Шәһәр җирендә шулайрак бит ул: тирә-күршең белән әллә ни аралашу юк. Тормыш мул, дөнья түгәрәк. Яшәгән фатирларның бөтен шарты килгән. Әҗәткә акча сорап та, чиләк-көянтә алып торырга да бер-береңә керешмисең. Маңгайга-маңгай очрашканда гына, гадәттәгечә, «Исәнмесез!», «Драсте!»ны әйтәсең дә тагын үз юлыңда.
Шулай да мин үзебездән ике кат өстә яшәүче Миңҗамал апа белән якыннан танышып киттем. Исеме мәрхүмә дәү әниемнекечә булгангамы, нур балкыган йөзе үк тартып торгангамы, әллә ишек төбендәге эскәмиядә өерләре белән гайбәт сатучылардан аерым гына бакчага кереп утырып моңсулангангамы, белмим, нигәдер аны үз иттем.
Гадәттә, эштән кайтканда очратам мин аны. Янына килеп утырам, хәлләрен сорашам. Ул да минем газета редакциясендә хезмәт куйганымны белә, эшем турында сораштыра. «Гәҗитегез әйбәт чыгамы? Тагын кемнәр нинди шигырь язган? Кайсы композитор ни белән сөендерә? »
Шуннан ул кылт кына авыл тормышына күчә дә, күңеленең иң нечкә кыллары тибрәнүеннән булса кирәк, ихластан дулкынланып сөйләп китә:
— Ишеткәнсеңдер дә, укыгансыңдыр да инде, сеңлем, үзегез язасыз бит, күрдеңме быел безнең район нишли?! — ди. Аның төсе уңа төшкән коңгырт күзләрендә очкын кабына, маңгаендагы җыерчыклары язылып киткәндәй була. Матур булып картайган апаның йөзендә карап туймаслык елмаю балкый. — Гомер-гомергә мактаулы районыбыз соңгы елларда әллә нигә аксап-туксап торган иде. Быел, шөкер, әүвәлге данын кайтара бугай. Илсур да күкрәк киереп бер иркен сулар инде... — Район башлыгы аның авылдашы, шуның абруе өчен сөенә. — һи-и, безнең Мишә буе бодайлары! Анда үскән шикәр чөгендере, сеңлем, мин сиңа әйтим!.. Сулышым белән тартып китерердәй булам туган якларны шушы кала җиренә. Гомер иткән нигезеннән кубып-каерылып йөрмәсен икән ул адәм баласы!..
Шулай ди дә тынып тора Миңҗамал апа. Аннары янә күңел савытында чайпалган сагышын түгә башлый.
— Без яшь чакта җырлыйлар иде: «Сандугачның, мескенкәйнең, канаты каерылган, бер без генә түгел инде илләрдән аерылган», — дип... Риза булып, теләп аерылгач, ни!..
Андый минутларда Миңҗамал апаның йөзе үзгәрә, күзләрендәге йолдыз чаткыларын ниндидер ямансулык элпәсе томалый. Маңгаендагы гомер буразналары тирәнәя. Бөтен гәүдәсе бөрешеп, кечерәеп кала төсле.
Кеше тормышының агын-карасыи белергә ымсынып торудан түгел, тирән уфтануына теләктәшлек итеп, сак кына сораштырып куям:
— Киленегез белән арагыз бик үк җылы түгелме соң әллә, адаш апа? — дим.
Күршем сискәнеп үк китә:
— Юк, сеңлем, юк, юк, Зәйтүнә гөлкәем, авызыңнан җил алсын! Киленем кызымнан да миһербанлырак, якты көн менә!.. Фәрештә дия торган. Инженер түгел, судья буласы калган аңа. Бер генә хата да җибәрмәс иде кана. Гаделнең гаделе, акыл иясе... Аннан соң бит минем Фәритем дә, Ходайның биргәненә шөкер, ике бозауга кибәк аера белмәүчеләрдән түгел. Әнкәне әнкә итеп олылый, хатынны хатын итеп хөрмәтли. Ул яктан бик туры да, коры да улым. Үзем хаталандым, үзем. Кубасы калмаган иде төп нигездән. «Бик олыгайдың, ялгызыңа авырга туры килә. Сайла: кызың Фәридәләргә күчәсеңме, улың Фәритләрдә яшисеңме?» — дип кырт кистеләр бит кана. Бик әдәпле булса да, кияү кияү инде ул, Фәритемдә яшәрмен, дидем шул. Булмый, мантып китә алмыйм. Кабына алмаган учак төсле менәтерә, бер янам, бер сүнәм...
Ни чама урынлы-ятышлы булгандыр иде, кистереп әйтүе читен, сөйләшә торгач, болай дидем:
— Тормышта һәммәсен алдан күрү мөмкин түгел шул. Алай да, мәйтәм, — улыгыз авыл хуҗалыгы белгече булса, төп нигездән кузгалмаган булыр идегез. Фәрит Гомәровичның күңелен җиргә беркетә алмагансыз...
Артыгын саксыз сөйләп куйдыммы дисәм, адаш апа кабынып китмәде, канәгатьсезләнеп чәпчемәде, үпкәләмәде дә. Бик тыныч, сабыр гына аңлатты:
— Юк, сеңлем. Фәритем калага бик кирәкле кеше булып чыкты минем. Химия остасы. Үзе шуны җаны-тәне белән тойды, тырышты. Утыз өч яшендә профессорлыкка иреште, шөкер! Мең шөкер! Ул язганнарны, ул уйлап тапканнарны чит илләрдә дә беләләр. Кафидр, диме, дөрес үк әйтә белмим, шуның башлыгы бит ул...
