СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Миргазиян Юныс “Бозылган тынычлык”
«Аюдаг» пароходының өченче штурманы Станислав Руммо, вахтасын тәмамлап, судно журналын тутырып утыра иде, рубкага кереп килгән Рахманкуловны күргәч:
—Соңгы хәбәрләрне тыңладыңмы? — дип сорады.
—Юк әле. Әллә яңалыклар бармы?
—Атауга баручы пароходларны тикшереп җибәрәчәкләр ди. Утрауны хәрби кораблар чолгап алган.
—Кайсы илнеке?
—Шул сугыш чукмарларыныкы инде.
Рахманкулов журналдагы язмаларга күз йөртеп чыкты да картадагы курска карап пароходның барган урынын эзләп тапты:
—Нейтраль суда чит ил пароходын тентергә беркемнең дә хакы юк,— диде ул.— Женева конвенциясе карарын бозу була ул.
—Сугыш башланып китмәсме икән? Син ничек уйлыйсың? — диде Руммо, рубкадан чыгып китәргә җыенып.
—Мин бит МИДта эшләүче дипломат түгел. Каян белим алда ниләр буласын. — Рахманкулов, ишектән башын тыгып, үзе белән вахтада торучы матрос Кисляковка кычкырды:— Штурвалга басарга мөмкин.
Руммо, матрос Кинны ияртеп, күперчектән аска төшеп китте. Рахманкулов рубкага керде. Локаторны кабызып карады. Рулевой каршысындагы кара тактага язылган курсны яңартты. Җан тынычлыгы юк, эшнең тәме югалган иде.
Руммо вахтасы рубканы әйбәтләп җыештырган. Җиз приборларны ялтыратып чистартканнар. Палуба юылган. Сигнал флагларын төреп, һәрберсен үз урынына салып куйганнар.
«Николай Кин — әйбәт матрос,—дип уйланды Габдрахман Рахманкулов. — Ул пөхтәлек ярата. Пөхтәлекнең ниндидер бер изге ягы бар. Пөхтә эш кешене пакьләндерә. Сәнгать сыйфаттан башлана, диләр. Хезмәтендә камиллеккә ирешә алган кеше бәхетле. Чөнки камиллек — рухи сыйфат. Кисляков мондый нечкәлекләрне аңламый. Сыйфат ягын тоярлык хәзерлеге юк аның. Кушсаң — эшли, кушмасаң — гамендә дә юк. Эшнең тәмен белми. Никадәр тырышсаң да, Кисляковны диңгезче итеп булмас шикелле».
Габдрахман өске палубага менеп, төп компас күрсәткән курсны карап төште. Радиопеленг алып, пароходның океандагы урынын тапты. Нигәдер эч поша, күңелдә ниндидер киеренкелек сизелә иде.
Йолдызлар океан өстенә салкын нур сибәләр. Рубка тәрәзәсеннән тулган ай карап тора. Ай белән пароход арасында алтын сукмак сузылган. Артык хискә бирелеп киткән чакта корабны ай нурлары тартып бара кебек тоела иде. Ай тулган көннәрне күңелдә сагыну тойгылары да көчәя. Мондый чакларда төннәрен йоклап булмый. Туган илгә кайтасы килә. Бәлки, безнең күңелләребез туган ил белән ай нурлары аша тоташадыр?
Рахманкулов тәрәзәне ачып җибәрде. Рубкага дымлы һава ургылып керде. Диңгез һавасы назлы итеп битне, муеннарны сыйпый. Сулыш иркенәеп, мускуллар тынгысызланып китәләр. Шушы һаваны озак сулап торсаң, көрәшәсе, җиңәсе килә башлый. Тәндә сабырсызлык туа. Яшь җәнлек шикелле сикерәсе, уйныйсы, кош шикелле талпынып очып китәсе килә. Галәмне хәйран калдырырлык батырлыклар эшлисе, бик акыллы, юмарт буласы килә. Дәрт күп, сәләт күп, ә җан нигәдер тыныч түгел. «Әллә Руммо әйткән хәбәр тынгысызлый инде? — дип уйлап куйды Габдрахман. — Андый янаулар, куркытулар аз булмады. Әйтерләр дә онытырлар. Нигә әһәмият биреп торырга?»
Җан тыныч түгел иде. Юану өчен Рахманкулов рульдә торучы матрос белән сөйләшергә кереште:
- Йөзү эшенең кадерен генә белмибез без, — диде ул. — Турист халкы шушы матурлыкларны бер күрү өчен еллар буе бөртекләп җыйган акчасын тотарга әзер.
Ә синең диңгезгә күз салганың да юк. Бинокль аша йолдызларга караганың бармы синең?
