СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фатих Хөсни “Малай белән солдат”

...Бусы менә Наилләр өе. Аны узып бераз барасы да - күпер. Күперне узып бераз баргач - каланча. Аның башында зур җиз чаң, аннары тагын тире толып кигән Галәви абзый басып тора... Шунда ук тыкрык, тыкрыктан бераз баргач - ындыр. Аннары басу капкасы, аннары тимер юл, аннары калай түбәле кызыл станция. Станциянең аргы ягында кар басып киткән кыр. Куян белән тулган урман. Урманның аръягында - кайдадыр, шунда якында гына - Наилнең әтисе... Ә үзе, шул әти, кайтмый да кайтмый. Әнисе әйтә Наилгә, сораган саен әйтә: әнә шул якка, урман артына таба китте безнең әтиебез, кайтса, шул яктан ук әйләнеп тә кайтырга тиеш, ди. Элегрәк Наилгә сугыш үзе дә шунда, урман артында гына булгандыр кебек тоела иде, үсә-үсә ул инде белә башлады: юк, сугыш урман артында гына булмаган, сугыш каладан да ары, Теләчедән дә ары, кайдадыр еракта-еракта булган, аны хәзер тагын да ераккарак куганнар, ә Наилнең әтисе алай еракта түгел, әнә анда - урман артында гына. Шулай уйлау рәхәт, шулай уйлау күңелгә тынычлык бирә, әни дә шулай уйлый, күршедәге Нурҗиһан әби дә шулай уйлый, кем белә, бәлкем, каланча башындагы Галәви абзый да шулай уйлый торгандыр!
Наил хәзер бала-чага түгел, ул инде укырга өченче класска йөри, өйдә әнисенә булыша, абзар-кура арасында терлек-туар карый, бүтәнен әйтеп тә торасы юк, ул быел, кулына балта-пычкы тотып, үзенә чаңгы да ясады. Шулай да әти турында ул элек ничек уйлаган булса, хәзер дә шулай уйлый: әти урман артында мәңгелеккә калырга тиеш түгел, әти кайчан да булса бер кайтырга тиеш. Сугыш булган да беткән, башка малайларның әтиләре инде әллә кайчан кайтканнар, тик менә Наилнең генә әтисе кайтмый да кайтмый.
Кышкы каникул вакыты иде. Беркөнне Наил, үзе ясаган чаңгыга басып, япа-ялгыз чыгып китте. Күперне узды, каланча чатына җитте, тыкрыкка борылды, басу капкасы янында аз гына тукталып торды, аны да үтте, басуга чыгып китте. Ә үзе япа-ялгыз, җитмәсә тагын көн кичкә авышып бара, нык кына буранлап та тора иде.
Станция юлында аңа аркасына рюкзак аскан, кулына кечерәк кенә чемодан тоткан җәяүле бер солдат очрады. Икесе дә туктап калдылар.
- Бу алда күренә торган авыл Мүкле Күл авылымы? - дип сорады солдат, малайны башыннан аягынача күздән үткәреп.
- Мүкле Күл түгел, безнең авыл, - дип җавап кайтарды Наил, солдатның соравын аңышып җитмичә. Ул, зурларча хәрәкәт ясап, бүреген артка чөя төште, маңгаен сыпырып куйды. «Менә мин шул авыл егете булам инде!» - дигән кебек итеп, солдатка кыю гына бер карап алды. Икесе дә көлемсерәп куйдылар. Малайның болай чекрәеп карап торуы солдатка ничектер сәер тоела иде, шул ук вакытта Наилгә дә кызык: шушындый зур солдат абый, кыр уртасында аны туктатып, авылны сорашып тора.
Бераз сүзсез торганнан соң, солдат янә сорап куйды:
- Ә соң син болай кичләтеп кая барасың?
«Әтине эзләп...» - дип, чак ычкындырып ташламады малай, ничектер уңайсыз булып китте аңа. Шунда ук ул, чаңгысын авыл ягына борып, солдатка ияреп кайтырга булды. Юлда алар әллә ни сөйләшеп тормыйча, икесе дә бик зур кеше булып, тамак кыргалый-кыргалый гына кайттылар. Шулай да солдат сорашкалады: янәсе, Наилгә чаңгыны кем ясап биргән? Наил мәктәптә укыймы? Ничәнче класста укый? Укулары ничек бара? Наил киләчәктә кем булырга уйлый? Җитмәсә тагын, тел ачылгач, Наилнең чаңгысын да яманлап ташлады, чаңгыны, имеш, юкәгачтан ясамыйлар. Сөйләшмәделәр дисәк тә, байтак кына сөйләшкәннәр икән алар. Кыскасы, Наилләр авылына кайтып җиткәндә, алар инде тәмам дуслашып өлгергәннәр иде.
Каланча чатында борылмыйча, солдат үз юлы белән китә башлагач, Наил кинәт аптырап калды:
- Безгә бит бу якка... син безгә кайтмыйсыңмыни? - дип сорап куйды ул, бераз аптырабрак. Аның тавышы бер үк вакытта гаҗәпсенү һәм аптырау белән тулган иде. Солдатка ул шундый бер тилмерү белән карап алды, теге борылмас җиреннән борылды.
- Кайтыйк алайса... - дип, шаярткандай итеп әйтеп куйды ул авыз эченнән. Әмма уйланып калган хәлдә кабатлады: - Караңгы да төшеп килә, буранлап та тора...
...Ул кичне Наил, шатлыгыннан нишләргә белмичә, гел солдат тирәсендә бөтерелде: аның йолдызлы бүреген киеп карады, аның бил каешын салдырып, каешны үзе буып йөрде, солдат аның белән шашка уйнаган булды. Тышта буран котыра, буран тәрәзә пыяласына кар китереп сылый, әллә нидә бер күрше Әхми абзыйларның эте өреп куя, ә өй эче җылы, рәхәт, җиделе лампа яна. Наилнең каршысында зур гәүдәле, таза иңбашлы, салынкы кашлы, гел көлемсерәп торучы сөйкемле абый утыра. Бик күңелле булып китте Наилгә һәм ул, шул рәхәтлектән әкрен генә оеп, мендәргә кәкрәеп төшкәнен үзе дә сизми калды.
Ләкин иртәгесен солдат абый юк иде инде. Наил йокысыннан торганчы, солдат абый җыенып чыгып киткән. Йолдызлы бүрек тә юк, бил каешы да юк, шашка төймәләре кайсы кайда сибелеп яталар, кыскасы, өй эче нәкъ элеккечә бушап, ятимләнеп калган иде. Наил күңелсезләнеп тәрәзәгә килде, күзләре белән солдат абыйны эзләп табарга теләгәндәй, каланча тыкрыгы ягына таба карап торды. Ләкин солдат абый бер җирдә дә күренми иде. Ул да түгел, ишекне зур итеп ачып, әнисе яңа чаңгы күтәреп керде.
- Менә сиңа... солдат абыең ясап калдырды, - диде ул, чаңгыны Наилгә биреп. Шулай диде дә, бүтән бер сүз дә әйтмичә, ашыгып, кече якка кереп китте. Күреп калды Наил, әнисенең нишләптер иңбашы дерелдәп куйды, кинәт яулык почмагы белән күзләренә тотынды - әллә елый инде?
Менә моны ичмасам чаңгы дияргә дә була - үзе киң, үзе озын, үзенең әле, олылар чаңгысы кебек, башы да кәкрәеп тора. Ә әни, юләр, елый. Солдат абый аның малаена нинди шәп чаңгы ясап калдырган, ә ул елый...