СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ләбибә Ихсанова “Алтын сәгать»

Физкультура дәресендә Гөлгенәнең сәгате югалды.
Күңеле сизгәндәй, өстен алыштырып килгәнче үк алъяпкыч кесәсенә кулын тыгып караган иде, эче жу-у итте. Тыны кысылып, күз алдында яшелле-сарылы боҗралар әйләнде, дыңк-дыңк итеп чигә тамырына кан бәрә башлады, тәне бер кызды, бер калтыранды. Шул секундта гына ни уйларга да белмичә, арка сөякләре сызлар дәрәҗәгә җитеп, сыны катып торды. Аннары бераздан, тын алыр хәлгә килгәч, ашыгып-кабаланып эзли башлады. Спорт залының швед стенкасы куелган ягына каршы кыска аяклы эскәмияләр тезелгән иде. Дәрескә кергәч тә укучылар киемнәрен салып шунда куялар, талчыгып китсәләр утырып ял итәләр. Гөлгенә чишенер алдыннан сәгатен кая куярга белми аптырады. Гөл яфрагы кадәр генә кулъяулыгына төреп алъяпкыч кесәсенә салып куйган кебек иде. Күңелгә килгән алга килә диләр бит, кулъяулыгы шунда, ә сәгате юк. Аның үзеннән-үзе төшеп югалуына ышанмады Гөлгенә, шулай да эскәмия асларын тикшереп чыгасы итте, бала-чага аягы белән тапталып, төше-төше белән пеләшләнеп беткән келәм читен күтәреп карады, салып куйган аяк киемнәренә хәтле урыныннан кузгатты. Ике-өч көн буена җыелмаган залның мамыклы тузаныннан башка кулына берни дә эләкмәде. Кызның күңеленә башта ук кереп утырган әшәке уй тәмам төпләнеп, тамыр җәеп өлгергән иде инде. Башкача булуы мөмкин дип уйламады да, уйларга теләмәде дә Гөлгенә. Баш миен бораулап һаман бер сүз әйләнде дә әйләнде: Алганнар! Алганнар, алганнар!
Тотып кына кайсысыннан шикләнергә дә белмичә, классташларының барысына берьюлы ачу белән карады. Ә тегеләрнең берсенең дә анда-монда эшләре юк, алдагы дәрескә җитешергә дип, ашыга-ашыга киенеп ятулары. Үзләре физик күнегүләрдән кайнарланган каннарын тыя алмыйча, болын хәтле бүлмәгә дә сыймагандай, бер-берләрен төрткәләп алырга да өлгерәләр, кулларын йодрыклап бокслашкан да булалар, бер тирәдәге кызлар чытлыкланып, кул яссуы кадәр көзгедән чиратлашып карый-карый, кашларын, күзләрен төзәтеп маташалар, үзләре чыркылдап көләләр, кычкырып сөйләшәләр. Гөлгенәнең кайгысымени соң аларда.
Фәридә инде киенеп өлгергән, дымлы маңгаена сибелеп төшкән аксыл-сары чәчләрен кайнар сулышы белән өргәләп, җиң очы сәдәфләрен төймәләп тора иде. Гөлгенәнең:
— Сәгатемне күрмәдеңме? — дигән соравына шаярып җавап кайтарды.
— Күрдем, ишектән чыгып бара иде.
— Ахмак!
Ул шуннан соң гына иптәшенең йөзенә игътибар итте һәм урынсыз шаяруын аңлап:
— Нинди сәгать? — дпп сорады.
— Нинди, нинди, — диде Гөлгенә үртәлеп. — Сәгатемне алганнар!
Гөлгенәнең беләгендәге алтын сәгатьне күргәне бар иде Фәридәнең. Ләкин аны кемнең дә булса алу ихтималын башына да китермәде:
— Кемгә кирәк ул? Идәнгә төшкәндер, яхшылап кара.
Аның гөнаһсыз күңеле тыныч иде әле һәм үзенең шушы тынычлыгын Гөлгенәгә дә бирергә теләгәндәй салмак кына аңлатырга кереште:
— Әллә берәрсе шаярып яшергәнме? Теге вакытта Алик химия дәфтәреңне алып нн эшләтте...
Дәфтәр битен тутырып шигырь язып бирде дип әйтергә теләгән иде, өлгерә алмый калды. Үзе янганда башкалар да борчак кебек куырылырга тиеш дип уйлаган кызның бу сабырлык ачуын гына кабартты. Кып-кызыл булып бүртенгән Гөлгенә:
— Сөйләп торган булмасана! Дәфтәрмени ул, сәгать бит, алтын сәгать! — дип, үзен-үзе белештермичә кычкырып җибәрде.
