И Ходаем, нинди гөнаһларым өчен болай җәзалыйсың син кине? Үз яныңа мине ал, балама гына кагылма. — Үзалдына .өйләнә-сөйләнә, бар көченә газ педаленә басты Дилбәр. — Исән генә була күрсен, исән генә!..
Чем-кара төстәге чит ил машинасы, ярышка әзерләнгәндәй, алга очты. Руль артында утырган хатын гүя башка машиналар- әче сигнал тавышларын, ниндидер эшләр майтарырга каядыр ашыккан ачулы йөзләрне күрми дә, ишетми дә. Шулчак тормоз чыелдаган, кемнеңдер ачы итеп сүгенгән тавышы ишетелде, һәм «очар кош» туктап калды. Борылышта аның белән «күрешергә» мәҗбүр булган джип хуҗасы, машинасыннан атылып чыгып, Дилбәр янына килде. Тик хатынның аның мыскыллы елмаюына да, кулларын бутый-бутый нидер кычкырып сөйләвенә дә исе китмәде. Ирне бар көченә этеп җибәрде дә юл уртасына атылды. Джип хуҗасы нидер аңлатырга өлгергәнче, беренче туктаган машинага утырып, күздән югалды. Ишекләре дә ябылмаган «гаепле машина», хуҗасына үпкәләгәндәй, «күзләрен кыскалап», юл уртасында калды...
Юк, йөртә белмәгән килеш, машина йөртү таныклыгы сатып алып, руль артына утырган хатын-кыз түгел Дилбәр. Аның машина йөртү осталыгыннан ире дә көнләшә иде хәтта. Берничә минут элек телефоннан җиткерелгән хәбәр аның аңын томалады.
— Дилбәр апа... Рамилне машина бәрдерде, — дип, куркынган тавыш белән шалтыратты күрше малае. — Юл аркылы чыгып барганда... Мин... күрми дә калдым. Аны больницага алып киттеләр.
Эш урынында тыныч кына документлар актарып утырган Дилбәр тораташтай катып калды, машина ачкычын таба алмыйча интекте. Бергә эшләүче иптәш кызы, «ашыгыч ярдәм» бүлекләренә шалтыратып, малайны кайсы хастаханәгә алып китүләрен ачыклады, исән булуын әйтте. «Сиңа бу хәлдә руль артына утырырга ярамый. Җитәкчене генә кисәтәм дә үзем синең белән барам», — дип, бүлмәдән чыгып китте. Ул әйләнеп кергәндә, Дилбәрдән җилләр искән иде инде...
Хастаханәдә, идәнгә тезләнеп, баласы янына кертергә ялварган Дилбәрне шәфкать туташлары тынычландырырга тырышты. «Әлегә малай янына керергә ярамый, ул реанимациядә, — диделәр. — Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр». Бераздан ишектә күренгән табиб исә җан өшеткеч хәбәр җиткерде: «Рамил комада. Без аның гомере өчен көрәшәбез». Дилбәр, йөрәген тотып, идәнгә чүкте. Үзе янында бөтерелгән табибларны ул кара томан аша гына күрде...
Аңына килгәндә, Дилбәр палатада ята иде. Ул үзен әзрәк тынычлангандай хис итте. Күрәмсең, шәфкать туташлары берәр укол кадаганнар. Тик булган хәлләрне искә төшерүгә, мизгел эчендә ул элеккеге халәтенә кайтты. Йөрәге чарасызлыктан әрнеде. Баш миен бары тик бер сорау бораулады: «Ни өчен?»
Әле берничә ел элек кенә ул бәхетле иде. Янәшәсендә яраткан ире, сау-сәламәт ике баласы, һәрвакыт ярдәм итеп торган әти- әнисе, апасы бар иде. Хәзер исә соңгы газизенең гомере кыл өстендә эленеп тора...