Мин анык беләм: Фәрит Гомәрович конструкцион материаллар технологиясе кафедрасын җитәкли. Аның фәнни эшләрен төрле проект учреждениеләрендә файдалану миллионлаган сум файда китерде.
— Кызым сала кешесе булып төпләнде әнә... — Миңҗамал апа акланырга теләгәндәй сөйләп китә: — Агроном. Күрше авылда. Шикәр чөгендере басуларына чыкканым булды үзе белән, һи-и, яшел дәрья инде!..
Сүз авылга кагылдымы, Миңҗамал апа яшәреп китә, тыны кайнарлана, теле җорлана. Таң тынлыгын ярып кычкырган әтәчләр дә, язларын яңа гына тернәкләнгән яшел үлән өстендә сары йомгаклар булып тәгәрәшкән каз бәбкәләре дә, шуклыктан ялык-йолык килеп торган яшь бозауның арт аякларын атып йөгереп китүе дә, сәрви куакларында бал кортларының гөжләве дә бик еракта калган хатирә сыман тоела аңа. Кое сиртмәсен чүктереп су сосулар, болынга чыгып чалгы кайраулар, көз көне каз өмәләренә җыелып гөр килүләр... Тагын әллә ниләр күз алдына килә Миңҗамал апаның... Аның хәтеренә әледән-әле яшелле-сарылы дулкыннар йөгерешкән басулар, Мишә суының назлы кыз йөрешен хәтерләткән бормалары, ындыр табагыннан талгын җил китергән бөртекләр исе исенә төшә. Дөресрәге, болар аның теленнән төшеп тормый. Өнендә дә шулар истә, төшенә дә шулар керә. Икенче ел инде Казанда менә, бер генә төшендә дә үзен шәһәр фатирында итеп күргәне юк, гел үз йортында...
Якшәмбе кич иде. Җәйге матур кич. Бакчадан кайтып барышым. Көн үтә кыздырды. Кайтып барганда, көндәгечә яшь юкә күләгәсендә утырган адаш апаны күрермен дип ниятләдем. Виктория җиләге белән сыйламакчы булып кайтуым.
Гадәттәге урынында юк иде Миңҗамал апа.
«Сырхап-мазар киттеме икән әллә? Яше дә бар, исәнлеге китү гаҗәп түгел?» — димен. Күтәреп кайткан әйберләремне өйгә урнаштырдым да бишенче катка менем киттем. Кулымда күчтәнәчем. Ишек кыңгыравына баскан идем, бусагада Фәрит Гомәрович күренде.
— Әйдәгез, күрше, әйдәгез, рәхим итегез! — ди. Ул да, әнисе кебек, бик ачык, бик мөлаем.
—Миңҗамал апа өйдә юкмы әллә? — дим, тизрәк борылып китәргә исәпләп.
— Өйдә юграк шул әле, Зәйтүнә, — ди профессор. — Менә үзем дә шуңа аптырабрак тора идем. Керегез әле, керегез... Мин дә бакчага җыена идем. Хатын да, балалар да анда. Инде менә ни кылырга да аптырадым...
— Берәр күңелсез хәл бармы әллә, Фәрит Гомәрович? — дим.
— Ничек дип әйтим, менә укып карагыз әле шушы язуны...
Фәрит Гомәрович, үз бүлмәсеннән алып чыгып, миңа дәфтәр битенә язылган сүзләрне укыта.
Мин укый башлыйм.
«Улым Фәрит, киленем-кызым Сәрия, оланнарым!
Азык-төлеккә дип кибеткә чыккач, авылдаш күршебезне очраттым. Зәйнетдин абзыйның кече улы, шофёр Зиннәтне. Аның белән авылга китәм. Бөтенләйгә дип әйтә алмыйм, яшәп калуым да бар. Авылның матур чагы, кайтып әйләнерсез әле. Минем вак-төякне дә ала кайтыгыз...»
Конвертсыз-мазарсыз, почтальонсыз гына килгән хатны укып бетергәч, мин профессорга күтәрелеп карадым. Ул миннән ниндидер киңәш, акыллы сүз көтәдер кебек тоелды. Тик мин нәрсә генә әйтә ала идем соң?
— Менә бит нинди хәлләр! — диде Фәрит Гомәрович. Ул да әллә нидән уңайсызлана иде кебек. — Ни җитмәгән инде олы яшьтәге кешегә?
Мин эндәшмәскә тырышсам да тыелып кала алмадым.
— Гомер иткән нигезе җитми монда аңа, Фәрит Гомәрович. Туган туфрагы җитми. Картының кабере бик ерак моннан. Әйтәсез ич, җирсү, дисез. Менә шул инде ул туган туфрак магниты...
Җиләк белән профессорны сыйларга туры килде. Үзебезгә чыккач та, Миңҗамал апа күз алдымнан китмәде, уемнан чыкмады. Бигрәк сагына иде шул авылын. Яз башында әйткәннәрен хәтерләдем. Кыр казлары кайтканны күргән икән Миңҗамал апа. Минем белән күрешкәч, шуны сөйләп торган иде.
— Әй кайталар, җанкисәкләрем, кыйгач сафларга тезелеп! Әй аваз салган булалар, бәгырькәйләрем, туган якларга тагын кайттык, диләр. Сагынганнар безнең якларны. Кош булып кош туган илләренә кайтуына сөенеп бетә алмый, адәм баласы ничек җирсемәсен дә ничек моңсуланмасын?..
Авылдашын очрату сабыр канатларын сындырган аның. Юк, сындырмаган, канатлар куйган.