СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лира Ибраһимова “Офыклар шатлык вәгъдә иткәндә”

Офыкка таралган кичке алсулык иртәгәгә шатлык һәм бәрәкәт вәгъдә итте. Чыршылар арасыннан бөркелеп чыккан черкиләр аларны өйгә куды, һәй, сездән куркып торган юк ла! Үзебез утырткан чыршылар! Алар безне чәнчеми! Менә, билләһи, араларына йомарланып кереп бассаң да, бер җиреңне авырттырмаячаклар! Алар безнең мәче шикелле усал-ягымлы. Безнең мәче дә бит, и-и-и, ишектән килеп керүгә, йөгереп килеп, тешләрен ыржайтып, аяк астына ташланган була. И-и-и-и, тешләшкән була. Үзе бер дә авырттырмый. Шулай ярата гына ул. Ул бит кочаклый да, үбә дә белми. Чыршылар да шулай. Сөйли дә, елмая да, кочаклый да, үбешә дә белмиләр. Сине яратканнарын чеметеп кенә сиздерәләр. Алар ачулана да белмиләр шул. Без аларны теге вакытта зур әни белән утырттык. Әнә тегендә, өстәрәк, минем зур әти утыртканнары да бар. Чикләвеклеккә узып барганда, ул чыршылар да безне муен-битләрдән чеметеп калалар. Аларда бит зур әтинең кул көче саклана, ылысларда карашлары, күз нурлары калган. Без беләбез инде аны, зур әни сөйләде. Ул безне монда еш алып килә. Чыршылык каршындагы тау итәгенә утыра да ыңгыр-шыңгыр ниндидер көй сузган була. Матур итеп җырлый белми үзе. Юк, ул шулай үзенчә бабай җырлагандагы кебек кыланадыр. Үзе елмаеп, оялган сыман итеп безнең чәчләрдән сыйпаган була. Нәрсәдән ояла? Нигә елмая? Әйтми. Ә без тиз генә Гөлбәзер урманына керәбез дә, каен җиләген кыңгырау чәчәкләренә төреп, аңа пируклар ясап алып киләбез.
И-и-и, яратам да мин үзебезнең Гөлбәзерне!
Аны безнең әткәйнең Бароны белән Малинасы гына яратмый. Кемнәр-кемнәр? Безнең кыш чыккан үгез белән сыер инде! Кемнәр-кемнәр? Кичен сакларга алып чыгып бер генә уен уйнарга да өлгермисең, әллә кая олагалар да куялар. Без уенны уйнап бетергәнче, Тәпәреш басуына җитәләр, билләһи. Шунда киткәннәрен беләбез инде без, шуңа бик исебез китеп тормый. Барыбер ерак барасы. Бер километр артык йөгердең ни дә, йөгермәдең ни? Уйныйсы килә ич. Караңгыда күзгә дә бик чалынмыйлар, кыштыр-кыштыр күшәгәннәреннән генә чамалыйсың. Барып алмасаң, үзләре кайталар кайтуын. Тик көтүгә генә соңга калалар. Өлгерсәләр дә, һич куалап чыгарам димә. Мөгрәп тик басып торалар.
Юк, сыер мине ярата ул үзе. Бала итә, әни әйтмешли. Өйдәгеләр берәр кайда кунакка китсәләр, аны мин савам бит. И-и-и, тоякларын җиргә батырып, койрыкларын катырып, түзеп торган була инде сыер. Авырттырып савам бит инде мин аны, белеп торам. Әни авырттырган булса, инде күптән койрыгы белән уңлы-суллы чәпәләгән булыр иде. Ә миңа юк. Бик түзәр әмәле калмаганда, азактан гына берне сыдыра сыдыруын. Анысына гына сүз әйтеп булмый инде. Аның каравы мәче дә, эт тә, тавыклар да сөтне турыдан-туры авызларына сиптереп кенә эчәләр. И-и-и, рәхәт бит ул шулай сөт эчүе. Әни күрмәгәндә, апаемның авызына да мин шуннан гына сиптерәм. Үзе тончыгып бетә, үзе хәлдән таеп көлә. Бик кызык инде, кыскасы. Әти күрсә әле, арт ягыңа себерке дә эләгергә мужыт. Үзе әйтмешли, бик пырдымсызлансаң. Нинди сүздер инде ул? «Бик тәртипсез» дигәнне аңлатадыр инде. Тик әтигә «тәртипсез» дигән сүзгә караганда бу сүз төшемлерәк тоеладыр, күрәсең.

