Инде ничәнче көн тышта төньяк бураннары хакимлек итә. Юнәлешен үзгәртүчән көчле җил җирдәге карны теле белән себереп ала да, бөтерә бөтерә, әллә кайларга алып китә. Мондый җилле-буранлы көннәрдә юлга чыгу яки ниндидер эш башкару турында уйлыйсы да юк. Җирле коми халкы әнә шуңа күрә дә өйләренең тәрәзәләрен бәләкәй, ишегалларын да түбә астында ясый икән. Җәй көне җыйган печәнне малларга бирәсең, җылы суын эчерәсең. Аннан, вәссәлам. Ә үзең өчен табигатьнең сый-нигъмәте җитәрлек. Түбән « өй тулы тозлаган гөмбә, балык, җиләк җимеш. Моның өстенә киек каз, үрдәк, көртлек, сыер, дуңгыз, болан ите. Ветеринария институтын тәмамлап, мал врачы дипломы алган Рамил икенче елын инде шушы оҗмах та яшәп ята. Печорага коя торган Щугер елгасы, очсыз-кырыйсыз тайга, балыклы күлләр... Бу матурлык сине Поляр Уралына илтә. Җәй көннәрендә дә ап ак башлы тау тезмәләренең үз матурлыгы. Моны сөйләп тә, язып та аңлатып булмый. Совхоз директоры кылый күзле Филипп Канев әйткәнчә, моны фәкать күрергә кирәк. Әлбәттә, төньякның үз авырлыгы да юк түгел. Иң беренче чиратта ул саксызлыкны гафу итми. Kырыс табигатькә фәкать оешканлык, салкыныннан, җиленнән саклану чарасын күрү кирәк. Җирле халыкны ул шуңа өйрәткән. Аның өс киеме малица да, болан тиресеннән тегелгән пима да —сыналган киемнәр. Кыш көне алар аяк-кулларны өшүдән сакларга ярдәм итә. Ерак юлга чыкканда, кимендә, ике-өч көнлек азык запасы, шырпы, спирт алырга кирәк. Бәләкәй генә тирмә ясарлык болан тиреләре, ике көпшәле винтовка. Әгәр аучылар өенә эләксәң, рәхәтнең рәхәте. Монда ашау-эчү запасы, коры утын, хәтта керосин лампасына кадәр бар.
Рамил бәләкәйдән кызу канлы булды. Мәктәптә укыганда ук, шуның аркасында авыр хәлдә калгалады. Урамда исә аның белән бәхәсләшмәү ягын карадылар. Юл бирделәр. Чөнки ул, сүзе белән җиңәалмаса, йодрыкка күчәргә дә күп сорамый иде. Мондый хәлләрдән соң, үзенчә, ничә мәртәбәләр тәүбә итте. «Рамил, ашыкма. Сүзеңне үлчәп сөйлә, телеңне, кулыңны тый». Янәсе...
Урта мәктәпне тәмамлагач, кая барасы билгеле иде. Ул мал врачы була. Әнә әтисенең белеме юк-юклыгын, ләкин үз эшен белә. Аты, сыеры, сарыгы авырса, халык аңа килә. Нинди генә дәва белми ул үзе. һәр очракка уз дәвасы. Дарулардан тыш керосины да, аракысы да, Йомыркасы да, имән кайрысы да хутка китә. Ветсанитар гына булып эшләсә дә, авылдашлар Галимуллага мөрәҗәгать итә. Рамил белә-белгәннән малларның үлгәнен хәтерләми. Әле моның өстенә, кулы җиңел дип, мал чалырга да аны дәшәләр.
