СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гөлинә Нигъмәтуллина "Елак кыз"
Борын-борын заманда булган, ди, бер кыз. Ул абыйсы һәм апасы белән генә яшәгән, ди. һәм ул бик елак булган. Көнен дә-төнен дә елаган да елаган. Абыйсы белән апасы ни эшләргә дә белмәгәннәр. Шулчак урамнан бер әби узып барган. Кызның тавышын ишетеп, ул өйгә кергән һәм елакка күгәрчен сөте эчертергә кирәклеген әйткән. Абый белән апасы күгәрчен сөтен юллап киткәннәр. Баралар, ди, болар, баралар ди, урманга җиткәч, аларга төлке очраган. Тегеләр:
- Төлке, төлке, күгәрчен күрмәдеңме? - дигәннәр.
Төлке:
- Күгәрчен минем базымда, - дип җавап биргән.
Теге хәйләкәрнең сүзенә ышанып балалар базга төшкәннәр. Карасалар, бер күгәрчен дә юк, ди. Алар кире чыгарга уйлаганнар, тик төлке базның капкачын ябып куйган икән шул. Ләкин бикләргә оныткан һәм йокларга яткан. Йокыдан ашыйсы килеп уянган. Базда кыз белән малай барлыгын исенә төшергән. Баз капкачын ачса, малай белән кызның юк икәнен күргән. Ә тегеләр төлке йоклаганда чыгып качканнар икән, ди. Төн киткәннәр көн киткәннәр, бара- бара көтүчегә очраганнар. Аннан да сораганнар:
- Күгәрченнәрнең кайда яшәгәнен белмисеңме? - дип.
Көтүче:
- Азык эзләп, менә тегендәге кырга төшәләр, бодай сипсәгез аларны тотып булачак, - дигән.
Бодай эзләп, абый белән сеңел сукыр тычкан оясына барганнар.
- Сукыр тычкан, сукыр тычкан, зинһар өчен безгә бодай биреп тор! - дип ялварганнар. Сукыр тычкан балаларның капчыкларын тутырган. Рәхмәт әйтеп, малай белән кыз күгәрченнәр янына киләләр һәм бодайларын сибәләр, һәм тегеләр бодай ашарга, дип очып килүгә, кыз белән малай алардан сөт сорап алалар. Тиз генә бер мизгел эчендә кайтып та җитәләр. Сеңелләренә сөтне эчерүләре була, кыз елаудан шундук туктый. Әле дә булса алар өчәүләп бик тату, дус яшәп яталар, ди. Мин дә кунак булдым, бүген барып, кичә кайттым.
2026-01-26 13:43