СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Наил Шәрифуллин "Умырзая"

(хикәянең дәвамы)
Берничә көннән, иртәгә соңгы имтихан дигән төнне, таң алдыннан Гөлсәрияне шактый сәер итеп төшемдә күрдем. Кыш көне икән, ә ул ни өчендер очрашуга яланөс, җәйге кием белән генә чыккан. Каршыма килеп басты да, керфекләрен аска төшереп, үпкә белән миңа белдерә:
-Суындың син, Фидаил, чын йөрәктән яратмыйсың мине хәзер, - ди, - очрашуларны бетерик инде, син кайчан да булса чын-чынлап яратырга өйрәнгәч күрешербез, аңлашырбыз әле бер... Мин дә менә, күңелемдәге кайнар хисләрне суытыйм дип, яланөс йөрим. Минем генә йөрәк янмасын!
Аңа кидертер өчен, ашыгып, пальтомны сала башлыйм, акланам, гафу үтенәм. Ә ул мине ишетми. Менә ул:
-Йә, сау бул, мин китәм инде, - диде дә, борылып, башын иеп, акрын гына китеп барды. Мин, пальтомны кулыма тотып, баскан урынымда калдым. Һаман нәрсәдер аңлатырга, әйтергә телим, әйтә алмыйм, телем әйләнми. Артыннан йөгерәсем килә, аякларым тыңламый. Шулай гаҗизләнеп, начар кәеф белән уянып киттем дә: «Ярар, төш кенә икән әле», - дип, үземне тынычландыра-тынычландыра урынымнан тордым...
Көнлек «план»да каралган дүрт лекцияне өйрәнеп, ашханәдән кичке ашны ашап менсәм, мине тулай торак буйлап Мөдәррис белән Сөмбел эзләп йөриләр. Аларга Нәзирә дә ияргән. Кызу адымнарыннан, җитди йөзләреннән үк боларның хәл белергә генә килмәгәнлекләрен аңлап алдым. Шул мизгелдә иртән күргән төшем янә искә төш те, йөрәгем «жу» итеп урыныннан купты. «Гөлсәрия генә исән булсын!»
Мөдәррис, кулын бирер-бирмәс борын ук, коры гына итеп әйтеп куйды:
-Әйдә, җыен, хастаханәгә киттек! Гөлсәрия авыр хәлдә!
-Ничек? Ничек авыр хәлдә? - Мин бер мәлгә тораташ булып каттым. Аркама салкын тир бәреп чыкты. Дөнья чайкалып, күз алларым караңгыланып куйды. - Бу мөмкин түгел!
Дулкынлану, каушаудан һич котыла алмыйча, йөрәк ярсытып хастаханәгә дип тукталышка йөгергәндә, Мөдәррис кыскача гына аңлата башлады:
-Авылдан шәһәргә килешли, автобус булмаганлыктан, попуткага - җиңел машинага утырган булган. Андагы ике салмыш ир җәйге җиңел күлмәк кигән чибәр кызга чынлап торып бәйләнә, киемнәрен ерта, кулларын каера башлаганнар. Ләкин ул, ничектер, теге кабахәтләрдән ычкынып, барган җайга машинадан сикергән. Сикергән мәлгә уңайсыз төшеп, юл читендәге баганага бәрелгән, умыртка сөяген бик нык зарарлаган. Аяклары сизми, йөрми, диделәр. Икенче бер машинаның шоферы, игелекле җан, аны юл читендә күреп алып, күтәреп машинасына салган да хастаханәгә китергән.
Баштагы уйлар өермәсен аралап, хәтеремә тагын теге гарасатлы фараз, күз алдыма кышкы шәһәр бакчасы, сөйгәнемнең мөлдерәмә яшь тулы керфекләре, күзләрендәге шомлы чарасызлык, «язмыштан узмышлар юк ул, Фидаил » диюләре килеп басты.
Юк, мин язмышка барыбер ышанмый идем әле. Бары икебезгә бергә кайтырга, бергә килергә кирәк булган. Бер нәрсә дә булмый иде бит! Никләр тыңламадым мин аны? Нигә мин гел үземчә генә эшлим?..
