СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Удмурт халык әкияте "Тычкан белән Чыпчык"
Яшәгән, ди, Тычкан белән Чыпчык. Талашмаганнар да, әрләшмәгәннәр дә болар, киңәшсез бер эшкә тотынмаганнар. Кыскасы, бик дус яшәгәннәр.Шулай берчак алар юлда өч бөртек арыш тапканнар.
Уйлаганнар-уйлаганнар да бу өч бөртекне басуга чәчәргә булганнар. Тычкан, сукага җигелеп, җир сөргән, ә Чыпчык тырмалаган.
Көзен арыш бик уңган. Тычкан үткен теш ләре белән игенне урып та алган, Чыпчык җи тез канатлары белән көлтәләрне җәһәт кенә сугып та куйган. Уңышны бөртекләп җыйгач бүләргә тотынганнар болар. Бер бөртек -Тычканга, икенчесе - Чыпчыкка, өченчесе - тагын Тычканга, дүртенчесе - Чыпчыкка...
Шулай тигезләп бүлә торгач, бер бөртек артып калган. Тычкан болай дигән:
-Җир сөргәндә, тәпиләремне канатып бе тердем, бу бөртек миңа тиештер инде...
-Юк, бу бөртек миңа тиеш. Җир тырма лаганда, бөтен канатларым эштән чыкты, - дигән Чыпчык.
Озак бәхәсләшкәннәр болар. Ахырда Чыпчык теге бөртекне томшыгына алган да очып киткән.
Тычкан аның артыннан куа чыкмаган. Ул үзенә тигән өлешне ипләп кенә өненә ташып куйган. Аннары Чыпчыкның кайтуын көтә баш лаган. Бер бөртегенә дә тимичә, аның өлешен саклаган. Ләкин, күпме көтсә дә, Чыпчык кире очып кайтмаган.
Кыш буе муллыкта яшәсә дә, Тычкан үз өлешен дә ашап бетерә алмаган. Ә Чыпчык, салкында туңа-туңа, ишегалды саен ризык эзләп йөргән.
Әле һаман да Чыпчык ишегалды саен телә неп йөри, ә Тычкан үз өнендә аның өлешен саклап утыра, ди.
2025-05-21 13:46