Имтиханнарны уңышлы гына биреп, Рамил укырга керде. Ул үзе кебек үк авыл егетләре белән Арча кырында биш катлы тулай торакта яшәде. Акча җитмәгәндә — вагон бушатты, җәй көннәрендә төзүчеләр бригадасы белән фермалар ремонтлау, йортлар салу эшендә булды. Шулай эшли эшли алар Пермь, Киров якларына да барып чыктылар. Егетнең тагын бер һәвәслеге бар иде: көрәш, бокс белән мавыкты. Бик дан тотмаса да, бәләкәй авылларда батыр калганы булгалады. Иң мөһиме, үзен һәрьяктан сакларлык егет булып җитеште ул. Кара сакал үзеңнән калмый ияреп йөри дигәндәй, институтны тәмамлап юллама алганда да, кызулык күрсәтеп алды ул. Эш болайрак булды. Өченче ел гыйшык мыйшык уйнаган сипкелле
Зөләйха белән ничә мәртәбә юкка гына эләгешеп алды ул. Соңыннан уйлап карый. Юкка гына кызып киткән икән. Ләкин эш эшләнгән, вакыт узган булып чыга. Зөләйха Рамилгә Чаллыдагы кошчылык фабрикасына китәргә тәкъдим ясады. «Тормыш корырбыз, фатирлы булырбыз, — диде. — Син әлегә гади ветврач, ә әнием миңа лабораториядә урын тапкан. Әнием сине үстерү ягында».
— Миңа теплица шартлары кирәк түгел. Мин авылны яратам. Теләсәң, яратсаң, китәбез Камчаткага... Аннам соң минем «подкаблучник» буласым килми. Андый теләгең булса, башкаларны эзлә.
Шулай итеп, Рамил — Коми Республикасына, Зо ләйха Чаллыга китеп бардылар. Дөрес, әле җепләр өзелмәгән, хат алышып торалар. Зөләйха хәзер инде гап-гади хатын булырга да риза. Тик сөйгәне Чаллыга кайтсын гына.
...Рамил җәһәннәм тишегендәге Приуралье авылында, болан асраучы совхозда, баш ветеринария табибы булып хезмәт куя. Берәр мең баш терлеге булган биш бригада. Алар кышкы кыска көннәрдә поляр Урал итәгендә, мүк, лишайник, агач кайрылары ашап, язга әзерләнә. Печән һәм өстәмә азык, тоз белән тәэмин итү - совхоз җилкәсендә. Язын йөзәрләгән яшь боланнар туа. Аларга төрле чирләрдән саклану өчен прививкалар ясала. Көтү таулар итәгендә туйганчы үлән ашый, көмеш чишмәләрдән су эчә.
Малларны унар кешедән торган бригада карый. Кыш көннәрендә бүреләрдән сакласалар, җәен чебен черки интектерә.
Комилылар — бик оста чаңгычы. Илле-йөз чакрым арага барып килүне алар бернигә дә санамый. Көтүләр дә йөзәр чакрым ераклыкка китә. Рамилнең вазифасы — маллар арасында йогышлы чирләргә юл бирмәү. Шуңа күрә ул, үзенең ярдәмчеләрен алып, бригадага еш бара. Бару-кайтулары белән бу сәяхәт бер айга сузыла.
Бу юлы, кире кайтыр вакыт җиткәндә пурга башланып, барысы да харап булды. Печора шәһәренә мал
врачлары конференциясендәге чыгыш та, концерт га.... Фатир хуҗасы Василий Чупровның 80 яшьлек юбилее да билгесезлектә эленеп калды. Рамил Пётр Поздеев бригадасында өченче көнен үткәрә. Дөрес, чумда җылы. Ашау-эчү яклары да җитәрлек. Бригада, тәүлек буе утлар ягып, боланнарны саклый. Маллар колгалар белән тотып алынган затоннарда тора. Бүреләрдән саклау өчен, көтүлек кызыл тасмалар бәйләнгән бау белән дә әйләндереп алынган. Тик тайга хуҗаларына да яшәргә кирәк бит. Алар, һич югында, бер-ике боланны алып китә. Пётр, өстәмә саклану чарасын күрергә теләп, капкыннар да куеп чыкты. Моңа каршы булучылар да бар иде. Бу гарасатта анда кемнең кабасын Алла гына белә. Тәкәббер бригадир барыбер үзенчә эшләде. Җирле авторитет Пётр Рамилне әле һаман да дошман күрә, чөнки татар егете үзенең буй-сыны, һәрбер эшкә кулы ятып торуы белән аның абруен төшерә...
