СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Ибраһим Гази “Җан азыгы”
Фронт газетасында хезмәт иткән чагым. Редакциябез Дон елгасындагы бер зур шәһәргә килеп урнашты. Дөресрәге, шәһәр кырыендагы аулак бер урамга... Тәрәзәбездән Дон суы күренеп үк тора. Дон аркылы салынган күперне немец авиациясе бомбага тотканда, безнең өскә дә бомбалар очып төшкәли.
Шәһәрнең инде шәһәр диярлеге калмаган, йортлар урамы-урамы белән җирдә ауный. Шулай дә шәһәр исән, шәһәр яши... Морҗалардан сыек кына төтеннәр сузыла, кирпеч ватыгына күмелгән урамнарда хатын-кызлар йөри, балалар уйнарга чыгалар.
Редакциябезнең каршында гына диярлек ишелеп-ишелеп тә ишелеп бетә алмаган кызыл таш йорт бар. Бомба умырып аткан ике стена арасына кайсыдыр бер рәхимле бәндәсе балаларга таган асып биргән. Шунда өч кызчык көн саен таган атынып уйный. Кайвакыт без, эштән арып, редакция каршына һавага чыгабыз да кыз балаларның атынуларын карап ял итәбез. Бу безнең каткан күңелләргә үзенә күрә бер җан азыгы була. Аларның, язгы кошлар кебек, чырык-чырык килүләре, кызык кына итеп бәйләнешеп алулары, үпкәләшүләре, елашулары, аннары, бернәрсә дә булмаган кебек, яңадан татуланышулары — шушыларның барысын карап тору бик күңелле...
Аларның көн саен таган атынуларына без шундый ияләштек, чыга торган вакытларында чыкмасалар, безнең кулларыбыз эшкә бармый башлый, эчебез поша, минут саен тәрәзәдән карыйбыз... Аптырагач, берәр хәл булмагандыр бит дип, редакциянең корректоры Зәкине белешеп чыгарга кертеп җибәрәбез.
Зәки кайтып безгә хәбәр итә:
— Озакламый чыгалар!
Баштарак без бу кызчыкларның төс-битләрен аерып бетерми идек әле, озын буйлысы дип, сары чәчлесе дип, кызыл пальтолысы дип кенә йөртә идек. Тора-бара характерларына, гадәтләренә хәтле өйрәнеп беттек. Сары чәчлесе бик үпкәчән булып чыкты. Берни булса, тырт итә дә читкә китеп баса. Кызыл пальтолысы баш бирми торган бик чая, бик усал кыз иде. Анысы, хәрәмләп, рәттән икешәр тапкыр да атынып төшә, сары чәчлене елатып бетерә иде. Ә өченчесе, озынрак буйлысы, нишләтсәләр шуңа риза булып йөри торган йомшак характерлы, күндәм бернәрсә булып чыкты. Аны үз чиратында атындырмасалар да, ул бер сүз әйтми, җиргә чүгәләп, үзалдына уйнарга тотына иде.
Озак та үтмәде, без, шикәр биреп, печенье ашатып, кызчыкларны үзебезгә тәмам ияләштердек. Алар редакциягә кергәләп йөри башладылар.
...Беркөнне немец самолетлары елга ягыннан түгел, ә бөтенләй көтмәгән яктан килеп чыкты. Без редакция каршында сөйләшеп утыра идек, кызлар бездән ерак түгел биш таш уйныйлар иде. Сүзгә мавыгып китеп, без бөтенләй сизми калганбыз, бомбалар, дуңгыз чинаган тавышлар чыгарып, җиргә якыная башлагач кына, аңыбызга килдек. Кыз балалар, сикерешеп торып, өйләренә йөгерделәр. Аларга тизрәк ятарга, җиргә сыенырга кирәк, ә алар йөгерә. Мин атылып барып сары чәчлесеи ектым да үз гәүдәм белән каплап өлгердем, Зәки озып буйлысын егып үз тәне белән ышыклады. Ә кызыл пальтолы кыз, чая, үткен кыз, берәүгә дә тоттырмыйча, һаман йөгерә бирде.
Осколочный бомбалар чатыр-чотыр шартладылар. Минем аркама шабыр-шобыр кирпеч ваклары коелды. Самолетлар үтеп киткәч, җирдән тордык. Кызлар, безнең кулдан ычкынып, тизрәк өйләренә йөгерештеләр. Мин өстем-башымны кактым да тирә-юньгә карадым. Кызыл пальтолы кызчык җирдә чайрап ята иде. Йөгереп барып, кулыма алдым. Җаны бар иде әле...
Бер көн үтте, исән калган ике кызчык урамга чыкмады. Ике көн, өч көн узды. Чыкмадылар. Без тәмам авыруга сабыштык. Ник чыкмыйлар? Таганнары иске урында тик асылынып тора. Ә кызлар юк та юк. Түзмәдек, Зәкине кертеп җибәрдек. Ул бик озак торып, безне зарыктырып бетерде. Менә бервакыт Зәки күренде, без барыбыз да аның каршысына ташландык. Аның алып чыккан хәбәре бер дә күңелле түгел иде. Кызларның әниләре аларны авылга әби-бабалары янына озатып куйганнар икән.
Бик ямансу булып китте. Әле соңыннан да атна-ун көн бик юксындык. Тәрәзәдән карыйбыз, таган бар, кызлар юк. Бер каравыбызда инде таган да юк иде: кемдер аны сүтеп алып кереп киткән...
2024-10-30 13:49