...Барысы да моннан дүрт ел элек башланды. Гомердә сәламәтлегеннән зарланмаган әнисе кинәт урын өстенә ауды. Бер-ике көн эчендә аяклары йөрмәс булды. Кайсы гына хастаханәгә барып карамадылар, иң кыйбатлы даруларны алдылар — әнисе көннән-көн сула гына барды. Табиблар төгәл генә диагноз да куя алмады хәтта. «Умыртка баганасына зыян килгән, даруларның файдасы тимәсә, бер атнадан операция ясыйбыз», — диделәр. Ләкин әнисе ул көнгә кадәр яши алмады. Операция өстәленә.ятарга бер көн калгач, күзләрен мәңгегә йомды.
Бу фаҗигадән айнырга да өлгермәделәр, җәй урталарында тагын бер тетрәндергеч вакыйга булды. Көпә-көндез шәһәр читендәге дачалары дөрләп янды. Дилбәрнең апасы Диләрә гаиләсе
белән дачага киткән иде. Янгын турында ишетүгә, барысы да шунда ашыкты. Тик соң иде инде. Янгын сүндерүчеләр күтәреп чыкканда, Диләрәнең тәне суынган иде. «Төтенгә тончыгып үлгән», — диделәр. Тормыш иптәше белән игезәк кызлары бу вакытта Иделдә су кергән. Кеше алдында үзен тыныч тотарга тырышкан ир, халык тарала башлагач, ни булганын әлегә аңлап та бетермәгән нәни кызчыкларын кочаклап, үксеп елап җибәрде...
Әлеге хәлләрдән соң барысы да тере мәеткә әверелде. Тамакларына аш үтмәде, төннәр йокысыз узды. Төп йортта үзе генә калган әтисе исә кеше белән бөтенләй аралашмас булды, кайгысын хәмер белән басты. Үзләрендә яшәргә чакырган Дилбәргә баш кына чайкады. Кечкенә вакытта шуклыклары өчен әтисенең каеш тәмен татып үскән кыз аны начар гадәте өчен битәрләргә кыймады.
...Яшь вакытта хатынына да, бәләкәй кызларына да каты куллы булды Вакыйф. Юк кына гаепләре өчен дә бүлмәләренә бикләп куя, салып алган чагы булса, әле мәктәпкә дә кермәгән сабыйларга кул күтәрергә дә тайчанмады. Күреп алып, араларына кергән хатынына исә бигрәк тә каты эләкте. Дөрес, аз гына вакыт узганнан соң, ул үзенең кызып китүенә һәрвакыт үкенә, газизләреннән гафу үтенә иде. Үзенең гаебен йолу өчен, Дилбәргә күптәннән хыялланып та, акча булмау сәбәпле кичектерелә килгән велосипедны да алып бирде хәтта. Әмма кәефе кырылган чакларда кул күтәрүләр янә кабатланды. Шунлыктан газиз атасы белән ике арада ниндидер каршылык сизә иде Дилбәр. Әтисенең бер ялгызы яшәвенә, кайгысын хәмер белән басуына борчылса да, башкача аның белән ачылып сөйләшмәде. Беркөнне әтисе, аңа шалтыратып, аз гына вакытка кайтып килүен сорады. «Сөйләшәсе сүзләр бар иде, кызым», — диде. Тик күпме генә җыенса да, авылга аягы тартмады Дилбәрнең. Иртәгә, берсекөнгә дия-дия, әтисе белән очрашуны кичектерә килде. Соңыннан моның өчен бик нык үкенде хатын. Идәндә тәгәри-тәгәри елады. Ләкин соң иде инде...
...Әтисенең гәүдәсен өендә асылынган килеш таптылар. Кызны кечкенәдән өркеткән каешына асылынган иде ул. Үләр алдыннан кәгазь битенә берничә җөмлә дә язып калдырган: «Минем өчен яшәүнең мәгънәсе калмады. Берәүгә дә кирәгем юк. Тормышымда бик күп хата кылдым, үлемем дә мәгънәсез... Барысы өчен дә кичер, кызым! Бәхил бул! Якыннарыңны сакла!»
