СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әнәс Хәсәнов “Соңарган бүләк”

Капка баганалары юан, нык имән икән. Коймаларында да ник бер тишек күренсен. Буявы да яңартылып торадыр, төсен бераз кояш алса да, купшакланмаган, тигез...
Газизҗан абзый, аларның йортлары янына килеп туктагач, әнә шулай уйланып торды. Никтер артына борылып карады, керергәме-юкмы дип, тагын бераз таптанды. Ник дип килде соң әле ул монда, аңа биредә нәрсә калган? Үтәсе үткән, сүнәсе әллә кайчан сүнгән ич инде. Алай дисәң, кырык-илле ел күрешмәгән Зөлфиягә күз салып, хәлен белеп, бурычын үтәп чыгуның ни гаебе бар?
Бергә җидееллык мәктәптә укыганнар, җиләккә, чикләвеккә йөргәннәр. Аннары... һәй... Аннары... Хәл белеп чыгуның бер гаебе дә юк. Ире дә вафат, ялгыз яши, диләр. Ялгызлыктан да начар нәрсә югын ул үзе дә белә, яхшы татыды. Кереп чыгарга кирәк.
Газизҗан абзый чал мыегын сыпырып куйды, эшләпәсен рәтләбрәк киде, чалбарын өскәрәк тартып, күлмәк якаларын, галстугын төзәткәләде дә капка келәсенә басты. Сак кына этәреп, капканы ачты. Аның күз алдында түбәсенә шифер ябылган таза каралты-кура пәйда булды.
«Ишегалды ничек чиста итеп себерелгән, аркылы яткан салам кисәге дә күрмәссең. Элеккечә пөхтәлеген югалтмаган икән... Пөхтә, бик пөхтә иде шул ул» дип уйлап алды кунак.
Тол хатын-кыз йортына сәлам бирми керү ярамаганга, Газизҗан абзый, беркемне күрмәсә дә:
— Әссәламегаләйкем, хуҗалар өйдәләрме? — дип аваз салды.
Өйалды ишеге ачылып китте, анда яулыгын артка бәйләгән олы яшьтәге хатын-кыз күренде.
— Кем бар, Ходайның нинди кунагы мактап йөри? Әйдүк, әйдүк, узыгыз, — диде хатын, әле генә элгечтән алган суган бәйләмен кире элә-элә. Аннары, танырга теләп, кунакның йөзенә текәлде: — Сөбханалла!.. Әллә Газиз инде?.. Синме соң бу, Газиз?
Газизҗан абзый Зөлфияне тавышыннан гына таныды, ләкин гадәттән тыш гаҗәпләнүен яшерергә теләп тезеп китте:
— Ие, мин әле, мин, Зөлфия! Мин әле бу. Исәр әйтмешли, гомер көзең җитеп килгәндә кайткан идем әле менә. Туган-үскән якларны бер күреп килим дип... Менә сезгә дә кагылырга уйладым. Мин озакка түгел. Хәлеңне белим дип кенә. Ялгыз калгансың, дигәннәр иде. Нихәл яшисең? Бик авыр түгелме?
— Иһи-һи... Газиз, диген, ә? Әйдә, әйдә, уз, өйгә кер!
Хатын шулай дисә дә, үзе һаман болдыр ишеге төбендә кала бирде. Газизҗан абзый аның хәлен аңлады, ул үзе дә каушаган иде.
— Мин бит ни... Күреп чыгыйм дип кенә. Менә шул инде... Ничә еллардан соң... — дип кабатлады.
— - Ярар, ярар... Менә рәхмәт. Әйтәм аны бүген күңел әллә ничек кузгалып торадырые. Көтү куганда, зираттан күке тавышы ишетелгәч, кылт итеп синең сүзең искә килеп төшкәнне. Күрешергә булган икән.
— Нинди сүз ул, Зөлфия?
— Күке бүтән кошларга әлимент түләргә тиеш, дигән идең ич бервакыт.
— Хи-хи-хи!.. Хәтер үзеңдә.
