Мәхәббәт, байлыкка омтылу, азгынлык кебек күренешләрнең күп кенә җинаятьләргә сәбәпче булуы һәркемгә билгеле. Шул ук вакытта аларның шактый очракларда җинаятьләрне ачарга булышуы да мөмкин...
Суд эскәмиясендә Илшат исемле егерме биш яшьлек ир-ат утыра. Беренче карашка ук гап-гади кеше икәнлеге күренеп тора. Ул, кулга алынганчы, Рафаэль Зарипов дигән эшмәкәрнең шәһәр тибындагы бистәдәге мебель фирмасында шофёр булып эшләгән.
Рафаэль Зарипов, кырык алты яшьлек ир-ат, зыян күрүче буларак, прокурор белән янәшә утыра. Дәүләт гаепләүчесе әйтүенчә һәм судка кергән материалларга караганда, аны шофёр, мунчасына ут төртеп, тере килеш яндырырга теләгән. Гаепләнүчене тиз тапканнар һәм шундук кулга алганнар. Тикшерүчеләр фикере буенча, җинаятьнең шушы ир тарафыннан оештырылуы беренче карашка көн кебек ачык. Сәбәбен эзләп әллә кая барасы да юк: күршеләр булып яшәгән бу ике кеше арасында конфликтлар еш булган. Тавыш-гауга исә эшмәкәрнең кечкенә булган үз мунчасын Илшатларның өе ягына таба бик якын китереп зурайтуы, хәтта аларның тәрәзәләренә кояш төшмәслек итеп салуы нәтиҗәсендә башланган. Шофёр моның бернинди кысага да сыя торган эш түгеллеген күршесенә гел әйтә килгән, аңлатырга ты рышкан, хәтта берничә мәртәбә, еш кына бераз төшереп алгач, аны ягу белән дә янаган. Янәсе, яхшы сүзне аңламыйсың икән, ул бу мунчаны көлгә әйләндерәчәк. Бу янауны күршеләр дә ишеткән, суд залында шуны раслап та торалар. Хәер, ул моны үзе дә кире какмый, ләкин ул янаулар кызу килеш кенә әйтелде, дип бара. Судта әйтүенчә, аның эшмәкәр гомеренә һичкайчан һөҗүм итү исәбе булмаган, мунчага ул ут төртмәгән, чөнки мунча янган очракта аларның үз өйләренең дә януы мөмкин иде бит! Ләкин дәүләт гаепләүчесе исә аның гаебен дәлилләр белән расларга тырыша.
Җинаятен раслау өчен, шофёрның киемнәре дә суд өстәленә куелган, аның бармак эзләре калган бензин канистрасы да шунда, хәтта аңа Илшат исем-фамилиясенең беренче хәрефләре дә язылган. Кыскасы, барлык дәлилләр дә аңа каршы. Өстәвенә Рафаэльнең беренче хатыныннан булган малае Нурислам аны нәкъ менә шушы киемнәрдән мунча тирәсендә күргән һәм ул моны суд залында да раслады. Аннары, гаепләүче фикере буенча, тагын да кире кагылмаслык бер дәлил — карда калган эзләр: алар Илшат ишегалдыннан чыккан, кире шунда кергән дип раслыйлар! Моны ничек кире кагасың ди?!
Бу коточкыч вакыйга Яңа ел алдыннан, 31 декабрь көнне була. Аны берничә туган-тумачасы белән Рафаэль өендә каршыларга җыенганнар. Аның һәр ел саен Яңа ел алдыннан мунча керә торган гадәте бар икән, шуңа күрә ул быел да мунча яга. Үзе генә керә, чөнки хатыны, Яңа ел белән котлап кайтмакчы булып, әнисе янына китеп барган.
Нидер көйли-көйли юынып яткан Рафаэль бераздан төтен исен сизеп ала, ләкин башта моңа игътибар итми. Тик тора-бара ис көчәя, шуннан соң, шикләнеп, тәрәзәдән тышка күз салса: йа Хода, мунчалары яна лабаса! Ул ничек кирәк шулай киемнәрен эләктерә дә ишеккә ташлана, тик ул ачылмый, шунда гына аның тышкы яктай терәтеп куелганын аңлап ала. Бу арада инде ут ялкыннары мунча эченә үк үрмәли. Хәлнең котылгысызлыгын аңлаган эшмәкәр ачыргаланып акыра башлый. Аны кайчандыр бераз бергә яшәп алган күрше хатыны коткара: үтеп барышлый, аның акырган тавышын ишетеп, мунча янына килә һәм аны, терәп куйган агачны алып, мунчадан алып чыга, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырта, кешеләр белән бергәләшеп утны да сүндерәләр. Инде шактый җире пешкән Рафаэльне район хастаханәсенә алып китәләр.
