СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лилия Закирова "Текә егет"


Автобус туктауга, өерелеп килгән халыкны этә-төртә, шома гына эчкә үтте дә Рөстәм, якындагы буш урынга барып та утырды. Янәшәсендәге абзый торып киткәч, бер аякта басып баручыларга күз дә салмыйча, аркасындагы рюкзагын аның урынына куйды һәм ниндидер бер рәхәтлек тегән баядан бирле кулында йомарлап тоткан «Snikers”ны ашарга кереште. Тик аңа озак ләззәтләнергә насыйп булмады, әллә нинди куркыныч тавышлар чыгарып, кесә телефоны “җырлап” җибәрде.
- Алло! - диде Рөстәм, авызындагы шоколадын чәйни-чәйни. - Әни? Исән, исән... Әйе инде, автобуста мин. Яңа гына лекцияләр тәмамланды. Нәрсә? Игътибарлы имеш. Җитәр инде, әни. Сау бул. Күпме әйтергә була сиңа өй телефоныннан шалтыратма, дип. Болай да единица бетә...
Егет телефонын кесәсенә тыга башлаган иде, нидер исенә төшеп, тагын номер җыярга кереште...
- Улым, урын бирә алмассыңмы икән? - дип эндәште аңа янәшәсендә басып баручы әби.
- Уф... Әби, күрмисеңмени, минем эшем бар. Азрак сабыр ит инде, ике тукталыштан соң төшәм мин...
- Алло, Гөлнара! - Егетнең шатлыклы тавышы автобустагы ыгы-зыгыны күмеп китте. - Әйдә, очрашабыз. Мин соңгы парны «тозладым». Нәрсә? Вакытым юк, дисеңме? Нинди дәрес инде ул тагын? Сессиягә кадәр ике атна бар ич әле!..
Рөстәм ачуыннан телефонын сумкасына ук тыгып куйды. Баягы әби һаман аңа төбәлеп карап тора иде.
«Нишләп өйдә генә утырмыйсың син, әби? Бер эшең дә юк бит синең», - дип уйлап куйды Рөстәм, аны күрмәмешкә салышып. Тәрәзәгә караса, ни күрсен: үзенә кирәкле тукталышны үтеп бара икән ләбаса!
-Әби, рәхим ит!-диде дә егет, кабалана-кабалана ишеккә йөгерде. Ничек кирәк алай шофердан автобусны туктаттырып, кондуктор кызга бөгәрләнеп беткән ялган билетын күрсәтте дә урамга атылды.
Күкрәгенә килеп бәрелгән кышкы суык һава уятып җибәрде аны. Үзен ничектер җиңеләеп киткәндәй хис итте Рөстәм. Туктале!.. Сумкасы автобуста калды ич аның!