СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Флүс Латыйпов "Себер хикәясе"
Төмән автовокзалында икенче көн ятабыз инде. Автобус юк. Атна буе коеп яуган яңгыр авыллар арасын гына түгел, хәтта районнарны өлкә үзәге белән тоташтыручы юлларны да үтә алмаслык баткакка әйләндергән. Автовокзалда халык кимеми. Берәүләр кулын селтәп китә тора, икенчеләре килә тора.
Безнең эчтә бүреләр улый. Алай-болай автобус килсә дип, бик читкә дә китеп йөри алмыйбыз. Автовокзал буфетына сугылгалыйбыз сугылгалавын. Ә анда кофе, пешкән йомырка, кыйммәтле тавык, коржик ише нәрсәләрдән гайре әйбер юк. Студент кесәсенә шактый суга торган нәрсәләр. Кофе дип аталган болганчык суы гына да егерме тиен тора бит аның.
—Тизрәк авылга барып җитәргә кирәк. Анда барып эләгә алсак, мантыр идек бер,—дип юандыра безне бу якларда йөргәләгән группа җитәкчебез, аспирант Госман Җаббаров.
Ә хәзергә күрше кибеттәге килька консервасы белән канәгатьләнергә туры килә. Группадашыбыз Нурия әйтмешли: «Иртәнгә томат соусындагы килька, төшке ашка килькалы томат, кичкә томатлы килька». Кыскасы, һаман бер балык башы. Тышына берничә вак балык сурәте төшерелгән бу юка металл банкаларны күрүгә үк эчебез борып авырта башлый. Нишләмәк кирәк, студентның башы белем белән тулы булса да, кесәсе такыррак шул.
Шулай күпме яткан булыр идек, билгесез... Җитәкчебез Җаббаров беркөнне каяндыр, без барасы якларга юл тотучы нефтьчеләр машинасын белешеп кайтты.
—Әйберләрегезне җыя торыгыз, таралып йөрмәгез. Озакламый машина киләчәк,— диде.
Кәсебенә керешсәң була икән. Бер-ике сәгать үттеме- юкмы, автовокзал янына тәгәрмәчләренә кыш көнендәгечә чылбыр чорнаган «Урал» вездеходы килеп туктады.
Төялеп, Төмәннән йөз илле чакрымнардагы урман- күлләр арасына сыенып утырган Каскара авылына чыгып киттек. Себер якларына җыр, әкият, бәет эзләп экспедициягә чыккан студентларның, ягъни безнең сәяхәтебез әнә шулай башланды. Без дигәнем — биш студент — Харис, Миңнурый, Фидания, Нурия һәм мин.
Без килеп җиткәндә җәйге кояш агач башларында тәгәри башлаган иде инде. Салулый-салулый, сикәлтә саен телләребезне тешләргә мәҗбүр иткән машинаның гүелдәве дә, ниһаять, күңеллерәк ишетелә башлады. Алдыбызда озын күл буенда таралып утырган зур, төзек авыл пәйда булды. Йөзләребез бердән яктырып китте, эчкә җылы йөгерде. «Машинадан сикереп төшәрбез дә тымызык күлгә чумарбыз. Юлдагы талчыгу да, ару да юып алгандай юкка чыгар, эче эчкә ябышкан ашказаннарыбызга җылы ризык керер». Шуларны уйлап һәркайсыбыз ләззәтле минутлар кичерде бугай. Хәтта юл буе Харисның беләгенә чатырдап ябышып килгән Фидания дә торып, кузовны кабинадан аерып торган биек тактага килеп ябышты.
Теләгебезгә ирештек ул көнне. Күлдә дә коендык, мунчасына да кердек, туйганчы җылы аш ашап, иртәгәсе көнгә планнар корып, йокларга яттык.
