СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Дания Гайнетдинова "Ташулар төшкән вакыт"
Апрель урталары иде. Таң беленер-беленмәс иртәдә авылны шомландырып, «балам... баламны...» дип өзгәләнгән тавыш барысын да йокыдан айнытып, сискәндереп җибәрде. Бер-бер артлы ишек-капкалар ачылып, авыл халкы курку катыш урамга ашыкты. Югары очтан, үксеп елап, бер апаның кызу-кызу Мишәгә таба атлавы шәйләнде. Төенчеген күкрәгенә кысып, ул һаман: «Баламны коткарыгыз, баламны...», — дип такмаклый. Кайсыдыр аны туктатып, нидер әйтергә дә тырышып карады, тик олы яшьтәге апаның беркемне ишетергә дә, кемгәдер буйсынырга да теләге юк иде. Әлеге дә баягы «баламны...» дия-дия ялварулы елау тавышы иртәнге таңны ярып, әле уянып кына килүче авылны шомга салды. Авылның өне качты, карлы түбәләрне җил ялмап алды.
Авыл халкы әлеге апа артыннан атлады. Түбән очта яшәүче Галимулла абый гына бу хатынның язгы бозлар кузгалыр вакыт җиткәндә, ел да шулай саташып йөрүе турында кабаттан хәтерендә яңартты. Ел дәвамында эш-мәшәкатьләр белән аның әрнү-газабы беркадәр онытылып, тулып ташыр чагын көтеп торадыр, мөгаен. Офыкның ерак читендә инде иртә язның беренче гөлдерәү тавышы ишетелә башлаган көннәр җиткәндә, ул кабаттан өтеп ала.
— Аның исеме Хәдичә, — диде Галимулла абый, бу апа артыннан килүчеләргә. — Авылдашлары аны Хәдичәттәй дип йөртәләр. Тумышы белән безнең авылныкы, минем сыйныфташым иде ул. Бик яшьли күрше авыл егетенә кияүгә чыккан иде Хәдичәбез, тик тормышы гына бәхетле булмады, — дип, үткәннәрне яңартып алды ул.
Моннан ярты гасыр элек, язгы ташуда бозлар кузгалганда, яшь ярымлык баласы су ташкыны белән агып киткән булган аның. Шул еллардан бирле һәр яз саен саташып, нарасыен коткаруны сорап сөрән сала икән Хәдичәттәй.
Безнең якларда элек-электән яз көне Мишәдә боз китүен бөтен тирә-як авыллар белән күзәтә торган гадәт бар. Галимулла абый да, безне еракта калган истәлек-хатирә белән таныштырып, Хәдичәттәйнең күкрәк баласын күтәреп ташу карарга төшкәнен сөйләп китте:
—Без аның белән бергә уйнап үстек, бик акыллы, тырыш иде ул. Мишә безнең авыл буеннан гына ага. Күрше-тирә авыллар да боз кузгалганын безнең болын буйлап килеп, Мишә буена җыйналып күзәтә иде. Ул көнне дә боз китүнең беренче көне иде. Башта вак-төяк бозлар кузгалды, аннан бераз эрерәкләр. Алар, бер- берсенә сугылып, китәр юл тапмагач, елга ярына килеп бәреләләр. Шулай итеп, юлларында очраган һәрбер киртәне вата-җимерә үзләренә киңрәк юл яралар. Озакламый ташу, ярларына гына сыеша алмыйча, болынга ук үтеп чыга. Бөтен дөнья — әйтерсең лә чиксез диңгез!.. Бозлар, шушы иркенлекне генә көткәндәй, сиңа таба ыргыла башлый.
—Без шушы тамашаны ничекләр күзәтеп тордык икән?! — дип уфтанып та куя Галимулла абый. — Ул елны да шулай, көчле агым булып, юлында очраган агач-куакларга бәрелә-бәрелә ташыды Мишә. Без, шундый шатланышып, сокланып, боз агуын күзәтәбез. Безгә ни, әнә язгы ташулар белән табигать уяна ич. Кешеләр дә шушы матурлыкны күзәтә-күзәтә ләззәт ләнә. Табигатьнең бары тик шушы вакытында гына була торган бозлар китүен карап тору — үзе бер могҗиза!..