Бүген кич безгә Свирлаудан кайткан күрше Асия апа керде әле. Иртәгә шомыртка барабыз, әзерләнегез, диде. Шомырт дигәннән, үләм дә китәм инде мин баллы шомырт өчен. Авыз эчләрен бөрештереп интектерә инде интектерүен, ипи дә ашап булмый аннары. Тик пешкән шомырттан да туеп булмый шул. И-и-и, белсәгез иде, кыр уртасында җәйрәп үсеп утырган дә-ә-әү агачның җайлы гына бер ботагында, балланып пешкән эре-эре шомыртның иң караларын гына чүпләп-чүпләп, сайлап кына сыйланып утыруның никадәр рәхәтлеген. Башта авызыңа берәмләп кенә саласың да, татлы сутын суырып алып, төшен ерак-ка-а-а-а төкереп җибәрәсең, ә аннары инде берәмтекләп тормыйсың, учлап-учлап авызга саласың да төше белән үк йота башлыйсың. Ул төшне йотканнан гына бер зыян да күргән юк әле. Төнлә алай-болай ялгыш кына эч авырта башласа, зур әни генә: «Никләр шул шомыртны тыгылганчы ашыйсыз соң? » — дип ачулана. Шомыртны башкача ашап булмый шул. Җәй буена шулай кара-баллы булып тормый, бераздан кибә дә башлый. Белмиме инде шуны зур әни? Шомырт та, кузак та, җиләк тә, чикләвек тә тиз генә булып ала. Өлгерсәң өлгерәсең, өлгермәсәң — юк, бетәләр дә куялар.
Үткән ел кызык булды әле. Әллә нишләп кузак өлгергәнен белми кала язганбыз. Уфадан әтинең сеңлесе кайткач кына искә төште кинәт. Аның кызы бар — борча кебек җитез үзе — Гүзәлия исемле. Бер тик тормый. Аның артыннан чаба-чаба мин дә арып бетәм. Уфасыннан кайтып кереп, безгә дигән бүләкләрен тиз генә таратып чыкты да, чәй дә эчмәс борын: «Ну, и чё? Киттекме кузакка?» —ди бу. Кайдан белгән бу шәһәр ристаны кузакның өлгергәнлеген? Исен сизгәнме? Өйгә кереп шыпырт кына пакетлар алдык та сыптырттык. Минем апам аягындагы Гүзәлия бүләк итеп алып кайткан ак оегын да салырга оныткан. Әй, салмаса! Аны салырга тотынсаң, сораша башларлар — кайда барасыз, нигә барасыз? Кузакка барганны әти белсә, гүпчим җибәрми. Чөнки кузак басуы ферма янында, ә анда фермадан чыккан тизәк чокырлары бар. Куркыныч, ди.
Без авылда төрле хәлләрдә калган бар, тик тизәк чокырына гына баткан юк иде. Юлны кисеп кенә чыгабыз, янәсе. Шәһәрдән кайткан кыз алдында үзебезнең авылны ничек яхшы белгәнебезне күрсәтергә теләдекме — белмим. Әллә нишләп шул ферма бинасы буеннан кисеп чыгасы иттек. Без Гүзәлия белән җитәкләшеп апам артыннан барабыз. Апам бездән хәллерәк тә, тизрәк тә йөгерә, шуңа гел алдан бара. Уза башласаң да уздырмый әле. Йә йөгереп үтеп китә, йә төртеп үк ега. Менә шул апам эре-эре атлап бара иде... кисәк кенә буе кыскарды да куйды. «Аһ!» Карасак, апам тезеннән мал тизәгендә басып тора.
И-и-и, ул ак оекларның аклыгы-ы-ы.