Саклый алмады шул. Алмады... Әтисе үлеменнән соң күңеле бушап калган Дилбәрне алда тагын да зур сынау көткән икән...
...Гадәттә, улларын бакчага да, мәктәпкә дә үзе алып бара иде Дилбәр. Иртә таңнан эшенә ашыккан ире моңа шатлана гына иде. Беркөнне кече уллары Рамил авырып китте. Дилбәр аның белән өйдә калды. «Мин дә сезнең белән калыйм әле, — дип, күзләрен мөлдерәтеп, әнисенә карады беренче сыйныфка яңа укырга кергән Данил. — Бер генә көн ял итим инде». Ниндидер киңәшмәгә ашыккан ире дә: «Чыннан да, бер көннән әллә ни булмас. Минем соңга калуым бар», — дисә дә, Дилбәр каршы килде. Улының мәктәпкә йөрергә яратып бетермәвенә болай да борчыла иде ул. «Хәзердән үк дәрес калдыра башласа, үсә төшкәч нишләр», — дип уйлады. Киреләнеп маташкан улын күтәреп диярлек машинага утыртты. «Барып җиткәч шалтыратырсыз», — дип озатып калды. Үзе дә белмичә, газизләрен соңгы юлга озатуын күз алдына да китермәгән иде ул бу мизгелдә...
һәлакәт хакында ишеткәннән соң, ниләр булганын анык кына хәтерләми дә Дилбәр. Җеназа өстендә, чәчләрен йолкый-йолкый, күз яше түгүе генә исендә калган. Аннан соң ул бик озак хастаханәдә ятып чыкты. Өенә кайткач та, урамга чыгып йөрмәс, кеше белән аралашмас булды. Ни булганын әле аңлап та бетермәгән нәни Рамил генә тормышка кире кайтырга мәҗбүр итте аны. Улы хакына ул кире эшенә кайтты, бар булганын аңа багышлады. Инде менә хәзер... Ул да...
—Исәнмесез! — Кинәт кенә ишектә пәйда булган озын буйлы ир-атны танымаса да, кайдадыр күргәне бар иде Дилбәрнең. — Керергә мөмкинме?
Хатын сүзсез генә баш какты. Рөхсәт сораганчы ук, палата уртасына килеп җиткән кешене куып чыгармассың бит инде.
—Мин Илдар булам, — диде ир, утырырга урын эзләп. — Ялгышмасам, сез Дилбәр бугай?
—Мин сезне танымыйм, — Дилбәрнең карашыннан йөрәкне өшетерлек салкын бөркелә иде, — танышырга теләгем дә юк.
—Мин — сезнең белән борылышта очрашырга мәҗбүр булган джип хуҗасы.
—Аңлашылды. Сез мине гафу итегез. Ни эшләгәнемне уйларлык хәлдә түгел идем. Машинагызга зарар килгән булса, барысын да түләрмен...
—Сезне шуның өчен эзләп тапкандыр дип уйлыйсызмы? Дөрес, бәрелешкән вакытта сезнең тарафка бик үк матур булмаган сүзләр әйтелде. Гафу итегез!.. Сез мине аңлыйсыздыр дип уйлыйм. Минем урында теләсә кем шулай эшләр иде. Уйлап карагыз: мөһим очрашуга тыныч кына барганда, синең машинага берәү килеп бәрелә һәм, сине читкә этеп, күздән юк була. Мин башта сезне акылдан язгансыздыр дип уйладым. Машинасын ишекләре дә ябылмаган килеш юлда калдыручы кешене акыллыга санау бик авыр. Аннан соң... Барысын да белгәч... Машинагыз өчен борчылмагыз. Ышанычлы җирдә. Йөртерлек хәлгә килгәч килеп алырсыз. Менә ачкычыгыз... Мин монда сезне битәрләргә, акча таләп итәргә дип килмәдем. Бәлки, мин сезгә ярдәм итә алырмын?
