып чыгам, — дип, кире кереп китте.
Карт бераздан шырпы алып чыкты.
— Юлны яхшы беләсеңме соң? Төнгә дә калгансың үзең, әй, уңгыры.
— һи-и, бабай, моннан гына мин күз йомып кайтам.
— Курыкмыйсыңмы соң? Озата барыйм булмаса.
— Юк, бабай, юк. Минем әле Бүре чокырында да берүзем кунганым бар, — дип күздән юк булды.
— Әй, кем, Хаҗи малае, урманга кереп киттең түгелме соң? Урман буйлап кына йөгер. Әйләнечтән юл якын, дигәннәр борынгылар.
— Ярар, бабай, ярар, рәхмәт!
Салих чыккан җиреннән туктады. «Каян китсәм тизрәк барып җитәрмен икән? Урман буеннан ураткычрак инде ул ураткычын. Шулай булса да, ерып-ешып барасы юк. Тукта, бабай әйткәнчә эшлим әле», — дип, урман буеннан атылды.
Күпереп торган салкын үлән өстеннән аяклар үзләреннән-үзләре очалар. Әнә алда урман буендагы скважина да күренде. Факел ялкынының өзгәләнеп-ургып януында әллә нинди сихри серләр бар сыман тоелды аңа. Бер караганда ул кул изәп үзенә чакыра сыман, икенче караганда, көчле җилне ярып алга барган байрак сыман. Әйе, байрак сыман! Павел Власов демонстрациянең башында аны тотып бара сыман. Өченче караганда, кешеләргә яктырту өчен үз йөрәген факел итеп кабызган Данко сыман.
Әй йөгерә Салих, әй йөгерә. Тик скважина бер дә якынаймый — һаман шул урында тора. Тизрәк барып җитәсе иде бит, малайлар да, Мәхмүт абыйсы да бер эшсез яталар инде аны көтеп. Ярый әле шырпысы тиз табылды. Хәзер барып җитә ул, йон урынына оча бит.
Гаҗәп, әллә бу төн чыннан да сихерле инде! Кайчаннан бирле бер урында торган скважина кинәт кенә яп-якын булды да калды. Әллә үзе үк каршыга йөгерә диярсең.
Салих авызында тутык тимер тәме сизде. Сулуы кабудан йөрәге дөп- дөп тибә иде аның. Азрак тын алу өчен адымга күчте.
Чү! Ни бу? Майлы таба кыздырганда чыга торган чаж-чож иткән тавышлар, насостан су сиптергәндәге кебек ысылдау ишетелде.
«Мерник ташый» дигән уй ярып үтте аның миен. Ул яшен тизлеге белән алга ташланды. Ни күзе белән күрсен, скважина тирәсендә күл хасил булган, нефть күле. Ә якында гына диңгез кебек бодай басуы ята. Тагын бер-ике минут — нефть басуны ерып кереп китәчәк.
Салих тиз генә аякларын салып балагын сызганды да, нефть күлен ерып, мерникка таба китте. Нефть, күрәсең, байтактан бирле аккан, урыны- урыны белән тезгә җитә иде. Аның борынына күңел болгаткыч төче ис бәрелә, үзе башы әйләнүдән вакыт-вакыт чайкалып куя, тик «игенне коткарырга» дигән уй гына боларның берсе белән дә хисаплашмыйча аны алга әйди иде. Менә-менә ул хәзер мерникка барып җитәр дә нефть юлындагы задвижканы ябар. Аннан инде — син күр дә мин күр — ургып ташып яткан нефть песи баласы кебек шып булыр. Абыйлары да юксына торгандыр да, уйнап йөрми бит, эш белән йөри. Әле ярый моннан китеп яхшы иткәнмен. Урман эчләп китсәм, никадәр нефть түгелеп, никадәр икмәк әрәм булачак иде. Шундый уйлар белән ничек килеп җитүен дә сизми калды Салих. Задвижкага чат ябышып, җан көченә борыйм дисә, үтүт, селкенми дә.