Апам минем алай елак кызлардан түгел. Бик озак йөзләрен чытып тез башларына карап торды да аякларын суырып алып, сукмакка чыгып басты. Бер биш минут апама карап тик кенә тордык. Тиктормас Гүзәлия дә берни эндәшмәде. Нәрсә дип әйтәсең инде? Болай да кызганыч лабаса. Мин инде апам кире борылып кайтып китәр дигән идем. Кая ул! Аякларындагы оекларын салып ерак түгел яңгыр суыннан җыелган күлләвеккә иелеп чайкатты да, аларны өйдән алып чыккан пакетына салып, эре-эре атлап юлын дәвам итте.
И-и-и, ул кузаклы борчакның сусыллыгы, тәмлелеге! Башта бер ун-унбиш минут күбенгәнче ашыйбыз, аннары ашыга-ашыга пакетларга җыя башлыйбыз. И-и-и, рәхәт тә соң басуда. Чын бәйрәм кебек! Әллә нинди матур-матур күбәләкләр, чебен-черкиләр анда. Адым саен чикерткәләр җырлап ята. Җирдә әллә никадәр корт-бөҗәк. һәммәсе әллә нинди матур төсләргә буялган. Барчасы әйбәтләр — бер җирне дә тешләмиләр. Ә һавадагы тургайлар! И-и-и, шатланалар да инде без кырга чыксак! Бертуктаусыз җырлыйлар. Аларның ни турында җырлаганнарын безнең әти яхшы аңлыйдыр. Кырга чыкса, эшләр эшен онытып җиргә сузылып ята да озак итеп тургайларны тыңлый. Ә тегеләре тыңлаучы табылганга очынып-очынып, тагын да көчлерәк, яңгыравыклырак итеп сайрарга тотыналар. «Их, сахра-а-асы, балалар», — дигән була әти. Әнә шул «их, сахрасы» дигән сүзендә без аңлый алмаган тирән мәгънә ятканга, сузып, тәмле итеп әйтә. Мәгънәсен үзе генә беләдер. Шул сахраларда йөргәндә булган әллә никадәр шатлыгы, куанычы бардыр. Оза-а-ак яшәгән бит инде ул!

Аннары, пакетларны борчак белән тутырып бетергәч, имәнлеккә кереп, җиргә сузылып ятабыз. Мин башка бөтен агачларны яратам. Каен беркатлы, артык чибәр. Тал бераз елак, үзе җырчы. Шомыртлар, миләшләр, бөтен башка җимеш бирә торган агачлар бераз кылтыклар. Алар бит җимеш тә бирә әле, янәсе. Тупыл киң күңелле. Усак акыллы. Ә менә имән агачы, ул әллә нинди серле, горур үзе. Яшь кенә имән агачына карасаң, ул әллә нинди биек, көчле, гайрәтле кебек тоела. Ә үзе салкыннарга чыдам түгел. Әнә шул салкыннарда өшегәннәре өчен кызганам да, әллә нигә ныграк яратам да мин имәннәрне. Ә нинди юмарт ул! Чикләвекләрен бер койсамы, урманга аяк атлап керә торган түгел. Яфраклары да әллә нинди уелып-уелып кергән бизәкле бит аның. Чаганнарның яфраклары да шундый. Бик чыдам, түземле булганга яфраклары шулай телгәләнеп беткәннәрдер.
Мин агачларны чәчәкләргә караганда да күбрәк яратам. Алар безне күреп торалар, барысын да сизеп торалар. Эндәшмиләр генә. Безнең өчен дога укып торалар, ди зур әни.
Шул Асия апа кайтсамы?! Безне әллә нинди, зур әни әйтмешли, җәһәннәм ераклыкларына алып чыгып китә инде. Баруы бер хәл. Ул җиләкләр тутырылган чиләкне күтәреп кайта-кайта җаның чыга яза. Ә тутыртмыйча алып та кайтмый әле ул. «Әйдә, ничава, әкрен генә атларсыз», — ди. Бераз баргач, юл буендагы берәр матур җиргә утырып, кесәләрдәге бер зур кисәк ипине тартып чыгарабыз. Ризыкның чын тәмен белер өчен, аны кырга алып чыгып ашарга кирәк.