Рамилне, Урал буена килү белән, элек-электән оста аучы булган Чупров Василий бабай өенә фатирга керттеләр. Юан-юан бүрәнәләрдән салынган болын кебек портта Ефросинья әби белән икәү генә калган көннәре иде аларның. Балалары кайсы кая таралашып беткән. Җәй көннәрендә Чупровлар өе бәйрәмгә әверелә иде. Рамил эшкә көзен кереште. Буш вакытларында, кулына балта алып, коймаларны рәтләде. Истәлеккә калсын дип, татар авылларында гына була торган урыс капка да ясап бирде. Ярдәм сорап килгәннәргә мич, түбә төзәтергә тартынмады. Урта мәктәпкә укытырга килгән оч коми кызы, медпунктта эшләүче Нина, баш экономист Ганна һәм кияүгә чыкмаган карт кызлар, фермадагы берничә сыер савучыдан башка да иясез хатын-кыз заты шактый иде. Аларның күпчелеге озын буйлы, нык гәүдәле Рамилгә гашыйк булды. Өстәвенә баянда уйнавы да яшь мал врачын күккә күтәрде. «Ш» хәрефен <ч»га әйләндереп сөйләшүче клуб мөдире Жора бер яртыга комиларның яраткан җыры «Марьямоль»не өйрәткәч, Рамил чын зырянга әйләнде. Мәхәббәтнең ике яклы булырга тиешлеген белгән коми ир-егетләре
татарин-пришелецтан күралмаслык дәрәҗәдә көнләшә башладылар. Көч белән җиңеп булмагач, вак төяк этлекләрдән дә тайчанмады алар. Ләкин көч Рамил ягында иде. Сары чәчле, зәңгәр, соры, яшел күзле коми хатын-кызлары да татар егетенә көч куәт кенә түгел, мач килгәндә, назларын да мулдан бирергә тырышты.
Йорт хуҗасы Чупров бабакай Рамилнең бу яшәеш халәтенә үзенчә карады.
— Рамилька, менә мин мич башында беләсеңме ни турында уйлыйм?
— Пенсия турындадыр! Яки кышлык утын җитәрме, диптер инде...
— Менә белмисең. Армиядән кайткач, авыл гына җитмәде, 50—60 километр ераклыктагы авыл кызлары янына кич утырырга бара идек. Кышын чаңгы, җәен көймәләр белән. Уенда Капптолина атлы япь-яшь кызны күреп акылдан яздым. Ул да яратты мине. Ләкин әти әни Ефросиньяга өйләндертте. Капитолина әле һаман да искә төшә. Кайда икән ул мескен? Шул төшкә керә. «Ми тоно радийта, Василий», — дигән сүзләре әле дә булса колакта яңгырый...
Приуральскийда яшьләр елга буенда очраша иде. Коми егетләре, Рамилне читкә дәшеп: «Кунак булсаң, тыйнак бул, иначе ты себе могилу найдёшь», — дип янадылар.
«Ничек һәм ни өчен? Мине яраткан кызлар өченме?» — дип уйлады ул.
— Беләсезме, миңа сезнең кызлар да, хатыннар да кирәк түгел. Сезгә хатын-кызларга карата ихтирамлы булу җитми... Аннан соң бик юмартлар алар. Моңа мин гаепле түгел, — диде.
Араларыннан иң явызы, йодрыкларын төйнәп, Рамил өстенә ташланды. Әмма көчләр тигез түгел иде. Рамил бер сугуда көндәшен бирелергә мәҗбүр итте.