Фәридәнең яңагына чалтыратып суктылармыни, ике бите, колак яфраклары ут булып яна башлады. Җыерылган кашларының шәүләсе төшкәндәй кояшлы куз нурлары кинәт сүнде. Гөлгенәнең тавышына тирә-юньдәгеләр әйләнеп карап, ни булганын белергә теләү нияте белән якынрак елыша башлаганнар иде. Менә хәзер шулар алдында елап җибәрмәс өчен канатырлык итеп иренен тешләде, үзе Гөлгенәгә әйтергә ачулы сүзләр эзләде, тик башына берни килмәде, авызын ачты, телен әйләндереп сүзен әйтә алмады.
Ул арада Гөлгенә йөгереп барып ишек янына басты да, берегезне дә чыгармыйм дигәндәй, кулларын як-як- ка җәеп җибәрде:
— Туктагыз!
Кызның тавышы сулкылдап чыкса да каты иде, колак пәрдәләрен ертып керерлек ачы иде, -— спорт залының тимер челтәр корылган тәрәзәләренә бәрелеп бик озак чыңлап торды. Классташлары шаулашудан туктадылар, нәрсә булырын көткән кызыксыну белән кызның шашкан кыяфәтенә аптырап карап тордылар. Аптырарлык та иде шул Гөлгенәнең кыяфәте. Яңаклары, муены тимгел-тимгел булып кызарган, шар ачылган күзләрендә болытлы көннең су өсте караңгылылыгы иде.
— Туктагыз! — дип кабатлады ул, каты кычкырудан тамагы карлыгып. — Мин... минем алтын сәгатем югалды. Шул табылмыйча берегез дә моннан чыкмыйсыз!
Гөлгенәнең сүзе әйтерсең лә залдагыларны йокыдан уятты. Башта берсе, аннан соң икенчесе, өченчесе тавыш бирүгә кинәт кенә бака туе башланды:
— Оһ-һо!
— Безнең ни гаебебез бар?
— Югалткан кеше үзе эзләсен.
— Шаярып алсагыз, бирегез, егетләр! Звонок булды.
— Тарихка соңга калабыз.
— Тарихка керәбез дә керәбез инде болай булгач.
— Кит ишек яныннан! Әллә тентергә торасыңмы?
— Бирмәсәгез тентермен дә.
— Вот еще!
— Позо-ор!
Әле генә ишеткәннәренә ышанмыйча, уенын-чынын бер итеп, җиңелчә генә сүз атышкан егетләр, кызлар Гөлгенәнең авызыннан шундый сүз чыккач кинәт кенә бик тә хурланып, моңар кадәр күрелмәгән, алар арасында һичкайчан булмаган, әгәр шушында ачыкланмаса барысына да кара тап булып ягылып калачак аяныч бер хәл алдында торганлыкларын абайлап, җитдиләнеп киттеләр. Кая ул шаярып сүз кату, алар хәтта бер-берләренә күтәрелеп карарга да уңайсызланалар, ялгышып кына берәрсенең күз карашын тотып алсалар, сынап карамыймы ул миңа дип, шикләнәләр иде. Әле генә гөж килеп торган залда шундый тынлык урнашты ки, Гөлгенәнең сәгате аяк астында текелдәп ятса, берәү дә ишетми калмас иде мөгаен. Менә шул хәлдә Фәридә үзенең янәшәсендә басып торган Аликның буыла язып:
— Гөлгенә-ә! — дип пышылдавын ишетте.
Баскетбол командасына ярарльгк озын буе белән иптәшләреннән бер башка калку булып аерылып торган егетнең кыяфәте әле генә йокысыннан уянган көйсез баланыкы кебек иде. Фәридә аңламады, Гөлгенәне яклый идеме ул, әллә аның калын иреннәре хурланудан шулай дерелди идеме. Кызның уенча, Алик хәзер Гөлгенә янына барып басарга тиеш иде. Әгәр шулай булса, әгәр дә Алик шушы күңелсез мәсьәләне чишәргә булышса, Фәридәнең үзенең дә, башкаларның да баш очында асылынып торган яшен болыты кебек кара шикне алып ташлар, яшен яшьнәп күк күкрәми калуына шатлангандай барысы да җиңеләеп китәр. Бер-берсенең күзенә сынап караулардан котылыр кебек иде. Уйлавын ул шулай дип уйлады, әмма аның бу егетне бер генә дә Гөлгенә янына бастырасы, шушы әшәке эшкә катнаштырасы, аны түбәнсетәсе килми иде. Каш астыннан сөзеп карап торган Гөлгенәнең кулын ансат кына сыпырып төшерүен күргәч, ул җиңел сулап куйды.