Бу юлы да, иртә таңнан бер олы кисәк ипи белән берәр кыярны гәҗиткә төреп чиләк төбенә салдык та, яңа гына авыл көтүе үткән дымлы авыл юлыннан Тарлауга таба атладык. Анда әле байтак барасы.
Асия апа ул шомыртны бик тиз җыя. Әллә жираф кебек озын муенлы булып, шомырт агачларын безнең кебек бөгеп маташасы булмаганга, күз ачып йомганчы бер чиләкне тутыра да куя. Аннары ул бергәләп, үзе әйтмешли, өер белән йөргәнне дә яратмый. Урманга керүгә: «Әйдә барыгыз, миңа ияреп йөрмәң, тик ерак китмәң. Кычкырып эндәшкәнгә җавап бирегез түлке!» — ди дә, юлында очраган беренче агачтан үрелеп кенә шомырт чүпли башлый. Ник бер генә шомырт бөртеген авызына капса ла. Юк! Тарлау тиклем Тарлауга кадәр килеп, туйганчы бер шомырт та ашамаска тагы! Соңыннан киптергән шомыртның тәме бөтенләй башка ич аның. Тарттырган шомырт оны ашаганчы, туйганчы аның чиен ашыйсың. Картая-картая кеше шулай үзгәрәдер инде. Зур әниләре дә, ни капса да, их, авыз тәме юк дип, гел зарлана шул.
Шомыртлыкка килүгә иң беренче булып күз әйләнәсеннән апам юкка чыкты. Ул хәзер иң карт, иң күп, иң баллы шомыртлы берәр агачка җайлап кына менеп кунаклаячак та, чиләге тулганчы, тамагы туйганчы тынын да чыгармый шунда утырачак. Әле Асиянең чиләге тулып, кайтырга кыҗмырдата башлап кычкырынырга тотынгач та эндәшмәячәк. Маладис, аның апасы! Асиядән куркып тормый, үз җаен белеп тик йөри. Асия апа ул күпме тузынса да, барыбер аларны ташлап кайтып китмәячәк. Үзенә иптәшкә дип, әтиләреннән «валлаһи-билләһи»ләп антлар итеп ышандырып, сорап кына алып китте бит. Юк, чиләкләр тулмаган булса, ул зарлана-зарлана җыешачак, әмма ләкин безнең аларны үзебезнең тутырасы килә лә. Ул шундый усал булып кыйлана торган әйбәт апа үзе Асия апа.
Шомыртлыкка баргач, әле мин авыл ягына борылып озак итеп карап торам. Авылга шомырт агачы өстеннән карап торуы кызык. Ерактан андагы өйләрне, урамнарны барлыйм. Безсез ничек икән авылда? Юксыналар микән безне? Сагыналар микән? Әллә безнең авылдан чыгып киткәнне белми дә калдылар микән? Юк инде, белми калулары мөмкин түгел. Күпме эт өреп, никадәр әби-чәби иртәнге чәйләрен эчкән җирләреннән үрелеп тәрәзәгә капланып калдылар. Күзләре начар күргәнгә, күбесе аларны танымаганнар дыр, бәлки. И-и, барыбер кем дә булса сагынадыр әле аларны, тизрәк кайтканнарын көтәдер, һичьюгында, шулай дип ышанасы килә.
Инде бер тәбәнәк кенә куак табып, җайлап кына шомырт тиерә генә башлаган идем, апаның чәрелдәп кычкырып җибәрүеннән йөрәгем ярыла икән дип торам.
— Үлә-ә-ә-әм, коткарың!
— Нәмә булды тагын, очып төштең мәллә?
Асия апаның башта шәплеген ташлап китәсе килми торды.
— А-а-а-а! Асия апа, кил тизрәк!
