Казан — Куйбышев поезды кузгалырга тора иде. Гвардия майоры Әхнәф Сафин утырган купега илле яшьләр чамасындагы бер хатын-кыз кереп урнашты. Йөз торышы — түгәрәк битләр, яңак калкымнары, кысынкырак соры күзләр — аның да татар кешесе булуына икеләнер урын калдырмый иде. Хәер, майорның да кайсы милләттән булуын ханым шунда ук чамалап алды булса кирәк.
— Исәнмесез, иптәш майор! Сәфәрегез ераккамы? — дип татарча сораштырып китте. Офицер Лашчы станциясенә кадәр кайтуын әйтте.
- Ә мин Борындыкка узам. Сездән шактый ары,— диде хатын һәм өстендәге җиңел плащын салып, көзгеле ишек буендагы элгечкә элде. Аннары ул каршы якка барып утырды да кулъяулыгы белән җилләнгәндәй итте. Урак өсте җитеп килә, көн кызу, шунлыктан вагонда да бөркү иде.
Әхнәф купедашының затлы күлмәге түшенә тагылган Кызыл Йолдыз һәм «Почет билгесе» орденнарына игътибар итте, ирексездән аның кемлеген күрәзәлек кыла башлады. «Сүз дә юк, фронтовичка,— дигән нәтиҗәгә килде ул,— Начар сугышмаган булып чыга. Хәзер гражданский тормышта, билгеле. «Почет билгесе»н тыныч хезмәттә алган, һөнәре белән кем булыр? Укытучымы? һай, юктыр. Сөйләшүе дә, хәрәкәтләре дә педагогларныкыча түгел. Медицина кешесенә дә охшамаган. Куллары зур, җилдә-кояшта янган. Колхоз председателеме әллә? Кискен, кыю хәрәкәтләре, сүзне өздереп һәм теләсә кем ишетми калмаслык итеп сөйләргә күнеккәне күренеп тора. Казанга берәр киңәшмәгә-мазарга килүе булгандыр. Эш кешесе тикмәгә генә орденнарын тагып йөрми».
— Гафу итәсез,— диде Әхнәф, бүленеп калган сүзне яңартып.— Сез кайсы авылга кайтасыз?
— «Чишмә» колхозына. Борындыктан шактый әле ул. Шунда агроном мин. Машина килеп торырга тиеш. Министрлыкта булган идем. Колхозның йомышы-хаҗәте бетәмени?! «Чишмә»нең колагыгызга кергәне юкмы? Соңгы елларда аның хакында байтак яздылар. Хуҗалыгыбыз үр менә, журналистларча әйтсәк...
Әхнәф Сафин Татарстан журналистларының соңгы ике-өч елда язганнары белән, кызганычка каршы, таныш түгеллеген, хезмәте буенча еракта, чик аръягында яшәвен әйтте.
— ГДРдан кайтып килүегезме әллә, иптәш майор? — диде агроном һәм, ни өчен дип, болай кистереп соравыма гаҗәпсенмәгез дигән төсле, күз карашын Гейненың Берлинда чыгарылган шигырьләр томына сирпеде. Китап тәрәзә буендагы өстәлчектә ята иде. Аннары ул өске киштәгә карады.— Аккордеон да шуңарак охшаган... Танышыйк булмаса. Белешләр белән юл кыскара...— Орденлы хатын сүзне сатып алучылардан түгел иде.— Хәдичә Исмаева. Яшь чакта мин дә хәрби хезмәттә булдым,— диде. Кырык икенче елдан кырык бишнең августына кадәр һава һөҗүменә каршы оборона частенда хезмәт иткән икән ул.
— Ә минем исемем Әхнәф,— диде майор.— Әхнәф Сафин. Каенсар татары. Отпускыга кайтып барыш. Әйе, семьям алданрак кайтты. Хәрбиләрнең хәлен үзегез беләсез, тоткарланган чаклар да очрый. Әткәй алтмышны тутыра. Шул юбилейга кайту...
Сөйләшеп киттеләр. Хәдичә күзләрен аккордеоннан алмады. Ә Юдинога җитәрәк телләп сорыйсы итте.
—Рөхсәт итсәгез, иптәш майор, бу музыка коралын итәккә алып карыйкчы?