— Гөлгенә! Син нишлисең? Акылыңа кил! — диде егет, ачыргаланып. Аның тавышыннан кызның бу эшенә гаҗәпләнү дә, шушы хәлдән ничек коткарырга белмичә аптырап калу да, иптәшләреңнән гафу үтен дип ялыну-ялваруны да аңлап булыр иде. Аликны тынычландыру өчен Гөлгенәнең бер җылы сүзе, алай да булмаса, ишек яныннан-бер адым, бары бер генә адым читкә атлавы кирәк иде. Ләкин Гөлгенә аны эшләмәде, киресенчә, ачудан шартларга җиткән күзләрен төбәп:
— Ә нигә сәгатьне бирмиләр! — дип кычкырды.
Алик ярсып кулын күтәрде. Барысы да суга инде бу дип көтеп торганда кыз үзе дә шикләнеп читкәрәк тайпылды. Ләкин егет үз-үзен тыеп кала белде, кызга булган ачуын ишектән алырга теләгәндәй бар көче белән китереп типте. Өч метрлы авыр ишек тупсасыннан атылып чыгарлык булып шартлап ачылды һәм Алик укучы балаларга бәрелә-сугыла чыгып китте.
Алик артыннан ишек ябылгач, иптәшләреннән гафу үтенгәндәй, як-ягына карана-карана Рәсим дә аның артыннан иярде. Берәү дә моңа шаккатмады. Киресенчә, җан дусты артыннан китмичә биредә торып калса бу үзе гаҗәп тоелыр иде. Шуның өчен аның артыннан:— Атла, атла, адъютант, сыпырт! — дип кенә калдылар.
Ләкин буа ерылган иде инде. Ниндидер кодрәт белән генә тыелып торган көчне хәзер беркем дә тотып кала алмас кебек иде. Залдагылар барысы да берьюлы хәрәкәткә килеп, шушы бүлмә уртасында менә-менә ярылырга тиеш булган бомбадан качкандай, ишеккә ташландылар. Этешә-төртешэ килеп тыгылган төркем астында калып изелмәс өчен Гөлгенәгә ишек яныннан тайпылудан башка чара юк иде. Минут та үтмәгәндер, зыңгылдап торган буш залда, кеп-кечкенә булып, үз кайгысына үзе буылып, Гөлгенә ялгыз гына басып калды.
Фәридәнең аны юатасы, хәтта сәгатен эзләшәсе килгән минутлары да булды. Кешечә ипләп кенә әйткән булса, башкалар да аның хәленә керерләр иде мөгаен. Шундый кыйммәтле әйберне югалту уен эш түгел. Гөлгенәнең унынчы классны бетергән көненә бүләккә дпп алып куелган сәгать икәнен дә, түземсез кызның ул сәгатьне әти-әнисеннән яшереп тагып йөрүен дә, хәзер менә шул табылмаса, җавап бирергә кирәклеген дә белә иде Фәридә. Ә җавабы, аның уенча, җиңел булмаска тиеш. Чөнки Гөлгенәләр гаиләсе аңа бик билгеле. Бу гаиләдә сәгать хәтле сәгать түгел, — җитмәсә алтын сәгать әле, — энә дә санаулы икәнен белә ул. Чөнки алар күршеләр, ишекләре ишеккә орынып кына тора. Әллә ни керешеп йөрмиләр йөрүен, дөресрәге, бөтенләй керешмиләр. Шулай да күп кирәкмени кемнең кем икәнен белергә.
Була бит шундый кешеләр, гомер буе бер йортта яшәсәләр дә, күршеләренең исемен белмиләр. Ишек алдының бер үк ташларын шомартып бетерсәләр дә, узганда-барганда, ичмасам, баш кына кагып та исәнләшмиләр. Гөлгенәнең әти-әнисен дә аларның биш катлы, дүрт подъездлы йортларында бик аз гына кеше белә, белгәннәре дә аларны исемнәре белән түгел, чит кешеләр кебек итеп, Касыймовлар дип йөртәләр. Касыймовлар берәү белән дә аралашмый, күршегә йомышка керми, үзләре дә йомыш бирми торган карун кешеләр иде. Бүтәнне әйтәсе дә юк. Фәридәнең башкалар турында гел яхшы уйда гына булган әнисе, мәсәлән, шырпы-тоз ише вак-төяк кирәк булганда да бишенче катка хәтле менсә менеп китәр, кыенсынмас, әмма орынып торган Касыймовларга кагылмас.
