СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рафаил Газизов «Түтүт Гарифы»

— Теге көн килеп җиткән, — дидем мин, урамга ишарәләп.
Анда күршебез Түтүт Гарифының көчле тавышы яңгырый. Тәрәзәгә күз салсам, өй салырга дип буе белән өстерәткән усак агачлары арасыннан чыга алмыйча, күрше абый мүкәләп маташа.
Түр тәрәзәне ачып җибәрдем.
— Рәхим итегез, концерт башлана. Мәскәү түгел, Түтүт сөйли! — дидем мин Дөлкәфил белән энекәшкә.
«Теге көн» дигәннән. Көнаралаш исерек Гариф абый елына ике тапкыр урамга чыгып, озаклап сөйли. Аек вакытта узган-барган белән исәнләшергә дә кыймаган кешенең тавышы ул көнне безнең урамдагы барлык морҗаларның корымын коя. Эш эшләгәндә искиткеч намуслы, мин, ишегалдына чыгып, чиләкне күчереп куйганда тавыш чыгарсам да, ярдәмгә кереп җитә торган абыйны без кичерә идек. Әйе, аның кайбер сүзләре кеше җанына кагылып, чәчрәтеп кан чыгара, ләкин аның сөйләвендә авыл халкы беркайчан белмичә каласы яшерен серләр калкып чыга. Шуңа күрә аның индеецларның сугышчан чакыруы кебек дәһшәтле тавышын ишетүгә, кешеләр, эшләрен ташлап, ай буе яңгыр күрмәгән үләннәр, агачлар, күктән шуышучы һәм озаклап сеңдереп явасы болытны күрүгә тынып калган кебек шыпыртланалар, җаннары-тәннәре барысын да ишетүче колакка әверелә. Тәрәзәләр ачыла, колакка катыларның колагы йомшара. Битне кызартырлык сүз ишетелгәндә, өлкәннәр янында нишләргә белмәгән яшь киленнәр һәм кыз-кыркын, өйдән чыгып, әле яңа гына себерелгән баскыч төпләрен һәм өйалларын яңадан себерә башлый.
Гарифны тыңлауның һәркемгә файдасы тими калмый. Күршеләр турында күпме яңалык ишетәсең һәм... кирәк чакта эшкә җигәрлек дәһшәтле дәлилләр дә синең кулда.
— Түтүт мунча кертә, — дип, Илсур энем дөрес әйтә. Урам тутырып яткан усаклар арасыннан аякланып чыга алмаудан гаҗиз булган аксак Түтүт Гарифы «ләүкәгә» беренче булып безне «томырды».
— Анаңны, егылып, бөгелеп, сыгылып, — диде ул, күкрәк эченнән 20 яшьлек вакытындагы сау, таза, яңгыравыклы тавышын эзләп алды, — өең торырлык килеш, тол хатын башың белән яңа өй салырга керешмәсәң ярамаганмыни монысы? — Ул, дүртаякланган килеш, безнең өйгә нәфрәтле караш ташлады. — Мүге юк, Норма Ягъфәрдә өч пачка бар икәнен беләм, кычытмаганны кашып йөрисең, шуңа әйтмим.
— Яз, — дидем мин энекәшкә. — Норма Ягъфәрдә — мүк.
— Борыслыгы — Куян Вакыйфында, түшәм-сайгагымы, сайгагы — Комазан урманчылыгында баш бухгалтер булып утыручы туганыгыз Хәлимдә, ник барып алмыйсыз, ник сорамыйсыз, мәгънәсезләр?! — дип кычкырды ул. — Рамлыкны Югары очның Гыйлаҗетдин балакайдан таптырабыз, мин кыссаммы — алып бирәм! Түбәлек — авыл Советы Вәлишиннән. Кадакмы? Ә кадакны үзем бирәм — жәлкеме Шәкүр кордашның җәмәгатенә?! — дип, күрше абзый урамдагы өйләргә текәлде.
Мин җәһәт кенә энекәш язган кәгазьне матча ярыгына кыстырдым. Әйбер эзләп тилмергән әни сөенәчәк, ичмасам.
Гариф абый «ләүкәгә» безнең өйлек агачны өстерәтеп кайткан тракторчы Салих абыйны «ыргытты».
— Амурдан кайттым дигәч тә, сыгылып, бөгелеп, егылып, — диде ул, — пилорамдагы капка баганасына дигән өч имәнеңне Норма кибетчесенә сатып эчәргә кем кушты?
Салих абыйның 10 яшьлек Хамисе әнисе Сәлимә ападан катгый боерык алып, чатырдап чабып китте.
— Чыгып киткән бодайның ике капчыгы хәзер кем келәтендә дисең инде, Сәлимә балакай?
