СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәрзанә Акбулатова "Кабатлану"

Гөлҗиһан олы экраннан күзен алмады. Ул транспорт гөжләп торган урам чатына куелган, һәртөрле рекламалар өзлексез күрсәтеп тора, һәртөрлеме икән? Менә ничәнче ай инде Гөлҗиһан бер үк сурәтләрне кабат-кабат күзләп уза. Эшкә барышлый да, кайтышлый да. Карамыйм дисә дә, ирексездән күтәрелеп күз сала. Бәлки, бүген берәр нәрсә үзгәргәндер? Экранда, чынлап та, күзне, күңелне биләп алырдай икенче мультфильмнар барлыкка килгәндер. Яки искеләре ниндидер үзгәрешкә дучар ителгәндер? Тормыш бит кабатлану түгел, «шул көенчә, шул килеш» дип бәһа биргән нәрсәләребезне дә сиздерми генә үзгәртеп куя. Аны үчекләгән сыман, «тылсымлы» пыялада янә элекке сурәтләр биеште. Әнә кыз башы калкып чыкты. Ул үзгәрмәгән. Кичә дә шулай иде, элеккеге көнне дә. Аннан алда да... Урамдагы экран аша бөтен шәһәр халкы реклама карый. Рекламалар кыска вакыт эчендә кабатланып тора. Менә тагы берничә минуттан кыз янә пыяла тактада пәйда була. Нәрсә турындадыр сөйли. Авызы кыймылдый. Тавышы ишетелми. Аннан резина сагызын өреп шар ясады. Шар зурая-зурая бара, аннан... Гөлҗиһан карашын экраннан аерды. Машиналар тыгылышы булса, утырасың инде менә шулай зур экранга төбәлеп. Ә ул кабатлана да кабатлана... Бер үк йөз. Бер үк шар.
Гөлҗиһанның маршруты да бер үк. Утырып йөргән автобусы да. Юл озын. Кайчак тирә-ягыңда утырган, басып торган кешеләрнең сөйләшүләрен ирексездән тыңлап кайтырга туры килә, кайчак оеп та китә. Утырып йөргән автобусының телевизоры бар. Анда да төрле мультфильм нар, кинолар күрсәтелә. Автобус эчендә тыгыз булмаганда рәхәтләнеп шуларны карап кайту мөмкинлеге бар. Менә ничәнче көн инде телевизор экраныннан зур ала мәче килеп чыга. Аның артыннан ике тычкан. Аннан инде китә талаш-тартыш, кем кемне ныграк төп башына утырта, кем кемне ота, кем елгыррак, хәйләкәррәк... Менә унбишенче тапкыр инде тычканнар ала мәченең измәсен изделәр. Унбишенче тапкыр мәче тычканга үтүк белән сугып, тигезләп куйды...
Кинәт тын кысылды. Гөлҗиһан үзен тар тартмага килеп төшкән сыман хис итте. Берәр нәрсәгә ишарә түгелме өзлексез барган бу әйләнеш? Бәлки, чынлап та, тормыш тукталгандыр? Ни өчен аның күз алдында бөтенесе дә бары тик кабатлану аша әйләнә? Тукта, нишләп әле моңа тиклем тормышны алга тәгәрәү, үзгәреш дип кабул итте? Бәлки, ул гел кабатланып торырга тиеш бер куласа гынадыр? Юк, алай түгел. Тормыш үзгәргән кебек, Гөлҗиһан үзе дә үзгәрде. Хәтта үзгәрергә теләмәсә дә үзгәрә. Аның күзләре дөньяга уналтыдагы сыман бакмый. Тормыш та аңа бүтәнчәрәк мөнәсәбәттә. Гомер юлы экрандагы сыман туктаусыз кабатланудан торса, акылдан язарга да күп кирәкми. Үткәнне сагыну, аның кайсыбер матур мизгелләрен кайтарырга теләү — бу исәрлек түгелмени? Бөтенесе дә беренче кат. Әле сулаган һаваң да, баскан эзең дә. Алай дисәң, менә Гөлҗиһан кайта да ашарга әзерләргә керешә, берникадәр вакыттан ире кайтып керер, бергә өстәл янына утырырлар, аннан йокларга вакыт. Иртән сикереп торырга, юынырга, эшкә йөгерергә... Болай да бит кабатлану. Көн саен, атна саен, һәр ел. Ләкин бер хәрәкәт тә элекке сыман кабатланмый. Ниндидер үзгәреш кичерер. Кичә йокыдан уянган Гөлҗиһан белән бүген уянган Гөлҗиһан арасында аерма бар.