Ишегенә бишәр кат йозак салган «оҗмах»ның эчен Фәридәнең кереп күрәсе килгән чаклары бар иде. Әмма ике яктан да тыю катгый булды. Бердән, кызның әнисе кеше йөдәтеп йөрмәскә кушты, икенчедән, Гөлгенәнең узенә «бала-чага» аягын бастыру нык тыелды. Күршедә генә яшәсәләр дә, ун ел буе бер класста укысалар да, Фәридәнең Гөлгенәләр өенә кереп караганы булмады. Хәер, Фәридә алдында да бер ачылды бу серле ишек. Мең дә бер кичә әкиятендәге кебек, сим-сим, ач! дип әйтмәсә дә, ачылып китте. Тормыштагы гап-гади бер сәбәп булды аның ачкычы. Җиденчедәме-сигезенчедәме укыган чаклары иде, Гөлгенә дәрескә килмәде. Ни өчен килмәвен белүне укытучы Фәридәдән үтенде.
Биш йозакның бишесен дә челтерәтеп борып бетергәнче, ишек артында шактый озак басып торырга туры килде кызга. Бераздан аркылы салынган чылбыр киңлегендә генә ишек ачылды. Шушы тар ярыктан озынча булып хуҗа хатынның кырыс йөзе күренде. Бигрәк тә аның без кебек чәнчеп караган күзләре күңелдә нигә килдем дигән үкенечле уй кузгата пде. Әгәр укытучыга биргән сүзе булмаса, Фәридә кермәс, кире чигенер иде бу ишектән. Шундый теләк бик булса да, кире борылмады ул, юкка йөрмим бит, кызларының хәлен белергә керәм, шикле күз белән карарга ни хакы бар, дигәндәй чылбыры ычкындырылган ишекне юри зур ачып, кыю атлап керде. Хуҗа хатын исә кызны ишектән уздырса да, ялгышып та алга атлама дигәндәй, олы гәүдәсе белән каршында басып калды. Гөлгенәне чакырып китергәч кенә, озын халат итәкләрен җилфердәтеп залга кереп китте. Ишек төбендәге трюмодан залның бер почмагы күренеп тора иде. Фәридә үзе Гөлгенә белән сөйләшә, үзенең күзе көзгедә. Салават күперенең җиде төрле төсен балкытып янган хрусталь люстраны, инкрустацияләп эшләнгән затлы шкафның бер бүлемен, идәндәге һәм стенадагы чәчәкле зур коверларны исе китеп карап торды. Күзне иркәләгән шушы матурлыктан аерылырга теләмичә, Гөлгенәне юри озаграк сөйләштерергә теләде. Ләкин төсле телевизор каршындагы креслога, чумып утырган әнисе кызын бик тиз чакырып алды:
— Урыныңа кереп ят, Гөлли, өзлегерсең.
Өзлегерлек каты авыру түгел иде Гөлгенә. Иртәгесен укырга килде ул. Әнисенең сүзе, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй, Фәридәгә чыгып китәргә кушуы иде.
«Урыныңа кереп ят, Гөлли!» Шушы сүз белән генә озаткан булсалар да ул хәтле үк, хурланмас иде әле Фәридә. Ишеккә таба борылганда тагын бер тапкыр көзгегә караган иде, әнисенең сәер кыланышын күрде, аның кершән-пудра, затлы духи шешәләре белән, тулы трюмо алдына ишарә ясавы һәм утырган җиреннән үрелеп, күзен алмыйча карап калуының мәгънәсен бик яхшы аңлады ул. Фәридәне айлар буе эзәрлекләде ул караш. Артыннан карап торгандай булып, көтмәгәндә исенә килеп төшә дә җилкә тамырлары сызлап куя. Гомергә кичермәм дип уйлаган иде, эчендә кер саклый белмәгән кыз әкрен-әкрен тынычланды тагын. Күңел ярасы да төзәлгән кебек иде. Җәрәхәт урынына калган җөе генә чак кына кагылуга да әрнеп сызлый торган булды. Бүген дә искә төшерде ул үзен. Бу юлы син дип турыдан-туры әйтмәделәр аңар. Гаепләү бу юлы бөтен классларына ташланды. Аңар карап кызга җиңел булмады. Әгәр сәгать табылмаса бу кара шик алар өстендә мәңге торып калачак бит. Сәгать нәрсә, берсе югалса икенчесен алырлар. Гөлгенәнең әтн-әнисенең анлык кына хәле бар әле. Яман атны яхшыга алыштыруы гына кыен. Озакламый укулар бетәр. Фәридәләр төрлесе-төрле якка таралырлар. Шушы көе аерылышырлармы инде алар? Бер очрашмый тормаслар бит, очрашырлар. Шул чакларда күңелләрдә һәм күзләрдә бер үк сорау булмасмы? Очрашмаган тәкъдирдә дә, мәктәптә үткән ун ел гомерне сагынып искә алганда, кара шәүлә булып шушы вакыйга арага килеп кермәсме?
