СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Марат Кәримов “Сихәтле коймак”

Күгәрченнәр кебек чөкердәшеп-гөрләшеп кенә яшәгән гаиләләр бихисаптыр бу дөньяда. Әмма алар исәбенә без кермибез. Безнең тормыш башкача. Өйләнгәнче йомшак тавышы белән эч-бавырыңа кереп барган оялчан кыз әллә ни арада команда гына бирергә яраткан, бер сүз урынына мең сүзгә җиткән мыжык хатынга әйләнде дә куйды. Армиядә хезмәт иткәннәр белә инде, команда күңелне йомшартырлык назлы тавыш белән түгел, колакларны ярырлык, дертләп китәрлек тавыш белән бирелә. Һәрхәлдә, безнең рота старшинасының тавышы шулай иде. Минем хатын да әнә шул старшинадан артык та түгел, ким дә түгел — бер чама. Армиядәге командалы тормыш өч елга сузыла, шуннан артык чыдарга солдатның түземлеге дә, сабырлыгы да җитми. Галимнәр шулай ди. Ә мин ул срокны әллә кайчан тутырдым инде. Нишләтәсең, өлешкә тигән көмеш, тора-бара күнегелде. Балалар да әнкәләренең әллә ничә децибел югарылыгындагы тавышы белән ризалашканнар, исләре дә китми.
— Без итальяннар гаиләсе! — дип көләләр генә. Бактың исә, итальяннар тач безнең кебек шаулашып яшиләр икән.
Сүземне ныгыту өчен, бер бәләкәй генә эпизодка тукталып үтим.
Хатын шулай колбаса алып кайткан.
— Күпмегә алдың? — дип сорыйм аннан.
Хәзер шул сорауга хатынның җавабын тыңлап карыйк:
— Нинди мәгънәсез сорау бу? Нинди илдә, ничәнче гасырда яшисең син? Хакларның көн дә артып торуын белмисеңмени? Әллә колбасаның күпме торганын белеп тә, юри сорыйсыңмы? Минем болай да какшаган нервымда уйнарга булдыңмы? Беләм мин сине, нервымны какшатып, тизрәк бүлнискә салырга уйлыйсың син! Аннан рәхәтләнеп чит хатыннар белән типтерер идең! Юк инде, гомердә дә бүлнис дигәннәренә ятасым юк. Үлсәм, үземнең җылы караватымда үләм. Ә колбасаның хакы йөз илле сум.
Менә шулай. Башка гаиләләрне йокыдан радио аша яңгыраган дәүләт гимны уята торгандыр. Ә безнең гимнның тексты икенче:
— Торыгыз, йокы чүлмәкләре! Кояш төшлеккә җитеп бара. Алтын гомерегезне йоклап үткәрергә булдыгызмы? Болай да көне буе йоклап йөрисез, тинтәкләр! — дигән яңгыравыклы монолог безгә музыканы алыштыра. Ә кичен: — Иртәгә бәйрәм түгел. Тиз үк караватка — марш! Тыныгыз да чыкмасын! — дигән команда астында балалар рәхәтләнеп йокыга чума.
Менә шулай тигез агышлы тормышыбыз һич тә уйламаганда кинәт үзгәрде дә китте. Әмәлгә калгандай, хатын кичтән тамагына чираттагы күнекмәләр ясаган иде шул. Ә күнекмә юктан гына башланды. Ничектер, шәһәр тормышының минуслары турында сүз чыкты.
— Бер подъездда яшәп тә, кешеләр бер-берсен белмиләр, — дидем мин.
Хатын миңа бераз карап торды да үзенең репертуарына күчте:
— Ничек инде «белмиләр»? Менә узган атнада күрше фатирга бер хатын күченеп килде. Сорашмасам да, кем икәне күренеп тора. Ул «бер-беребезгә йөрешик» дигәч тә аптыраган идем шул. Менә хәзер генә башыма барып җитте. Сине ешрак күрү өчен, фатирын алыштырган ул! Алдан ук сөйләшеп куйгансыздыр әле. Ишшу белмәмешкә салыша.
Аның буылып чәчи башлавын күргәч, сүз көрәштереп тормадым:
— Ярар, синеңчә булсын, — дидем дә кул селтәдем.
Ә иртә белән хатын авызыннан чыга торган гаилә гимны яңгырамады. Үзебез уяндык. Йөрәгем жу-у итеп китте: гомердә булмаган хәл — хатын кымшанмый да, хәрәкәтсез ята.
— Әнисе, дим, әнисе, ни булды?
Хатын нидер әйтергә чамалый, ләкин тавышы чыкмый, гыжылдап тик тора. Кичке күнекмә өзлектергән, ахры. Артык нык тырышты шул. Дәваламый чара юк. Чир потлап керә, мыскаллап чыга, диләр. Ә монда чыккан мыскалның бөртеге дә юк.
Хәзер аш-су әзерләү тулысынча минем җилкәгә төште. Кулинария өлкәсендәге осталыгым бәрәңге пешерүдән ары китми минем. Шуңа да балалар күзгә күренеп тартылдылар. Әнкәләре аларны тәмле-тәмле ризыклардан өзми иде шул.
Көннәрдән бер көнне төпчек улым уйнарга чыккан җиреннән бер тәлинкә майлы коймак тотып кайтып керде.
— Кем бирде? — дидем.
— Күрше апа.
Ә-ә, аңлашылды. Тавыш чыгуга сәбәпче хатын шул икән. Кара син аны, безнең гаиләдәге хәлне белеп тора. Хәер, белер дә шул. Юка стеналар аша нәрсә ишетелмәс!
Коймакның бер өлешен хатын алдына китереп куйдым. Мин аның ни әйтерен күз карашыннан белеп беткәнмен инде. Бу юлы миңа тутырып караган күзләре «Бигрәк тәмле итеп пешергәнсең. Рәхмәт!» дигәнне аңлата иде.
Башка кешегә тия торган рәхмәтне үземә алырга өйрәнмәгәнмен мин. Үзем дә сизмәстән:
— Күрше хатыны пешергән коймак ул! — дидем. Әйттем дә нигә әйттем дигән көнгә төштем.
Хатын ямьсез итеп күтәрелеп бер карады да нидер әйтергә авызын ачты. Әйтә торган сүзләренең чираты буталдымы, бер нәрсә дә әйтә алмады, стенага карап тынып калды.
Ни әйтергә теләде ул? Шул сорау төне буе йокларга бирмәде. Таң алдыннан гына пушкадан атсаң да уянмаслык булып изрәп йоклап киткәнмен.
— Торыгыз, йокы чүлмәкләре! — дигән тавыш колакны ярды. Бу тавыш минем өчен сандугачның язгы сайравы булып, күңелне эретерлек назлы моң булып яңгырады.
Йокы бүлмәсеннән балаларның:
— Ур-ра-а-а! Әнкәй савыккан! — дигән шатлыклы авазлары ишетелде.
Ә иртәнге чәй янында безне хатын үзе пешергән майлы коймак көтә иде.
Көнләшү дә кайчак хатын-кызны гадәтләнгән холкын үзгәртергә мәҗбүр итә икән.
Тормышыбызның агышы элекке кебек үк шауламый. Хатын да хәзер старшина түгел, рядовойга әйләнеп бара.
Рәхмәт төшсен инде күрше хатынга. Коймагы бөтен дарулардан да сихәтлерәк булып чыкты — хатынны бер төн эчендә аякка бастырды. Шул рәхмәтне әйтергә керергә торам әле үзенә...