—Анда минем нәрсәм калган?! — диде Кисляков гамьсез генә. — Атаудан соң безне кайсы якка җибәрерләр икән?—дип сорады аннары.
—Үзеңнең кайсы якка барасың килә соң?
—Минем белән бергә укыган малайның пароходы Атаудан соң Рио-де-Җанейрога кергән. Безне дә шул портка җибәрсәләр ярар иде.
—Нигә кирәк сиңа Рио-де-Жанейро?
—Минем белән бергә укыган малай шул портта торганда бер матур куртка сатып алган.— Кисляков куртканың ниндилеген әйтергә сүз таба алмыйча бер тын тотлыгып торды.—Шундый матур, шундый шәп: алдында дүрт кесә, ике җиңендә ике кесә. Кесәләре йозаклы.
—Рио-де-Җанейроның кайсы илдә икәнлеген беләсеңме соң?
—Белмәскә! Без аны географиядән үттек. Уругвайның башкаласы ул.
—Остап Бендер турында ишеткәнең бармы? — дип сорады Рахманкулов Кисляковтан. «Йа алла, дөнья менә шушындый кешеләр кулына калса, намусны, вөҗданны, иманны чит илдә эшләнгән йозаклы курткаларга алыштырып бетермәсләрме икән?» — дип уйлады күңеленнән,
—Кайсы пароходта эшли ул Остап Бемпер? — диде Кисляков гамьсез генә.
—Ул диңгезче түгел. Остап Бендер — бөек, бик бөек һәм даһи комбинатор. Шундый исемгә лаеклы кеше ул. Менә шул бәндә, ягъни Остап Бендер, нәкъ синең шикелле Рио-де-Жанейрога эләгергә хыялланган. Тик аның хыялы синекеннән зуррак та, матуррак та булган. «Рио-де-Жанейрода ике йөз мең ир, шуларның һәммәсе ак чалбар киеп йөри», — дип саташкан бөек комбинатор. Бу инде хыялның буыннан буынга ваклана баруын күрсәтә. Син инде шәһәрнең үзен күрү турында түгел, бәлки биш долларлык куртканы уйлап хыялланасың.
Рахманкулов локаторны кабызып, горизонтны тикшереп чыкты. Экранда бернинди тап күренми. Океан тын һәм буш иде. Локаторны сүндергәч, секстанын (йолдызларның биеклеген үлчи торган прибор) футлярыннан алды да палубага чыкты. Күктән сирпелгән йолдыз нурлары океанга якынлашкан саен куерып, тоташ җемелдәүгә әйләнә иде. Габдрахман Аккош йолдызлыгының альфасы Денеб белән горизонт арасындагы почмакны үлчәде. Шул градус белән Астрономик таблица күрсәткән саннарны формулага салып хисаплаганнан соң пароходның океандагы урыны ачыкланды. Шушы эш белән мавыккан арада эчке киеренкелек юкка чыкты, җан тынычсызлыгы онытылды.
Тагын бер мәртәбә компасларның күрсәтүен чагыштырып, Кисляковны льяльләрне (пароход төбе белән трюм палубасы арасындагы бушлык) үлчәтергә җибәргәндә вахта тәмамланырга ярты сәгать кенә вакыт калган иде инде.
Ярты сәгатьтән соң, матрос Галайчукны ияртеп, өлкән штурман Николай Николаевич Прозоров рубкага күтәрелде.
—Карагыз әле, Кисляков ничек итеп рубканы ялтыраткан, — диде өлкән штурман.
Рахманкулов үзе белән вахтада торучы матростан «рубканы Николай Кин чистартты» дип әйтүен көткән иде. Кисляков бу турыда берни әйтмәде. «Гаделсезлек тә бар икән бу егеттә», — дип уйлады Габдрахман.
Вахтадан алышынганда иртәнге бишенче ярты җиткән иде инде. Ашханәгә төшеп, чәй эчеп алдылар. Йокларга ятар алдыннан тән язылсын өчен Рахманкулов өченче механик белән ике партия пинг-понг уйнады.
* * *
Ниндидер кыргый бер көч Рахманкуловны очыртып палубага төшерде. Икенче мизгелдә ул туфлиен аягына эләктереп ишеккә ташланды.
—Тревога! Су тревогасы!
Даң-доң, даң-доң, даң-доң!
Ике куллап чалбарын күтәргән килеш коридордан электрик Бесфамильный юыртып узды. Электрикның артыннан коткару поясының баулары сөйрәлеп бара иде.