—Минем турыда ниләр белдегез инде сез?Барысын да. Якыннарыгызны югалтуыгыз, улыгызның машина астына эләгүен...
—Кайдан?
—Монысын сөйләп тору кирәкме икән?
—?
—Машинагызның номеры буенча исемегезне, кайда яшәвегезне, эш урыныгызны ачыкладым. Калганын белү әллә ни авырлык тудырмады.
—Барысы өчен дә рәхмәт. Ләкин сез миңа ярдәм итә алмассыз инде. Машинаның да кирәге юк. Үземнең дә яшисем килми...
—Нишләп алай дисез? Менә күрерсез, улыгыз тиздән терелер, барысы да әйбәт булыр.
—Ул комада...
—Беләм. Сезнең ниләр уйлавыгызны да аңлыйм. Тик өметне беркайчан да югалтмаска кирәк.
—Тормыштан да, Алладан да берни өмет итмим инде мин, Илдар. Ул минем бөтен якыннарымны тартып алды. Улымнан башка бер генә якын кешем дә калмады. Бөтенесен фаҗигале үлем алып китте. Әгәр Рамил дә... Мин үз-үземә кул салам.
—Ә сезнең экстрасенсларга барып караганыгыз булмадымы? Берничә ел эчендә шулкадәр туганнарыңны югалту — акылга сыймаслык хәл. Бәлки, алар берәр нинди ачыклык кертә алыр иде.
—Багучыларга ышанмыйм мин. Алар ярдәм итә алса, дөньядагы бар кеше дә бәхетле яшәр иде.
—Ә мин ышанам. Минем бер таныш экстрасенсым бар. Үзем дә аның белән очраклы гына таныштым. Сеңелкәш, кайдандыр киләчәкне алдан белеп булу хакында ишетеп, «барыйк» та «барыйк» дип аптыраткач, каршы килмәдем. Ул сорауларын биреп бетергәч, үземнең киләчәгемне дә багарга булдым. Экстрасенс миңа: «Тормышыңда бик зур югалту кичерәчәксең. Бу синең бөтен язмышыңны үзгәртәчәк. Яраларың бик күп еллар узгач кына төзәлер», — диде. Билгеле, мин аңа ышанмадым. Ниндидер бер яшь кенә егет, теге дөнья белән элемтәгә кереп, минем язмышымны хәл итеп утырсын инде. Ә бер айдан мин, чыннан да, бик зур югалту кичердем... Сөйгән кызым Гүзәл белән һәлакәткә очрадык. Мин рульдә идем. Каршы яктан килүче машинаның безнең алга килеп чыгуын гына күреп калдым. Калганы мизгел эчендә булды. Үзем дә аңламыйча тормозга басу, бәрелгән тавыш... Аңыма килгәндә, мин больницада ята идем. Гүзәлнең «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче җан бирүен әйттеләр. Шуннан соң минем ниләр кичергәнемне белсәгез. Эшем турында да, туганнарым турында да, гомумән, яшәү турында уйлый алмадым. Бу бәрелүдә бер мин генә исән калганмын. Полиция хезмәткәрләре ни сәбәпледер каршы полосага килеп кергән машина йөртүченең гаебен тулысынча расласалар да, Гүзәлнең үлемендә үземне гаепләдем. «Әгәр мин рульне башка якка борган булсам... Тизлекне бик нык киметкән булсам... Гомумән, ул көнне юлга чыкмаска иде...» — Әлеге уйлар минем бөтен аңымны томалады. Мин янәдән экстрасенс егет янына киттем. «Юраганың чынга ашты. Син шатмы? Бәлки, син моны юри шулай эшләгәнсеңдер?» — дип кычкырдым мин аңа. Багучыларның тормышны начар якка үзгәртә алуы турында ишеткәнем бар иде. «Минем дә, сезнең дә монда гаебебез юк. Бу —тормышның үзгәртеп булмаслык законы, — дип җавап бирде егет тыныч тавыш белән. — Гадәттә, без начар вакыйганы алдан күрсәк, бу хакта әйтмәскә тырышабыз. Ни өчен әйткәнемне үзем дә аңламыйм. Тик шуны белеп торыгыз: ул көнне бөтенләй юлга чыкмаган булсагыз да, сөйгәнегезне югалтыр идегез. Бәлки, соңрак. Тик барыбер ул бу дөньяда озак яшәмәс иде. Нишләтәсең, Ходай кемгәдер бик кыска гомер бирә».
