СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вәрис Гали “Космонавт”

Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, әтисе Хамисне мотоцикл йөртергә өйрәтте.
—Әйдә, улым, рульгә утырып кара әле, — дигәч, башта аптырап калган иде.
Мотоцикл велосипед түгел. Каплануы да бар.
Күпьеллык үлән басуына тукталганнар иде.
—Курыкма, бишекле мотоцикл үзе аумый ул. Акрын гына кузгалырга тырыш, — дип тынычландыргач, ничек йөртеп китәргә кирәген күрсәткәч, тәвәккәлләп утырды. Утыруын утырды, газны катырак ачкач, мотоцикл урыныннан үкереп кузгалып китте. Рулен ныклап тотарга өлгермәде, аздан капланмый калдылар. Бишек күтәрелә башлагач, әтисе, аның аша үрелеп, ачкычны тартын алды. Мотоцикл дык итеп тукталып калды.
— Курыкма, беренче утырганда гел шулай була ул, — дип юатырга ашыкты әтисе.
Бераз хәл алгач, тагын утырып карарга кушты. Бу юлы үзе үк кабызды. Акрынрак кузгалырга, рульне ныграк тотарга тырышты. Мотоцикл җай гына кузгалып китте. Бераз баргач, сүндереп яңадан кузгалып карады. Берничә тапкыр шулай кабатлаттырды әтисе.
—Хәзер инде кузгалып китәргә өйрәндең. Авылга кадәр беренче тизлектә генә төш, — диде.
Ул көнне сөенеченнән кош тоткандай йөргән иде, икенче көнне, йокыдан торганда, беләкләрен селкетә дә алмый. Кан төшкән. Икенче, өченче утырганда, алай ук түгел иде инде. Башта — беренче, аннан икенче тизлектә йөрергә өйрәнде. Хәер, әтисенең дә эшенә барганда- кайтканда икенче тизлектән арттырганы бик сирәк була. Ата гадәте балада дигәндәй, ул аңа охшарга тырыша.
— Ашыгып ерак китеп булмый, — дип кабатларга да ярата әтисе. Тора-бара мотоциклны аңа ешрак ышанып тапшыра башладылар. Җәйге каникулында, урманда әтисенә булышып йөргәч, хәзер эшкә барганда да, сорап, рульгә үзе утыра, кайтканда да.
Яшьтәш малайлар яныннан матайда җилдереп узып китүләре үзе бер бәхет икән. Алар сиңа авызларын ачып карап калалар, ә синең берсенә дә исең китми. Янсын әйдә йөрәкләре түбән оч малайларының, югары очныкыларныкы да! Бөтен кешегә татымый ул матай руле артына утырулар! Йөрсеннәр әнә көчәнә-көчәнә сәпид педале әйләндереп!
Ай буе рәхәтләнә ул мотоциклда йөреп. Көндезләрен буага су коенырга да барып килә. Ике тапкыр әтисе Югары Ушмыдагы сельпо ашханәсенә тавык ботлары, шифалы сулар белән сыйларга алып барды. Җәйгә бер Мамадышка дәреслекләргә генә барып кайткан кешегә анысы да бәхет.
Шулай июнь ае узып та китте, печән өсте җитте. Аларның да Ушмы ягы урманында печән чаба торган урыннары бар. Зур-зур агачлар кочагындагы матур гына аланлык ул. Элек аның бер почмагында күмер яндыра торган җир дә булган. Хәзер урынында кычыткан басып киткән калкулык кына.
— Анда кереп йөрмә, кара еланнар күп, — дип кисәтеп куйды әтисе.
Ул юкта калкулык әйләнә-тирәсен каймалаган кура җиләкләреннән авыз итәргә керер иде дә, шул еланнары шикләндерә. Елан чагып үлгән кешеләр күп, ди бит. Аның үзен олы шөпшә чакканы булды, күсәк белән органдай итте, исен җыя алмыйча торды.
Хамис та чалгы тотарга өйрәнгән иде инде. Аланлыкларын әтисе белән бергә чаптылар. Дөресрәге, аның өлешенә агач араларындагы йомшаграк печәннәрне чабу туры килде. Әнисе, сеңлесе, энекәшләре янәшәләрендә кура җиләге җыйды. Чабылган печәннәрне тараткалап, әйләндергәләп йөрделәр.