Укучы балаларның классларына таралып беткән, тавышлары коридорлардан кабинетларга күчеп, ябык ишекләр аша тонык кына гөжләп торган чагы иде. Укытучыдан алда дәрескә кереп өлгерергә дип, ике басманы бер итеп сикерә-сикерә, Фәридә үзләре укый торган катка менеп килә иде. Баскычның урталыгына җиткәндә колагына ниндидер ят аваз килеп керсә дә ашыгуы белән игътибар итеп тормады. Сулкылдап чыккан аваз яңадан кабатланмаса, шул көе үтеп тә китәр иде. Очкылык тоткандагыдай серле аваз кызны туктарга һәм менгәндәгедән дә бигрәк ашыгычлык белән кире төшәргә мәҗбүр итте.
Баскыч астындагы ярым караңгы урыңда Алик белән Рәсим тора икән. Алик стенага капланган да сул беләгенә башын куйган, йодрыкланган уң кулы белән стенага кадак каккандай итеп селтәнә, селтәнгән саен бер сүзне кабатлый:
— Нигә... Ник... Ник ул алай...
Рәсим дәшми. Дустын юатырлык сүзләр табылмый, кайгысын бүлешеп алыр иде, анысы да мөмкин түгел. Ничек ярдәм итәргә белмәүдән гаҗиз булып, көтә генә ала ул. Дустының бераз бушанганын, сүрелә төшкәнен көтәргә сабырлыгы җитә Рәсимнең.
Алар Фәридәне күрмәделәр. Кыз үзе дә аяк очларына басып артка чигенә-чигенә килде дә, егетнең кайгысы аның да җилкәсенә яткандай, әкрен генә атлап баскычтан менә башлады.
— Алик мәхәббәте белән хушлаша, дип уйлады ул һәм, шул да булдымы акыллы сүз дигәндәй, канәгатьсезлек белән йөзен чытып куйды. Бу аның үз башына килгән уй түгел, Алик өчен чит-ят булган кемдер берәү колагына әйтеп торган да ул шуны кабатлый кебек иде. Кайвакыт дәрестә дә шулай була, укытучы сорап, җавап бирә алмый аптырап торганда артыңнан пышылдый башлыйлар. Дөресме аларның әйткәннәре, юкмы — уйламыйсың. Чөнки синең баш миең дә, күзләрең дә, йөрәгең дә катнашмый бу эшкә, синең бары тик колагың белән телең генә эшли һәм син салкын робот кебек әзер җавапны кабатлап кына барасың. Иптәшләрең янында, укытучың алдында басып торсаң да, юк син бу дәрестә, катнашмыйсың аңа.
Аликның кичерешләренә тап булган шушы минутларда аңар карата һич кенә дә битараф һәм чит булып кала алмый ул. Чөнки Алик Фәридә өчен көн дә күрешеп торган классташларның берсе генә түгел, башкалардан аерымрак иде ул аның өчен. Гөлгенәгә булган мәхәббәте аркасында егет Фәридәне дә якын итә һәм бу өч яшь кешенең дуслыгы соңгы елда һич аерылмаслык булып ныгыган иде. Хәтта моңар Аликтан бер адым да калмый ияреп йөргән Рәсимнең булуы да, аның бераз гына кызлардан көнләве дә комачау итмәде.