—Нәрсә булды? Әйтегез, нәрсә булды?. — дип шыңшып, Бесфамильный бер тын Рахманкуловка ияреп барды да, спардекка күтәрелгәч, шлюпка янында кайнашкан диңгезчеләргә кушылды.
Бер төргәк кәгазь кочаклап, помполит үтеп китте. Як-ягына каранып алгач, ул тиз генә камбузга чумды.
—Уң як шлюпка белән командовать итәсең, — диде капитан, Рахманкуловны күргәч — Кара, паника купмасын!
Шлюпка яныннан матрос Галайчук чаптырып узды.
—Димка, әйт, нәрсә булды? Нигә бу тревога? — диде Бесфамильный, елар хәлгә җитеп.
Галайчук йөгереп барган җиреннән койрык ягына төртеп күрсәтте. Диңгезчеләр дәррәү шул якка таба борылдылар.
—Әнә, карагыз.
—Эсминец бит бу, инәң башы! — диде өлкән механик. — Нәрсә кирәк икән козгыннарга?
Зур тизлек белән килгән хәрби кораб прожектор кабызды. «Аюдаг»ка нур ташкыны бөркелде. Сүнә-кабына прожектор сигнал бирергә тотынды.
—Нәрсә сорый ул?—диде өлкән механик Рахманкуловка.
—Туктарга куша. Антеннагызны төшерегез, ди.
—Ах, аналарын... — боцман Есаулкин лач итеп диңгезгә төкерде. — Нигә карап каттыгыз?! Тизрәк шлюпканы төшерегез!
Матрос Галайчук кулындагы флагны фалиненә (нечкә бау)
беркетте дә өскә таба күтәрә башлады. Фалинь блокка кысылып туктады. Флаг мачта уртасында асылынып калды.
—Нигә мыштырдыйсың? Тизрәк күтәр!—дип кычкырды капитан.
Аның тыныч тавышына гадәтләнгән диңгезчеләр югалып калдылар. Спардекка помполит килеп менде:
—Иптәшләр, нинди ситуациядә дә бирешмәскә тиешбез. Ватан сезгә ышана. Шул ышанычны акларга тиешсез. Онытмагыз: без ялгыз түгел...
Эсминецта сирена үкерергә тотынды. Туп көпшәләре әкрен генә пароходка таба борыла башладылар.
—Хаклары юк аларның! Юк, ю-у-ук!—дип өлкән механик күперчеккә таба ташланды.
—И-и-их, тамырларын!.. Тозлап, борычлап! Каннарын! — Боцман ут чәчеп сүгенергә тотынды. Кулындагы ыргакны эсминецка таба ыргытып бәрде.
Туп көпшәләре пароходка төбәлгән иде. Көпшә эчендәге кара бушлыкка карасаң, тәннәр чымырдап кптә...
Эсминецтан мотобот төшерделәр. Аңа хәрбиләр коела башлады. Мотобот фырылдап урыныннан кузгалды. Менә ул пароходка якынлаша... Бер хәрби пароходка куп җәпле тимер ыргак ыргытты. Ыргак фальшбортка (Корпусның төп палубадан югары өлеше)килеп эләкте... Хәрбиләр үрмәләп палубага күтәрелә
:
башладылар.
Иң алдан менеп җиткән солдат диңгезчеләр яныннан йөгереп узды да автомат түтәсе белән антеннаны бәреп өзде.
—Мин бу сволочьны диңгезгә томырам! —дип, боцман автоматлы хәрбигә таба бара башлады.
—Кузгалма урыныңнан! — диде өлкән штурман боцманга.
Хәрбиләрнең дагалы ботинкалары тигәндә палуба ыңгырашып куя. Корал шалтыравы, чит телдә кычкырган команда тавышлары диңгезчеләрнең күңеленә шом сала иде.
Ике кораллы кеше штурман рубкасына кереп карталарны актарырга тотындылар. Рулевой, янына, машина бүлегенә, коридорларга кораллы сакчылар баскач, тентү башланды.
Трюмнарга төялгән бодайга тимер таяк тыгып нәрсәдер эзләделәр. Палубадагы йөк машиналарының кабиналарын, капотларын ачып карадылар. Бер солдат, камбузга кереп, күәс чиләгендәге камырга хәнҗәрен тыгып алды.
Сәгать унике тулды. Рахманкулов матрос Кисляков белән вахтага басты.
Эсминец командиры әле һаман капитан каютасында иде. Дрейфта (машинаны туктатып, диңгездә җил һәм агым көче белән генә хәрәкәт итү) яткан пароход, агым һәм җил көченә буйсынып, әкрен генә курстан читкә шуыша иде. Озын муенлы соргылт туплар, эчләренә үлем яшереп, авызларын ыржайтып пароходтагы кешеләргә төбәлгәннәр.
