Уку елы тәмамланып килә. БДИга ераграк әле, җиденче класста гына укыйлар Габдулла белән Галиянең игезәк оныклары. «Ур-ра, скоро авылга! Әби-бабай янына!» — дип шатланалар икән. Бу сүзләрне, әти- әнисен куандырып, кызлары Фәния телефоннан җиткерде.
— Би-и-ик яраталар инде сезне, әни! — диде Фәния, өзелеп. Оныкларын, әби-бабайдан бигрәк, ирек, бәйсезлек, табигать кочагы алгысытуын Галия аңласа да, кызы сүзләренә кәефе күтәрелде, сөенеп, бабайга да кызлары әйткәнне җиткерде.
Тик әби белән бабайның җәй дип йөрәге канатланмый шул. Киресенчә, бертөрле сак караш, киеренкелек белән каршы алалар аны. Әби-бабай дигәч тә, карт түгел әле алар — икесенә дә алтмыш бишәр яшь кенә. Яшьтәмени хикмәт, оныклар бар — факт! Ә җәй чамасыз җаваплы чор! Эшнең дә кайнаган чагы. Сыер да асрыйлар әле. Бакчадагы җиләк-җимеш, яшелчәләрне яшь бала кебек гел карыйсы. Ашалмаса да, мигә кереп урнашкан «әрәм булмасын» дигән уй белән вареньесын да, кышка ашарга дип, идән астына тезеп тутырасы. Бәрәңге бакчасында яртылаш бил бөгеп чүп утау, төбен өю, колорадо коңгызын җыю, агулау; терлеккә кышка печән хәстәрләү — барысын да эшлисе. Хәер, зарланмыйлар: барысын да вакытында эшлисе, җәй дип әллә ни сөенеп булмый дию генә.
Габдулла белән Галия май ахырында гына сукаланган (хуҗалык тракторы шул вакытта гына сукалый) кырдагы җирләренә, «язгы көннең бер сәгате дә исәптә — дымы кипмәсен» дип, шәһәрдән балалары кайтканны да көтеп тормадылар, бәрәңге утыртып кайтырга булдылар. Күп түгел үзе кырдагы җирләре. Каладагы балаларын тәмле бәрәңге белән сыйлыйсылары килә шул, бакчадагысы да җитә югыйсә үзләренә дә, терлеккә дә...
Иртәдән бардылар, утырттылар. Төш вакытына кайтып та җиттеләр.
«Ярып кына бәрәңге пешерсәм, ашап алсак, аяк сузып ун гына минут ял итәр идем», — дип уйлаган әби, әллә каян гына көч алып, гөбердәтеп таба ашлары пешереп, табынга тезгәнен үзе дә абайламый калды. Кайтасылар бит, газизләрем! һай! Баланың баласы балдан татлы ла...
«Ник үзегез генә утырттыгыз?» — дип орышырлар, әлбәттә.
— Алар кайтып, җыенып кырга барганчы, кич җитә, — диде Габдулла.
Галия карты сүзенә колак салды. Дөрес тә эшләделәр. Иртәдән болытлап торган күк төштән соң ишеп ява да башлады. Табигатьне тансыклаган балаларны кайту белән бәрәңге утыртып кадерсезлисе дә килми иде аларның.
Ай, менә шунысы — авырткан башка тимер тарак. Бик иркенгә чыгалар. Авылда чикләүләр юк, ярый дип беләләр шул. Киң дәрья су — шомлы буа бар авылда. Бик хәтәр урыннары күп. Якында гына урман. Киек җәнлекләрдән кабан дуңгызы гына да күп диләр. Алла сакласын! Исән-сау гына була күрсеннәр! Кисәтә торалар, колакларына да элмиләр шул оныклары. Чут- чут итеп үбеп кочкан әби дә, ягымлы караш ташлап җилкәдән сөеп каккан бабай да — «йомшак» дип фикерли алар. Аннан ирек, табигать тә күңелләрен ымсындырып чакырып тора шул. Җәй буе ут йотып яши бабай белән әби. «Суга батса, имгәнсә, ни дип җавап бирермен?! Күрше-күләмгә зыяннары тия күрмәсен! Ут белән шаярып, ут-күз чыгара күрмәсеннәр», — дип куркып, сагаеп яшиләр.
Үсмер балаларның дөньяны танып кына түгел, моңарчы эшләмәгәннәрен тоеп, татып, эшләп карыйсылары килә. Унбиш яшьләрендә бит! Аулакка барып, тәмәкесен дә, хәмерен дә авыз итеп карыйлар. Бабай, малайның тәмәке тартуын сизеп, шактый нерваларын какшатты. Тыелган эшләр күп бит. Нәкъ менә тыелган булуы белән ымсындыра шул алар. Әби-бабайның акыл сатуының да, «атаң белән әнкәңә әйтәм»нең дә мәгънәсе юк. Әйтмичә калдыруларын беләләр инде. Инде күпме шуклыкны әти-әниләренә белдерми калдылар.
Авыл балалары белән дуслашып, клубка йөриләр. «Клубка чыгам»нары — өйдән чыгып китү өчен сәбәп кенә. Җәйләрен табигать кочагында алар. Урманга барып учак яккан өчен зур гына күңелсезлек тә булды инде. Караңгы төшкәч кенә чыккан баланың кайтуы кайчан була?! Әлбәттә, ярты төн җиткәч. Габдуллага караганда Галия тынгысыз. Әби мескен, алар кайтып ятканын көтә-көтә, таң каршылый!. Иртән, кояш чыкканны күреп:
—И Ходаем, кичерә күр! Иртәнге намазыма йоклап киткәнмен...— диюләре ешрак була башлый. Шулай эшләп йөргәндә, көндезге уникеләр тула. Оныклар иртәнге чәйгә торалар. Габдулла белән Галиянең җәйләре шулай үтә...
Беркөнне, Галиянең кан басымы күтәрелгәч, Габдулла каникулның ничә көннән бетәсен бармак бөгеп санады.
—Карчык! Күп калмаган икән инде, түз, — диде.
Каеннарга саргылт төс керә башлагач, карт белән карчык оныкларны озатып калдылар:
—Сау булыгыз, улым, кызым! Киләсе җәйгә тагын кайтыгыз, яме!