Хатын, кинәт айнып киткәндәй хәрәкәт ясап, кулларын җәеп җибәрде:
— Кара инде мин җүләрне, ә! Кер, әйдә, Газизҗан, кер. Мактап йөрисең икән. Самавырым кайнап тора. Майга гына төче коймак та әмәлләгән идем. Бик тәмле. Шундый кадерле кунакны ишек төбендә тотам бит. Күңелем нидер сизгән иде шул, сизгән иде.
«Кадерле» сүзен ишеткәч, Газизҗан абзый тетрәнеп китте. Бер мәлгә аңа узган еллар эреп юкка чыккан сыман тоелды. Әйе, гомерләре таңында алар бер-берсенә «сөям», «яратам» дип әйтергә оялалар иде. Газиз, Зөлфияне беренче мәртәбә чытырдатып күкрәгенә кыскач:
— Син миңа шулхәтле кадерле, — дигән иде.
Зөлфия дә:
— Син дә миңа, — диде.
Шуннан инде алар бер-берсенә, икәү генә калганда, гел «кадерлем» дип кенә эндәштеләр. Их, кайчан булган ул хәлләр... Әллә булмаган дамы?
— Ярар микән соң... Үзең генә булгач, диюем.
— Үзем генә түгел мин. Оныгым, кызымның кызы Казаннан кайтканые. Кичә телевизордан бик озак кино карап утырды да, әле дә булса йоклап ята. Иркә чыпчык. Яңа сауган сөт ярата үзе. Уятып караган идем, тормады.
Зөлфиянең каушавы инде бетеп бара иде.
— Йә, уз инде. Чәй эчми китәргә рөхсәт юк. Шултикле еллардан соң бит, шултикле еллардан соң. Ничек болай керәсе иттең, ә, Газизҗан? Рәхмәт яугыры, — диде ул.
— Иттем инде, иттем. Син сорама, мин әйтмим, дия идекме әле? Гомер үтте китте, ие. Актай суы сыман акты да китте. Итәк-чабуларны җыяр чаклар җитеп килә.
Туфлиләрне салып куйгач, Газизҗан абзый хатын артыннан алгы якка атлады. Бүлмә шәһәрчә матур, пөхтә итеп җиһазланган, җыештырылган. Стенада, идәндә келәмнәр. Тәрәзәдә кашагалар! һай, ул авыл йортының тәрәзә кашагалары! Кайсы гына авыл егетенең күңел түрендә сакланмый икән алар. Шулар арасыннан кояштай елмаеп караган йөзне көтеп, кайсы гына егет авыл урамнарын таптамады икән!
— Хуш, бик хуш!.. Менә әле каралты-кураларыгызны күргәч тә уйлап куйдым. Тормышыгыз таза булган, матур яшәгәнсез икән. Рәхмәт. Искәндәр ул уңган егет иде шул, мәрхүм.
— Ие, Газизҗан, дөнья бәһасе кеше иде ул. Кулыннан килмәгән эше җук иде. Мич чыгару дисеңме, балта эше дисеңме... Чалгы таптатырга да бөтен авыл килә иде...
Зөлфия, өстәл өстендәге эскәтерне сыпырып, тәлинкә өстендәге тастымалны алып куйды. Кунакның борынына тәмле коймак исе бәрелде. Хатын табын әзерләп мәш килгәндә, Газизҗан абзый аның йөзенә, кулларына игътибар белән карап-карап алгалады.
Үзгәргән шул, үзгәргән, дип уйлады ул. Чәчләре, кашлары агарган... Күзләрендә әле һаман якты нурлар уйнап алса да, алар да элеккеге сихри зәңгәрлеген югалта төшкән. Маңгаенда җыерчыклар... Күз төпләре каралып киткән. Әй еллар! Кая илтеп югалтасыз икән сез ул яшьлек гүзәллеген?