Билгеле, аның сүзләре мине аз гына да тынычландырмады. Барыбер үләчәк иде, имеш... Мин аңа ышанмадым. Ә берничә көннән соң Гүзәлнең әнисе минем чәчләрем үрә торырлык сүзләр әйтте: «Бик бетеренәсең, Илдар, алай кирәкмәс иде, — диде ул, үз итеп аркамнан кагып. — Һәлакәт өчен үзеңне гаеплисең дип тә ишеттем. Мин сиңа бер серне ачарга тиешмен. Кызымның рухы рәнҗемәс дип өметләнәм. Авыру иде Гүзәл. Йөрәге авырта иде. Табиблар, аны саклап калу өчен, Германиядә операция ясарга кирәклеген әйттеләр. Туганнар, таныш-белешләр белән акча да җыя башлаган идек инде. Тик ул кадәр сумманы барыбер җыя алмаган булыр идек. Синнән яшергән өчен ачуланма. Гүзәл үзенең авыру булуын белгертергә теләмәде. «Вакыты җиткәч, үзем әйтермен», — диде. Сине югалтудан курыкты ул. Аннан узып, без дә әйтмәдек инде. Болай да авыру баланың хәле начарланудан курыктык. Ходай гомерне кызганган, күрәсең, безнең балабызга. Үземнең дә еламаган көнем юк. Тик нишлисең, язмыштан узмыш юк. Син яшь кеше, Илдар, Гүзәлне онытырга тырыш, тормыш кор. Бу турыда сиңа әйтмәвебез өчен безне кичер».
Юк, Гүзәлне оныта алмадым мин. Инде менә кырыкка якынлашып киләм, әле дә тормыш кора алмыйм. Күпмедер вакыттан соң үз бизнесымны ачып җибәрдем. Шактый гына акча керә башлаган бер мәлдә, радиодан бер авыру кызчыкка операция ясау өчен матди ярдәм сораулары хакында ишеттем. Шул кызны эзләп табып, аңа ярдәм итәргә булдым. Шактый зур сумма кирәк иде операциягә. Ел буе тырышып тапкан акчам шунда кереп чумачак иде. Туганнар, каршы килмәсәләр дә: «Уйлап кара: син ул баланы бөтенләй белмисең. Аның операциядән соң да исән калу-калмавы да билгесез», — диделәр. Ә ул кызчык исән калды! Аның урамда йөгереп йөрүен күргәч, минем ничек балалар кебек шатлануымны күрсәгез. Әти-әнисе әле дә шалтыратып, хәлемне белеп тора. «Исән калу-калмавы билгесез» кызчык узган ел мәктәпне тәмамлады. Менә шул хәлләрдән соң минем күңелем ничектер тынычланды. Гүзәл алдында бурычымны үтәгәндәй булдым...
Менә шундый хәлләр, Дилбәр. Югалту кичерүнең ничек авыр икәнен үз җилкәмдә татыдым. Юлда сезгә бик усал кеше булып күренсәм дә, андый ук җанвар түгел мин. Башта сезне эзләп табып, сабак укытырга теләгән идем, билгеле. Тормышыгызда булган хәлләр турында ишеткәч, сезгә аз гына булса да ярдәм итәргә үз-үземә сүз бирдем. Улыгызны дәваларга акча кирәк булса әйтегез.