Аерыласы көннәрнең һаман саен якынлаша баруыннанмы, Алик Гөлгенәгә шигырь белән хат аркылы хат яудыра башлады. Кыз ул хатларга шатлануын яшерми, сердәше итеп сайлаган Фәридәгә дә укый. Ләкин үзе җавапсыз кала. Кызлык горурлыгымы бу, әллә хисләрнең әле уянып җитмәвеме? Хатларны укыганда Фәридә тыныч кына утырып тора алмый, хискә бирелеп, Гөлгенәне кысып-кысып кочаклый, шигырь юлларын кабатлап куя, ә Гөлгенә елмая гына. Бу хатларны ул Фәридәдә саклый, өйләрендә тотса әниләре күрер дип шикләнә. Фәридә кайчагында уйлап та куя: Касыймовларның музей кебек өйләрендә шушындый кыйммәтле әйбергә ничек урын табылмый икән. Гөлгенәнең бу хатларны кат-кат укыйсы, күкрәгенә яшереп җылытасы, битенә куеп иркәлисе килмиме икәнни? Фәридәгә калса, ул үзе кәгазь битен яндырырлык бу сүзләрне укый-укый ятлап бетерде инде. Аларның бүтән кешегә атап язылганын, үзенеке түгеллеген ул белә, барыбер рәхәт аңар. Бу юлларны нәкъ менә аның үзенә дип язганнар, аның иясен әлегә ул белми, ләкин кайчан да булса бервакыт табар ул аны һәм үзенең дә олы мәхәббәтен бүләк итәр кебек тоела.'
Фәридәнең кинәт кенә дәрескә керәсе килми башлады. Тарих кабинетының ишегенә үрелгән җиреннән кулын алып читкә китте. Әрле-бирле сугылып коридорны бер әйләнгәч, укытучылар күзенә күренмәс өчен, аскы катка төште. Алай да җанына тынычлык тапмады. Гөлгенәне кызгана да ул, ачуы да килә иде. Бу сәгать чыннан да табылмаса зур каза билгеле. Ләкин Фәридә классташларына үзеннән болай ышана иде. Әгәр алар син шундый да, син мондый дип төрле яктан әйтеп торсалар, тузан бөртеге хәтле дә гаебе булмаган көе, әллә мин чыннан да шундыймы икән дип уйлавы мөмкин, ә иптәшләре турында...
Ә шулай да ниләр бар икән хәзер класста?
Укытучы кергәч тә классның гадәттән тыш тәэсирләнгән булуына сәерсенгән иде, шулай да дәресен тыныч кына башлап җибәрде. Ләкин укучыларның чыш-пыш сөйләшкәләп алулары, бер-беренә кәгазь язып ыргытулары игътибарны ала, дәреснең ритмы бозылуы эчне пошыра иде. Аның шелтәле карашына буйсынып, класс тора-бара тынычланды да кебек. Әмма арадан берсе, күңеле белән әллә кайларда йөргәндәй, әле булса тәрәзәгә карап утыруында. Шундый да тирән уйга баткан, хәтта укытучының кисәтүен дә ишетми, янына килеп басканын да тоймый калды.
— Китабыңны ал, Касыймова, эшкә тотын, — диде укытучы кызның иңбашына йомшак кына кагылып.
Гөлгенә сискәнеп китте, ашыгып сумкасына тотынды, каушавы белән кулыннан төшереп җибәрде. Сумка эчендәге әйберләр шапылдашып идәнгә коелды. Җыеп алырга иелгән кыз өнсез калды, үз күзенә үзе ышанмады, иреннәре «Сәгать!» дип пышылдады. Китап-дәфтәрләр арасында көзге кояш кебек салкын сары сәгать ята иде. Гөлгенә аны чылбырыннан тотып алды да, барысына да күрсәтергә теләгәндәй, кулын югары күтәрде.
- Сәгатем табылды,—дип кычкырды ул, дәрестә утыруын да онытып. Ләкин аның шатлыгын күтәреп алучы булмады, кызыксынып караган күзләр түбән иелде.
Эшсезлектән каңгырып йөргән Фәридә бу турыда берни белми иде әле. Ул әлерәк кенә Аликларны калдырып киткән җирдән дә әйләнеп килде. Анда егетләр юк иде инде. Кызны бераздан Рәсим үзе килеп тапты.
— Алик кая? — дип сорады Фәридә.
— Өенә кайтып китте,—диде Рәсим һәм Фәридәнең күзләренә карап,— Гөллиеңә әйт, кыйныйм мин аны,— дип куйды.
Кыйныйсы кеше кисәтеп тормый инде аны, дип уйлады Фәридә, әмма теле белән әйтмәде, Рәсим кебек үк үзе дә бик ачулы иде Фәридә.