Кунак абзыйның башыннан кинәт кенә «Ә үзең соң!» дигән уй йөгереп үтте. Кая синең дулкын-дулкын чем-кара чәчләрең? Сип-сирәк калдылар лабаса. Сакалыңны кырып йөрмәсәң, Кыш бабай бит инде син. Ярый ла кара кашың Брежнев бабайныкы сыман... Шулай уйлана-уйлана, Газизҗан абзый Зөлфияне күзәтеп утырды.
— Син, Газизҗан, әйдә, тартынма әле, чәй эчеп җибәр әле. Менә атланмайга гына пешергән коймагыннан авыз ит. Әйдә, җә инде, җә... Улларым, кызларым тәмле чәйдән өзмиләр. Менә әле оныгым тагын цәйлүн чәе апкайтты. Аның хуш исләре дисеңме, тәме дисеңме...
Кинәт түрдәге бүлмә ишеге ачылып китте. Аннан, яфраклар арасыннан очып чыккан коштай, унсигез яшьләрдәге чибәр кыз күренде.
Зөлфия:
— Менә Гөлфия кызым да уянды. Бездә кунак абый бар, кызым. Безнең авылдан чыккан атаклы журналист Газизҗан абыең шушы инде ул, — дип таныштыра башлаган иде, чая кыз, бүлмәне яшьлек нуры белән балкытып, кояштай елмайды:
— Исәнмесез, Газизҗан абый! Сез менә нинди икәнсез. Ә мин сезне ишетеп генә белә идем. Хәер, сезне республикада кем генә белми икән? — Гүзәл кыз, әйтергәме-юкмы икән, дип уйланып торган кебек булды да: — Сезнең турыда миңа дәү әти дә сөйләгәне бар иде, — дип юынырга йөгерде.
Кунак телсез калды. Сәлам кайтарырга да онытты. Чөнки кыз нәкъ яшь чагындагы Зөлфия иде. Картның йөрәге урыныннан купкандай булды. Сөбханалла! Шултикле дә дәү әнисенә охшар икән, билләһи. Туп-туры күзгә карап алулары, алсу битләре, матур колак яфраклары, аяз күк кебек зәңгәр күзләре, озын, бөгелеп торган керфекләре, аяк атлаулары... Йа Хода!
Кунак хәлен хуҗабикә дә аңлады бугай:
— Бусысы гел үзем инде, — дип куйды. Аннары тагын кыстарга кереште: — Җәле, Газизҗан, ашап-эчеп утыр әле син... Менә бит, Ходай кушкач, кемне сыйларга насыйп булган икән. Менә яңа аерган каймагыннан да авыз ит инде. Бик тәмле, җәле, җә...
— Рәхмәт, бик рәхмәт. Олыгайгач, тамак та кысыла төшә икән ул. Ә шулай да эчми булмас, ахрысы. И-и, чәең кәүсәр суы шикелле бик тә тәмле икән, — дип, кунак тәмләп йотып куйды.
— Син элек-электән телгә маһир идең шул... Кәүсәр суы... Син эч әле, эч. «Чәй чәй урынына, икене эчсәң — мәй урынына» дия иде Искәндәр. Авылда хәзер бөтен эшне мәй башкарса да, мин аны тотмыйм. Сиңа да куя алмыйм. Бөтен хуҗалык эшләремне улларым кайтып эшли бит.
—һәй, нинди мәй ди ул? Нинди мәй? Ул эш күптәннән юк инде миндә. Яшь вакытымда да җенем сөймәде.
— Ишетеп белә идем анысы, белә идем. Җә, үзең ничек яшисең? Картаеп буламы? Балаларың ничек, ата итәләрме?
— Ходайга шөкер!.. Тик менә хатыным гына гүр иясе. Биш ел тула инде. Башта ялгыз яшәдем. Аннары инде менә улым, киленем белән. Бик илтифатлылар, сүз дә юк. Үзем күптәннән пенсиядә. Ара-тирә әле дә язгалыйм.
— Син язу-сызуга һәвәс идең шул. Журналист пенсиягә чыкмыйдыр ул. Бер-ике кат сине телевизордан да күрдем. Китапларыңны укып бардым... Тапканда. Мәкаләләреңне әле дә укыйм. Тик ятмыйсың үзең...