...Авыл җирендә таң тиз ата. Без торганда йорт хуҗабыз Шәмсетдин бабай белән аның корткасы Хәдичә әбинең эшләп алҗып, инде икенче тапкыр чәй янына утырулары икән. Без дә авыл малайлары түгелмени?! Сикереп тордык та күлгә йөгердек. Чистарынып, сафланып кайтканда өстәлдә бәйрәм сые әзер иде инде. Менә сиңа Хәдичә әби! Ниләр генә юк бизәкле ашъяулык өстендә. Кыяр, яшел суган кебек нәрсәләрне әйтеп тә тормыйм, аның янында каймакка салынган, Себерчә әйткәндә, тукмак җиләк, парын бөркеп утыручы ит, ярмаланып торган бәрәңге, алтын йөгертелгән шикелле ялтыраучы җиз самовар һәм башкалар, һәм башкалар... Оятыма көч килсә дә әйтим, филология бүлегендә укып йөреп тә, әле исемнәрен белмәгән ризыклар, тәм-томнар бар икән!... Тамакка бик үк хирыс булмаган кызларыбыз да, патшабикәләр шикелле ялындырып тормады, өстәлдәге сыйлар берәм-берәм эреп юкка чыга барды.
Хәдичә әби белән Шәмсетдин бабай канәгать. Бигрәк тә бабай. Ул сирәк сакалын сыпыра-сыпыра вәкарь белән генә һаман сыйлый.
—Йә, оланнар, ит белән картупына да җитешең. Көне буе йөрисегез бар. Эсседә ашалмый ул...
Хәдичә әби күп сөйләшми. Шундый ерактан килгән кунакларга сыеның ошавы күңеленә бик хуш килде бугай аның. Ә безгә нәрсә?.. Студент корсагы резин туп кебек бит ул. Тулай торактагы кефир малайлары дип башыңа да китермәссең... Аспирант Җаббаров кына нәзберекләнеп утырган була.
Тәмам хушланып, әби белән бабайга рәхмәт укый- укый өстәл яныннан кузгалдык. Инде эшкә тотынсак та ярый. Парлашып бүлештек тә, жирәбә салып, авылның кайсы урамы кемгә туры килүен билгеләдек. Миңа Нурия белән күл буендагы түбән оч урамы эләкте.
Тук тамакка бераз авырая төшсәк тә, кәгазь-каләмнәребезне алып, түбән очның иң аргы башына ук чыгып киттек. Шуннан килә-килә әбәткә чакырып калган Хәдичә әби янына төшке ашка кайтып җитү иде исәбебез.
...Авыл кырыендагы беренче йортның капкасын шакыдык. Әллә көтеп үк торганнар инде, безне йорт хуҗабыз шикелле үк сирәк сакаллы, түбәтәй, ак күлмәк өстеннән камзул кигән бер карт каршы алды. Ике кулын биреп күрешкәч, безне өйгә чакырды.
—Бергә-бергә шунда чәй янында гәпләшеп утырырбыз. Карчыгым да күптән көтә инде сезне...
—Юк, юк, бабай!.. Без чәйләп утыра алмыйбыз. Әле яңа гына өстәл яныннан кузгалдык,— диде куркып калган Нурия. Дөресен генә әйткәндә, икебезнең дә бер генә кабар ниятебез дә юк иде. Бөтен теләгебез тизрәк халык иҗаты хәзинәләрен җыя башлау, әле бер генә хәреф тә төшмәгән дәфтәрләребезгә моңарчы ишетелмәгән җырлар, такмаклар, әкиятләр, дастаннар теркәү. Икебез дә тизрәк әнә шул сафландыргыч чишмәгә кушылырга хыялланабыз. Авылдагы һәр өйдә таныш булмаган моңнар, риваятьләр, һәр бабай, һәр әби хәтерендә шул хәзинә бөртекләре сакланадыр сыман тоела.
—Бабай, без чәй эчеп тормыйча гына сөйләшик инде. Казаннан ук җырлар, әкиятләр язып алырга килдек бит,— дип дәвам итте Нурия үрсәләнеп.
Ачык йөзле бабаебыз кинәт кырт кисте дә куйды.
—Сөйләй алмаем сиңа, йөрәгем. Хәтерем дә тишек инде. Хәтерләмәем. Әнә кәмперемнән сорап караң...
Бабайдан картрак күренсә дә, җитез хәрәкәтле карчык инде баскыч төбенә чыгып баскан икән. Ул сүзгә кушылды.
—Сиңа әйтәм, нигә өйгә чакырмыйсың? Самовырым суынаты.