...Менә бүген алар табигать мәхшәренең басылуын бер чумда көтеп яталар. Рамил хисләрен йөгәнләргә тырышса да, баш экономист булып эшләүче Ганна алдында бөтенләй җебеп төште. Йөрәге, акылы белән
түгел, ниндидер шаукымлы омтылыш-теләк белән аны үз ирегенә буйсындырды. Ганна — шушы ук авыл кызы, әти-әнисе дә — сап-сары, китек борынлы комилар. Ләкин ул мәһабәт гәүдәле, тулы күкрәкле, зур кара күзле тол хатын иде. Ире — физика укытучысы Григорий Попов —менә дигән йорт җиткергән. Ут керткәндә баскычтан егылып җан биргән. 25 яшьлек матур хатын ике бала белән ялгыз гомер кичерә. Йөрәген дә, кулын да тәкъдим итүчеләр шактый булган. Тик аның йөрәге татар егете Рамилгә генә ачылган. Аның белән кавышу шул ук капка мәсьәләсе буенча булды. Өйләре, каралты-курасы бар, ә капкасы да, коймалары да юк. Рамил авылның балта осталары белән атна эчендә Гайнаның заказын үтәде. Әлбәттә инде, җирле гадәт буенча, табын әзерләнде. Коми егетләре лыкынганчы аракы чөмерделәр дә, ләх булгач, өйләренә кайтып киттеләр. Рамил, эчү белән мавыкмаганга, үзен һәрчак аек тотты. Аннан соң балалар белән уйнады. Кайтырга ойалдына чыгам дигәндә, Ганна аны кочагына алды. Гамил эреп китте, башын югалтты. Коми хатыны да Гамилнең үбүеннән сыгылып төште. Егет Ганна янында калды. Әле аның мондый бәхет кичергәне юк иде. Аның иртәсе дә, төне дә Ганнага ымсыну белән узды. Василий бабай, Рамилгә төрттереп: «Безнең авылда еврей, рус революционерлары сөргендә булган. Хәтта ниндидер язучы татар да. Менә аларның каны Ганна кебекләрдә ага инде», — диде.
Кичкә таба кар яву кимегәндәй булса да, башлары белән күкне терәтеп торган наратлар, карагайлар, иихталар өстеннән куәтле җил бөтерелә. Өстә дә, аста да берни күренми. Мондый чакта боланны гына түгел, бөтен көтүне дә ашап бетерергә була. Рамил киртәләр буенча болан көтүлеген барлап чыгарга уйлады. Мондый очракта сукмакка ау-капкын куелмый. Егет, «Алла сакланганны саклармын» дигән гыйбарәне истә тотып, һәр адымын колга белән тикшереп барды, һәм ялгышмаган булып чыкты. Көтелмәгән урында «дык» иткән тавыш белән бүре капкыны ябылды да, беләк юанлыктагы колга кырт киселде. Рамилнең тәне эсселе суыклы булып китте. Бу — коми егетләренең үче иде. Ярты сәгатьтән соң баш ветврач кире чумга әйләнеп кайтты, һәлакәткә эләгүе хакында беркемгә дә әйтмәде. Бер сәгатьләп вакыт үттеме-юкмы, шактый гына аракы эчкән ике болан караучы үзләренең бригадирларын күтәреп алып керделәр. Пётр үзе куйган капкынга эләккән икән. Авыртудан аңын җуйган. Аягы өзелә язган. Рамил тиз арада Пётрның аягына шин салып, бәйләп тә куйды. Бу вакытлы чара иде. Пётрның гомере кыл өстендә. Рация юк. Үзәк усадьбага барырга мөмкин түгел. Болан көтүенә күз-колак та булырга кирәк. Кешеләр болай да аз. Рамил Сабля дип атала торган тауда урнашкан метрологларга барырга дигән карарга килде. Тау итәгенә кадәр биш-алты чакрым өскә менү өчен дә вакыт күп кирәк түгел. Тик бу гарасатта ничек менәргә? Ходай кушып, җил тынса гына инде. Рамил, үзенә иптәшкә тәҗрибәле аучы Михаилны алып, әле кайчан гына аңа капкын куйган Пётрны коткарырга дип, кылычка охшаган тауга юнәлде. Гаярь, шул ук вакытта күндәм, намуслы да булган татарны гомер буе менә шулай файдаланалар да инде. Әгәр кар астында калып һәлак булса? Коми егете мондый адымга барыр идеме икән? Юктыр, мөгаен. Ганна үчен алырга бүре капкыны куйган кешедән ни көтәргә була? Рамил тау итәгенә барганда шул хакта уйлады. Әмма кире борылырга мөмкин түгел иде инде. Фәкать алга!..