Сәлимә апа алдында утырган Вәсиләнең ялантәпиләре инде тегермән юлында ялтырый иде.
— Ә күз кысып йөргән сөяркәсенә аптөшеп бушаткан бер арба утынны... — дигән сүзне ишеткән Сәлимә апа, яулык очлары белән күзен сөртә-сөртә, капкадан кереп юк булды.
Инде янгын сүндерүче Гаяз абыйны «ләүкәдә пешекләү» бара иде.
— Янгын сүндерүче шундый буламыни ул? — дип тезә ул. — Пожар янында ике кулын селкеп тора да, бияләйләре төшеп китә. «Кая алып бир әле шуларны», — дип, үткән-сүткән малай-шалайларга алдырта. Менә янгын сүндерүче! Янгын чыктымы, таралырга торган буш мичкәсе белән соң гына килеп җитә дә су сибәргә баручы кешеләрнең чиләгендәге суны мичкәсенә аударта, хайван! — дип тузына хәтере калган Гариф абый.
— Вәт ичмасам дөресен әйтә бу! — дип, каршы йортта яшәүче Мәүгыйзә апа кул чәбәкләп ала.
— Аннан Гаяз: «Да, Германиядә ике кешегә бер машина, кая тартырга бир әле, энем», — дип, көненә йөз тапкыр сүз башламаса, ни булган? Китсен Германиясенә, пленда рәхәт булса. Йә колхоз идарәсе пожарникка хезмәт көненә тәмәке бирсен, гомуми җыелышта карыйк.
— Ә, Гафиятулла белән Гаҗиләме? — дип, яңа хуҗалыкка күчә күрше. — Теге бүлмәгездән югалган каймаклы кәчтерүлегезне кемгә сылтап гөнаһ җыясыз икән анда, оятсызлар?! Кисмәк Камиләсендә ул, ахмаклар, — дип, кулын Ленин бабайча алга ташлап, Камилә өенә төртеп күрсәтүе була, Гаҗиләтти урам кырыйлатып кына Кисмәк Камиләләренә элдертә һәм, күп тә үтми, чәчәкле-чуклы, кунакта булгач тагын да чибәрләнгән кәчтерүлен эләктереп кайтып та җитә.
— Кем әйтә аны, булмаганны? — дип, бусагага аркылы чыгып баскан Камиләттәгез ике кулын җәеп җибәргән.
— Гариф.
— Каймагыгыз озак торып бозылгач, билләһи, гырам да капмадым, тавыкларга чыгарып салдым, рәнҗи күрмә тагын, Гаҗилә, — дип, кәчтерүлне җәлт итеп кенә почмактан алып чыгып биргән ди Кисмәк Камиләсе.
«Менә вәт дөрес әйтә!» дигән мәгънә биреп, Мәүгыйзә апа кулларын чәбәкли, май кояшыннан да уздырып елмая.
— Равилдә дә гаеп юк, — дип, пластинканы алмаштыра Гариф абый. — Ничә еллар хатынсыз яши балакай, малаен үстерә. Аңа кирәк түгелмени? Гаҗиләнең үзендә гаеп, нишләп ул, югалган казын эзләп, Равил лапасына барып керә? Каз җыеп ятарга Равил карак мәллә? Килеп керүе була — Равил белән Мәчтүрә өстенә попал була! Бөгелеп, егылып, сыгылып, — дип сүгенеп җибәрә Түтүт. — Бите барның — рәте бар! Дөрес, кабат сарык югалса да эзләмәм дип әйткән ди инде ул Гаҗилә балакай. Ну соң инде, бөтен авыл белде! — дип, беребез дә белмәгән-ишетмәгән серне ачып ташлый Гариф абый.
Чират Фәрхетдингә дә җитә. Аның Вагыйзәсе Бакырчы чишмәсеннән биш көянтә су алып менгән кызга ун тиен акча биргән икән, саран тәре! Симергән саен, тавыкныкы бөрешә, ди.
— Мин белә идем монысын, — дип, сүзгә кушыла Дөлкәфил, — тучны шулай.
— Раиспалкум рәисе Иванов телефоннан шалтыратуга, токмач ашы пешереп кенә атказанды төзүче Фәрхетдин.
Бу нотыкны ишетеп торган Вагыйзәтти:
— Хы, хәерче, хы, хәерче, — дип, капкасын ябып кереп тә китте, шалтыратып, эчтән бикләп тә куйды.
Капка төбендә Мәүгыйзә апа тантана итә иде.
Түтүт Гарифының озын теле безнең белән янәшә яшәүче Газизә әбине ялмап алды.