—Әби, ичмасам, сез белмисезме соң? Безгә... ни, җырлар кирәк иде бит.
—Хәҗәтен белгем киләте. Нигә соң ул?
—Без шуларны җыеп йөрергә дип килгән идек.
—Ярар, балалар, уйлашырбыз. Башта сыйдан авыз итик тә.
Ах, шул сый дигәннәрен. Ансыз гына булмыймыни инде. Икебез беравыздан җавап бирдек.
—Юк, әби! Рәхмәт! Чәй эчеп тормыйбыз инде.
Әбинең йөзенә үпкәләү галәмәте чыкты.
—Нинди сүз ди ул. Карт башың белән көпә-көндез җырлап утыру. Сез инде үпкәләмәгез, белмибез без.— Аннары, картына карап, тагын өстәде.— Аяк-уенга да үнәребез юк.
Безгә хушлашып чыгып китүдән башка чара калмады.
Күңелебез шактый ук төшәргә, баш өстебездәге алсу хыялларыбыз тарала башларга өлгергән иде инде. Тагын ни булыр икән дип, кыяр-кыймас киттек өй борынча. Яшьләр күбесе эштә, күрәсең. Гадәттә карт- карчык каршы ала. Керәбез, сәлам бирәбез. Ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар, хәл-әхвәл сорашалар һәм... өстәл янына чакыралар. Җыр, әкият, мәзәк турында ишетергә дә теләмиләр. Бу турыда сүз чыккач: «Әй, кара син аны! Хәзер шуны җыеп йөриләр икән»,— дип тел шартлаталар, бот чабалар, гаҗәпләнәләр. Ә үзләре ник бер нәрсә сөйләсеннәр. Бар сүзләре шул:
—Үнәрем юк шул, балам.
—Белмәем...
—Хәтерем тишек иләк кебек.
Чираттагы өйдән чыгып Нурия белән бер-беребезгә карашып торгач, аптырап кулларымны җәеп җибәрдем.
—Каскара авылы картлары җыр белми икән, ә?!
—Шулай икән шул. Гомереңдә уйламассың,— дип сүзләремне куәтләде Нурия.— Безнең авыл картлары алтын икән.
Шулай карашып тордык та, өйдән-өйгә йөрмәс булып, авыл кырыендагы Пыктын Карагае дигән күл янына төшеп киттек.
Себер кояшы көньякныкыннан ким кыздырмый икән. Рәхәтләндек бер, ичмасам. Ничә көн кояш күрмәгән
тәннәребез, кызарып, ачыта башлаганчы кызындык, су коендык. Көн кичкә авышкач кына: «Госман Җаббаровка ни әйтербез икән?» дигән уйга төшеп, кайтырга чыктык. Бик тә ашыйсы килә иде. Иртәнге сый-хөрмәтләр искә төшеп, авыздан сулар ага хәтта.
...Капка төбендә Шәмсетдин бабай каршы алды. Койма янындагы калын бүрәнәдә, черем иткәндәй, оеп утыра иде. Безне күргәч, үзе яныннан урын күрсәтте.
—Йә, оланнар, кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез? Ничек сыйладылар?..— дип тезеп китте ул ашыкмас тавыш белән.
—Булмады ла, бабай... Берни язып ала алмадык.
Шәмсетдин карт ышанмыйча, бер күзен кыса төшеп,безгә карап торды.
—Ничек? Аит Сәйдулласы да берни сөйләмәдеме?
Аның соравына сорау белән җавап биргәнебезне сизми дә калдык.
—Кем соң ул?
—Соң, беренче булып шуларга кергәнсездер ләбаса. Түбән очның иң кырыйдагы йорты. Авылда беренче ерауцы, аяк-уен остасы иде бит ул яшь чагында.
—Шуларга кердек,— дип сузды Нурия.— Берни дә сөйләмәде бит.
—Чынлап та аларның өенә кердегезме? — дип төпчешүен дәвам итте бабай.
—Ю-у-к! Өйләренә үк кермәдек,— диде Нурия.— Ишегалдында гына сөйләштек.
—Чакырмадымени?