Гөлсәрия аңында иде. Янында Зөлфия утыра. Мин кабаланып килеп кергәч, гүзәлкәем хәтта аз гына елмаеп та куйган сыман булды. Мөдәррис белән миннән кыенсынган кебек, бер як битенең сыдырылган-тырмалган җирен бер кулы белән каплагандай итте. Мин, килеп кергән шәпкә, аның ятагы янына килеп тезләндем дә: «Син исән, сөеклем», - дип, икенче як битеннән үбеп алдым. Кулыннан тоттым. Ак, нәфис кулы, гадәттәгечә, җылы иде аның. Үзем дә сизмәстән, күземнән яшьләр атылып чыкты.
-Борчылма, Фидаил, тынычлан. Терелермен әле, Алла боерса. Күрәчәк инде. Әйткән идем бит язмышка язылганны үзгәртеп, аннан качып булмый, дип, хәтереңдәме? Умыртка сөягем ике урыннан сынган. Аякларымны бөтенләй сизмим. Алар мине тыңламыйлар, икесенең берсе дә. Иртәгә операция ясаячаклар. Бәлки, беренче мәлгә култык таягы белән булса да йөрерлек итәрләр. Авыртуы уколлар кадагач басылды инде бераз. Син килеп кергәч, бөтенләй басылды дисәм дә була.
Ул тагын аз гына елмайгандай итте. Тик зур кара күзләре бик боек иде.
-Гафу ит мине, Гөлсәрия! Шунда сине тыңлап, бергә кайтып киткән булсак, һич болай булмый иде бит.
-Өзгәләнмә, кадерлем. Синең гаеп юк монда. Аңа карамый ул. Барган-кайткан саен, мине барыбер саклап йөри алмас идең. Иртәме, соңмы, тәкъдирдә булгач... Әбием генә менә ничек күтәрер бу хәлләрне? Аңа әлегә хәбәр итми торыгыз инде. Бәлки, операциядән соң бераз рәтләнеп китеп, үз аягымда кайтып күренә алырмын, соңрак булса да. Фидаил, алып кайтырсыңмы мине авылга? Анда кайтып керә алсам, шунда ук терелеп китәрмен төсле.
Мин баш кагам. Кулым белән кулын тоткан килеш аны тыңлыйм.
-Зөлфия, деканатка барып аңлатырсыз, әйтерсез инде, калган имтиханны мин соңрак бирермен.
-Имтихан өчен гел кайгырма. Әнвәр Закирович яхшы кеше, кирәк икән, монда, палатага да килеп алыр,
әйтербез. Операция генә уңышлы үтсен, - Зөлфия аны үзенчә тынычландырырга тырыша.
Кызлар, Мөдәррис, мин - барыбыз да аны юатабыз. «Эчәсем килә», - дигәч, Сөмбел белән Нәзирә, тиз генә кибеткә чыгып, лимонад, «Шифалы су»лар алып керделәр. Күрше ятактагы апа, торып, аның урын-җирләрен рәтләбрәк куйды:
-И, кызым, бигрәк матур, бигрәкләр дә акыллысың, терелсәң генә ярар иде, - дип, чәчләреннән сыйпап алды.
Шактый утыргач, дежур табиб кереп, авыруны ялыктырасыз, болай озак торырга ярамый, дигәч, без җыена башладык. Гөлсәриянең йөзенә шунда ук ямансулык чыкты, күзләре яшьләнде. Без, иртәгә иртүк, операциягә әзерлек башланганчы килергә вәгъдә итеп, чыга башладык. Тик мин башта ук, ничек итеп булса да, тагын беразга калырга карар кылган идем инде. Коридорга чыккач, табибка Гөлсәриянең монда туганнары булмавын, бердән бер әбисенең авылда икәнен аңлатып, тагын ярты гына сәгатькә аның янында калырга рөхсәт сорадым. Врач бик авыр имгәнү, операция озакка, өч-дүрт сәгатькә сузылачагын искәртте дә, ярар, кал инде алайса дигән кебегрәк сөйләнеп, икенче бер палатага кереп китте.
