СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илзирә Мәҗитова "Эшлә яхшылык-көт шәфкатьлелек"

Борын заманда яшәгән, ди, бер ятимә кыз. Тамагы - ач, кияренә дә булмаган, ди, аның. Аптырагач, ул базарга киткән, кешеләр ярдәмнәреннән ташламас әле, дип өметләнгән. Ләкин анда да кул сузып, хәер сорашу бик авыр булган. Арада кимсетүчеләре- кыерсытучылары да табылган. Кунар җире дә, борын төртер кешесе дә булмагач, ул урманга - җәнлекләр янына барырга уйлаган.
-Үзең әйбәт булып, җәнлекләрне кыерсытмасаң, алар бик шәфкатьле, - дия иде бит әбисе. Бәлки алар белән дуслаша алырмын, урманда яшәве җиңелрәк булыр, дип тә өметләнгән кыз бала.
Көн барган ул, төн барган. Ялан аякларын канатып бетергән. Шулай да юлын дәвам иткән. Менә ул бик матур бер аланга килеп чыккан, һәм бераз ял итәргә дип, каен күләгәсенә утырган. Караса, кып-кызыл җиләкләр, ди, янында. Рәхәтләнеп сыйланган кызый. Күпмедер шулай җиләк ашый-ашый йөргәндә, бер агач ягыннан каштырдаган тавыш ишетелгән. Күтәрелеп караса, анда тиен балалары!
-Безне дә сыйла, безне дә сыйла, - дип сикерешәләр икән, ди, озын койрыккайлар. Кыз шундук аларга да җиләкләр җыеп биргән. Балаларын ашатырга, дип кайткан ана тиен моны күреп, кызыйдан:
-Ямаулы күлмәк киеп, монда нишләп йөрисең? - дип сораган. Кыз үзе турында барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Шул арада тиен ятимә кызның хәлен башка кош-кортларга, җәнлекләргә дә җиткергән. Үзен чикләвек белән сыйлаган. Күп тә үтмәгән, төрле яктан урман хуҗалары кызга күчтәнәчләр китерә башлаган, җылы туннарын салып, өстенә каплаганнар. Хәйләкәр төлке, хәтта, авылдан кәнфит тә алып кайткан, ди, әле аңа, ә куян сумка тутырып кишер чәлдергән. Кыз да бурычлы булып калмаган: урман-өйне матур итеп җыештырган, сынган агачларның яраларын бәйләгән, җәнлекләргә җылы кием, азык-төлек әзерләшкән. Шулай итеп, ятимә өйле дә булган, ярдәмчел дуслары да күбәйгәннән-күбәйгән. Ул әле дә шул урманда бик бәхетле яши, ди.
2026-01-30 14:06