Мин апаның тавышы килгән җиргә инде күптән чабып килеп җитсәм дә, аның кайдан кычкырганын чамаламый тордым. Тавышы көчле, монда гына, тик апа үзе юк. Җирдә чиләге генә басып тора — төбе күмелгән, шомырты да коелмаган, ә апа үзе соң кайда? Башларыбызны күтәребрәк карасак, ни күрик, апам биек шомыртның иң югары ботагына куллары белән асылынып калган. Асия апа озын булгач, аны сыйракларыннан тиз сөйрәп төшерде. Тик, шул ук ботакка эләгеп, үзе дә очып менеп китә язды. Шомырт агачының безнең белән бераз шаярасы килгәндер инде. Асия апа минем апа кебек җиңел түгел шул, аяклары җирдән ярты метр да күтәрелмәде. Әллә тагы, бәлки, шомыртның көче җиткән дә булыр иде, без чарылдашып Асия апаның итәгенә ябышмасак. Ул кинәт кулларын ычкындырып җибәрүе булды — өчебез өч якка чәчелдек тә төштек. Шушы хәлдән кызык табып тәгәрәшеп, шомырт очларына, агачлар арасыннан безне күреп елмайган болытларга карап рәхәтләнеп көлдек. Бар урман яңгырады!
Эт оясында көчле була. Без дә, оядагы эт балалары кебек, шушы үзебезне тудырган яшәешне яратуыбыз белән көчле идек. Монда һәрнәрсәгә без хуҗа.
Монда һәр агач, һәр үлән, һәр тузан бөртеге, һәр су тамчысы бары тик безнең белән бергә шушы җирдә яшәргә яралган кебек. Монда һәрнәрсә ышанычлы, ныклы, таянычлы. Монда әйтерсең җир белән күк безнең җаннар аша тоташкан. Без юк, димәк, җир дә юк, күк тә юк.

Бу — безнең кальга. Без шул галәм белән тоташкан иркен кальгада аунап үстек тә буй җиткереп кальга диварлары өстеннән дөньяга күз ташладык.
Кичә авылда кино була дигән хәбәр таралган иде. «Индиески» кино! Хәлим абый безнең шәп «кинамиханик». Районга килгән бер киноны да калдырмый ул. Ул үзе буйга кечкенә, иске «Урал» матае кырына басса, матай өстеннән башы чак кына күренеп тора. «Бөкре Хәлим» дип йөртәләр аны. Чынлап та, ул — гарип, аркасында тау кадәр бөкресе бар. Ләкин аркасында тау кадәр шатлык йөрткән кешедәй гел елмаеп йөри. Минем аның бервакытта да үпкәләгәнен, ачулы, күңелсез чагын күргәнем юк. Менә шундый бөкре — ерык авыз ул. И-и-и, ярата да инде ул безгә матур һинд киносы күрсәтергә. Шул киноны авылга алып кайтуны, әллә нинди матур маҗарага әйләндереп, бөтен халыкның кәефен күтәрә. Әле күптән түгел генә, прокатта һинд киносын аңа бирмичә, башка авыл киномеханигына бирмәкче булганнар, имеш. Ул тоткан да кинотасмалар тутырылган тимер тартмаларны матаена салып авылга качкан. Моның артыннан милиционерлар куарга чыкканнар, имеш. Күрше мари авылына җиткәч, милиционерлар сорыйлар икән: «Менә әле генә бу юлдан матайга атланган кеше узып китмәдеме?» — дип. «Матаен күрдем, тартмаларын да күрдем, тик кешесен генә күрмәдем», — дип җавап биргән, ди, теге авыл кешесе. Шундый мәзәк, күңелле кеше инде ул безнең киномеханик Хәлим абый.
«Хәлим абый, бүген нинди кино күрсәтәсең?» — дип сорасаң, һичшиксез: «О, любофф, шпианаш», — дигән була да авызын җәеп рәхәтләнеп көлә үзе. Киносын мактап бар авылны шау китерә. «Хәлим абый, безне керт инде бүген кинага», — дисәң, «Да шишнасыт лит», — дигән була. Үзе тагын хихылдап көлә. Кичен укытучылар ныклап саклый башласа, кинобудкасына кертеп тишектән булса да киноны карата тагын. Ә үзе сигаретын авыз кырыена кыстырып куя да тирләп-пешеп кинотасма чорный, үзе бертуктаусыз- шаярта.