Мин кире әйләнеп кергәндә, җан сөйгәнем, олы кара күзләрен, бездән калганча, түшәмгә төбәп ята иде. Мин янына килеп җиткәнче, сыңар күз яше, керфекләреннән аерылып, акрын гына чигәсе буйлап агып төште дә таралган чәчләренә тамды. Мин, аның каршына килеп утырып, яңадан кулларын кулыма алдым.
-Фидаил, нигә кайтып китмәдең? Имтиханга әзерләнәсең, имтихан бирәсең бар бит!
Ул турыда уйлыйсым да килми. Ник кадалып китми шунда имтиханы, сессиясе. Алар миңа син сау-сәламәт вакытта гына кирәк. Син монда чакта берсе дә кирәкми.
-Хәтерлисеңме, теге чакны, кыш көне, паркта мине үбеп, берсен дә сине сөйгән кебек сөя алмам, дигән идең? Онытмадыңмы, Фидаил?
-Ничек онытыйм, мин ул сүзләрне әле дә йөз, мең тапкыр кабатларга әзер. Операциядән соң, нәтиҗәсе нинди булуга да карамастан, мин сине күтәреп авылыгызга алып кайтачакмын. Күтәреп алып киләчәкмен. Мин сине, аягыңда булсаң да, гомерем буе күтәреп йөртәчәкмен, Гөлсәрия. Ант итеп әйтәм. Исән генә бул!
-Сөеклем! Без бер-беребезне өзелеп яраттык бит, шулаймы? Бергә бәхетле идек бит, әйеме?
-Әйе, кадерлем, шулай. Моннан соң да, бу сынауларны үткәннән соң да яратачакбыз, сөеп-сөелеп туймаячакбыз.
-Мин гарип булып калудан бик куркам. Операциядән дә куркам. Күтәрә алмам сыман. Минем белән иртәгә бер-бер хәл булса, онытма мине, Фидаил! Сирәк кенә булса да, мине яныңда дип исәпләп, икәү йөргән шәһәр бакчаларын, урамнарны ура. Без бергә сокланган җәйге кичке шәфәкъка, агачларга, чәчәкләргә соклан. Май урталарында, туган көнемдә, шомыртлар шау чәчәктә утырганда, бер тапкыр гына булса да, безнең якка кайтып кил. Андагы урманнар, авыл кырлап тезелгән ак каеннар сиңа минем турыда сөйләр, кыр-болыннар, болын чәчәкләре минем исләремне чәчәрләр... Чишмәләр сиңа мин яраткан җырларны җырлар. Онытма мине, кадерлем! - Күз яшьләре, аның агарыныбрак калган битләре буйлап нәзек елгалар ясап, актылар да актылар.
-Туктале, Гөлсәрия! Ни сөйлисең син? Алла боерса, барысы да әйбәт булачак. Безгә хушлашырга иртә, бик иртә әле.
-Күрше апа коридорга чыгып китте бугай. Теге декабрь кичендә паркта тәүге тапкыр үпкән кебек татлы итеп, тагын бер генә үп әле, ярат әле мине, Фидаил.
Иреннәрем аның ирененә кагылып, бер генә тапкыр суырып, үбеп калдым, ишектән тагын дежур табиб күренде. Күрше апа да палатага керде. Табиб миңа: «Булды, җыенырга вакыт», — дип ым кагып кына әйткәч, урынымнан тордым. Китәсем һич килми иде. Апага Гөлсәрияне караштырып торырга, кирәксә, ярдәм итәргә кушып, сөйгәнемнең кулын җибәрдем.
Гөлсәрия моңсу караш белән сүзсез генә мине озатып калды. Мин акрын гына чыгып киттем.
Бу хушлашу соңгы хушлашу, мәңгелеккә аерылу булган икән...