Хатын экраннан шар өрүче сылукайга нәфрәт белән карап алды. «Син тормышны туктатырга итәсең. Ләкин ул хәрәкәттә. Яратмыйм бер үк нәрсәне кабатлаганнарын! Хәтта үземнең тормышымда да нәрсәнеңдер кабатлануын теләмим. Иң бәхетле, романтик мизгелләрен дә... Алар үткәннеке!» Җавап урынына кыз тагы да зур итеп шар өрде. Аңа берничек тә тәэсир итә алмасын аңлаган хатын читкә борылып утырды.
Өйгә кереп берникадәр вакыт үтүгә, ишек төймәсенә бастылар. Күршесе Алсу әби булып чыкты.
—Гөлҗиһан, сиңа бер хат калдырып киттеләр әле.
—Кем?
—Сорашкан идем дә, бик аңлый алмадым. Какча гына битле бер ир иде. һич күргән кешем түгел.
—Почта аша җибәрсәләр булмыймы икәнни? — Гөлҗиһан иңбашларын җыерды да хатны кулына алды.
Искереп беткән кәгазь. Авылдан мондый таушалган хат килмәячәк, һәрхәлдә, туган-тумачаларыннан түгел.
Ул хатны өстәлгә атып бәрде дә аш-су әзерләргә кереште. Балаларын укырга кертергә булса, райондашлары килеп җитә торган иде. Әле иртә. Апрель азагы гына. Йомыш-фәләннәре болай да табылып тора инде. Күз салмый булмас. Бераз тын алгандай булгач, кәгазь кисәгенә үрелде, һәм... тораташтай катып калды. Айнурның язуы! Айнур... Булмас! Айнурның Чечняда һәлак булуына да озакламый сигез ел булачак. Үлде бит ул! Нинди хат ди тагын? Хатын, кулы калтыравын чак-чак басып, хат юлларына күз салды. «Авыр яраландым. Синең исемеңне кат-кат әйтеп терелдем. Мин яңадан терелдем...» Бу нинди саташу? Ни өчен Гөлҗиһанга килергә тиеш бу хат? Айнурны алып кайтып җирләгәннәрен ишеткән иде бит ул. Юк, озатырга ул бармады. Ярәшкән кызы да, хатыны да түгел иде. Үзенең кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргән чагы иде... Мәхәббәтен, ягъни әле бергә тормыш көткән ирен очраткан иде. Бәхеттән башы әйләнеп йөргән чак. Айнур турындагы кара хәбәр килеп ишетелгәч, йөрәкне кызгану тойгысы гына сызып үтте. Бүтән нәрсә юк иде. «...яңадан терелдем...» Бернәрсә дә яңадан кабатланмый! Үлгәннәрнең терелүе мөмкин түгел! Тормыш кабат-кабат карар кино да, реклама да, китап та түгел... Гөлҗиһан күршесенең ишеген дөбердәтергә кереште.
—Алсу әби, ач, дим, ач!
Ни өчендер әби озаклады. Әллә Гөлҗиһанга шулай тоелды гынамы, менә, ниһаять, ишек ачылды.
—Гөлҗиһан, балакай, итәгеңә ут капмагандыр бит?
—Нигә үзең мыштырдыйсың соң?
—Бәй, минем яраткан сериал бара бит. ТВЦ каналыннан. «Мәхәббәтле җир». Күпме карасам да кабат карыйсы килеп тора...
—Анда бит ясалма тормыш. Мине череткеч. Ничек ялыкмыйлар бер үк күренешкә текәлеп утырудан!