— Мин беркайчан да җил ауламадым анысы. Күңелләрне бушатасы килгәндә, әле дә ярый каләмем бар, Зөлфия.
—Әй, ул күңелләрне... Гел генә яшь кала икән лә ул. Синең дә шулаймы?
— һәркемнең шулай ул, Зөлфия. Ие. Бөтен узган гомер күз алдында тора. Яшьләр берәр җиргә чыгып киткәндә, кулыма каләм алам да, күңелне давыл айкый башлый. Нишләп, мин әйтәм, гомер эчендә бер генә хәбәр дә салмады, дим. Дөньяда бер генә яшибез бит, дим. Бервакыт үлемнән калдым, шул чакта да... Ишетелми булмагандыр бит, дип уйлыйм... Күңел өчен бер...
— Ишеттем, Газизҗан, ишеттем. Мин бөтенесен дә беләм. Университетта укыганда, исемең гөрләп торганын да... Беренче китабыңның кайчан чыкканын да, кызың, улың кайчан туганын да.
— Болар минем өчен зур яңалык бит әле, Зөлфия...
— Кызыңның тимераякта шуып дан алганын, хәтта квартирлы булгач, туганнарың килгәч, хатының тавыш чыгарганын да. Күңел өчен бер дигәнгә әйтүем. Кузгатмыйк без аларны, Газизҗан. Тирәнгә кермик. Күкрәкләр күп сызылган инде. Кеше җаны тутыкмый лабаса, тимер түгел бит ул.
— Син үпкәли күрмә, Зөлфия. Мин сине тормыш эзеңнән чыгарырга килмәдем. Әй каймагы да каймагы... Тансыклаганмын икән авыл каймагын... Карале, менә нинди уй килде бит әле: безнең менә шулай чәй эчүебез гомердә беренче кат икән бит, әй!
— Әйтмә инде... Мәктәп елларында ипи кисәген бүлгәләп ашаганны санамасаң...
— Әйе, андый шәп, тай-тулак чаклар да бар иде шул. Бар иде алар. Карале, Зөлфия, син ачуланма да, үпкәләмә дә. Бу дөньяда тагын очрашабызмы-юкмы, бер сорау бирим әле. Менә, ачык чыраеңны күргәч, батыраеп киттем бит әле. Ничек шулай килеп чыкты соң ул безнең, ә? Шундый матур итеп, өметләнеп йөрдек тә... икебез ике якка... Кош балалары сыман, дип җырлый идек бит. Ә? Зинһар, ачуланма... Әнә агарып та киттең... Мин бу сорауны үземә-үзем гомер буе биреп йөрдем. Җавабын гына таба алмадым.
— Язмыш, күрәсең, Газизҗан. Уртак булмаган ул безнең. Син педучилищега барып кердең. Ә мин керә алмадым. Урыс теленнән имтиханда «өчле» куйдылар. Инде мин сиңа тиң түгел, дип уйладым, күрәсең.
— Әй! Кешеләрне бит мәхәббәт тиң итә, ә үлем тигезли, Зөлфия.
— Яшь чак — юләр чак, дип юкка әйтмиләрдер инде. Ул чакта кем белә инде аны, мәхәббәтме ул, юкмы...
— Менә, менә... Ә күңел? Күңел? Аны кая куясың? Җиденче классны бетергәндә, миңа кулъяулык бүләк иткәнең исеңдәме соң?
— Менәтерә...
— Парлы уенда, кулга-кул тотынышып басып торганда, сизәм, кулларыбыз арасында нидер бар. Аннары син аны минем кулга төрттең дә йөгереп киттең. Кулъяулык! Кайткач карасам!..
Кадерлем!
Кулъяулыгым бүләк итәм,
Нурлы йөзең сөртерсең,
Аерылсак та, кавышсак та,
Төсем итеп йөртерсең, —
дип чиккән идең.
Ул сүзләрне укыгач... үлдем мин. Үлдем. Ничек инде ул аерылышу турында башына уй китерә ала, дип ут йоттым.