— Рәхим итегез, рәхим итегез! — Әхнәф җәлт сикереп торды да аккордеонны өске киштәдән алды һәм, футлярыннан чыгарып, Хәдичә Исмаевага сузды.— Сайратыгыз әле бер, татар музыкасын тыңлап кайтыйм, сагындырган көйләрне...
Агроном Хәдичә, чыннан да, җилле генә сайратучы булып чыкты. Вагонны күтәреп, күрекләрне өзәрдәй булып кычкыртмады, бик матур, моңлы итеп берничә көй уйнады да, беравыктан, аккордеон моңына кушылып, җырларга да тартынмады. Тавышы күпләрне сокландырырлык иде аның!
Талдан талга кунып сайрый микән
Таң алдыннан сары ла сандугач;
Сандугачлар тавышы моңлы икән,
Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал...
«Бөдрә тал» көе Әхнәфнең үз әтисе — Хәниф агай яратып җырлый торган көй иде. Шунлыктан, Хәдичә онытылып уйнаганда, майор Сафинның уйлары еллар томанына күмелеп, еракта калган вакыйгаларны актара башлады.
...Хәниф агай фронтка киткән таңда, пар ат җигүле, арбага утыргач, шушы җырны башлаган иде. Әхнәф, ул чакта әле унберенче яшь белән баручы яшүсмер, моны һич оныта алмый, һәммәсе бүгенгедәй колагында яңгырап тора. Дөрес, Хәниф Сафин гыйбрәтләр алырга чит илләргә үк барып җитә алмады, Сталинградның изге туфрагын саклаганда башын салды. Инде гади танкист-тракторчы Хәнифнең сугышчан юлын командир-танкист Әхнәф дәвам итә. Шунсыз ярамый. Шунсыз булмый. Әхнәфләрнең әтиләренә аткан фашист өере калдыклары әле дә булса Рейн ярларында сугышка сусап бакырыналар. Язмыш шаяра диярсең, дөньяга Адольф Икенче пәйда булды. Океан артында аны өстерүчеләр күпме! Вьетнам ялкын эчендә. Синай ярыматавында сугыш кисәве көйри, пират флагы җилферди. Хәниф батырлар эшен Әхнәфләр үз иңнәрендә күтәрмәсә, сугыш чукмарлары аларның улларына-кызларына төбәлгән ракеталарның әҗәл төймәсенә басарга да күп алмаслар. Әхнәфнең үги әтисе кебек дөм-сукыр Гатауллалар бихисап ишәер, толларның күз яше дәрья булып агар, сабыйлар тилмерүе дөньяны иңрәтер... Моңа юл куярга ярамый! Безнең буын кичергәненнән дә дөнья халкы гарык! Яра җөйләре улларыбызга, оныкларыбызга күчмәсен иде. Яра җөйләре генә түгел, аерылышу сагышлары, кавыша алмау хәсрәтләре, күңелләр сыныклыгы да гүрләргә кергәнче онытылмаслык. Кемнәр генә саргаймады шул сугыш аркасында!
Әхнәф үзенең яшьлеген күз алдына китерде. Хәниф абыйның үлгән хәбәре килгәч, әнисе белән әбисе түккән күз яшен исенә төшерсә, бүген дә тетрәнеп куя ул.
Кырык өчнең язындагы чалт аяз көн иде. Кояш җир өстенә көлтәләп нур сибә. Өй кыегына килеп сыенган күгәрченнәр, язгы җылыга куанып бетә алмыйча, сөенечле гөрләшәләр. Куаклар яфракка бөреләнә. Табигать, кышкы зәмһәрир суыкларны оныттырырга теләгәндәй, елмая, көлә иде. Әмма бәгырьләрен телгәләгән хәсрәтне ишеткәч, аларның өе шыксызланып, сөремгә уралып калды. Гүя кояшны биниһая зур кара пәрдә белән каплап куйдылар. Әнисе керфекләрен дә күтәреп карамас булды. Әбисенең битендәге тирәнәеп калган җыерчыкларга яшь тамчылары тоз салды. Әхнәф әтисен генә түгел, газиз әнисе белән бетәшеп-кечерәеп калган хәлсез әбисен дә кызганып сыкранды. Малай иде әле ул, бик малай иде, әмма егетлеген итеп, чыдамрак булырга әрсезләнде.