—Тукта, Гөлҗиһан, алай димә әле. Олыларга да матур әкият кирәк. Бала-чагага гына түгел. Яраткан әкиятләреңне укып ялыкканың булдымы? Исеңә төшер!
—Хәзер әкиятләрне кабатлыйсым гына калган иде. Ялыктым мин бер үк төрле нәрсәләрдән! Алсу әби, бу хатны кем китерде? Алып калгач, син бит бөтенесен дә төпченеп белешергә тиеш идең.
—Ай Алла... Шуңа ярсыдыңмы? Төпченеп тормадым инде, үзебезнең кеше түгел иде. Ят кыяфәтле... Хәзер кемнәр генә йөрми... Бу кызның адресын бик озак эзләдем, барыбер очрата алмадым, дип әйтте ул кеше. Шунысы үкенечле, диде.
—Бик озак, дидеме?
—Озак, дидеме, әллә берничә ел, дидеме... Икесен дә әйтте шикелле.
Шунда гына Гөлҗиһан вакыт үтү белән саргая төшкән кәгазь тотып торганын аңлады. Әбигә янә бер тапкыр рәхмәт әйтте дә ишек тоткасына үрелде. Кире кергәч тә, хатны йомарлап байтак утырды. Нинди сәер адәм калдырып китте бу хатны? Нигә аны саклады икән? Үзенчә бик мөһим эш башкарам дип уйлагандыр. Кем генә белә инде...
Юк, Гөлҗиһан Айнурга гашыйк түгел иде. Бергә яшәгән бүлмәдәш кызларының егетләре бар, кияүгә чыгу турында сүз алып баралар. Аны гел ялгыз дип әйтмәсеннәр өчен, егет белән аралаша башлады. Икесе дә институтны тәмамлаган иде. Айнур битараф түгел иде кызга. Театрларга чакырганы булды, чәчәкләр китерә торган иде. Аның армиягә китәчәген белгәч, Гөлҗиһан иркен сулады. Ниһаять, ачуланышмый-бозылышмый гына аерылышалар. Айнур әйләнеп кайтканда, тормышта бөтенесе дә үзгәргән булыр. Бу уйларын, табигый, якын дуслары да белмәде.
—Утлы нокталарга алып китүләре ихтимал бит. Шундый сүзләр йөри, — диде Гөлҗипан.
—Бернәрсә дә булмас. Әгәр дә шулай була калса, мин барыбер исән-сау әйләнеп кайтачакмын. Хәтта үлсәм дә кабат тереләчәкмен, кабат сине күрер өчен, — дип елмайды егет.
—Кит, юкны сөйләмә. Үлгәннәр терелми. Кабатлану, кабат яшәү дә мөмкин түгел. Йә яшисең, йә... — Кыз туктап калды.
—Йә мәңгегә китәсең, шулаймы?
Кыз тотлыкты.
—Юк, алай димәдем лә... Хәтта кабат терелсәң дә, мин сиңа элеккечә карамаячакмын, чөнки син әүвәлге Айнур булмаячаксың. Мин дә шулай. Юк ул кабатлану, Айнур!
Бу хатны Айнур яраланганнан соң язган булырга тиеш. Җибәреп өлгермәгән. Нәрсәләр булды икән соң?
Ни өчен теге адәм аны сигез елдан соң эзләп килгән? Гөлҗиһан яраткан хатыны, йә һаман көткән кызы дип уйлады микән? Дустының кулына эләккәнме бу хат, дошманыныңмы?