Кызык кеше, авылдагы иң яхшы, якты кешеләрнең берсе ул. Дөньяда яхшы кешеләр күптер, тик аларның барысы да якты булмый. Эче тулы газап, әрнү булса да яктылык чәчә белүе, гарип булса да, аны әллә нинди гаҗәеп матур, нәкъ менә шушы авылны нурлар, матурлар өчен туган кеше кебек зурайта, баета иде. Андый кешеләр бервакытта да икейөзле булалмыйлар. Кояшның караңгы ягы булмаган кебек, аларның да кара яклары күренми.
Авылда әле тагын бер мин аеруча хөрмәт итә торган бабай бар. Аны «тиле Фәсих» дип йөртәләр. Кайбер кешеләр аннан көлә, ә без апам белән аны бик кызганабыз. Чын сугышта, чынлап сугышып «кантуженный» булып кайткан ул. Мин аны сирәк очратам, очратсам да, нигәдер урап узам. Шул кечкенә, ябык гәүдәле бабайның тар гына күкрәк читлегенә бөтен тәнен сызлата, аны гел чыдамаслык дәрәҗәдә әрнетеп тора торган тимер салкын йөк тутырылган сымак тоела иде миңа. Ул йөк аны кешеләр белән сөйләштертми, аларга кушылып көлдертми. Тик авылга сирәк-мирәк кенә килгән концерт вакытларында гына, сәхнәдән матур көй яңгырый башлагач, шул авыр йөге чишелеп китә дә, эчендәге бетмәс-төкәнмәс әрнү-хәсрәте, тыелгысыз көчле тайфун булып тышка ыргыла. Ул, шул тайфун артыннан ияреп, күкләрдән әллә ниләр ялваргандай, көрәк кебек киң учларын югары күтәреп, сәхнәдән яңгыраган көй-моңга кушылып шыңшый-шыңшый, кеше тулы зал буйлап талгын гына әйләнеп йөри башлый. Кешеләрнең кайсысы көлә, кайсысы кызгана. Ә мин андый вакытларда аны кызгануга чыдый алмыйча урамга чыгып чаба идем.

Килсә, безгә яңгырның яшенлесе килә инде ул. Әти белән яшенле яңгырда кырда калгалаган бар барын. Яхшы көтүченең хәлле чыбыркысы кебек, яшен, карт каен төпләренә бәрелеп чатный. Котлар чыга. Без андый вакытта куаклыкта капланып утырабыз. Яратам мин яшенләп яхшылап яңгыр яуганын карап торырга. Юк, яшенләмәсә, яңгыр астында йөгерергә дә яратам мин. Әле җәй башында гына бөтен урам белән «Яңгыр боткасы» ясап, авылны чишмә суына батырган идек. Яңгыр да уенга соңлыйсы килмәгән кебек йөгереп килеп җитте. Шундый матур итеп яуды, яшене дә көчле булмады. Ул безне үртәп кенә, иркәләп кенә яуды. Ә без, бер өер бала, шул шатлыктан бөтен авыл буйлап капкаларга бәрелеп чаптык, юешләнгән бура бүрәнәләрен таптап йөгереп әйләнә-әйләнә, кычкырыша-чыркылдаша, шушы рәхәттә хозурландык!
Үткән ел күршедә ялгыз яшәүче Сафура әби дә төнлә белән яңгыр астында кәкре таягы белән капкаларны кагып йөрде. «Хәйбибрахман, чык әле, гәҗиттәге урыслар мине өемнән куалар!» —дип үрсәләнеп кычкырды. Саташты ул шулай. Карт иде инде. Хәйбибрахман бабай ишетеп чыга алгандырмы-юкмы — белмим, ул да карт иде инде. Әбинең тавышы да озак тормый тынды, төн караңгылыгы, яңгыр шыңшуы астында гаип булды. Ялгызлык авырдыр шул. Төнге яшенле яңгыр астында икеләтә куркыныч, авырдыр.
Ялгызың авырдыр ул...

