СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лилия Гайсина "Замана машинасы"

Борын-борын заманда түгел, э менә хәзерге заманда, яшәгән, ди, булган, ди, бик акыллы һәм укымышлы Ленар исемле малай. Беренче сыйныфтан үк бик тырышып укыганга, олимпиадаларда гел беренче урыннар алып, һәр елны мәктәпнең данын яклаган, ди, ул. Аны яшьтәшләре ихтирам иткән, аның белән дуслашырга омтылган. Ләкин көнләшүчеләр дә аз булмаган.
Шундыйлардан өч малай бер көнне Ленарны үзләре янына дәшкәннәр һәм:
- Тырышып укып, нигә шулхәтле интегәсең? Шөрепләреңә азрак ял бир. Хәзер баш эшләтә торган заманмыни. Кампитр ни өчен? Аның белмәгәне юк! Ә инде андагы уеннар... Сора әти- әниеңнән, алып бирсеннәр сиңа да иң шәбен! Аннан, тагын да тырышыбрак укырмын, диң, - дип үмсендергәннәр.
Ленар бу сөйләшүдән соң озак кына уйланып йөргән. Чынлап та, шәп нәрсә бугай - кампитер дигәннәре! Шамил белән Әнвәр дә гел шундагы уеннар турында гына гапләшәләр. Классташлары да, әнә әлеге малайлар да шул турыда шыпырындылар. Нәрсә, ул алардан калышырга тиеш әле. һәм малай әти-әнисен үгетли-үгетли тәки алдыра замана машинасын!
Беренче көннәрдә укудан кайтып, дәресләрен әзерләгәч кенә утыра аның артына Ленар. Ә соңрак әти-әнисенең, укытучыларның үгет нәсихәтләренә дә колак салмый башлый. Кампитр колына әйләнгәнен үзе дә сизми кала. Шулай итеп алдынгы укучы өчлеләр, икелеләр белән дуслаша.
Ә бер көнне тагын шуның артына кунаклап дөньясын оныткан иде, экранда кып-кызыл нәрсә барлыкка килеп, Ленарны үз эченә алып кереп китмәсенме.
Ә инде күзләрен ачканда, әллә нинди ят бер бүлмәдә икән, ди бу. Янында бер кызый да басып тора, ди.
Аңардан Ленар:
- Син кем?! Мин кайда?! - дип сораган.
- Исемем Гөлчәчәк. Без кампитрның иң үзәгендә. Син монда ничек эләктең соң? - янындагы сорауга сорау белән җавап биргән.
Малай барысын да бәйнә-бәйнә тезеп киткән.
- Минем белән дә нәкъ шулай булды, - дигән кызый да. - Безгә, һичшиксез, ничек тә моннан чыгу юлын табарга кирәк, - дип тә өстәгән ул.
- Дөрес! Әйдә тегендәге утка таба барып карыйк әле!
- Әйдә.
Озак барганнардырмы, тизме, анысын белмим. Килеп керәләр болар яп-якты бер иркен бүлмәгә. Анда бер песи уйнап йөри икән, ди. Ул, Ленар белән Гөлчәчәкне күргәч, аптырап калган. Кыз анын аркасыннан сыйпап:
- Сәлам, песекәй. Без моннан чыгарга телибез. Булыш әле, - дигән.
- Исәнмесез, дускайлар! Биредән котылу бик авыр булыр шул. Шулай да тырышып карагыз. Менә шушы юлдан барсагыз, нур чәчеп торган икенче бер бүлмәгә килеп чыгарсыз. Аның уртасында ике алтын урындык торыр. Шуларга утырыгыз да, үзегез белән булган һәр гамәлегезне, бар ялгышыгызны искә төшерегез! Кайда, кайчан, нәрсәдә хата җибәргәнегезне... Шуларны ничек итеп төзәтергә мөмкин икәнлеген уйлап тапсагыз, өегезгә кайта алырсыз. Ләкин теләгегез чын күңелдән булырга тиеш.
Ә инде нидән хаталануыгызны, гаебегезне тәгаен танымасагыз, берәр җәнлеккә әйләнүегез дә бар. Минем кебек,- дигән Мыраубикә мыраулап.
Гөлчәчәк белән Ленар песекәй кушкан юл буйлап киткәннәр. Нинди генә җәнлекләр очрамаган аларга.
- Бу мескеннәр хаталарын танымаганга да үз халәтләренә кайта алмаганнардыр инде,- дип уфтанган Гөлчәчәк. Юллары да туры гына да, тигез генә дә булмаган. Кары да, бозы да, яңгыры да яуган, салкын җилләре дә куырган.
Көн артыннан көн үтүенә борчылып:
- Без мәңгегә шушында калырбыз, өебезгә кайтып, әниләребезнең тәмле ашларын ашый алмабыз микәнни? - дип бик кайгырышканнар, кочаклашып елашканнар тегеләр. Шулайда, бара- бара мәче әйткән теге бүлмә каршына, ниһаять, килеп чыкканнар һәм сөенечләреннән ару-талчыгуларын да онытып, шунда йөгергәннәр. Алтын урындыкларга утырып, икесе дә башларын тотып, хәтер дөньясына чумганнар.
Нәрсәдән башланды соң әле Ленарның түбәнгә тәгәрәве, икеле капчыгына әйләнүе? Ни дип шул кадәр вакытын таш машинага багышлады соң әле ул?! Әти-әнисенең үгет-нәсихәтенә дә колак салмады? Аларның борчылуларын күрмәде түгел күрде. Ә шулай да икелеләреннән арынырга теләмәде? Әйе, аның башында бер генә уй иде шул: «дуслары» белән кампитрда уйнау.
Эһ, кайтарып булса иде, бишлегә генә укыган вакытларын, һич кенә дә чыкмас иде өлкәннәр сүзеннән. Кампитрның үзен жигәр иде, белемен арттыруга, һәрвакыт тыңлар иде әнисе белән әтисенең, укытучыларының сүзен!
...Шул вакыт Ленар әнисе генә пешерә торган өчпочмак исен тоеп күзләрен ачты. Ул бераз вакыт берни аңламый, як-ягына каранып ятты, аннары сәгатькә күз салды. Йокыга гына кителгән икән, ләбаса.
Шушы көннән ялкау малай яңадан элекке Ленарга әйләнә, уңышлары белән укытучыларын да, өйдәгеләрен дә сөендерә башлый.