СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Альберт Хәсәнов "Куркак Шәвәли"

Борын-борын заманда, кәҗә сыер сауганда, күктән пилмән яуганда, булган ди, торган ди, бер карт белән карчык. Аларның булган ди бер уллары, хәтеремдә юк туган еллары. Исеме икән Шәвәли, тигез җирдә таеп китә, үргә таба тәгәри. Мондый балаңның булудан булмавы артык. Чөнки бу Шәвәли галәмәт куркак икән. Инде башкасын сөйләп тә торасы юк, идән ас тында тычканнар кыштырдаганнан, мич артында чикерткәләр сайраганнан, бүрәнә ярыгында шыбыр-шыбыр килгән тараканнардан да коты алынып, гел мич башында гына утыра икән бу. Үзе исә, үсеп буйга җиткән, типсә тимер өзәрдәй таза егет икән. Карт белән карчык та, бу куркак улларыннан тәмам гайрәтләре чигеп, күптән инде кул селтәгәннәр. Уракларын да үзләре генә урганнар, печәннәрен дә үзләре генә чапканнар. Ә бу куркак җан, бар нәрсәдән куркып, яфрак төсле калтырап,көнен дә төнен дә төшмичә, гел мич башында утыра биргән. Бу хәленнән ул үзе дә тәмам туйган. Егет башым белән шушы хур лыкта яшәгәнче, суга батып үлүем артык дип уйлаган чаклары да күп булган. Ә бит су буена төшү өчен дә батырлык кирәк. Куркак Шәвәли, урамга чыгу түгел, мич башыннан идәнгә төшәргә дә куркып утыра икән.
Шәвәлиләрнең авылы бик матур була. Аның халкы киң кыр ларны сөреп иген иккән, судан балык тоткан, урманнан җәнлек аулаган. Халык монда бик бай, мул тормышта яшәгән. Әмма көннәрнең берендә боларга йөз меңлек гаскәре белән Чүл пат шасы кансыз Чүлли һөҗүм иткән. Авылның кулына корал тотардай егетләре, дошман явына каршы чыгып, көрәш кырында һәлак булганнар. Кансыз Чүлли авылның бөтен байлыгын талап, карт-корыларны, бала-чагаларны үз иленә коллыкка алып киткән. Куркак Шәвәлинең дә карт әти-әнисен коллыкка куалар. Чүлли патша ялчылары мич башыңда дер-дер калтыранып утырган куркакны гына күрмиләр.
— Ни эшләп шулай йөрәксез булдым икән соң мин? — дип кайнар күз яшьләре коеп елый икән бу бичара.— Әгәр шушылай дер калтырар җан булмасам, кулыма кылыч алып, кансыз Чүлли гаскәренә каршы чыккан булыр идем, әти-әниемне, авылдашларымны коллыктан коткарыр идем.
Ә үзе һаман да дер-дер калтырана, тычкан кыштырдаганнан да, чикерткә сайраганнан да коты алынып утыра торгач, йоклап киткән бу. Бер уянмый өч көн, өч төн йоклаган. Чикылдашып идәндә тычканнар чабышканны да, мич арасында берсеннән- берсе уздырып чикерткәләр сайраганны да ишетмәгән. Мәрткә киткән кеше йокысы белән йоклый биргән. Шунда бик сәер төш күргән. Кәкре таякка таянган, ап-ак сакаллы бер карт кергән моның төшенә.
— Саумы, бабай! — дип беренче булып сәламне куркак Шәвәли үзе биргән. Үзе бик ачык йөзле, кешегә ягымлы сүзле бер дигән егет икән. Ак сакаллы карт егетнең сәламен кабул иткән:
— Бик сау гына әле, улым, үзеңдә ни хәлләр? — дигән.
— һай, бабакай, минем хәлне сорама инде син, — дигән Шәвәли, авыр сулап.— Бу дөньяда иң куркак, иң йөрәксез җаннарның берсе булам мин. Хурлыгымнан суга ташланырга уйлаган идем, аңа да йөрәгем җитмәде. Бөтен авылдашларымны, туган-тумачаларымны, әти-әниемне Чүл патшасы кансыз Чүлли коллыкка алып китте. Шул чакта да кулыма кылыч алырга батырлыгым җитмәде. Әгәр шушы куркаклыгымнан котылсам, кансыз Чүллигә каршы сугышка китәр идем.
Ак сакаллы карт, кәкре таягына таянган килеш, Шәвәлине тын гына тыңлап торганда:
— Күрәм, теләкләрең изгедән синең, улым, — дигән,— Күркәм егет күренәсең, әллә бер сер чишимме үзеңә?
— Чишә күр, бабакай, чишә күр. Шушы куркаклыгымнан котыла алмаммы, — дип ялварган егет.
— Котылуын котылырсың. Тик менә...
— Әйтеп бетер, бабакай, әйтеп бетер. Мин бар шартларны да үтәргә әзер!
— Сиңа, улым, батырлык җимеше ашарга кирәк, — дигән ак сакаллы карт.
— Нинди җимеш соң ул?
