Галимҗан белән бакча күршеләре без. Әйе-әйе, мактаныбрак сөйләшкәндә, «дача күршеләре» дип җиффәрәбез. Дача икән, димәк, ял итә торган урын була инде ул. Тик шунысы бар: анда ял итеп кайткач, ике-өч көн буе үзеңне бөкре кол итеп сизәсең. Билләр сызлый, кулдагы яңа сөялләр үзәккә үтә. Сөял дигәннән, үзебез генә түгел, көрәкләребез дә, балта-пычкыларыбыз һәм кәтмәннәребез дә туганлашып беткән инде безнең.
Ә-ә... Әле шушы дачаларыбызга җир алган көн искә төште. Кишәрлекләребездә межага бау тарттырып чөйләр каккач һәм дә көрәкләребез белән ике араны яргач, үз ягыннан Галимҗан дәште:
— Эш качмас ул, күрше, иртәгә дә көн бар. Бүгенгә кайтыйк, минем фатирда чиратлашып ванна кереп алыйк. Сөякләр йомшарып китәр... — Аннары мәгънәле генә итеп күз кысты да тамагына чиртеп алды. — Бер-ике сәгатьтән хатын эшкә китәргә тиеш. Чәкешә-чәкешә, иркенләп гөрләшербез.
Иярдем. Галимҗанның хатыны кояштай балкып каршы алды. Залга үттек, һәм мин шунда, кем әйтмешли, телсез калдым. Йа Хода! Өстәл тулы китап! Юк, дөрес аңлагыз, мин китап күрмәгән егет түгел, мәгәр бу дөньяда мондый китаплар коллекциясе бардыр дип башыма да килгәне юк иде. Алтмышлап китап өелгән һәм шуларның һәркайсы аш-су әзерләү турында! «Кулинария серләре», «Тәмле ризыклар пешерергә өйрән», «Гөмбә ашлары», «Балык ашлары», «Бәйрәм өстәле», «Тәм-томнар», «Бәрәңгедән мең дә бер ризык», «Йомырка ашлары»...
һи-и, мин дә хатын бар дип яшәгән булам бит, ходавәндә!.. Минем Шәмсиянең бар белгәне бәлеш тә өчпочмак, кыстыбый да коймак, пылау да пилмән... Гөбәдияләр, юкалар, кәтлитләр пешереп, ис чыгарып, көн саен плитә тирәсендә кайнашкан була инде тагы...
Ә монда кытай, япон ашлары, чукча, чуваш, мари кулинариясе... Галимҗанның хатыны Рәмзия үзе дә шул китаплар уртасындагы гөл кебек. Китаплар белән кызыксынуымны, аларга карап хәйран калуымны сизгәч, канатланып китте.
— О, кулинария китаплары әнә теге шкаф тартмасында да күп әле. Мин үзем меңнәрчә ризык рецептларын беләм. Аш-су китабын күрсәм, айлык хезмәт хакым да жәл түгел, валлаһи, — дип сүз башлады ул һәм өстәлдән кирпечтәй калын, күз явын алырлык китапны күтәрде, маникюрлы нәфис бармаклары белән актара-актара, әле бер, әле икенче сурәтне күрсәтергә кереште:
— Татар халкының менә бу ризыкны төшендә дә күргәне юк, беләсегез килсә! Ә монысы — итальян кулинарларының яңа казанышы. Күрәсезме, дерелдәвек эчендә калдырган күркә ите нинди зәвык белән киселгән. Пешереп туралган күкәй... сездә ничектер, бездә авыз бөрештереп, культурный кыланып, «йомырка» дип тормыйлар, «күкәй» диләр... менә, күрегез, ничек матурлый ризыкны!
Дөресен әйтми кала алмыйм, гайбәттән булмасын, иллә дә мәгәр Галимҗанның тәртибе, үз-үзен тотышы ошамады миңа ул минутларда. Хәләл җефетенең очынып-очынып сөйләвенә кинаяле елмаю белән йөзен чытыбрак карап торды да:
— Ярый, сез сөйләшә торыгыз, мин ваннага беренче булып керим, булмаса, — дип, залдан гаип булды.
Рәмзия, шуны гына көткән кебек, тагын да дәртләнебрәк аңлата башлады:
—Нигериядә иң абруйлы ризык хакында беләсегез киләме?.. Согуд гарәпләренең кунакларга гына пешерә торган ашлары турында сез хәбәрдармы?.. Борынгы һиндләр кулинариясеннән нинди ризыклар авыз иткәнегез бар?..
Менә бит хикмәт! Ул сөйли тора, ә мин Британия короленең нинди ризыклар яратуын, Мисыр фиргавеннәренең нәрсәләр белән тукланып гомер кичергәнлекләрен, Бен Ладенның, сакалын сыйпый-сыйпый, нинди ризыклар белән туклануын тыңлап утырам!
Валлаһи дип әйтәм, мондый хатыным булса, кулда гына йөртер идем, өрмәгән җиргә дә утыртмас идем. Сизәм, бик сизәм, Галимҗанга әрәм бу! Кадерен белми ул алтын бәяседәй җефетенең...
Шуннан соң вакыйгалар яшен тизлегедәй хутлы барды. Галимҗан ваннадан чыкты, Рәмзия эшкә җыена башлады, ваннага мин кереп киттем. Битләремне сөртә-сөртә, залга атлавым булды, кухня ягыннан Галимҗанның тавышы килде:
— Әйдә, күрше, рәхим ит, күкәй бәлеше белән сыйланып алыйк. Хатын күптән әзерләп куйган икән.
Менә бит ул ишетәсең булса! Тагын бер сюрприз күрәсем бар икән! Болай да тамак ачып өлгергән иде, чәчрәп диярлек кухняга кердем һәм өстәлгә бактым. Бә-әй, нәрсә бу?! Гап-гади йомырка тәбәсе түгелме соң? Анысы да суынып, өсте каешланып өлгергән...
Аптыраудан Галимҗанга күтәрелеп карадым. Киң итеп елмая, каһәр!
— Утыр, күрше, ашап алыйк. — Аннары өстәп куйды: — Синең мөкиббән тыңлап утыруыңны карап тору бик күңелле булды миңа... Хатын сөйләгән ул ризыкларның сурәтләре белән күп сыйландым инде мин. Ә менә әзерли торган ризыгы шушы инде аның. Кабыклы бәрәңгене дә әйбәт пешерә кайчак.
...Менә без инде ун елдан бирле бакча күршеләре. Рәмзия ханым яңа ризыклар да пешерергә өйрәнде. Консервалы ботка җылыта, кибет пилмәне пешерә, тавык бавыры кыздыра. Әле менә бүген дә җылыткан боткасы белән сыйлады Галимҗан белән икебезне. Тик нишләптер суынып беткәч кенә өстәлгә куйды. Шулай да бер файдасын күрдем шул ботканың — бушаган банкасына салып, учак читендә келәй кайнаттым...