Хәзер дә, ул вакыттан соң хәтсез еллар узгач та, мин һаман үз-үземне гафу итеп бетерә алмыйм. Нигә шунда иртәнгәчә аның янында калмадым? Нигә икенче көнне ул наркоздан йоклап киткәнче, иртәрәк килмәдем? Шул кичтә, төндә, иртәнге сәгатьләрдә янында булган булсам, бәлки, ул операцияне күтәргән дә булыр иде. Бу очракта да күбрәк аның турында, азрак үзем турында, бирәсе имтиханым хакында уйлыйсым булган. Төшемә керүе, «суындың» диюе аның үзеңне күбрәк кайгыртасың диюе булмады микән? Акылым төштән соң шул минем, барысын да артык соңга калып аңладым...
Ул кичне бик соң ятылды. Кайту белән китап-дәфтәрләргә тотынсам да, башка юньләп бер нәрсә дә кермәде. Яткач та, көндезге борчу-тетрәнүләрдән арына алмыйча, әллә күпме әйләнгәләп яттым. Җәйге кыска төн инде үтәм дигәндә, яктыра башлагач кына йоклап кителгән. Иртән уянып китсәм, сәгать тугыз тулып маташа. Юыныр-юын- мас, тиз генә киендем дә, зачеткамны гына кесәмә салып, имтиханга өлгерермен әле дип, хастаханәгә чаптым. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, троллейбусы да көттереп кенә килде. Мин хастаханә баскычыннан менгәндә, каршыма Зөлфия белән Сөмбел килеп чыктылар. Зөлфия килгән җайга ук миңа «очып кунды», тирги башлады:
-Тагын да ныграк соңга кала алмый идеңме? Миһербансыз! Йөрәгең аз гына да сызлауны белмиме әллә?
Мин, ни дип әйтергә белми, «ык-мык» итеп торганда, Сөмбел хәлне аңлатып бирде:
-Ярты сәгать элек үк операция өстәленә салып, наркоз бирделәр. Тәмам йоклап китәр алдыннан күзләрен ачып сине сорады да, «килеп җитмәде әле» дигәч, тагын күзләрен йомды. Бар, имтиханыңны барып бир инде, аннан соң килерсең.
Имтиханны көчкә «дүрт»легә тырыштырып, өч сәгатьтән мин кире әйләнеп кайттым. Операция бетмәгән иде әле. Тыз-быз йөргән шәфкать туташларының берсе, туктап: «Көткәннән озаккарак сузылды шул, тагын бер сәгатькә барыр әле операция, наркозның тәэсире бетә башлагач,, тагын өстәмә наркоз бирделәр», - диде. Бераздан Сөмбел, Зөлфия, Мөдәррис тә килеп җиттеләр. Аларга Илһам да ияргән иде. Тагын берникадәр вакыттан операция бүлмәсеннән битләре ак марля битлек белән каплаулы хирург, нейрохирург, тагын кемнәрдер чыкты. Чыгучыларның берсе, безнең янга килеп: «Врачлар булдыра алганның барысын да эшләделәр, шанслар юк түгел, акрынлап булса да аягына басар, хәзер сабыр итәргә, көтәргә кирәк», - дип, безне шактый тынычландырды. Икенчесе: «Сез бүген кайтыгыз инде. Ике тапкыр наркоз ясалды, ул әле тиз генә уянмаячак. Уянса да, башта гы мәлне борчырга кирәкмәс аны», - дип, безне озатып җибәрде. Без, яхшыга өмет итеп, сүзсез генә таралыштык.
Икенче көнне Мөдәррис килеп мине йокыдан уятты, Илһамны да алып, без, җыйнаулашып, Гөлсәрия янына барыр өчен, кызлар тулай торагына киттек. Бәлагә тарыса да, иң авыры артта калды, тиздән ул савыгачак, барысы да - бәхет-шатлыклар да, сөюләребез дә элекке хәленә, халәтенә кайтачак дип, мин аз гына тынычлана да башлаган идем шикелле. Тик барысы да иртәрәк булган икән...
Без килеп кергәндә, Зөлфия, Сөмбел, Нәзирә елап шешенеп беткәннәр иде. Мин шунда ук төзәтә алмаслык фаҗига, кайгы килгәнен аңладым. Зөлфия белән Нәзирә һаман тыела алмыйча үксиләр дә үксиләр. Сөмбел генә, яшь аралаш:
- Гөлсәриянең наркоздан йөрәге туктаган. Юк инде Гөлсәриябез, - дия алды.
