СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Каракош"

Борын заманда яшәгән икән, ди, бер карт. Бу картның өч кызы булган.
Көннәрдән бер көнне карт базарга барырга уйлый. Китәргә җыенганда, ике кызын уятып сорый:
-Нинди бүләк алып кайтыйм? - дип.
Кече кызын уятырга жәлли. Шулай базарга китә.
Бу вакытта кече кызы төш күрә. Төшендә биек коймалар белән әйләндереп алынган бер бакчада бик матур чәчәк белән уйнап йөри икән. Чәчәк белән озак кына уйнагач, чәчәкне югалта, эзли-эзли, һич тә таба алмый. Чәчәкне таба алмавына кайгырып, елап уянып китә.
-Сиңа нәрсә булды, ник елыйсың? - дип, нихәтле генә сорасалар да, кыз җавап бирми.
Бакчаларына чыгып, аннан да теге чәчәкне эзләп карый кыз - андый чәчәкне тапмый.
Әтиләре, базардан кайтып, алган бүләкләрен кызларына бирә. Кече кызына бик күп бүләк алган була. Әмма кече кыз бүләкләрне этәреп кенә куя.
Атасы, гаҗәпләнеп:
Ник алмыйсың? - дигәч, кыз, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, төшендә бик матур чәчәк күрүен сөйли.
-Миңа шул чәчәкне табып алып кайтсаң, башка бернәрсә дә кирәкми, - ди.
Атасы бу чәчәкнең бик еракта булуын белсә дә, алып кайтырга сүз бирә. Кызына болай ди:
-Алып кайтуын кайтырмын, тик ул чәчәк безгә файда китермәс.
Кыз атасының сүзенә колак салмый:
-Шул чәчәк кенә булсын! - ди.
Карт юлга чыгарга хәзерләнә башлый. Шулвакыт бабасыннан калган бер кечкенә сандык исенә төшә. Бабасы аңа: «Берәр авырлыкка төшсәң, шушы сандыктагы әйберләрне алырсың», - дип әйтеп калдырган була. Карт шул сандыкны ачып караса, сандыкта сыбызгы, өч бөртек чәч, башлары көмешләнеп, бөкләргә җайланып эшләнгән бер метрлы таяк була, ди. Карт, әйберләрне алып, азык-төлекне капчыкка салып, саубуллашып чыгып китә.
Байтак юллар киткәч, бик калын урманга килеп җитә. Урманда озак кына адашып йөри. Көтмәгәндә бүреләр сырып алалар моны. Шулай аптырап торганда, карт кесәсендәге сыбызгысын исенә төшереп ала да өч тапкыр сызгырта.
Шулчак, җир белән күкне бергә орып, бик каты өермә чыга, ди, агачлар шатыр-шотыр сына башлыйлар. Карт давылдан көч-хәл белән качып өлгерә. Күп михнәтләр күрә- күрә, бер ай барганда, урманны кичеп, бер аланлыкка килеп чыга. Карт бик сусый, ачыга, хәле бетә. Су эзләп йөри-йөри, бик калын бер тирәк янына барып чыга. Тирәк төбеннән су чыгып тора икән, карт шул суны эчеп бетерә. Бу су ерткыч хайваннар эчә торган су була. Суны эчеп бетергәч, ерткыч хайваннар картка ташланалар. Карт тагын, сыбызгысын сызгыртып, өермә чыгара, көч-хәл белән исән кала.
Бара-бара, карт сахрага килеп чыга. Ашарына бетә моның. Барырлык хәле калмый. Шулвакыт кесәсендәге өч бөртек чәч исенә төшеп, берсен ала да җилгә очыра. Җилгә очыргач, моның алдында иксез-чиксез күп ризык барлыкка килә. Карт, өнемме-төшемме дип, шаккатып карап тора. Ул тамагын туйдыра да, ком сахрасын үтеп, бер биек кенә тауга күтәрелә. Ерактан гына ялтырап бер сарай күренә. Әлеге чәч бөртегенең берсен очырып, тамагын туйдырып ала да, бераз ял итеп, карт китә шул сарайга таба.
Дүрт ай тулып, бишенче айның беренче көнендә сарай янындагы бик матур бер бакча янына килеп чыга. Карт килеп җиткәндә, караңгы төшкән була инде. Соңгы чәч бөртеген очырып тамагын туйдыра да ятып йоклый бу.
Яктыра башлагач, карт сискәнеп уяна. Чәчәк эзләп килүен хәтерләп, үрмәләп менеп, койма аркылы бакчага төшә.
Бакчада төрле җимеш агачлары үсеп утыра, җимешләре сусылланып пешеп тора, ди. Җимеш агачлары арасында карт эзләп килгән матур чәчәк тә үсә икән.