— Батырлык агачында үсә торган җимеш. Батырлык агачы Җидегән тавы артында. Син анда җиде көн, җиде төн рәттән туктамый юл тотсаң да, барасы юлың тиз генә кыскармас. Шушындый озын юлга чыгарга кыюлыгын, сәфәр газапларына түзәргә чыдамлыгың җитәрме?
Шәвәли шулчак йокысыннан уянып киткән. Нәкъ баш очында гына ярышып-ярышып чикерткәләр сайрый, бүрәнә ярыгында тараканнар шыбырдаша икән. Шәвәли, бизгәк тоткан кеше төсле, тагын калтырана башлый. Иске бишмәтен ба шыннан ук бөркәнеп, алардан качмак була. Шулчак әле яңа гы на күргән төше исенә төшә моның. Егет шунда ук ничектер ба тыраеп китә. Мич башыннан идәнгә сикерә. Дөбердәп килеп төшүе була, идәндә котырынып чабышкан тычкан балалары, котлары алынып, ярыкларга посалар.
— Кара-кара, болар үзләре миннән куркалар икән бит! Ә мин алардан куркып ничә ел мич башында утырдым, — дип уйлаган Шәвәли. Тагын да батыраеп баскан. Урамга ук чыгып киткән бу. Чыкса, анда кабер тынлыгы. Капкалары төбенә хәтле ачык. Бөтен ишек алларын чүп үләне баскан. Агачларда кошлар да сайрамый, абзарда сыер да мөгрәми, урамда балалар да чыр-чу килми.
— Боларның барысы өчен дә сиңа җавап бирергә туры килер! — дигән Шәвәли, Чүллигә янап.
Кояш баткан якта ул озын-озын таулар күрә.
— Батырлык җимеше бирә торган агачлар әнә шул якларда үсәдер инде, — дип уйлый ул, һәм шул тауларга карап китә. Үзе һаман як-ягына карана, нидәндер курка икән, һич көтмәгәндә генә әллә нинди коточкыч җанварлар килеп чыгарлар да аңа ташланырлар, өзгәләп ташларлар төсле тоела аңа. Әмма шулай да кире борылмый, киредән мич башына менеп ятмый.
Шул юл буйлап безнең егетебез көн китә, төн китә, үзе бер карыш җир китә. Куркуын көч-хәл белән генә җиңеп атлый. Берзаман үтәсе юлы өстенә тана хәтле бүре чыгып утырган мо ның. Бу ерткычны күреп, Шәвәлинең коты оча. Борылып кире йөгермәк тә була. Тагын калтырана башлый. Шунда кылт итеп хурлыгыннан суга ташланырга теләгән чагы исенә килеп төшә. Юк инде, ди. Суга сикергәнче мине ач бүре ашасын, ди. һәм туп-туры бүре өстенә китә. Шәвәлине күреп, бүре үзе курка һәм агачлар арасына кереп юк була.
Кояш баткан якка карап бара торгач, безнең егетебез чылты рап аккан чишмә буена килеп чыга. Көмештәй саф сулы чишмә суы белән битен юа, тамагын чылата. Моңа тагын да көч кереп киткән төсле була, ул тагын да батыраеп китә. Саф сулы чишмә ярында бераз ял итеп алырга булып, шунда үзе дә сизми йоклап китә. Күзен генә йомуы була, моның төшенә тагын әлеге карт керә.
— Сиңа, улым, чыннан да, ышанырга була икән, — ди ул.— Юл өстендә очраган бүре мин идем ул. Сине сынап карау өчен чыккан идем. Курыкмадың, моннан соң да шулай кыю бул. Ин де менә бу киңәшләремне тот. Барасы юлың бик ерак әле синең. Батырлык җимешләре үсә торган агач янына җәяүләп кенә барып җитә алмассың. Син уянганда каршында алмачуар айгыр булыр. Ул айгыр — синеке.
Шәвәли уянып китсә, баш очында алтын ука белән чиккән йөгәнле алмачуар айгыр тора. Көмеш дагалы тояклары белән җиргә топ-топ баскан саен әйләнә-тирәгә матур моң тарала. Айгыр өстендә өстен кызыл бәрхет белән тышлаган җиңел ияр. Бер якта алтын саплы булат кылыч ялтырый. Шәвәли, сикереп торып, айгыр өстенә менеп атлана. Башы әйләнеп китеп чүт кенә мәтәлеп төшми. Гаеп түгел, моңа хәтле аның атка атлан ганы бар идеме соң? Ул, ияргә ныклап тотынып утыра да, ал мачуар айгырын алга, еракта күренгән тауларга таба куалый.