Авыр чаңгыларны сөйрәп, Михаил белән билгеләнгән урынга тиз килеп җиттеләр. Ике зур таш арасында өскә менә торган сукмак та күренде. Адашмас өчен, куркыныч урыннарда махсус бау сузылган булу да эшне җиңеләйтергә тиеш иде. Ләкин болан тиресеннән тегелгән пима-итекләр таш арасында йөрү өчен яраксыз булып чыкты. Михаилның аягы таеп китеп, ул чак кына упкынга тәгәрәмәде. Бу аңа җитә калды.
— Рамил, мин өскә менә алмыйм, куркам. Үлеп китсәм, өч баламны кем карар? Кире китим мин чумга, — дип ялвара башлады. — Капкын куюда минем гаеп юк.
Ул — Пётр эше. Яхшы татар — гарип татар дип, безгә юан пихта янын читләтеп узарга кушты. Явызлыгы үзенә булсын. Ә син, беркатлы, аны коткарырга барасың...
Рамилгә Михаилны кире җибәрүдән башка чара калмады. Алда билгесезлек. Артта юл юк. Ярый ла, метрологлар базасын тиз табып булса...
Өскә менә торган юл ышыкта иде. Кары да, җиле дә өстән уза. Югары күтәрелгән саен, көн яхшыра башлады. Ара тирә тау тезмәсе дә күзгә чалына торган булды. Тик суык җелекләргә үтеп керде, хәрәкәтләрне киметте. Сулавы авырайды. Аяк-куллар сизелмәслек булып туңды. Рамилнең күз алдына туган авылы, әти- әнисе килеп китте. Адымнарын тизләтмәсә, Сабля тавы әллә каян килгән татар егете өчен якты дөнья белән саубуллашу урыны булырга мөмкин иде. Рамил, белгән догаларын укый-укый, Аллаһыдан ярдәм-көч сорады. Ярый да бит, бу мәхшәрдә ул аны ишетсә. Ә ишетмәсә, фәкать үзенә яки бәхетле очракка гына өмет итәргә кирәк.
...Рамил ташлар арасыннан өскә үрмәләвен дәвам итте. Инде бернәрсә дә тоймас булган кулларыннан тормыш бавын җибәрмәде. Километр ярымны үтү аңа бик озак булып тоелды. Менә ак болытлар аста калгандай булды, кояш күренде. Йөз адымнар тирәсендә метрологлар базасы күзгә чалынды. Эт өргәне ишетелде. Рамил тыңламас бармаклары белән кызыл ракета атып җибәрде.
Ниндидер кешеләр чабып килде. Рамил фәкать: «Приуралье совхозы, бишенче бригада, кеше үлә, ярдәм кирәк», — дип кенә әйтергә өлгерде дә һушыннан язды.