Карт өч кызына өч чәчәк өзеп алып, коймадан чыгып китим дигәндә генә, моның каршына тимер томшыклы, тимер тырнаклы бер зур Каракош килеп чыга. Кош карт янына килеп җитә дә, киеменнән томшыгы белән эләктереп алып:
Син кем рөхсәте белән, минем бакчама кереп, чәчәкләремне өзәсең, кая алып барасың аларны? - дип сорый. Карт башта әйтергә курка, соңыннан, җибәрмәгәч, өч кызы барлыгын, кече кызының шушы чәчәкне төшендә күреп, аңа гашыйк булганлыгын әйтеп бирә
- Син кем рөхсәте белән, минем бакчама кереп, чәчәкләремне өзәсең, кая алып барасың аларны? - дип сорый.
Карт башта әйтергә курка, соңыннан, җи бәрмәгәч, өч кызы барлыгын, кече кызының шушы чәчәкне төшендә күреп, аңа гашыйк булганлыгын әйтеп бирә.
Шуннан соң Каракош:
-Кече кызыңны миңа бирсәң, чәчәкне алырсың, кызыңны бирмәсәң, чәчәкне дә күрмәссең, - ди.
Картның кече кызын бер дә бирәсе килми инде. Нишләсен, буш кул белән борылып кайтырга да ярамый: ул сүз биргән. Теләсә- теләмәсә дә риза була.
Киткәндә, Каракош әйтә:
-Фәлән сәгатькә кызыңны китереп җиткер, - ди, бик тиз килергә куша инде.
Ярар, карт юлга чыга. Кайтканда, зур елга буена килеп җитә, һич чыгар әмәл юк. Шулай аптырап торганда, өйдән алып чыккан таяк исенә төшә. Шул таяк белән су өстенә өч мәртәбә суга да, суның өстендә зур бер күпер ясала. Күпердән чыгып китә бу. Бара-бара, зур урман буена килеп җитә. Бу шулхәтле алҗыган, арыган була. Карт шулай нишләргә белми аптырап торганда, «Нигә бу бик озак килми?» дип, Каракош моны эзли чыга. Кош картны куып җитә һәм:
-Мин сине кайтып киләсең инде дип көтә идем, нишләп болай озакладың? - ди. Шуннан соң картны үзенең җилкәсенә утыртып, туган иленә кайтарып куя да: - Кызны шушында фәлән сәгатькә китереп җиткер, - ди.
Карт, бик кайгырып, өенә кайтып китә. Өйдәгеләр бик сагынган булалар инде. Карт кече кызына чәчәкне бирә дә әйтә:
- Кызым, бу чәчәкне синең башыңа җитәр өчен генә алып кайтканмын икән. Чәчәкнең хуҗасы - тимер томшыклы Каракош - синең үзеңне сорый.Сине алырга ук килде, фәлән төштә көтеп тора.
Шулай дигәч, бөтенесе дә «бирмибез» дип елашалар, кызны чыгармыйлар, ишек-тәрәзәләрен бикләп, йокларга яталар болар.
Каракош көтә-көтә, инде караңгы төшә. Ахыр чиктә түзми, йорт янына килеп, тәрәзәне ватып керә дә, картның кече кызын урлап, үз иленә очып китә.
Кош кызны алып кайта һәм зур бакча эчендәге бер сарайга урнаштыра. Ялгыз кыз туганнарын сагынып бик саргая. Шулай ике ел яшәгәч, кыз өйгә кайтырга рөхсәт сорый.
Кош әйтә:
- Ике сәгать унбиш минут барырсың, дүрт сәгать анда торырсың, ике сәгать тә унбиш минут кайтырсың. Бер минут кына кичексәң дә, миннән яхшылык булмас, - ди.
Кыз, шуңа риза булып, Каракош өйрәткән тылсым белән өенә кайтып китә. Кайтып җитүгә, кочаклашып елашалар. Кыз үзенең дүрт сәгать кенә торачагын әйтеп куйган була. Шул арада апалары, сеңелләренә сиздермичә генә, сәгатьне өч сәгатькә артка чигереп куялар.
Җиде сәгать торып китә бу. Сарайга кайтып керсә, Каракош кызны көтеп зарыгып беткән була.
-Син мин әйткән вакытка кайтып җиттеңме? - дип сорый Каракош.
-Җиттем, - ди кыз.
-Син өч сәгатькә соңарып кайттың. Син моны үзең белмәдең, апаларың сәгатьне борып артка җибәрделәр, шуңа күрә син соңардың. Мин сине кичерәм, - ди.
Шуннан соң Каракош талпына да бик матур егет кыяфәтенә керә. Егет әйтә:
-Син мине кош дип уйладың. Мин, сине сынар өчен генә, кош кыяфәтендә йөрдем. Өеңә киткәч тә, вәгъдәңне бозмый килдең, - ди.
Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланышып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди.
2025-06-04 16:29