—Табиблар әлегә берни дә әйтми бит. Исән генә калсын иде инде...
—Бәлки, сезне дә экстрасенс янына алып барыргадыр? Кайвакыт могҗиза нәкъ менә уйламаганда булып куя.
— Әйдәгез соң, барып карыйк. Минем барыбер башка югалтыр нәрсәм юк...
Багучыларны нишләптер олы яшьтәге хатын-кыз итеп күз алдына китергән иде Дилбәр. Шуңа да каршында чем-кара чәчле, чандыр гәүдәле япь-яшь егетне күргәч, бер мәлгә аптырап калды. Алып килгән фотография буйлап, ниләрдер пышылдап, бармакларын йөртә башлагач та, нишләптер көләсе килде.
—Бу фотодагы кешеләрнең икесе генә исән: сез һәм бу малай. — Экстрасенс Рамилгә төртеп күрсәтте. — Ләкин ул да ике дөнья чигендә.
—Моны ничек аңларга? — Дилбәр тәне буйлап суык йөгергәнне сизде.
—Ул — сезнең улыгыз, шулай бит? Калган кешеләр дә — сезнең туганнарыгыз...
Егет, Дилбәрнең йөрәген пычак белән телеп, газизләренең үлемен тәфсилләп сөйләп чыкты.
—һәр туганыгызның үлемендә күпмедер дәрәҗәдә сез үзегезне гаеплисез. Аларны сез саклап кала алган булыр идегез кебек тоела.
—Әйе, дөрес. Тик ни өчен? Нинди гөнаһларым өчен бу җәза?
—Каргыш... Каргыш кына да түгел, бозым. Бозым сезгә һәм бөтен якыннарыгызга атап ясалган. Әгәр бозымны кире кайтара алмасагыз...
—Нинди каргыш? — Дилбәргә эсселе-суыклы булып китте. — Минем үз гомеремдә берәүгә дә начарлык кылганым булмады.
—Тынычланыгыз. — Экстрасенс егет кулларын хатынның башы буйлап йөртте. — Туктагыз. Ул бозым сезгә дип ясалмаган булган. Ниндидер мәҗлес... Дусларыгыз... Ишеккә кадалган энә... Сез ни дә булса хәтерлисезме?
—Юк. Нинди мәҗлес? Нинди энә? Мин сезнең ни сөйләгәнегезне аңламыйм.
—Ишек. Сез аңа ялгыш кына кагылгансыз. Моннан өч ел элек... Кыш көне...Дилбәрнең күз алды караңгыланды. Дөрес сөйли бит бу егет! Өч ел элек авылдагы күршеләре юбилей хөрмәтенә мәҗлес уздырды. Кечкенәдән бергә уйнап үскән Әлфия аны ярдәм итәргә чакырды. Өй җыештырганда, кулы, чыннан да, энәгә кадалды. Нишләп ишеккә энә кадап куйганнар икән дип аптыраган иде Дилбәр ул чакта. Аны-моны уйлап тормыйча, чүп чиләгенә ташлады да эшен дәвам итте...
—Бу бит — гаделсезлек! Ничек инде?..
— Тынычланыгыз. Узганны кире кайтарып булмый. Бозымны бары тик ясаган кеше генә туктата ала. Мин сезгә аның яшәү урынын әйтәм. Кичекмәстән шунда барыгыз. Улыгызның гомерен саклап калу мөмкинлеге бар...
—Ни булды? — Күз яшьләренә чыланып машинага кереп утырган хатынны ни дип тынычландырырга да белмәде Илдар. — Начар сүз әйттеме әллә? Экстрасенслар да һәрвакыт дөресен сөйләми.
— Хәзер үк кузгалырга кирәк. — Дилбәр Илдарның учына адрес язган кәгазь кисәген куйды. — Юлда барысын да аңлатырмын.
—Ә мин синең киләсеңне белдем, — дип каршы алды Дилбәрне яулыгы астыннан чал чәчләре күренеп торган карчык. — Бусагамны да атлыйсы булма!
