Макта исемле кыз белән бер мәче бик тату яшәгәннәр, ди. Алар гел бергә йөргәннәр һәм нәрсә тапсалар да тигез итеп бүлгәннәр. Көннәрдән бер көнне өй җыештырганда Макта йөзем бөртеге тапкан. Сыйланырга мәчене дә чакырган, әмма тегесе килмәгән. «Килмәсәң килмәссең»,— дигән дә кыз, йөзем бөртеген үзе ашап куйган. Ашап кына бетергән икән, йөгереп мәче килеп җиткән.
— Нишләп чакырдың мине? —дип сораган ул Мактадан.
Макта аның соравына ләм-мим эндәшмәгән, теге йөзем бөртеге хакында да бер сүз дә әйтмәгән.
Мәче моңа бик үпкәләгән һәм:
— Әйтмәсәң, катыгыңны түгәм,— дигән.
Мактаның да ачуы чыккан:
— Ә мин койрыгыңны кисәрмен,— дигән икән аңа каршы.
Мәче катыкны түккән, ә Макта аның койрыгын кискән.
— Апаем, койрыгымны бир!—дигән еламсырап мәче.
— Башта катыгымны чүлмәккә тутыр, аннан койрыгыңны кайтарырмын,— дигән Макта.
Мәче сыер янына катык сорарга киткән.
— Сыер, миңа катык бир әле!-—дигән ди.
— Тамагым ачыкты, яфрак белән сыйла башта,— дигән икән сыер.
Мәче агач янына киткән дә:
— Агач, агач, миңа яфрагыңны бир әле!—дип сораган.
— Минем бик эчәсем килә,— дигән агач.— Әүвәл миңа су эчерт, аннан яфракларымны бирермен.
Мәче су эзләп киткән икән, су алып кайтучы кызларны күргән дә:
— Кызлар-кымызлар, миңа су бирегез әле,— дигән ди.
— Әгәр күкерт алып килсәң, су бирербез,— дигәннәр бу кызлар.
Мәче кибетчегә киткән.
— Әй, кибетче, миңа күкерт бир әле,—дигән.
—- Ә син миңа йомырка бир,—дигән моңа кибетче.
Мәче тавыкны эзләп тапкан да:
— Тавык, тавыккай, миңа йомырка бир әле,— дип ялынган.
— Башта мине бодай белән сыйла,— дигән тавык,— аннан йомыркалы булырсың.
Мәче тагын киткән: «Нишлим икән?»—дип баш ваткан ул. Шул чак тычканны күреп алган. Мәче аны тиз генә тырнагына эләктергән дә:
— Җаның исән чакта әйтеп кал, өеңдә ни бар?—дигән.
— Б-бер кушуч бодаем б-бар,— дигән тычкан көчкә-көчкә телен әйләндереп.
— Миңа бер уч бодай бир!—дип боерган мәче.
Мәче тычканны җибәргән, тегесе бер уч бодай китереп биргән. Мәче бодайны тавыкка биргән дә алмашка йомырка алган. Аннары йомырканы кибетчегә биргән дә күкерт алган икән. Күкертне кызларга биргән дә су алган. Суны агачка сипкән дә, агач аңа яфракларын койган. Мәче яфракларны җыйган да сыерга илткән. Ә сыер мәчегә катык оетып биргән икән. Катыкны мәче Мактага биргән һәм койрыгын кайтарып алган, ди.