СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

“Агыйдел белән Җаек” Идел буе халыклары мифологиясеннән

Җаек, Сакмар, Агыйдел, Караидел, Нөгеш, Олы Иек, Кече Иек — барысы да бер яктан чыкканнар. Борын заманда алар сөйләшә дә белгәннәр, ди. Болай дип сүз куешкан болар: «Барыбыз да бер якка агып барыйк. Кояшка таба агып китсәк, берәр җирдә тагын кушылырбыз». Шулай итеп, Урал буйлап киткәннәр.
Җаек беренче булып ашыкмый гына кузгалган. Алдында каршылыклар очрамагач, үзенә юлны да бик җиңел генә салган.
Иек белән Сакмарларның юлларында аркылы яткан таулар очраган. Бормалана-бормалана, алар да тигезлеккә килеп чыкканнар. Шуннан бергә килеп кушылганнар.
Агыйдел белән Караиделнең юлында текә-текә таулар, ташлар күп булганга, алар, урау юллар үтеп, арткарак калганнар. Артта калгач, Агыйдел дусларына кычкыра ди:
— һәәй, сез кайсы якка киттегез?
Иек белән Сакмар җавап бирмәкче булганнар икән, Җаек аларны тыйган.
— Дәшмәгез, җавап бирмәгез, барсын үз юлы белән генә, безгә кушылмасын.
Агыйделгә тау-таш арасында бик күп инешләр кушылган. Шуңа күрә аның суы да күбәйгән, көче дә арткан. Җаек шуннан курыккан булган да инде. Бу мактаныр, үз исемен тагар дип шикләнгән ул.
Агыйдел һаман киткән. Җавап ишетелмәгәч, ул Көнгәк янында икенче якка борылган. Юл уңаена башка елгаларны да үзенә кушып барган. Бара торгач, Караиделне юлдаш итеп алып, Камага барып җиткән. Соңрак тагын да көчлерәк Иделгә кушылып, Каспийга ук барып тоташкан.
Шуннан карасалар, Идел бик зур икән, ә Җаек бәләкәй генә.
Шулай итеп, көнләшүе аркасында Җаек сай сулы булып калган. Аның суында кораблар да йөри алмаган. Ә Агыйделдә, Агыйделгә кушылган Караиделдә (Идел белән Каманы әйтәсе дә юк инде) пароходлар йөреп тора. Алар җырларда да гел мактап җырлана.
Шушы хикәяне сөйли дә картлар, көнләшергә ярамый, ди торганнар иде.