...Ул аңына килде. Күпме яткандыр, анысын төгәл генә әйтә алмый. Иң мөһиме, ул исән икән. Кул-аяклары да хәрәкәттә. Сулавы авыр булу гына комачаулык ясый. Өстәвенә гарык горык йөткерә. Рамил, күзен ачуга, алдында кап кара күзле, озын толымлы бер матур кызны күрде. Ул:
— Менә егет уянды. Хәзер чәй эчерәбез. Күтәр әле башыңны, күтәр, — дип, егетнең кипкән иреннәренә кашыктан чәй салды.
Рамил бу алиһәне кем дип тә әйтә алмады. Фәкать карашы белән рәхмәтен генә җиткерде. Тагын аңа тәмле шулпа бирделәр. Ул әйбәтләнеп киткәндәй булды. Торып утырды. Өстендәге чит киемнәрне, җылы оекбашларны күреп, сөенеп куйды. Егет мәрхәмәтле кешеләр кулына эләккән. Димәк, ул исән! Ул яшәячәк!
Рамил үзенең үткән тормышын башыннан кичерде. Метрологларга килеп эләгүен хәтереннән барлады. Кемнәр икән сон бу асылзатлар? Тизрәк танышасы иде. Менә аңа да чират җитте. Тауда хезмәт куючы биш кеше көтелмәгән кунакны үзләре белән таныштыру йоласына кереште.
Матур гына кара сакаллысы:
— Мин монда иң өлкәне, Роман Васильев булам. Моторист, хуҗалык эшләре буенча начальник урынбасары. Каралыгым чегән булудан. Монысы — минем тормыш иптәшем Сара Исламовна. Кызыбыз — Зимфира, ә болары техникум бетереп килгән яшь пар— Юрий һәм Зоя.
Рамил бер мәлгә югалып калды.
— Әллә сез дә татарлармы? — дип, нык гаҗәпләнде ул. — Мин Рамил булам. Казаннан. Приуралье совхозында баш ветврач...
Бераз утыргач, Юра белән Зоя үз бүлмәләренә чыгып китте. Сара Исламовна, Роман ага һәм Зимфира, татарчага күчеп, үзләре белән якыннанрак таныштырдылар.
Сара апа Красноярск өлкәсендәге татар авылында үскән. Яшьлек хыяллары аны Мәскәү метрология институтына китергән. Соңыннан юллама белән бире гә җибәргәннәр. Монда ул чегән егете Роман белән очрашкан. Чегән булса да, дине белән мөселман да булгач, бергә тормыш корганнар. Татарча өйрәнергә таләп куйгач, чегән татарга әйләнгән. Зимфирага килгәндә, ул әби-бабасы тәрбиясендә авылда үскән. Урта мәктәптән соң — Мәскәү институты.
—һәр кешенең ватаны, туган иле булырга тиеш. Безгә тиздән пенсиягә. Казанга кайтырга булдык, — диделәр ирле-хатынлы метрологлар.
Рамил чегән әрсезлеген, татар акылын һәм матурлыгын алган Зимфирага баш аягы белән гашыйк булды. Чибәр кыз да шушы ук хисләр кичерә иде. Рамилне алар барысы да кул болгап озатып калды. Ходай әмере булып, күктә кыңгыраулар чыңлагандыр, Рамил бирегә әле кабат-кабат килде, һәм бу сәяхәт Замфираның кулын сорау белән төгәлләнде.
Зимфираның килен булып төшүенә коми кызлары бик кайгырсалар, ир-егетләр исә бик нык шатланды. Көндәшенә куелган капкыннан зыян күргән аксак Пётр Поздеев та озак тормады, тол хатынга йортка керде. Ганна, йортын сатып, Сыктывкарга күчеп китте. Капкын шулай итеп күпләргә сабак та булды. Бәләкәй генә коми авылына татар егете Рамил алып килгән ыгы-зыгының беренче этабы төгәлләнде. Аны Филипп Канев урынына совхоз директоры итеп билгеләделәр. Приуралье авылы чегән катыш татар гаиләсе карамагына күчте.