Бервакыт аларның печәнлекләренә пошилар да килеп чыкты. Озын аяклы, дәү гәүдәле икән алар. Мөгезләре тармаклы-тармаклы. Ботаклы агачка да охшап торалар. Беренче булып әнисе күргән. Пышылдап кына төртеп күрсәтте. Бермәл ашыкмыйча гына күзәтеп тордылар. Пошилар да аларны күреп алган иде. Энекәшләре Мөдәррис белән Рәис яннарына бара башлагач, борылып, агачлар арасына томырылдылар. Шатыр-шотыр ботак сындырып, юк та булдылар.
— Иртәгә алып кайтабыз, — диде әтисе.
Печәннәр, киптерелеп, кибәннәргә өеп куелган.
Олы-олы биш кибән печән җыелды аланлыкларыннан. Исәпләп карап торганнан соң:
— Ике юлда гына алып кайтып бетереп булыр микән? — дип тә куйды.
Кайтышлый, Бурсык елгасында мотоцикллары сүнде, кабат кабызып утыргач, тизлеккә тыга гына, дырк итә дә сүнә, дырк итә сүнә.
— Муфтысы кырылып чыкты бугай, — дип нәтиҗә ясады әтисе. Этеп кабызып, утырып китәргә туры килде. Муфтасы эшләмәгәч, башка тизлеккә күчергәндә, мотоцикл шатыр-шотыр килеп сикереп куя.
Өйләренә кайткач, складыннан эзләп караган иде дә, таба алмады.
— Берәрсендә булмас микән? — дип, түбән очка төшеп киткән иде дә, озак йөрсә дә таба алмаган.
— Сөнгатуллада булырга тиеш, — дигәннәр дә, ул урманга печәнгә киткән җиреннән кайтып җитмәгән.
Иртәгә печәнгә барасы булгач, иртә яттылар.
Үз эшеңнең файдасын күрү кызык икән! Иртәгә Хамис чапкан печәнне дә алып кайтачаклар. Кыш аларны сыерга, сарыкларга үзе үк түбәдән төшереп салыр әле. Ашасыннар рәхәтләнеп. Сөйләшә белмәгәч, аларга үзеңнең җәй печән чапканнарыңны аңлатып кына булмый. Быел кыш печән арасында җиләк тә күп булыр. Чапканда байтак иде. Кулыңа чалгы тоткач, күргән берен үрелеп ашап йөреп булмый шул. Калалар. Күп калалар...
Иртүк әтисе машина белешкән кешесенә төшеп китте. Мотоциклны калдырып, машинага утырып кына барырбыз дигәннәр иде, ярты сәгать көттеләр, бер сәгать. Әтиләре күренми дә күренми. Көткән кешегә озак тоела бит ул. Әнисенең сеңлесе Рәфизә апасы да кайткан иде. Мотоциклны этеп кабызып булгач, бара торыйк, дип киңәш иттеләр. Кура җиләге җыярга да исәпләре бар иде.
Этеп кабыздылар да, ул акрынрак тизлектә барган арада, әнисе белән Рәфизә апасы куып җитеп утырды. Шушы төзек булмаган мотоцикл белән тагын ун-унбиш минуттан нинди бәлагә тарасын белгән булса, юлга кузгалыр идеме соң ул! Юк! Капкадан да алып чыкмас иде! Кайда абынасыңны белсәң, мендәр җәеп куяр идең дә, юк шул.
Түбән очта ул тагын бер тапкыр сүнеп алды әле. Соңгы вакытта ачкычы да чыгып йөдәтә башлаган иде. Тизлек белән барганда сузылып ачкычка басарга өлгерсәң кабынып китә. Өлгермәсәң, туктагач төшеп кабызырга туры килә.
Бу юлы урам түбән таба булгач, этеп кабызу авыр булмады. Аръяк тавын да әйбәт кенә менделәр, Казыган тау елгасын да уздылар. Тауның үзен менә башладылар. Башта икенче тизлек белән күтәрелгән иде, кабат беренчегә төшерде. Өчтән икесен узгач, мотоцикл тагын ачкычы чыгып сүнде. Вәт, каһәр! Нәкъ кирәкмәс җирдә бит. Әтисенең хәерчегә җил каршы дигәне шушы була инде.
— Хәзер нишлибез инде? Тауга каршы этеп булмый бит, — дип аптырап калды әнисе.
Олы башлары белән шуны да аңламасыннар әле: борылып, таудан аска төшеп тә кабызып була бит. Үз эченнән генә көлемсерәп куйды да:
— Сез бара торыгыз. Мин үзем, кабызып, артыгыздан куып җитәрмен, — дип, аларны таудан менгереп җибәрде.
