СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гадел хөкем (Латыш халык әкияте)

Яшәгән, ди, бер шәһәрдә Олы Петерс исемле бай кеше. Ә аның хезмәтчесен Бәләкәй Петерс дип йөртәләр икән. Еллар буе хезмәт хакы түләмәгән өчен, Бәләкәй Петерс хуҗасын хөкемгә тартырга булган.
Шулай итеп, ике Петерс гаделлек эзләп бер-бер артлы башкалага король янына киткәннәр. Бераз баргач, Бәләкәй Петерс юлда кырмыска күргән. Инде өстенә басам гына дигәндә, кырмыска аңа: «Зинһар, кызган, тимә миңа!» — дип эндәшкән.
Бәләкәй Петерс кырмысканы юл кырыена чыгарып куйган да ары киткән. Тагын бераз баргач, юл читендәге суда бал кортын күргән ул. Үлем белән тарткалашучы бал кортын, судан алып, һавага очырган.
Төш вакыты җиткәч, Бәләкәй Петерсның тамагы ачкан, ләкин бер телем ипие дә юк икән моның. Шулчак агач ботагында утыручы күгәрченне сугып төшерәм дә пешереп ашыйм дип таяк белән кизәнергә җыенуга, бер тавыш ишеткән. «Тимә миңа, изгелегеңә яхшылык белән түләрмен», — дип эндәшкән аңа күгәрчен.
Шулай итеп, ике Петерс король янына килеп җиткәннәр.
— Бәләкәй Петерс — алдакчы. Ул, корольнең бөтен ашлыгын бер төндә сугып бетерәм, дип мактанды,—дигән Олы Петерс корольгә.
Король хезмәтчене ашлык амбарына ябарга кушкан. Инде нишләргә дип кайгырып утырганда, моның каршысында кырмыска пәйда булган.
— Борчылма, иртән торуыңа ашлык сугылган булыр, — дигән аңа кырмыска.
Бәләкәй Петерс йоклаган арада кырмыска гаскәре башактагы орлыкларны чүпләп, капчыкларга тутырып та куйган.
Монысында җиңелгәч, Олы Петерс хезмәтченең елга аша балавыз күпер төзим дип мактануын әйткән. Бу күпер аша корольнең каретасы да чыгып йөри алачак, имеш... Корольгә шул гына кирәк: төшкә кадәр күперне төзеп бетермәсә, Бәләкәй Петерсны җәзага тартасын игълан иткән ул.
Кайгыга төшкән хезмәтче янына шулчак бал корты очып килгән.
— Юкка борчылма. Син мине бәладән коткарган идең, хәзер инде безнең чират,— дигән ул.
Тынычландым гына дигәндә, Бәләкәй Петерсның, инде икенче көн рәттән авызына ризык алмаганы исенә төшеп, борып-борып эче авырта башлаган. Шулчак аның янына күгәрчен очып килгән дә нигә болай кәефсез икәнен сораган.
— Бик тә тамагым ачты,— дигән аңа Бәләкәй Петерс.
Күгәрчен очып киткән дә бераздан ипи белән су алып килгән. Тамагы туйгач, Петерс йокыга талган. Ә уянганда инде елга аша балавыз күпер дә салынып беткән булган.
Король бу күперне күргәч, Бәләкәй Петерска кыйммәтле бүләкләр бирергә кушкан. Ә Олы Петерсны сараеннан куып чыгарган һәм хезмәтчесенә бурычларын түләргә мәҗбүр иткән.