— Әй яшьлек, яшьлек! Мин кыек-мыек сөйли белмим, Газизҗан. Син үзең дә артык кыюсыз идең шул. Чәчемнән сыйпарга ояла идең. Ә Искәндәр алды да түшәгенә дә салды. Авыр туфрагы җиңел булсын.
— Кулъяулыкка чиккән әнә шул «аерылсак та» дигән сүзләрең миннән кап-кара кисәү ясады... Ашый-эчә алмадым. Училищеда атнаны уздыра алмый җәфа чигә идем. Дәресләр бетәр-бетмәс, шимбә көнне авылга йөгерә идем. Утыз чакрым... Урамда очратмаммы, кызлар кич утырган җирдә булмасмы дип. Юк шул. Кызлар, егетләр аша биргән хатларыма да җавап язмадың. Йөз суымны түгеп, аларны аптыратып бетерә идем.
Беләсеңме, рәнҗеп әйтүем түгел, мин шул чактан бирле еш кына төшемдә кара шомырт ашаганымны күрәм. Ашыйм да, авыз бөрешә. Син каршыма киләсең, ә мин берни әйтә алмыйм.
Ялга кайткан саен, очрамасмы дип, яңгырмы, кармы, урамыгызны кат-кат әйләнә идем. Өметем бик озак өзелмәде. Аннары инде... син кияүгә чыккач... Әле менә кичә дә сезнең урамнан уздым. Йортыгыз янында уйга талганмын. Аны ташлагансыз икән. Тәрәзә капкачлары кагылган, сеңгән, беткән.
— Ие шул. Мин кияүгә чыккач, әтиләр вафат булгач, аның бөтенләй рәте китте... Гомер үтә торды... Искәндәргә кат-кат әйттем, сүтеп ал, утынга булса да ярар әле, дип.
— Ник сүтмәде соң?
— Син туып үскән йортны сүтәргә кулым бармый, дия иде.
— Димәк, ул да сине бик яраткан икән.
— Булгандыр инде. Ә син тальяныңны ташламадыңмы соң?
— һи... Юк. Ул минем изге сердәшем. Дөньяда моңсыз яшәп буламыни? Әле дә ул бар.
— Ә мин, урамнан син гармун уйнап узганда, үрсәләнеп елап кала идем.
— Шунда йөгереп чыксаң нәрсә булыр иде?
— Әти-әни дә тезгенне кыска тоттылар, күрәсең. Кыюлыгым да җитмәгәндер, язмыш кочагы да кысан булгандыр инде. Урык-сурык кына очрашып йөрүне дә теләмәгәнмендер, күрәсең.
— Менә кичә шул сезнең өегез янында басып торганда, сине күрмичә китмим, дигән уйга килдем мин.
— Искәндәр каберенә барганда, мин дә сезнең урамнан узам, Газизҗан. Анда хәзер бер-ике генә йорт утырып калды шул. Урамыгыз тешләре сынган тарак диярсең. Таралды халык, таралды. Сезнең өйнең эзе дә юк. Кычыткан, кычыткан... Иске нигезләрдә ник кычыткан үсә икән дә, ник гөлләр үсми икән ул, ә? Миннән торса...
— Гөл бит ул мәхәббәт кебек. Кадерләгәнне ярата. Әйе, безнең өй теге чакта ук иске иде ул. Сезнеке әле яңа иде. Йә, ярар, чәең бик тәмле булды. Рәхмәт, кадерлем. Ачуланма инде, яме...
Күңеленең әллә кайсы почмагында сакланып, кинәт тернәкләнеп киткән сүз бәгырьгә барып кагылгангамы, әллә башка сәбәптәнме, дымлы пәрдә каплаган күзләрен яшерергә тырышып, Зөлфия читкә борылды:
— Кая китте соң әле бу бала? Юынырга чыккан иде ләбаса. Тавышы килә түгелме? Әйе, ул. Кайтып килә. Авыл кызлары да ияргән димме?