Рахманкулов рубканы саклаучы солдатка күз салды.
Башына төкерек савытына охшашлы ак панама кигән. Үзе туктаусыз сагыз чәйни. Часовойның уң кулы муенына аскан автомат тоткасында, сул кулы белән бушлат сәдәбенә таккан транзисторны боргалый. Транзистордан кемнеңдер боерык биргән тавышы ишетелде.
Часовой, күшәвеннән туктап, кесәсеннән микрофон чыгарды да нәрсәдер әйтте.
«Солдат сугыш машинасының кечкенә бер деталенә әйләндерелгән хәзер. Боерык булса, ул ата башлаячак. Атмаса, аның үзен аталар. Корал тотып каршы чыккан «дошман»ны гына түгел, боерык алгач, ул үзенең туганын да, әтисен-әнисен дә атарга тиеш — дип уйлады Габдрахман.— Боерык бирүчеләр кан кою җинаятен яшерер өчен солдат вазифасын «ирек», «азатлык», «илне саклау» шикелле яңгыравыклы сүзләргә төрәләр. Бәлки, мондый әкиятләргә ышанучылар да бардыр бу дөньяда? Муенына автомат аскач, солдат үзе дә коралга әйләнә бит инде. Ул гаепле түгел, боерык бирүче гаепле».
Шушы фикердән соң рубка саклаучыга нәфрәте бераз, сүрелә төшкәндәй булды. Боерык бирүчеләргә исә ачу, киресенчә, һаман көчәя бара иде.
Судно хәрәкәтсез дрейфта ята. Рулевойга эш юк. Матрос Кисляков локатор индикаторына сөялеп часовойны күзәтеп тора иде. Рахманкулов аңа палубада чәчелеп яткан сигнал флагларын җыярга кушты.
— Габдрахман Бакирович, часовойныкы шикелле транзистор Рио-де-Жанейрода бик арзан, ди. Минем
белән диңгезчелек мәктәбендә укыган егет нәкъ шушындыйны алып кайткан, — диде Кисляков.
— Нәрсә сөйлисең син!.. И-их, чүпрәк җан!.. — дип кычкырды Рахманкулов. «Транзистор турында сөйләп торыр вакытмыни?!.»
Сакчы шактый мескен кыяфәтле бер егет иде. Кашы, керфекләре — төссез. Альбиносларның кашлары шундый була. Күзләре яшь бозауныкына охшаган. Күз карашы хайванныкы шикелле аңгыра һәм эчкерсез. «Моның ашказаны бозыкка охшый,—дип уйлады Габдрахман.— Таза кешенең бите бу кадәр бетчәле булмый. Солдат ашы карынын авырттыра торгандыр моның. Беләсе иде, нәрсә уйлый икән? Бәлки, әнисен уйлыйдыр? Хәтта фашистларның да әниләре була бит...»
Тентү беткәч, хәрбиләр, палубага җыелып, бераз киңәшеп алдылар. Мотоботта калган хәрби моторны кабызып җибәрде. Мотоботка төшәр алдыннан эсминец командиры капитанга честь бирде.
Эсминецтан кара төтен күтәрелде. Койрык астында су кайный башлады. Ход бирделәр. Хәрби корабның сөзәк форштевене яртылаш диярлек суга күмелде.
Кораб йөз сиксән градуска борылып, курсына чыкты да ераклаша башлады.
Берничә минуттан эсминец торган җирдә соргылт сыек төтен генә асылынып калган иде.
— Ярый әле тимәделәр,— диде Кисляков, шатлана башлап.
— Нинди тимәү? Аларның дагалы ботинкадары вөжданны таптады! — диде Рахманкулов.
Рубкага өлкән штурман килеп керде:
—Мәскәүгә хәбәр итәргә өлгереп калдык,— диде ул.— Дипломатия каналы буенча чара күрергә тотыначаклар.
Эсминец киткәч тә элеккеге иркенлек урнашмады. Әйтерсең алар тормышның иң газиз бер өлешен талап алып киттеләр. Туп көпшәләре борыла башлау белән юкка чыккан җан тынычлыгы тиз генә урнашыр шикелле тоелмый иде.
Капитан, авыр-авыр атлап, күперчеккә күтәрелде.
—Полный вперед! — дип команда бирде. Рахманкулов реверсны урынына җиткәнче алга этәрде.
Радист өске палубадагы өзелгән антеннаны ялгап йөри иде. Матрослар палубаны юарга керештеләр. Көндәлек ыгы-зыгы башланды. Ни өчендер хәзер беркем үзен бәхетле сизми иде.
2024-10-24 09:59