Нефть һаман ташый, кара елга бодайга һаман якыная, төн үзенең шомлы канатын һаман саен киңрәк җәя иде. Инде нишләргә? Әх, берәр оператор килеп чыкса! Әллә үзәк культбудкага чабаргамы? Аннан әйләнеп килгәнче монда ниләр булып бетәр? Ярый ла будкада кеше булса. Башында мең төрле уй биешә иде аның. Шунда аның күзе арырак, янгыннан саклану кораллары асылган тактага төште. Ә анда лом бар икән. Хәзер сөйләшәбез синең белән болай булгач! Лом белән каера башлагач, задвижка тәгәрмәче дә дәррәү кузгалды. Ә нефть, ә нефть! Тоттырмый торган ат йөгән кидергәч ничек юашланып калса, бу да шулай булды да калды: Салих аңа «йөгән кидерде». Йөгәнне кидергәч, инде тышауларын тышауларбыз, дип, ломны кире куйды да көрәк эләктереп алды, нефть белән бодай уртасына килеп басты һәм гайрәтләнеп ике арага буа буарга кереште.
Салих үзен ничектер фронттагы кебек хис итте. Шулайдыр инде ул, сугышта да шулайдыр. Аргансыңмы, юкмы, аның белән хисаплашырга вакыт юктыр. Казыйсын да казыйсың. Үкереп килгән дошман алдында катып торып булмый бит инде. «Кайда егылдың, шунда казый башлыйсың» дип сөйли иде бит Мәхмүт абыйлары.
Менә, Хәким дә янда булып карап торсын иде аның эшләгәнен. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Әгәр Салих, операторлар янында чуалып, нефть чыгаруның серенә төшенмәсә, нишләгән булыр иде бүген'? Акырып еларга гына калыр иде.
Бер кызып киткәч эшләнә икән ул. Авыл ягыннан сузып-сузып әтәчләр кычкыра башлагач, башын күтәреп караса, Кичү буасы кадәр буа буып ташлаган. Нефть тәмам тезгенләнеп, кара күл булып тынып калган.
...Салих китүгә, малайлар, рюкзакларын ачып, кайсы иске боты, кайсы иске галош өстерәп чыгара башладылар. Алар белән костер бик шәп яна икән, шуңа эләктереп килгәннәр. Шулвакыт бер малайның ботыеннан шалтырап бер кап шырпы төшмәсенме!
Ул арада өемнәргә ут төртеп җибәрделәр. Озак та үтми җиңел машина белән промысел мөдире дә килеп җитте. Ул сөйләгәндә Зәйтүн Салих киткән яктан күзен алмады. Рябовның сөйләве гел Салих өчен генә кебек тоелды аңа.
Чәйләр кайнап, бәрәңгеләре пеште, ә Салих һаман күренми. Моңа барысы да борчыла башладылар. Малайлар үзара чыш-пыш килештеләр дә:
— Абый, Салихка каршы барыйкмы? — диделәр.
— Дөрес, барырга кирәк. Зәйтүн, үзеңнең группаңнан өч кеше ал да урман буйлап китегез. Әгәр каршы очрамаса, урман аша кайтыгыз. Шәңгәрәй бабагыздан яхшылап сорашыгыз.
Зәйтүн — чем кара кашлы, кара күзле елтыр малай — үзе белән өч иптәшен алып, караңгылыкка кереп югалды.
- Зәйтүн, кил әле! Менә монда Салихның аяк киемнәре ята, — диде Хәким.
Малайлар сагаеп калдылар. Аларның күзе факел яктысында бер күренеп, бер күмелеп торган буага төште. Димәк, буаны ул буган. Үзе кая соң? Җентекләп тирә-якны айкарга керештеләр. Факел теле урманга таба сузылып яктыртканда, агач төбендә бөгәрләнеп яткан Салихны шәйләде Зәйтүн. Малайларны үзенә дәште. Килделәр. Ул йомгак кебек йомарланып, дер-дер килеп ята. Малайлар киемнәрен салып, аның өстенә яптылар. Салих, күзләрен ачып:
— Авылга, операторларга чабыгыз! — диде. Аның учында кысып тоткан бер кап шырпы иде.