Казыган тау — патша заманнарында Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Кирмән башлары тауны сөзәкләп кисеп ясаган юл ул. Озынлыгы бер чакрымлап булыр.
Әнисе белән апасы тау өстенә менеп күздән югалгач, мотоциклын борып куйды да утырып төшә башлады. Тизлеккә салгач кабынып та китте. Аска кадәр үк төшеп борылсаң, юл бик озын. Башта төшеп җитәсе, аннан яңадан менәсе бар. Юлның киңрәк җиренә җиткәч, борылып карарга булды. Тизлеген ныграк ачкан идеме, борылып җитә алмады ул. Бары бер метр җир җитмәде. Мотоцикл юлдан читкә чыкты да түбәнгә очты. Хамис сикереп төшеп калырга өлгерде генә, мәтәлчек атып та китте. Шулай мәтәлчек ата-ата, аска кадәр төшеп җитте. Ярты әйберсе юлында чәчелеп калды бугай.
Йа Хода! Нәрсә эшләде ул?! Мотоциклны бетерде бит! Хәзер инде әтисе нишләтә?!
Ни кылырга белмичә, тау астына йөгерде. Төшешли, аунап ятучы утыргычны үзе белән алды.
Фарасы изелеп беткән, башка җире дә җимерелгән. Карар җире дә калмаган...
Күзләренә яшь тулды. Үзен үзе белештермичә, елый-елый, чәчелеп яткан ачкычларны, башка әйберләрне мотоцикл янына җыя башлады. Нинди көч килгәндер, күтәреп, тәгәрмәчләренә бастырып куйды. Алгы тәгәрмәче, бишек ягыныкы бөгелмәгән, арткы тәгәрмәче генә кыегаеп тора.
Сәлахи тавыннан машина төшеп килгәне күренде. Алар берәр ничек ярдәм итә алмас микән дип, каршыларына чыгу өчен, тауга менеп йөгерде. Аның йөгереп менгәнен күреп, машина да тукталып калды. Әрҗәсеннән ирләр сикерешеп төште. Әтисе дә шунда икән.
— Нәрсә булды, улым? Әниләрең кайда? — дип кенә сорый алды ул.
Йөгереп менгән уңайга, сулуы каба-каба, әниләренең җәяү бара торуларын, борылганда мотоциклының таудан төшеп китүен, үзенең сикереп калуын кыска гына аңлатып бирә алды.
Барысы бергә мотоцикл янына йөгерешеп төштеләр. Яхшылап караганнан соң:
— Яңадан җыеп чыгарлык әле бу, — дип нәтиҗә ясады ирләр.
— Монда кеше күз алдында калдырып булмас. Башта кайтарып куйык, — диде әтисе.
Мотоцикл янына каршы як тау өстеннән килергә булдылар.
— Кайгырма. Тимер ул, төзәтеп чыгарсыз. Әле ярый үзегезгә бернәрсә дә булмаган, — дип юатырга ашыкты шофёр егет, аның һаман елап торуын күреп.
Әтисе дә:
— Елама, улым, — дип тынычландырырга тырышты. Аннан: — Урманга бара тор. Мотоциклны кайтарып куйгач, без үзебез килеп җитәрбез, — дип, әниләре артыннан җибәрде.
Хамис Казыган тау өстенә менгәндә, әнисе белән Рәфизә апасы чүнник турына барып җиткән иде инде. Артларыннан йөгерде.
Авыр, бик авыр иде аңа. Йөрәгенә таш аскан кебек. Такыр җирдә бәла китереп чыгарды бит. Ничек кеше күзенә күренер хәзер?! Барысы да аннан көләрләр инде. Мотоциклны да төзәтә алмаслар. Төзәтерлеге калмаган кебек. Яңаны алганчы, әтисенә урманга җәяү йөрергә туры килер. Ә ара биш чакрым гына түгел. Аланлыкларына барып җиткәч, әнисенә дә аңлатасы, аның күзенә күренәсе бар әле.
Үз уйларына бирелеп, Бурсык елгасын да узды, чүнниккә дә җитте. Әнисе белән апасы, аланлыкка кергәч тә, ясап куелган шалаш янында чәйләп утыра иде. Ул җәяү килеп кергәч:
- Мотоциклны кая калдырдың? — дин сорадылар.