Айнурны бер ел хезмәт иткәннән соң алып киттеләр Чечняга. Бу вакытта Гөлҗиһан булачак ире Хәниф белән танышкан иде инде. Армиядә хезмәт итүче егеткә озак хат язмады. Ә аннан хатлар килә бирде. Шунысы яхшы: Айнур кызның икенче егет белән дуслашканын да, кияүгә чыкканын да белмәде. Соңгы хатларының берсе кемнәрнеңдер кулында торып калган... Әллә чынлап та тереме? Әсир-фәләндә булып, берәрсе аша җибәрү чарасын тапканмы? Бу уйдан кинәт эсселе-суыклы булып китте. Юк, андый урыннан язылмаган. Ым-ишарәсе дә сизелми. Монда сугыш. Үткәндәге сугыш. Бу хат — әллә ни еракка калып өлгермәгән тарихның кечкенә өлеше, бер дистәне дә тутырмаган хатирә... Бу хат өчен сугыш тәмамланмаган. Анда өмет сүзләре генә калган. Хатның эчтәлеге — катып калган вакыт эчендә... Тик күптән инде Гөлҗиһан ул вакыт, заман аша узган. Хатын йомарланган хатны читкә алып куйды. Нишләтергә аны? Ташласаң да кызганыч сыман, ләкин саклау да мәгънәсезлек.
Ятар алдыннан, соң гына телефон шалтырады. Шалтыратучы кавказ акцентында үзен Аслан дип таныштырды. Хатны китерүче дә шул икән. Әле вокзалдан шалтырата. Эшләрен бетерү белән туры шунда төшкән.
—Бу хат кайчан язылган? Алай булгач, нигә аны шушы еллар буе сакладыгыз? Истәлек тә, бүләк тә түгел бит ул. Иске яраларны кузгату.
—Ул әйбәт егет иде. Безнең авылга килеп йөри торган иде иптәшләре белән. Соңыннан засадага эләкте. Мин мөселман танышымны ташлап китмәдем. Мөселманча җирләдем.
—Җирләдегез?! Аның бит табутын алып кайттылар.
—Күп табут алып кайттылар. Өемә килеп йөргән солдатны ни өчен мин танымаска тиеш?
—Йа Хода...
—Тау кануны шулай: көндез — дуслар, ә караңгы төшү белән... — Аслан эндәшми торды. — Ул әйбәт кеше иде...
— Әйбәт кеше иде. Рәссам иде. Скульптор. Урал батырга һәйкәл ясау турында хыялланды. Кешелеккә яшәү тамчылары бөркүче батыр иде, тик кулына корал алырга туры килде, һәм бөтенләй читтә ятып калды. Ул үзенең җан чишмәсенә барып җитә алмады.
—Аның җирләнгән урынын барып күрә аласыз, әгәр дә шундый теләк булса...
—Юк, юк! Мин бит аның беркеме дә түгел. Ата-анасына хәбәр итегез.
—Ата-анасына? Нәкъ аларга дөреслекне белергә ярамый.
—Ни өчен ярамый?
—Алар өчен тагы да бер тетрәнү кичерү бик кыйммәткә төшәчәк.
—Кыйммәткә? Сигез елдан соң яралар да әзрәк бетәшкәндер...
—Ата-ана күңелендәге яра бетәшми. Алар яңадан улларының үлемен кичерергә тиеш түгел. Кирәкми.
«Яңадан». Дөрес әйтә ят кунак, бу фаҗигане алар кабат кичерергә тиеш түгел. Гөлҗиһан да тау ягыннан килгән кеше белән сөйләшүне гомере буе сер итеп тотарга тиеш.
—Мин үз бурычымны үтәдем, хуш, сеңелкәш.
Рекламаларның кабатлануы хәерлерәк, аларга ачу калмады. Бары тик элекке кичерешләр бүген килеп зиһенне бутамасын. Тормыш алга таба бара. Гөлҗиһан вакыт үтү белән саргая төшкән хатны вак-вак кисәкләргә тураклап кәрзингә ташлады.
Ул эшкә алып баручы маршрут автобусына утырды. Ниндидер үзгәреш бар сыман. Алай дисәң... Шул ук кондуктор, билет бәясе дә элеккечә. Нидер җитмәгән сыман? Гөлҗиһан, аптырап, тирә-ягына күз йөртеп чыкты. Ә-ә, менә эш нәрсәдә! Телевизор кабызылмаган лабаса! Мәче дә юк, тычканнар да, автобуска шулар җитешми. Ул кондукторга таба борылды.
—Җәнлекләр бүген ял итәме әллә?
—Сагындыгызмы? Аңламассың, берәүләр ялыктырды дип әрли, икенчеләренә мультфильм җитми... Ватылды безнең телевизор!
