СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нугай халык әкияте “Аксак кәҗә бәласе”

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ярлы агай. Яшәсен яшәп, картаеп, якты дөнья белән саубуллашканда, аннан мирас булып дүрт улына бер кәҗә бәтие генә калган. Әмма ул кәҗә бәтиенең дә әле бер арткы аягы аксак икән.
Әтиләрен соңгы юлга озатып кайткач, дүрт угыл мирасны бүлешергә утырганнар. Кәҗәнең арткы сәламәт аягын — олы малайга, ике алгы аякны — уртанчы малайларга бирмәк булганнар. Аксак аяк исә кече малайга калган. Бүлешеп беткәч, кәҗә бәтиенең үскәнен көтә башлаганнар. Аңа тәмле печән ашатканнар, әйрән эчергәннәр, кичен, өйгә алып кереп, учак янында җылы урынга яткырганнар.
Шулай бер кичне учактан күмер төшеп, кәҗә бәтиенең аксак аягын бәйләгән чүпрәккә ут капкан. Кәҗә бәтие авыртудан сикерә-сикерә өйдән чыгып, елга буена чабып киткән. Ә елга буендагы болында печән эскертләре тезелешеп тора икән. Кәҗә бәтие эскерт яныннан узганда, коры печәнгә ут капкан да күз ачып йомганчы эскерт янып беткән. Ә бу печән эскерте ханныкы икән. Моны ишеткән хан дүрт угылны да хөкемгә тартырга боерган.
— Эскерт бәясен түләмәсәгез, мин сезне зинданга ябам! — дип оран салган ул.
— Безнең бер гаебебез дә юк, эскерткә ут кәҗә бәтиенең аксак аягына бәйләгән чүпрәктән капкан. Ә ул аксак аяк — төпчек малайныкы. Эскерт бәясен ул түләсен,— дип, өч угыл хан каршына килеп баш орган.
— Әйе, әйе, эскерт бәясен чыннан да төпчек малай түләргә тиеш! — дип, хөкем карары чыгарган казый.
Төпчек малай аксак кәҗә бәтиен җитәкләп хан каршына килеп баскан.
— Ханым-солтаным! — дип, сүз башлаган ул. — Мин бу хөкем карары белән килешмим. Дөрес, Сезнең эскертегезгә ут аксак аякны бәйләгән чүпрәктән капкандыр. Әмма ул аксак аякны эскерт янына өч сәламәт аяк алып килгән бит. Ә ул өч аякның хуҗалары — минем абыйларым...
Моны ишеткән хан уйга калган да яңадан казыйны чакырырга кушкан. Казый бу юлы төпчек малайның сүзләрен раслап, эскерт бәясен өч өлкән угылдан түләтергә карар чыгарган. Ә тапкырлыгы өчен хан төпчек малайга бик яхшы ат бүләк иткән. Хан янына кәҗә бәтие җитәкләп килгән егет өенә атка атланып кайткан.