— Бер көн колхоз эшенә чыкмаган килеш авырта, авыртмый ни! Ул, көянтәсен асып, дөп-дөп басып, Чегән чишмәсенә суга төшкәндә, безнең түшәмнән трактор үтеп киткәндәгегә караганда да күбрәк туфрак коела. Хөснурый, авыл Советы секретаре, механик Кәрим аңа колхоз хисабына өй салдырды, колхоз пенсиясе ясап бирделәр. Дөреслек юк! — дип чыелдап кычкырып җибәрде безнең усак агачлары арасыннан котыла алмый интеккән Гариф абый.
Дөл кәфил күптән көткән чират алар өенә дә җитте.
— Йодрык кадәр шикәрне борчак кадәр генә вата икән дә Кәримә карчык Дөлкәфилнең чынаягына сала, шул эреп беткәнче, биш-алты чокыр чәйне эче күпкәнче чөмерә икән, балакай, — дип, минем дусны кызганудан үкереп елап җибәрде Түтүт Гарифы.
Мин Дөлкәфилгә борылып карадым.
— Дөрес әйтә, — диде дустым.
— Ничава, — дидем мин, — бүген нурмыңны арттырырлар, борчылма.
— Чатлатып әйтеп салды бит, каян белә ул? — дип шаккатты Дөлкәфил.
— Эчмәсен дип, Гаяныңның артыннан йөрисең дә, ул булмаса нишләр идең соң син, чак тәре? — дип, Хәят апаны шап итеп коймага сөялдерде Түтүт.
— Мур кергере! — диде Кәримә карчык. — Шайтан таягына талау да тими, моның эчүенә инде, эчкән саен, гөбе тамагы сыман бугазы ачыла гына бара бит мөртәтнең! — дип, килене артыннан ишегалдына атлады Кәримәтти.
«Дөрес әйтә», — дип мөһерләп, май кояшы кебек балкып торган Мәүгыйзә апаның елмаюы электр тогына эләккән сыман юкка чыкты. Түтүт Гарифы Мәүгыйзә апа белән Кәрам абыйны «мунча кертә» иде.
— Механик Кәрамның кызы кемгә кияүгә барды? — диде ул, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп, гәүдә авырлыгын сау аягына күчереп, ә сүз басымын «Кемгә?» дигән сүзгә төшереп, тыңлаучының соңгы күзәнәгенә сеңәрлек итеп пауза ясаганнан соң, — Аксак Хисам малаена! — дип кычкырды. — Аксак Түтүт Гарифының кызы кемгә барды?! — диде ул, дәһшәтле тавышын Кече Кирмән үз гомерендә күрмәгән бөркет итеп очырып. Аның йөзендәге тантана, гайрәт, күзләрендә җемелдәгән очкыннар мең кешегә җитәрлек иде. — Инженерга! Ха-ха-ха! — дигән кыргый кычкыру Мәүгыйзә апаны башта утыргычтан җиргә алып атты, кабат кая куйгандыр, күреп өлгерә алмадым. Чөнки без өчебез дә, тәрәзә төпләреннән мәтәлеп төшеп, идәндә тәгәри-тәгәри көлә идек.
— Ә, сыгылып, бөгелеп, егылып, — дип озаклап сөйләнде Түтүт Гарифы. — Чегән Зарифы калган бит әле!
Без икенче тапкыр идәнгә тәгәрәдек. Урам буйлап өй чиратыннан һәрберебезне туздырып барганда, Зариф абыйны онытып калдырган икән. Чегән Зарифының, ни сәбәпледер качып калуын гаепләп, ун минут буе әвәләде Түтүт. Ул пекарняда тегеләй иткән дә болай иткән.
— Фантамас машинасы белән Чегән Зарифы көн саен нишләп Мамадышка чаба? Тикшерергә кирәк, хатыны бармы аның, юкмы? — дип, Гөлфинур апаның йөрәгенә көнчелек карчыгасының үткен тырнакларын батыра да, чиләкләп койган яңгыр сыман, Түтүт Гарифы капылт кына туктап кала.
Бодае агып беткәннән соң шәлперәйгән капчык кебек бушаган һәм исереклекнең заты да калмаган Түтүт Гарифы, айкалмыйча-чайкалмыйча, бүрәнә арасыннан чыга, гадәти генә титаклап, өенә кереп югала.
— Өстәргә кереп китте, — ди Дөлкәфил.
— Юк, — дим мин, — өстәсә, өстәмәсә дә, атна буе урам як капкадан чыкмый инде ул хәзер, мунчалары янындагы чат капкадан гына йөреячәк.
— Иртәгә тагын сөйләсен иде, өй салу өчен, бик күп нәрсә кирәк бит әле, — дип авыр сулый энекәш...