Тик шул хисләргә бирелеп күзәтеп торганда, көчле агым белән килгән боз өемнәре елга ярындагыларны сискәндереп, аяктан егып үтте. Кемдер тиз генә торып читкәрәк йөгерде, кемнәрдер, чирканчык алып, аяклары лач суга батуын сизенеп, авылга таба кузгалды. Тик бая гына сабыен күкрәгенә кыскан Хәдичә генә ачыргаланып кычкырын җибәрде: «Коткарыгыз, балам боз астында калды!» Халык ыгы-зыгы килә башлады. Хәдичә, берни уйламыйча, бозлар өстснә сикерде. Халык аһ итте. Кемнәрдер: «Хәдичә, Хәдичә, бире сикер, үзең дә харап буласың, батасың бит...» — дип кычкырды. Хәдичә беркемне дә ишетмәде, ургылып аккан бозларны булдыра алганча этә-төртә баласын эзли идс. Шулай бозларга бәрелә-сугыла, «балам... балам...» дип өзгәләнеп, яр буендагы талларга бәрелеп туктады, бахыр. Сулкылдап елаган тавышы бүген дә колакта яңгырый, мәңге төзәлмәслек яра булып, күңелдә уелып калды, — дип авыр сулады Галимулла абый.
Ул вакыттан бирле ярты гасыр вакыт узган. Инде үзе әби булырлык Хәдичәттәй, ел саен язгы ташу кузгалыр вакыт җиткәч, бозлар агызып киткән баласын коткаруны ялварып бөтен тирә-як авылларны шомландырып ала. Беркем дә аңа ачулы карамый, кабаттан кызгану хисе генә яңара. Шул елның көзендә ире дә юл фаҗигасендә гүр иясе була аның. Гомере буе япа-ялгызы көн күреп, кайгы-хәсрәтен эченә йотып яши бирә ул.
Бүген дә «балам, балам...» дип саташып уянды Хәдичәттәй. Көч-хәл белән урыныннан кузгалды, чеметеп кенә тәрәзә пәрдәсен күтәреп, урамга күз ташлады. Урамда карлар купшакланса да, әле иртә- кичен битләрне чеметтереп алырлык салкыннар тора. Көндезге кояш кына көн үзәгендә алардан челтәр ясап уйнаклый. Хәдичәттәйнең төшендә дә, өнендә дә моннан күп еллар элек ташу алып киткән кызчыгы фаҗигасе кабаттан яңарды. Ул авыр төш- саташулардан айнымакчы булып, әле уянып та бетмәгән күзләрен бер мәлгә йомып, башын селкеп алды. Башы таштай авыр да, мүк тутыргандай буш та иде. Ничә еллар буе тынгы бирми, эчтән кимерә иде аны уйлары. Эх, шул вакытта нигә дип күкрәк балам белән ташу карарга дип бардым соң мин дигән уе мәңге тынгы бирми аңа. Йөрәк түрендәген әйтә алмаудан да кыен нәрсә бармы икән? Шундый вакытлар була ки, кешеләргә дә күңелеңне бушата алмыйсың,
күрше-тирәдәгеләрдән дә аяу көтмисең, үзеңне үзең дә аклый алмыйсың. Шул каһәрле бер мизгел хатаң өчен үзеңне битәрли-битәрли гомер кичерәсең. Аның үткәннәре — ләгънәтләнгән гомер ул! Хәдичәттәй дә, әнә шулай җилкәсенә баскан күренмәс җан газабыннан бөкшәеп, хәл-халәтен һичкемгә әйтә алмыйча, гомерен ялгызы үткәрә иде. Почмак яктагы матчага эленгән сиртмә бишектә кызы урынына инде ярты гасыр үзе чүпрәктән төреп салган «бала-бәгыре»нә әледән-әле күз салып, бишеген тирбәтеп алгалый. Ә инде язгы бозлар кузгалганда, бишегеннән чүпрәк-төргәген алып куенына кыса да җан газабы белән баласы артыннан йөгерә... Саташулы шушы мизгелдә күңелдә бары бер талпыну, елгалар ташыган, ташулар аккан вакыт... Балам... балам... балам...
2025-03-24 09:39