—Бер генә минут тыңлагыз, зинһар. Сез бит минем кем икәнлегемне дә белмисез...
—Нишләп белмәскә, бик беләм. Төштеме минем каргышым? Үзеңнең җаныңны саклап калырга дип килдеңме? — диде карчык, мәсхәрәле көлеп. — Тиз генә үлмисең әле син, курыкма. Башта бөтен якыннарыңны югалтып, кайгыдан иза чигәсең. Аннан соң гына...
—Мин бит... — Дилбәр чарасызлыктан елап җибәрде.
—Ела, ела! — Карчыкны бу шатландырды гына. «Мин бит, мин бит...» Беләм мин синең кемлегеңне. Сннең аркада минем оныгым һәлак булды. Шуның кайгысыннан кызым да озак яшәмәде. Күпме зар җылаттың безнең нәселне. Хәзер син җыла, Әлфия!..
—Әлфия түгел мин...
—Ничек инде? Бүген карталар белән бактым. Каргалган бәндә бусагаңны атлар, диделәр. Кем соң син, алайса? Нишләп йөрисең?
—Әйе, мин — сез каргаган бәндә... Якын кешеләремне югалттым... Хәзер улым... Тик мин Әлфия түгел... Сез ялгыш...
—Туктале син... кем дип әйтим?.. Берни аңламыйм. Әйбәтләп сөйлә.
Өйгә кереп, азрак тынычланганнан соң, Дилбәр барысын да сөйләп бирде.
Ничек була инде бу? — Әле генә убырлы карчыкка охшатып җикеренгән әбинең күзләре яшьләнде. — Димәк, мин... бер гаепсез кешеләрне... Әлфия минем оныгымнан йөргән егетен тартып алды. Авырлы иде балакай. Көне-төне күз яше түкте. «Балаңны үзебез үстерербез, әле әллә ничә егетнең башын әйләндерерсең», — дип тынычландырырга тырышсак та — оныта алмады Рифатын. Аерылышуларына бер атна да үтмәде, үз-үзенә кул салды...
—Минемчә, монда Әлфия түгел, Рифат үзе гаепле, — диде Дилбәр, иптәш кызының гаебе нидә булуын аңламыйча. — Әлфияне ул сайлаган бит, оныгыгызга карата хисләре булса ташламас иде.
—Җук, син дөрес сөйләмисең. Ярата иде аны Рифат. Җебек булса да, әйбәт җегет иде ул. Очрашулары хакында белеп алгач ук, «ата-анасы мари кызына өйләндермәс» дип, юлларын кисәргә уйлаган идек. Ә ул тезләнеп ант итте. «Мин бары тик сезнең оныгыгызны гына яратам. Татармы, маримы — миңа барыбер», — диде. Әти-әнисе дә ризалашкан иде инде. Әлфия генә араларына кара җылан булып ятты. Бөтенесен безнең нәселгә каршы котыртты. Рифат без уйлаганнан да йомшак холыклы булып чыкты. Шул кара җылан тозагына капты.
Шулчак Дилбәр кайчандыр Әлфия әйткән сүзләрне исенә төшерде. «Ничек тә булса Рифатны кулга төшерергә кирәк, — дигән иде ул, клубтан кайтканда, иптәш кызына серен ачып. — Холкы йомшак, әти-әнисе бай. Кияүгә чыгарга менә дигән кандидатура. Ниндидер чуваш кызы белән чуала дип сөйлиләр кәнишне. Ну андыйларны гына юлдан алып ташлаган бар. Күзләрен ачсаң, «каенана» чуваш балаларын карарга теләмәс...»