Ә малайлыгын ул, үкенечнең зурысына каршы, тагын ике елдан соң да күрсәтте. Бу юлы инде Әхнәф үзе әнисен дә, әбисен дә, Гатаулла абыйны да күрәләтә көенеч утына салды.
Кырык бишнең май башы иде. Язгы чәчү өстендә, кичләтеп сабаннан кайтып кергәч, әбисе бик җайлап, итәкне-чабуны бик җыештырып кына, яңалык әйтте: «Улым, балакаем, безнең йортта үзгәреш булып куйды бит әле. Әүвәле-ахыры хәерле булсын инде»,— диде. Әхнәфнең әнисе— Мәликә апа кияүгә чыккан иде. Күрше Гатауллага. Малайны бу хәбәр күсәк белән бәреп еккандай итте. Хәер, малайны гына микән? Авыл халкына да бот чабып сөйләрлек булды ул. Сугыштан ике күзе дә дөм-сукыр булып кайткан кешегә, өстәвенә, бер кулының бармаклары да гарипләнебрәк калган инвалидка кияүгә чыгу диген, ә?!
Сугыш тынып та өлгермәгәндә! Әллә нинди буталчыклар булып, Хәниф үзе кайтып килсә?.. Гатаулланың Әхнәфтән бер.яшькә генә олы кызы Гөлзада да үз янында. Аны, әтисе шул хәлгә төшеп кайткач, әнисе ташлап китте. Әйе, әйе, баланы гарип әтисенә калдырды. «Пенсиясе бар, ашатыр!»— гына диде. «Минем янымнан пәһлеван булып чыгып киткән иде ул, бу килеш нишлим мин аның белән?» — дип кенә җибәрде. Әхнәф боларның һәммәсен белә, ләкин әнисенең әтисе хатирәсенә хыянәт итүен һичничек аңлый да, кичерә дә алмый иде. Өстәвенә, ил кайда — иблис шунда дигән сыман, Каенсарның пычак телле адәмнәре дә бетеп тормады, әрнегән йөрәккә тозны куш учлап сиптеләр. Янәсе әнисенә Гатаулла, ә Әхнәфнең үзенә Гөлзада буй җитеп килә. Ике башлы кияүләр буласыз да вәссәлам!
Әбисе малайны тынычландырырга бик тырышып-тырмашып бакты, югыйсә. «Гатаулла кияүнең яралары — батыр яралары, балакаем. Күзләрен ил хәзинәсенә комсызланып караганы өчен чыгармаганнар, бармакларын кыңгыр эш өчен гарипләтмәгәннәр. Сугыш мәрхәмәтсезлеге бит, балакаем!» — дип тәкрарлады. Тик йөрәк ярасын төрле гайбәт ялкыны ялмаган Әхнәф Гатаулла йортына аяк атлап басмады, әнисе белән дә күрешергә теләмәде. Ярсуы чамасыз иде. Лашчы станциясенә килеп, товар вагоннарының тамбурларына кача-поса Казанга юнәлде, һөнәр мәктәбенә керде. Тамагы туярдай, өсте-башы бөтәердәй күренә башлагач, әбисе исеменә генә: «Мин исән-сау, үз көнемне үзем күрә башлыйм, эзләп маташмагыз», дип, бер-ике авыз сүз язып салды. Аннары да яшьлек юләрлеге тиз генә басылмады, һөнәр алып, эшли башлагач, кичен укып, урта белемле булды. Хәрби училищега кергәч кенә, ерак-ерактан әйләндереп, кичерү сораган хат язды. Өйләренә беренче тапкыр кайтып төшкәндә лейтенант иде инде. Гатаулла абыйсына ләкин барыбер әти дип сүз куша алмады. Сөйләшә иде, әмма «әти» дияргә теле күтәрелми иде.