—Чакырды... Үзе дә, карчыгы да... Чәй эчәргә дип чакырдылар.
Шәмсетдин бабай, нидер уйлагандай, колак артын кашып куйды да картларча кеткелдәп көлеп җибәрде:
—И балалар, балалар! Үзегезне аштан өстен куйгансыз бит. Бергәләп ризык җыймагач, сыен авыз итмәгәч, ишегалдында сезгә кем җыр җырласын да, кем әкият сөйләсен ди инде.
Хатабызны шунда гына аңладык.
—Хәзер нишлик соң инде, бабай?
Җавап көтеп, икебез дә аңа текәлдек.
—Нишлик-нишлик,— дип үртәгәндәй кабатлады Шәмсетдин бабай.— Иртәгә барасыз да, яңадан керәсез. Аш ашка, урыны башка.
—Бераздан Харис белән Фидания дә кайтып керде. Аяк атлашларыннан ук сизеп торам, безнең шикелле үк бер ни дә кыра алмаганнар. Бары тик Госман Җаббаров белән Миңнурый гына, дәфтәрләрен уалыр дип курыккандай, кадерләп тотып, яныбыздан үтеп киттеләр.
Ярар, иртәгеге таңны арттырсак, без дә ак сакаллы карт булырбыз дип, йокларга яттык. Ә иртән, Хәдичә әбине үпкәләтмәс өчен, берәр чынаяк кына чәй эчеп, кире Сәйдулла бабайларга юл тоттык.
—Хәерегез белән киләсез,— дип елмаеп каршы алды ул.— Җыясы ризыгың булса, тешеңне сындырып керер, ди.
Нурия белән икебезнең дә колакларыбыз торды. Кара син бабайны, бүген беренче сүзеннән үк мәкальләр сибә түгелме?..
Шатланып авызымны ерырга өлгермәдем, касыгыма Нуриянең йодрыгы килеп төртелде.
—Кичә мин сөйләшкән идем. Инде бүген сөйләшүне син алып барырсың,— дип пышылдады ул теш аралаш.
Ризалыгымны белдереп, бабайга сиздерми генә аңа күз кысыйм дип борыла башлаган идем, кыз җиңемнән тартты.
—Минем белән түгел, бабай белән сөйләш!..
Картыбыз ашыкмый, салмак кына атлап килеп күреште, кулларыбызны сыйпап торды. Хәер... бу юлы да кичәге шикелле башлады:
—Ягез инде, без картлар янына килгәнсез икән, өй гә үтик. Әбиегезнең самовары суынып өлгермәгәндер әле.
Карышып тору кая! Чакырмаслар инде дип, куркыбрак та килгән идек әле. Әдәп өчен икенче тапкыр әйткәнне дә көтеп тормастан, ашыга-ашыга аякларыбызны салып эчкә үттек.
Әллә Себер картлары самоварсыз яши алмый инде. Чынлап та түрдәге өстәлдә, башына чәйнек менеп кунаклаган, самовар җырлап утыра. Аның янында эреле- ваклы чынаяк-касәләр, өсте чигүле сөлге белән капланган ниндидер савыт-саба иде.
—Йә, утырыйк, балалар. Бүген дә шул җыр эзләп йөрүме?
—Әйе шул, бабай,— дип, инициативаны үз кулыма алдым.— Халык җырлары... алар бит безнең халыкның «мәңге күгәрмәс вә тутыкмас җәүһәрләре»...
Шул вакыттагы сөенүемне күрсәгез!.. Университетта алай болай гына укытмыйлар икән. Габдулла Тукайның мәшһүр сүзләрен ничек оста китереп «сыладым».
Бабай ризалыгын белдереп, ике куллап юка сакалын сыпырып алды. Кһым, кһым дип, тамагын кырып куйгач, чаршау артында кыштырдаган карчыгына эндәште.
—Сиңа әйтәм, чык инде монда. Менә бит кичәге кунакларыбыз килгән.
Озак көттерми карчыгы да күренде. Тышына чык типкән балчык чүлмәк тоткан кулына.
—Менә баздан шомырт суы алган идем әле. Сөйләшкәндә тамак кибүчән,— дип сөйләнә-сөйләнә ул да өстәл янындагы эскәмиягә килеп утырды.