Янә дә җиде көн, җиде төн бара бу. Бик матур сахрага килеп чыга. Бөгелеп-сыгылып утырган бөдрә өянке ботакларында чут- чут килеп кошлар сайраша. Аланлыкта берсеннән-берсе матур кыр кәҗәләре чабышып уйный. Хәйраннар калып карап тора Шәвәли бу сихри гүзәллеккә. Шулчак аның янындагы куаклык та чырт итеп ботак сынган тавыш ишетелеп куя. Борылып ка раса, чүт кенә кычкырып җибәрми. Бер төркем арыслан, аяк очларына гына басып, кыр кәҗәләре өстенә ташланырга әзерләнә. Шәвәли, ике бармагын авызына кабып, бөтен алан ны яңгыратып бик ачы итеп сызгырып җибәрә. Кыр кәҗәләре уктан аткан тизлек белән урман куелыгына кереп югалалар. Арысланнар җан ачулары белән Шәвәли өстенә ташлана. Шәвәли дә каушап калмый. Кыныннан булат кылычын суырып чыгарып каһарманнар гайрәте белән каршылый аларны. Егетебез хәзер куркуның нәрсе икәнен дә белми. Булат кылычын яшен кебек уйнатып, арысланнар көтүе белән ярсып сугыша. Айгырын — җәрәхәтләп, үзен тешләп бетерәләр. Әмма сугыш кырында җиңүче булып ул кала. Арысланнарның барысын тураклап ташлый.
Айгырының яраларын юып бәйли дә юлын дәвам итә егет. Кара урманнарны, ком чүлләрен, давыллы диңгезләрне кичеп бара торгач, очлары күкләргә ашып утырган тау-ташлар арасы на барып керә. Бераздан монын колагына зың-зың килеп тимер зыңгылдаган, шарт-шорт килеп камчы шартлаткан тавышлар ишетелә. Ияреннән күтәрелә төшеп караса, тау сукмагы буйлап килгән зур каравайны күреп ала. Чүл патшасы Кансыз Чүллинең ялчылары коллар куып килә икән. Шушы бәхетсез бичара ларның богаулары шулай зыңгылдый икән. Аларнын җилкәләренә төшкән камчылар шулай шарт та шорт килә икән. Шәвәли уйлап-нитеп тормый, ул — берүзе, ә тегеләр йөздән артык булса да, Кансыз Чүлли ялчылары өстенә ташлана. Бертуктамый җиде көн, җиде төн сугыша ул алар белән. Тигез җирләр түмгәкләнә, түмгәк җирләр табын җәярдәй тигезләнә. Ахыр чиктә тегеләрнең барысын кырып, тураклап бетерә. Колларның богауларын салдырып, барын да азат итә.
— Батыр егет, безне дә үзең белән алсаңчы?!— дип ялваралар алар.
— Минем барасы җирем бик ерак, — ди аларга Шәвәли.— Ә сез барыгыз да илләрегезгә, туганнарыгыз, якыннарыгыз ко чагына кайтыгыз, шат яшәгез. Моннан сон сезне берәү дә кыерсытмас, җәберсетмәс.
Коллыктан азат иткән кешеләре белән саубуллаша да, безнең батыр егетебез Җидегән тавына карап китә. Янә дә җиде көн, җиде төн ат өстендә чапканнан соң, таулар кинәт кенә юк була. Шау чәчәккә күмелеп утырган тигез болынлыкка килеп чыга бу. Тын инеш буенда очлары болытларга ашып утырган ниндидер бер җимеш агачын күреп ала. Аның ботагындагы чиясу- кызгылт җимешләр ерактан күренеп ялтырыйлар. Егет айгырын шул агач төбендә туктата. Батырлык агачы шушы булырга тиеш, дип уйлый. Бер уч җимеш җыя да, шунда агач төбенә утырып, ашарга да керешә. Ашый да ашый. Куркаклыкны үзендә бармак очы хәтле дә калдырасы килми. Җимешне күп ашый, ә үзендә нинди дә булса үзгәреш сизми бу.
— Теге ак сакаллы бабакай алдакчы булды, ахры. Бу җимешләрне күпме ашадым, бер дә үзгәрмәдем, — дип уйлый Шәвәли. Үзе шунда ук йоклап китә. Моның төшенә тагын әлеге карт керә.
— Юк, улым, мин сине алдамадым. Бу агач төбенә килеп җиткәнче син күп кыенлыклар, күп сынаулар үттең. Шул батырлык түгелмени? Син хәзер дөньяда иң батыр егет. Ни теләсәң шуны эшли, кемгә каршы сугышка чыксаң, шуны җиңә аласың, — ди.
Батыр пәһлеванга әйләнгән Шәвәлиебез шунда ук йокысыннан уянып китә. Тәнендә моңа чаклы булмаган көч, дәрт, кодрәт тоя. Нәрсә сон ул курку, куркаклык дип аптырый хәтта. Әмма озак баш катырып тормый. Алмачуар айгыры өстенә менеп атлана да юлга чыга. Коллыкта иза чиккән әти-әнисен, туган-тумачаларын, авылдашларын азат итәргә, Чүл патшасы Кансыз Чүллине йөз меңлек гаскәре белән юк итәргә ашыга.
Ул егетне мин дә күрдем, авызы ерык иде. Ерык авызы өстендә кып-кызыл мыек иде. Кызыл мыегын буятты, сөйгән ярын урлатты. Урлаучылар без идек, без унике кыз идек. Базга төштек — май ашадык, келәткә кердек, — бал ашадык, кырга очтык, кош булдык та юк булдык. Бетте-китте, вәссәлам, әкият тә шуның белән тәмам.
2025-03-26 13:33