Безнең урамда тагын ялгыз яшәүче Вәсилә апа да бар әле. Минем ул апаны бервакытта да матур, купшы киемдә күргәнем юк. Эшкә дә, бәйрәмгә дә гел шул бер кием. Без Сабантуйга матур, чәчәкле күлмәкләр кигән кебек, аның да матур итеп киенәсе килгәндер, әлбәттә. Тик кимәде. Өстендә һәрвакыт чисталыгын керләнгәнлеген чамалап булмый торган кара төстәге күлмәк. Аның яңа чагында нинди төстә булганлыгын Вәсилә апа үзе түгел, күлмәге дә хәтерләмидер инде. Аягында зур резин итек. Ул, шул зур резин итекне яңгырда да, корыда да шапыр-шопыр сөйрәп, эре-эре атлап, тавык чүпләсә дә бетми торган мәшәкатьләре бар кебек, урам буйлап җилтерәп үтте. Вәсилә апаның яшәеш белән бар бәйләнеше, алыш-биреше шушы авыл чигеннән бер адым да чыкмаган иде. Ул шушында туган, яшәгән, изгелек яисә гөнаһ кылган, әрнегән, күз яшьләре түккән, яраткан, бала тапкан... һәм үлгән!
Шул гомере буена аягыннан төшмәгән зур резин итеге эчендә күпме кешеләр сагынып елаган газиз, изге туган туфрак кирәксез бер уч тузан булып шалтырап йөргән дә йөргән. Ул аның никадәр газиз икәнен аңламый да, тоймый да калгандыр. Гыйбадәтләр кылган-кылмаганлыгын беркем белми, тик башыңнан яулыгы төшмәде, намаз укыгандырмы, тик кеше гайбәтен сөйләмәде, явызлык кылмады.
Йөзендәге яшел күзләре гел моңсу. Маңгайлары киң булганга, ул күзләр кечерәеп эчкә батып торалар. Әйтерсең, шушы хәсрәтле дөнья белән һәрвакыт маңгайга-маңгай килеп сөзешеп яшәгәнгә, маңгаена аның авыр мөгезләр үскән иде. Аның күзләре шул мөгезләр аша кешеләргә карый сыман иде.
Бәхетле иде микән ул Вәсилә апа?

Әнә Асия апа да арыган, күрәсең, чиләген чак-чак күтәреп акрын гына атлап килә. Апам да, чиләге тулганга шатланып Асия апа кырында кигәвен кебек безелди. Уф, минем чиләк тулмады бит. Ярар, күтәреп кайтырга җиңелрәк булыр, барыбер мин аны кайтып җиткәнче түгеп-чәчеп бетерәм. Ашаштыргаласаң, тагын бераз кими әле ул. И-и-и, апам миңа бер сүз дә әйтми, бераз баргач, үзе дә күтәрешеп кайта әле ул, беләм ич аны.
Авылга ерак әле. Эт эчәгесе үләне кебек боргаланып-сыргаланып сузылган шушы калын тузан түшәге каплаган йомшак юлдан атлыйсы да атлыйсы. Авыл да безне көтеп арыган кебек тынып калган. Әнә мәчет манарасы өстенә кечкенә генә бер болыт туктаган. Әйтерсең ул озакламый манарадан яңгыраячак ахшам азанын ипләп кенә өстенә салыр да монда туып үскәннәрнең барчасына да яшәеш кальгасы булган шушы гади генә авылның бер эчкерсез сәламе итеп ерак галәмгә юл алыр.

Безнең балачак илендә бөкреле Хәлимнең дә, Фәсих бабайның да яшәве очраклы хәл булмагандыр. Аларның берсе, балалар, карагыз, аркагызда тау кадәр бөкре булса да, җаныгыз белән ирекле һәм бәхетле була аласыз һәм, иң мөһиме, ул гариплек сезгә чын кеше булырга, көн саен кешеләрне шатландырып торырга, кулыңнан килгән кадәр игелек кылырга комачауламас, ди торгандыр. Ә икенчесе, явызлык кылмагыз, сугышмагыз, бер-берегезнең җаннарын үтермәгез — болардан кеше бәхетсез була, ди торгандыр. Кеше гомерендә андый кисәтүләр бик күп буладыр. Тормышыбызның буеннан-буена Аллаһы Тәгалә тарафыннан тезеп куелган искәрмә-гыйбрәтләренә илтифат та итми, үзебезнең акыл җиткән кадәресен эш итеп яшәргә тырышып ятыш.