Без, язарга әзерләнеп, дәфтәрләребезне чыгардык.
—Йә, ни эшкә инде ул безнең җырлар? — Бабай тагын соравын кабатлады.
—Ни эшкә дип, белә торгансыздыр инде... Аларны җыеп, китап чыгаралар, тарихны өйрәнәләр....
—Әйе, бабай, әле халыкта җыеп алынмаган меңнәрчә җыр, әкият, мәкаль, бәет булырга мөмкин. Киләчәк буыннар өчен югалырга тиеш түгел, хәзинә алар,— дип сүзгә кушылды Нурия. Сөйләсә, сөйли белә дә инде!
—Ә-ә... анысы кызык икән... Ерлар күп инде ул. Үзегез ниндиләрне беләсез соң? Сез яшьләр инде. Нәпример, уен ерларын,— шулай диде дә бабай, көлемсерәп, күзен миңа текәде.
Кирәк чагында ник берсе искә төшсен икән. Үземнең туган авылдагы (хәер, авыл түгел инде ул, район үзәге) ял кичәләрен искә төшереп карыйм, күз алдына университет дискотекалары килә. Җыр җырламыйбыз икән ләбаса. Күбрәк тыңлыйбыз гына микәнни соң? Өмет белән Нуриягә карыйм. Ул исе китмәгән кыяфәт белән дәфтәренә нидер язып утыра. Әллә мин җырлаганны язмакчы ук инде.
Тавышым юк минем. Хәтта әни дә: «И бала, бигрәк инде тавык җырлаган кебек кенә җырлыйсың»,— дип жәлләп куя торган иде. Ну монда сынатырга ярамый. Бабайның телен ачасы бар ич әле. Шул вакыт кылт итеп хәтеремә бер җыр килде. Күкрәгемне тутырып тын алдым да (кычкырмасам җырлый алмыйм мин) түшәмдәге такта ярыкларына карап, тамак төбе белән бар көчемә кычкырып җырлап та җибәрдем:
Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.
Башка куплетларын бик белеп тә җиткерми идем. Җырлый башлагач, үзе чыга икән. Бер генә кавым да туктап тормыйча дәвам иттем:
Шинелен салган, диләр дә,
Шинелен салган, диләр.
Әллә каян күренеп тора,
Солдатта булган, диләр.
Булдырдым бит әй, дип Нуриягә караган идем, авызын кулы белән каплаган. Әллә елый, әллә көлә. Хәер, аның бәясе әллә ни кирәк түгел миңа. Иң мөһиме — картлар. Алар ни әйтер!..
Бабай бик канәгать калган, күрәсең. Күзләрендә шаян очкыннар балкый. Әбигә карап күз кысып та ала әле.
—Маладис егет икәнсең,— диде ул.— Монысын радиодан безнең дә ишеткән бар. Тагын берәрне җырлап күрсәтсәң иде.
Инде чирканчык алынган, күп уйлап тормый, икенчесен дә әйттерә башладым:
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсаң яннарыма,
Ял була җаннарыма.
Казандагы танылган бер җырчы шикеллерәк иттереп җилкәләремне дә сикертеп алам, аякларым белән идәнгә дә тибеп куям.
Тагын да җырлыйм диеп тәмам азартка кереп барганда Нуриянең пырхылдап көлүе бүлде. Битенә дәфтәрен каплаган, иңсәләре дерелдәп-дерелдәп куя моның.
И рәнҗедем аңа шул вакытта. Әллә үзен концертта дип белә микән, чытлыкланып утырырга. Үтергеч караш ташлап, шуны әйтергә авызымны ачмакчы идем, әби кулыма тустаган китереп тоттырды.
—Тамагың кипкәндер, улым, эцеп йибәрең әле... Шомырт исе аңкып торган ширбәтне йотып куйгач,
ачуым басыла төште тагы. Әле һаман пырхылдаган Нуриягә :
—Соң, алай булгач, үзең җырла,— дип кенә әйтә алдым.