Аның таудан төшеп китеп чәлпәрәмә килүен ничек аңлатып бирергә белмичә, ык-мык килеп торды ул. Бөтен кыюлыгын җыеп:
— Казыган таудан мәтәлде... — дип кенә әйтә алды.
Икесе дә бер мәлгә авызларын ачып калды. Исен җыйгач, барысын да ашыкмыйча сөйләп бирде.
— Әле ничек сикереп калырга башыңа килгән, — диделәр.
Башка сүз әйтмәделәр. Ни хәл итсеннәр, ачуланып кына кире кайтарып булмый бит инде. Ярый әле, үзе исән калды. Мотоцикл белән капланып, бәрелеп үлүчеләр азмыни?! Әтисенең артларыннан ук машина белән килеп җитүен, «Иж»ны башта авылга кайтарып куябыз, диюен дә сөйләде.
— Алар килгәнче җиләк җыя торыйк, булмаса, — дип, әнисе белән апасы куралыкка кереп китте. Аңа шалашта ятып торырга куштылар. Мондый вакытта күзгә йокы керәме соң! Эч поша. Үзеңә урын таба алмыйсың. Терсәк якын да, тешләп булмый диюләре шушыдыр инде. Муфтасы эшләмәгән мотоциклны алып чыкмаса, мондый хәлгә тарыр идемени?! Үзе генә гаепле барысына да. Әтисен көтеп тормыйча ашыкты бит...
Машина тиз килеп җитте. Тырыша торгач, әрҗәсенә ике кибәнне сыйдырып бетерделәр.
— Сез монда гына торыгыз. Без сәндерәгә өеп килик, — дип кайтып киттеләр.
Ул көнне аларга печәннәрен кайтарып бетерергә язмаган булган икән. Әтиләренең яңадан әйләнеп килер вакыты җиткәндә генә, урман артыннан олы гына кап-кара болыт килеп чыкты да, давыллап яңгыр коеп та узды. Рәфизә апасы да машина белән печән өешергә кайтып киткән иде. Бүген инде башка кибәннәрне алып кайтып булмасы көн кебек ачык, көтеп тормаска уйладылар. Җәяүләп кайтырга чыктылар. Яңгыр яхшы ук койса да, айга якын дым күрмәгән туфракка әллә ни үтмәгән икән әле. Басу юлы артык лыҗырдамаган. Аякларга юеш балчык күп ябышмый.
Бурсык елгасын узгач, Мамадыштан кайтучы машина куып җитте. Аңа утырып кайттылар. Авылда тагын да катырак яуган икән.
— Әйдә, яңгыры да кирәк иде. Бәрәңгеләр чәчәген коя алмыйча әлсерәп утыралар, — диде әнисе.
Урамнан ояла-ояла гына кайткан иде. Хамиснең мотоциклны Казыган таудан тәгәрәтүен ишетүче дә булмаган икән әле.
Әтисе аны ремонтларга да керешкән. Печәнне сәндерәгә өеп, чәй эчәргә кергәч яңгыр ява башлаган. Шофёр егет белән иртәгә кичке якта булса да алып кайтырга сөйләшкәннәр.
Шул ук кичне әтисе мотоциклны җыеп та бетерде. Күп әйбер кирәк тә булмады.
— Тимер-тимер инде ул, алыштырасың да куясың. Әле ярый үзегез исән. Кешегә генә запчасть юк, — диде әтисе тагын бер тапкыр.
Әнисе белән апасын мотоциклдан төшереп җәяү җибәрүенә үзе дә сөенеп бетә алмый иде. Алар тиз генә сикереп төшеп кала алмас иде.
Шушы вакыйгадан соң Хамискә «Космонавт» дигән кушамат тагылды. Ирләр кул биреп күрешәләр дә:
— Казыган таудан сикертеп айга менмәкче булган идең мәллә? — дип шаяртып алалар.
Баштарак уңайсызланып йөргән иде дә, тора-бара ияләнде тагын. Шаяртып җавап кайтарырга өйрәнде.
Үзе дә сизә, кичәге Хамис түгел инде ул хәзер. Бу хәлләрдән соң кисәктән олыгаеп, җитдиләнеп китте. Яшьтәш малайлары, бигрәк тә үзеннән кечкенәрәкләр белән уйнауның кызыгы калмады. Хәер, әтисе белән йөргәч, уеннарга да чыгасы килми инде.
Ул җәйне башка мотоцикл руле артына утырасы килмәде аның. Җаны тартмады.
Җиденче сыйныфка ул балалыгыннан аерылып китте.