Урам чатындагы зур экран да күзгә чалынмады. Урыны буш. Бу ни галәмәт? Гөлҗиһанның уен укыгандай, пассажирның берсе әйтеп куйды:
—Транспорт күбрәк йөргән икенче урамга күчереп куйдылар.
Менә сиңа мә! Экранга да өйрәнелеп кителгән иде. Хәтта күңелне бушлык биләп алгандай булды. Кабатлану, имеш. Кара-кара, чынлап та, нәрсәдер җитешмәгәндәй. Гөлҗиһан бер урамга, экран торган урынга, бер ватык телевизорга карап алды.
«Тормыш үз җае белән бара. Үз төзәтмәләрен кертә, искәртә. Нәрсәдер кабатлана, нәрсәдер мәңгегә китә. Кайсыныкы яхшы, кайсыныкы начар — моны кем генә белә инде? Минем өчен дә ул мәңгелек сер...»
һәр яз, җир кардан әрчелгән чакта, алар ире белән кырга чыгалар. Бүген дә, якшәмбе көнне, тиз генә җыендылар да машинага утырып табигать кочагына ашыктылар. Аларның учак ягып утырыр аерым урыннары да бар. Бераз ташлырак матур гына калкулык. Анда кайчан барсаң да коры. Барып җитәргә күп тә калмады. Әнә теге каенлыкны урап үтсәләр...
— Хәниф, туктат!.. Туктат машинаны...
Гөлҗиһан аяк астындагы карны изә-изә алга атлады. Уч кадәр генә кардан ачылган урында күз явын алырлык умырзая чәчәкләре утыра иде. Кар эченнән дөньяга аптырау һәм соклану катыш баккан күм-күк күзләр...
Ул Айнурны яратмады. Ләкин бервакыт кырга чыкканда, егетнең умырзаяга баккан күзләре тетрәндергән иде. Шундый саф, шундый якты иде бу караш... Дөньяга баккан күзләрдә сабый сафлыгы һәм күңеленең чагылышы. Шушы күңелне рәнҗетергә кыймады Гөлҗиһан. Айнур якты дөньядан аны үзенең сөйгән, ярәшкән кызы дип уйлап китте. Берничә көннән умырзаялар үскән бу урында бернәрсә дә калмаячак. Алар шиңгән урынны да таптап узарлар. Айнурның гомере кыска булды. Бәлки, ул һәр яз дөньяга умырзая булып багадыр?
Бәләкәй чакта Гөлҗиһан дус кызлары белән кырга чыгып китәләр иде. Язның тәүге чәчкәсен күрер өчен. Яз сәламен кабул итәр өчен. Шул шатлык-куаныч һаман да күңелдә яши. Яз, умырзая, балачак... Алар аваздаш. Алар аша сөюне, сафлыкны ныграк аңлыйсың. Алар җиһан белән аһәңлектә яши. Күңел балачакта калган язны юксынды. Шунда торып калган, сулырга өлгермәгән умырзаяларны. Кабатланмас язларны. Кабатланмас балачак кояшын...
«Тормышымда нәрсәнеңдер кире кабатлануын теләмим...» Бакты исә, алай түгел икән. Бер дә алай түгел икән! Кабатлыйсы, яңадан кичерәсе килгән нәрсәләр дә була. Аларны кат-кат күз алдына китергәннән соң яшәүгә дәрт уяна, тормыш яктырып, шатлык белән тула. Язны, умырзаяны, балачакта сине хәйран калдырган, әсир иткән кичерешләрне. Аны сөю дип атыйлар. Дөньяга булган сөю. Хәтта яңгыр тамчысына булган сөю дә күңелдә кабатланырга хаклы. Менә шундый сөю эчендә үз сукмагы буйлап атлый Гөлҗиһан. Ул бүгенге умырзаясы белән хушлашты. Ләкин алдагы язда дөньяга яралыр умырзаяны сагынып та өлгерде... Иң серле, иң якты, күңел тантанасы булып кабатланыр бер мизгелне...