Җырга минем кебек кенә түгел инде ул. Анысын яхшы беләм. Тик аңа җырларга туры килмәде. Сәйдулла бабай егерме яшьлек егетләр шикелле итеп кәләпүшен кыңгыр салып куйды, камзулын җилбәгәй җибәреп Нурия каршына килеп басты да, үзе әйтмешли, «ерлап» та обәрде:
Карагай ла башы кәвеш-кәвеш,
Сызылып ла килә бер тавыш.
Бармаккаең камыш, йөзең кояш,
Акылларың камил, үзең яшь.
Ашыкмый гына, көйнең, моңның тәмен белеп сузып. һәp сүзенең мәгънәсен йөрәге аша үткәреп җырланган бу җыр икебезне дә телсез калдыргандай булды. Нуриягә генә кара! Әйтерсең лә үзенә атап җырлаганнар. Битләре үк алланып китте. Көязләнеп, бабайга елмаеп утыра. Мин җырлаганда борылып та карамаган иде.
Әсәрләнеп, дәфтәргә теркәп барырга да оныта язганбыз. Тиз генә каләм-дәфтәргә ябыштык. Хәер, инде бабай безнең турыда үзе үк оныткан иде, күрәсең. Әллә Казан хәтле Казаннан килгән студентларның һәр сүзен кәгазьгә теркәп утырулары күңеленә хуш килде, әллә егет чакларына кире әйләнеп кайтты, бабабыз карчыгы янына барып, инде аңа атап җырлый башлады:
Кимә итек, ки читек,
Аякка җиңел итеп.
Аргы урамдин ярлар сөйдем,
Бирге урамга үч итеп.
Аңа калтырап чыккан тавышы белән, әмма ниндидер борынгы көйнең бормаларын үзенчә бик рәвешенә китереп, әбиебез дә кушылды:
Агыйделкәйләрнең аръягында
Ат аунаган кара җирләр бар.
Чакырсам бармаң, кулың салмаң,
Күңелкәем калган ярым бар.
Бабай да җавапсыз калмады. Салмак хәрәкәтләр белән идән уртасында түгәрәк ясап җырлый башлады:
...Үзем дә лә генәй сөйгән ярны,
Күз күрмәгән якка озаттым.
Әби башына чөйгән яулыгының бер чите белән йөзенең яртысын каплады, оялчан кызлар шикелле иттереп, сузып кына җавап бирде:
Зәл килә сәлки, Садрый сәлки,
Камзуллары яшел гарнатур.
Сән сорамайсың, мин әйтмәем,
Сәлам дигән сиңа бер матур.
Бер-ике тапкыр самовар яңарттык без ул көнне. Әби белән бабайның хәтерләре бер дә тишек түгел икән. Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, аларның бер такмаклары икенчесен хәтерләтте, бер бәеттән икенчесенә күчтеләр, авылда төрле елларда булган вакыйгаларны, аларга карата :кемдер чыгарган такмак-бәетләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Кеше халәтенә җырның ничек тәэсир иткәнен үз күзләребез белән күрдек без. Сәйдулла бабай белән карчыгы бердән яшәреп киткәндәй булдылар. Әйтерсең лә җилкәләрен басып торучы сигез дистәгә якын яшәгән еллары да, битләрендәге җыерчыклары да юкка чыкты. Аларның гәүдәләре тураеп киткәндәй, күзләреннән яшьлек нуры бөркелгәндәй булды. Алар Себер урманнарына кереп поскан татар авылларының үткән елларын безнең алда яңарттылар, җырлары белән безне дә шул чорга алып кереп киттеләр сыман.
Иртән килгән җиребездән без төш вакыты җиткәнне дә, кояшның кичлеккә авышканын да сизмәгәнбез. Яза- яза кулларыбыз арып бетте. Инде Сәйдулла бабай сүзне үзе очлады:
— Менә шул, оланнар. Килгәнегезгә рәхмәт. Яшь чакларыбызны искә төшердегез,— диде ул. Аннан соң, карчыгы белән карашып алгач, ягымлы көлемсерәп өстәп куйды: — Кичә кергәндә бик эре нәрсәләр икән дип хәтер кала язган иде. Бүген сөендердегез тагы... Инде сезнең җырларны да тыңларга насыйп итсен.
-
2025-11-24 16:12