Ул арада ишек ачылып китте. Аннан, шау-гөр килеп, әллә нинди хуш исләр таратып, ике кыз белән Гөлфия кайтып керде. Алардан аңкыган яшьлек, балкып торган көләч йөзләрен күргәч, Газизҗан да, Зөлфия дә елмаеп куйдылар.
— Әйтәм бит, кызлар, Газизҗан абый ул, дип, сезнең, безнең авылның атаклы журналисты. Менә үзе. Китапларын, мәкаләләрен укыганыбыз бар, үзен күргәнебез юк, диләр. Болар минем дус кызларым, Газизҗан абый. Менә, кызлар, күрегез инде.
— Исәнмесез, Газизҗан абый, исәнмесез! Сез китмисезме әле? Без сезне авыл яшьләре белән очрашырга чакырырга килгән идек, — дип, бит урталарындагы чокырлары уйнап торган кыз да сүзгә кушылды.
Икенче кыз матур хәрәкәт белән озын кара толымнарын артка чөеп ташлады да:
— Сез бит язучылар, рәссамнар, композиторлар, артистлар белән аралашып яшисез. Алар турында язасыз. Чит илләргә дә чыгып йөргәнегезне беләбез. Шул турыда безгә сөйләмәссезме икән? — дип өстәде.
Газизҗан абзый:
— Менә бит юктан гына кодагый булып куйдым әле, — дисә дә, ризалыгын белдереп баш какты.
Олылар бер-берсенә карашып, яшьләргә сокланып торганда, Гөлфия тагын элеп алды:
— Ә мин сәнгать академиясендә укыйм, Газизҗан абый. Җырларга, биергә өйрәнәм. Рәсем дә ясыйм, фотога да төшерәм. Әһә, менә хәзер мин сезне фотога төшерим әле, истәлеккә булыр, — дип, кыз күрше бүлмәгә йөгерде. Аннан ялт итеп фотоаппарат алып чыкты. — Төсле сурәт була бу. Ягез әле, дәү әни, Газизҗан абый, якынрак утырыгыз әле.
Олылар каршы килеп маташтылар, тик бу хис өермәсен туктатып булмасын тиз төшенделәр.
— Ягез, ягез, якынрак килегез инде. Мин беләм бит, сез бер-берегезне яратып йөргәнсез. Тик бергә була алмагансыз гына. Беләм, беләм, дәү әни, ачуланма. Бу рәсем икегезгә дә истәлеккә булыр. Мин аны «Таһир-Зөһрә» газетасына да бирермен.
Ниһаять, Зөлфия оныгының сүзен бүлдерә алды:
— Кызым, дәү әтиең рухын рәнҗетәсең бит, алай ярамый...
— Дәү әнием, дәү әти акыллы кеше иде бит. Сезнең мәхәббәтегез турында да ул миңа матур итеп үзе сөйләгән иде. Нишләп рәнҗесен икән ул? Мәхәббәт өчен рәнҗиләрмени, — дип, Гөлфия каршы килде.
Кыз олыларны янәшә утырырга мәҗбүр итте, фотоаппаратын черт-черт иттереп, аларны рәсемгә дә төшереп алды. Аннары:
— Әйдәгез, кызлар, кыярларга су сибәбез, — дип, иптәшләре белән чыр-чу килеп чыгып китте.
Бераз Зөлфиягә төбәлеп карап торганнан соң, Газизҗан абзый:
— Сезгә килүемнең төп сәбәбен мин сиңа әйтмәдем бит әле, Зөлфиякәй, — диде. — Мин бит өстемдәге бурычымны үтәргә дип килдем.
— Нинди бурыч ул, Газизҗан, һич аңламыйм?
- Мин бит теге чакта синең бүләгеңә каршы берни дә бүләк итә алмадым.
— Җә инде, Газизҗан, син ни сөйлисең инде, ә?.. Онытылып беткән нәрсәләрне искә төшереп, кыйналып утырасың. Кызлар егетләргә яулык бирү ул матур гадәт иде бит.