Чыннан да, тиздән гөрләтеп туй ясады алар. Мәктәп яшеннән үк авылдагы барлык егет белән йөреп чыккан чая Әлфиянең тыныч холкы өчен «Тычкан» кушаматы йөрткән Рифатка кияүгә чыгуына күпләр гаҗәпләнде. Ә Әлфия исә балда-майда йөзде. Каенанасына ялагайланып, йорт төзетте, аерылып чыкканнан соң, Тычканны үз кубызына биетте. Тик ни сәбәпледер балалары гына булмады аларның...
—Аллаһы Тәгалә болай да сынады инде аны, — диде Дилбәр, карчыкның усал ялтыраган күзләрен күрмәс өчен, карашын читкә төбәп. — Күпме генә теләсә дә, бала таба алмады.
—Бу гына аз. — Карчыкның карашыннан йөрәкне өшетерлек салкын бөркелде. — Тәмуг утында яндырырга кирәк ул кабахәтне!
—Сез... Нинди кеше соң сез?! — Дилбәр, аңа ташланырга җыенгандай, кисәк кенә урыныннан торып басты. — Бер гаепсез кешеләрнең гомерен өздегез. Инде хәзер...
—Тынычлан, балам. — Карчыкның тавышы тыныч һәм шомлы иде. — Улыңның гомере минем кулда икәнлекне онытма.
—Зинһар! — Дилбәр карчыкның каршысына тезлән де. — Рамилгә генә кагылмагыз! Гомерен өзмәгез баламның. Алла хакына...Борчылма, кулымнан килгәннең барын да эшләрмен. Гафу үтенергә соң инде хәзер. Бары сихерне кире генә кайтара алам. Тик бу алай җиңел эш түгел. Сихерне бөтенләй юкка чыгарып булмый. Юнәлешен генә үзгәртергә мөмкин.
—Моны ничек аңларга?
—Улың исән калса, башка берәү үләргә тиеш була. Кем икәнен чамалыйсың булыр. — Карчык кеткелдәп куйды. — Әгәр сихерне иясез калдырсам, ул мине алып китәчәк...
—Бәлки, башка берәр ысул бардыр? — Дилбәргә эсселе-суык- лы булып китте. — Башка үлем китермәгез инде сез. Әлфияне дә тынычлыкта калдырыгыз. Күпме вакыт узганнан соң...
—Син карт инде, үзең үл, дисеңме? Кылган гөнаһларым өчен үкенеп, үземне корбан итәр дип уйлыйсыңмы? Ха-ха-ха!
—Үзегез белә торгансыздыр. Баламны гына коткары гыз! — Дилбәр, карчык кире уйлаганчы дигәндәй, ишеккә ыргылды. — Башка кеше гомерен өзмәгез.
Карчык җавап бирмәде. Ишекне дә ябып калмады бугай. Артына борылып карарга курыкты Дилбәр. Ирексездән аккан күз яшьләрен тыярга тырышып, машинага чумды. Илдарга да ишеткәннәрен сөйләмәде. «Соңрак, хәлем юк», —диде. Чынлыкта исә курыкты. Улының язмышы өчен курыкты. Карчыкның сүзләренә дә ышанып бетмәде.
Берничә көннән исә Рамил күзләрен ачты. «Исән калса да, йөри алмаска мөмкин», — дигән сүзләрне инкяр итеп, бер атнадан аягына басты. Илдар һәрвакыт янәшәдә булды. Ирен, якыннарын бер генә минутка хәтереннән чыгармаса да, янәшәсендә таянырлык кеше булуга шат иде Дилбәр. Янәдән чын тормыш белән яши башлавын тойды. Рәхмәт йөзеннән карчыкка акча илтергә барган Илдар аның берничә көн элек вафат булуы хакында хәбәр алып кайтты. Дилбәр моңа куанды гына. Димәк, карчык тәүбәгә килгән, кеше гомерен өзәргә теләмәгән. Шул турыда сөйләшеп чәй эчеп утырганда, күршеләре шалтыратты: «Әлфиябез үлеп китте бит әле. Машина бәрдергән. Шофёр исерек булган, диләр. Кайта алмассызмы икән?..»