Аннан бирле күпме сулар акты, күпме җилләр исте. Инде Әхнәфнең өлкән баласы буй тартып бара. Майор Сафиш кырыкны тутыра, һәм, мәгълүм инде, әнисенә булган үпкәләре язылганга да байтак гомер үтте. Гатаулла абый белән Мәликә апага юллаган күчтәнәчләре дә бу еллар эчендә аз булмады. Менә инде сугыш батыры өчен иң кадерле бүләкне — аккордеон алып кайта. Яшьлегендә Каенсарның атаклы гармунчысы булган Гатаулла абыйга юлдаш, сердәш һәм күңел юаткыч кына да түгел бу, бәлки, яраткан эше өчен корал да. Гатаулла Мөсәвиров ничә еллардан бирле үз авылларындагы мәктәптә җыр һәм музыка укыта. Гарипләнеп кайткач, музыка училищесы тәмамлады бит кеше.
...Хәдичә Исмаеваның күңеле булды, аккордеонны уйнап туйды бугай. Рәхмәт әйтеп, футлярга сузылды. Майор шундук үзе сикереп торды.
— Рәхмәтне Сезгә әйтергә бурычлымын. Уйнаттыгыз да, уйлаттыгыз да. Әллә ничаклы уйлар бөтерелде башымда. Әйбәт уйныйсыз, бик матур җырлыйсыз да икән. Рәхмәт!
Агроном музыка коралын мактады, аннары Әхнәфтән сорап куйды:
— Үзегез уйныйсызмы, иптәш майор?
— Юк шул, үзем сыңар көй дә шыгырдата белмим. Бүләккә алып кайтышым. Немец дуслар төсе.
— Улыгызгамы? Иллә дә сөенер инде егет! Бик шәп аккордеон.
— Әтиемә,— диде майор.— Ул — сугыш инвалиды безнең. Күзләре күрми, әмма әйбәт музыкант.
Әхнәф шулай дигәч, Хәдичә Исмаева офицер әтисенең исемен дә сорамый калмады.
— Гатаулла,— диде Сафин.— Гатаулла Мөсәвшров.
— Гафу итегез, Сез үги улымы? Әниегезнең исеме — Мәликә, әйеме?
Әхнәф аптырап китте. Агроном Исмаевага болар барысы ничек мәгълүм соң?
—Сез,-зинһар, сәерсенмәгез инде,— диде Хәдичә. Аның чырае үтә җитдиләнеп куйды.— Ниндидер дәрәҗәдә язмышның бер саплам җебенәрәк тезелгән кешеләр икән ләбаса без! Гатаулла абыйның беренче хатыны минем бертуган апам, иптәш майор. Зөлхәбирә апа.
— Шулаймыни соң?
— Әйе; Ул, җизнидән киткәч, бөтенләй уңмады. Бүтән иргә дә чыккан иде чыгуын. Тормыш ирониясе дип әйтимме, яшәп китә алмадылар. Беренче ирен генә түгел, баласын да югалтты бит ул тормышта. Гөлзада аны әни итеп танымый. Былтыр Гөлзада янына Уфага барып та кайткан иде, тик җан җылысы тоймый кайткан. Рәхимсезләнеп бер кискән икмәк кире ябышмыйдыр, күрәсең, ихлас әгәр. Апа инде пенсиягә чыкты, Зирекле күлдә яши. Пенсиягә чыкканчы шунда медсестра булып эшләде. Сөйләп торырлык бармы?! Мин үзем дә менә гомергә ялгыз башым калдым. Кызыл туебыз хыялда килеш җилгә очты.
— Тормышка чыкмадыгыз инде алайса?
— Миңа дигәне, мин яхшы дип йөргәне сугыш кырында ятып калды. Ни җиттегә чыгасы итмәдем...
Поезд Өчмунча авылы турысыннан узып киткән иде инде. Проводница алдагы тукталышның Лашчы станциясе икәнен хәбәр итеп, шунда төшәчәк пассажирларга җыенырга кушты. Каршыларга килүчеләрне ерактан ук чамаларга дәртләнеп, Әхнәф вагон тәрәзәсенә якынлашты. Туган төбәген бик сагынган иде ул.
— Кайткач, бер җае чыкканда җизнигә миннән сәлам әйтегез, Әхнәф энем,— диде Хәдичә Исмаева.
Алар кул биреп саубуллаштылар. Бу минутта икесе дә узган сугыш зилзиләсе китергән бәлаләрне, тән һәм күңел җәрәхәтләрен искә төшергәнлектән, күңелләре тулышкан иде.