Әүвәлге заманда бер кешенең җиде кызы булган, ди. Ул җиде кызын җиде кияүгә биргән. Бер көн кызларын кияүләре белән кунакка чакырып барысына да тигез сый куйган, һәммәсен дә бертигез хөрмәт иткән. Алай булса да, кияүләрнең һәркайсы каенатасы белән каенанасына баҗаларыннан сөеклерәк буласы килә икән. Шулай берничә көн сыйланганнан соң болар өйләренә кайтып киткәннәр.
Кайта торгач, юлда боларга бер ач бүре очрап җиде баҗаның берсен ашый башлаган. Калган баҗалары эчләреннән әйтәләр, имеш:
— Әйдә, ашый бирсен, каенатабыз аны бигрәк яхшы сыйлаган иде, ул булмаса, мин сөеклерәк булырмын,— диләр, имеш. Аннан соң бүре икенчесенә ябышкан, соңыннан өченчесенә. Озын сүзнең кыскасы, шул бүре бу җиде баҗаны берәм-берәм һәммәсен дә ашап бетергән, имеш.