— Онытылып беткән дисеңме? Юк, онытыла торган нәрсә түгел ул. Онытыламы соң! Мин аны гомер буе хәтердә сакладым. Соң булса да, уң булсын. Ачуланма. Менә сиңа дип алтын алкалар алып кайттым. Ничә дистә елдан соң... Рәнҗешмик, ал әле шуны. Җаным тыныч булсын әле.
— Газизҗан дип юкка гына кушмаганнардыр шул сиңа, кадерлем. Җук, җук, кирәкми. Җукка расхутлангансың.
— Ул чакта мин сиңа берни дә бүләк итә алмый идем шул. Өстемдәге йөкне төшерик инде, яме. Кире какма, зинһар.
— Йа Алла!.. Гаҗәп кеше син. Шундый йөк тә буламыни соң?
— Була икән шул. Тора-бара син миннән фәкыйрьлегем аркасында йөз чөердең, дип уйлап йөрдем бит. Менә хәзер икебез дә тигез — әнә нинди уллар, кызлар, оныклар үстердек. Саулыгыбыз да зур байлык...
— Дөрес инде анысы, Ходайга шөкер! Тик менә бу алкаларың... Ни дип әйтергә дә белмим... Кирәкмәс иде.
— Алайса, әйдә, без аларны Гөлфиягә бирик. Синең төсең итеп тагып йөрсен. Әйдә, ә?
— Шулай дисеңме? Җулын да таптың, рәхмәт яусын! Безнең... борнап та ачыла алмаган яшьлек хисебез төсе булсын ул. Изге яшьлек төсебез. Искәндәр рухы да рәнҗемәс.
— Менә рәхмәт, хак сүз.
Зөлфия оныгын чакырып кертте.
— Кызым, Газизҗан абыең бик кадерле бүләк алып кайткан икән. Ничек дип әйтим... Аны без сиңа бирергә булдык. Дәү әтиең сөйләгән иде, дисең ич. Алайса, барын да беләсең син. Бу алкалар сиңа булсын, — диде ул.
Кунак та аңа кушылды:
— Әйе, Гөлфия кызым, безнең тәүге хисебез төсе булсын. Менә театрдагы шикелле килеп чыкты бит әле бу... Куллар да калтырап китте. Ал инде, мә, ал.
Кыз, көтелмәгән хәлдән тәэсирләнеп, әле Зөлфияне, әле Газизҗанны кочаклады.
— Нинди матур алкалар! Рәхмәт сезгә, икегезгә дә, — диде ул. — Рөхсәт итсәгез, мин, сездән барын да сорашып, мәхәббәтегез турында пьеса язармын, яме. Үзегез дә, театрдагы шикелле булды бу, дисез ич.
— Риза, кызым, риза, булдыра алсаң карарсың.
Газизҗан абзыйның дулкынланган йөзендә елмаю уйный иде.
— Ярар, мин китим инде, — диде ул. Бераз сүзсез торганнан соң, гафу үтенгәндәй өстәп куйды: — Озак еллардан соң матур күрешү булды әле бу. Бик көтеп алган күрешү. Бәхет басып, Гөлфия кызымны да күреп китәм. Күз генә тимәсен сиңа, кызым. Сиңа мин бәхетле, мәхәббәтле тормыш телим. Сәламәт яшәгез. Фотосурәтең әзер булгач, миңа да берсен җибәрерсең. Менә визиткам. Йә, хуш иттек.
Зөлфия белән оныгы кунакны озата чыктылар. Газизҗан абзый аларның кулларын кысты да урам буйлап китеп барды. Борылып карамады, йөрәге кысып-кысып алса да туктамады. Бу минутта аның күңелендә капма-каршы ике хис көрәшә иде. Бер яктан, гомере буе җанын телгәләп торган бурычын үтәүдән туган тынычлык булса, икенче яктан, аны яшьлеге, тәүге хыяллары белән бәйләп торган җепләрне үзе үк өзүдән туган әрнү хисе иде.
...Газизҗан абзый авылның кунак йортына кайтып җиткәндә, күршедәге алма бакчасында сандугачлар әле дә, ярсый-ярсый, бер-берсенә мәхәббәт җыры җырлый иде.