Мин башта ышанмадым. Ышана алмадым. Берничек тә болай булырга тиеш түгел иде бит. Бу, бәлки, төштер. Уянып китәрмен дә «Аллага шөкер, төш кенә икән бит» дип сөенермен кебек иде. Ничә тапкыр шулай булганы булды бит. Ләкин күңелем бу юлы алай түгеллекне, мәңге кире кайтара алмаслык югалту килгәнне тоемлый, сизә иде.
Елый алмадым. Күңелем тораташтай кинәт катты да калды. Сүз дә әйтә алмадым. Моңа чаклы мөлдерәмә тулы булган бәхет савытымның яңа гына чәлпәрәмә килеп ватылганын аңладым. Дөнья караңгыланды, канатларым сынды, яшәүнең кызыгы, тәме бетте. Мин, хәлсезләнеп,
Гөлсәриядән инде мәңгегә бушаган, моннан соң ул беркайчан да утырмаячак, ятмаячак, кагылмаячак караватка, аның җылысы, яктысы, исе калган урынга утырдым.
Мин генәме, мескен Илһам да, Гөлсәрияне күнеленнән һаман яратып йөргән, күрәсең, шунда ук кара көеп чыкты, ничектер, бөрешеп үк калды. Соңрак, институтны тәмамлаган вакытларда әйткән сүзе хәтердә калган: «Бер дигән кыз иде, беребезгә дә булмады шул...»
Икенче көнне без сөйгәнемне авылына алып кайтып киттек. Күтәреп алып кайтырмын, дигән идем, соңга калып, вәгъдәмне өлешчә булса да үтәдем. Җансыз гәүдәсен күтәреп хастаханәдән алып чыктым. Кайтаргач, күтәреп өйләренә алып кердем. Башка вакытларда, аны күтәреп алган чакларымда, ул һәрчак куллары белән муенымнан ала, тыйнак кына итеп бит очымнан үбеп куя, шатланып елмая торган иде. Муенымнан кочакламады ул бу юлы, елмаймады. Ак, гүзәл йөзенә ниндидер илаһи бер тынычлык чыгарып, күзләрен ачмый йоклавында булды. Кулларыннан тотканымны да сизмәде ул. Салкын иреннәре дә үбүемә җавап бирмәде.
Без аны каен урманына терәлеп торган авыл зиратына илтеп җирләдек. Ул китте.
Сөйгәнемне мәңгегә сыендырган тар ләхеттән аз гына өстә мәңге шаулар каеннары белән ул яраткан урман, җилдә тибрәнеп, як-якка баш июче ул гашыйк болын чәчәкләре, сайрар кошлары белән якты дөнья калды.Мин дә калдым. Яшисем килмичә, нигә яшәгәнемне дә аңламыйча, ниндидер бер миңгерәүлек белән күпме атналар, айлар узгандыр, белмим. Мине бернәрсә дә сөендермәде. Һичнәрсә күңелемне җылытмады, яктыртмады. Кояшым мәңгегә баткан иде инде.
Юанычка, Гөлсәриямне өзелеп сагынганда, юксынганда карар, кулларыма алып, битләремә терәп исни-исни үксеп елар өчен, кышларын ул яратып муенына бәйләгән, ни сәбәп беләндер бездә онытып киткән юка ак шәле генә калды аның.
Умырзаям иде ул минем. Башын, керфекләрен иеп һәрчак минем белән килешүче гүзәл һәм тыйнак илаһи зат иде. Гомеркәйләре дә, шул умырзаяныкы кебек, бик кыска булды аның...
Еллар үтте. Күңел яралары, җөйләр калдырып, акрынлык белән төзәлсә дә, мәхәббәт кайтмады. Мин сүземдә тордым. Гөлсәриядән соң беркемне дә аны яраткан кебек ярата алмадым. Яратырга да омтылмадым, тырышмадым. Янымда ул булганда гына туа торган кабатланмас сөенеч-шатлыкларымны, бәхетемне, ашкын мәхәббәтемне дә Гөлсәрия үзе белән алып киткән иде шул.
2025-03-17 14:11