Мунча аркасында эшмәкәр белән күршесе арасында низаглар булганмы? Булган, хәтта еш булган. Гаепләнүче аңа янаганмы? Янаган, хәтта берничә мәртәбә. Киемнәр аныкымы? Аныкы. Мунчаны сибеп яндырган канистра кемнеке? Аныкы. Андагы бармак эзләре кемнеке? Аныкы. Кар өстендә эзләр кемнеке? Аныкы. Аларның шофёр Илшат ишегалдыннан кергәнлеге һәм кире шунда ук юнәлгәнлеге ярылып ятамы? Ята. Җитмәсә, шаһт буларак чакырылган аның хатыны Нәсимә дә: «Әйе, сәгать кичке тугызлар тирәсендә, миңа берни дә әйтмичә, каядыр чыгып китте һәм ярты сәгать чамасы үткәч кенә кайтып керде», — дип тора.
— Нишләвең бу, Нәсимә? Мин ул көнне беркая да чыкмадым бит! — дип өзгәләнә Илшат. — Күрә торып нигә ялганлыйсың?!
— Чыктың, чыктың, исерек булганга хәтерләмисең генә...
Исерек булганга күрә дигәннән, ул көнне, гәрчә эш көне булса да, акча түләүне киметер өчен, Рафаэль үзендә эшләүче эшчеләргә ял биргән була. Янәсе, Яңа ел алдыннан кешеләрдән барыбер рәтле эш чыкмас, ял итсәләр әйбәтрәк булыр.
Әлбәттә, Илшат та ял итә. Җитмәсә, иртән торса, суыткычларында бер шешә аракы тора!
— Сиңа, — дип елмая Нәсимәсе. — Бердән, бүген ялың, икенчедән, Яңа ел алды бит. Ял ит рәхәтләнеп!
«Менә минем хатын нинди!» дип, Илшат эченнән горурланып та куя. Күпмедер вакыттан соң ул «ярты»ның төбенә үк төшә. Шунда хатыны алдына тагын бер шешә аракы чыгарып куя! Ирнең шатлануына чик-чама булмый!
Бу хатынның шундый юмартлыгы — хатын-кыз өчен сирәк күренеш! — суд залында утыручыларны да, адвокатны да гаҗәпләндерә.
— Минем якланучым әйтүенчә, сез 31 декабрьдә ирегезгә иртүк бер шешә аракы биргәнсез. Бу дөресме? — дип сорый адвокат.
— Нигә бирмәскә? Аның ял көне, җитмәсә, Яңа ел алды, — диде Нәсимә.
— Аннары тагын бер шешә биргәнсез.
— Әйе. Руль артында түгел бит... Эчсен, ял итсен дидем.
— Сез аракыны икәү эчтегезме?
— Юк, мин эчмим. Ул берүзе генә эчте.
Монысы дөрес булып чыкты: Илшатны кулга алганнан соң үткәрелгән экспертиза аның канында күп микъдарда алкоголь барлыгын раслаган иде.
— Мин ул көнне исерек идем, беркая да чыкмадым, йокладым, — диде Илшат, сорау алу өчен бастырганнан соң. — Мин кая да булса чыгарлык хәлдә түгел идем. Канистрда бармак эзләре табылмаса, бу гаҗәп тоелыр иде, чөнки ул минеке бит, аны кайчак көненә икешәр тапкыр тотам ич! Кардагы эзләр безнең ишегалдыннан махсус башка кеше тарафыннан да ясалырга мөмкин. Мәсәлән, эшмәкәргә үчле кешеләр тарафыннан...
— Миңа үчле кешеләр юк! — дип кычкырды эшмәкәр. Ни сөйлисен? Йөз чакрым әйләнәдә бернинди конкурентым да юк!
— Азмыни... Бәлки, берәрсенең башка төрле сәбәбе булгандыр?
— Әйдә, әкият сөйләүдән туктыйк, гаепләнүче! Дөресен сөйләсәгез, үзегезгә дә җиңелрәк булыр... — диде хатын-кыз прокурор. — Бар дәлилләр дә җинаятьне сез эшләгәнне ачык күрсәтеп тора бит!
—Шушы суд алдында сезгә тагын бер мәртәбә әйтәм: мин бу җинаятьне эшләмәдем! Аңа бернинди катнашым да юк!
Шоферның эчкерсезлеге чарасызлыктан өзгәләнүеннән үк күренеп тора, ул дөресен сөйли кебек. Ләкин дәлилләрне кая куясың?..
Хәл суд залына шаһит буларак эшмәкәр малаеның сөйгән кызы Розалина чакырылгач кына бераз ачыклана башлады.
—Егетегез Нурислам әйтүенчә, бистә белән сез яшәгән шәһәр арасы машинада егерме-егерме биш минутлык юл. Ә ул, әле генә раславынча, сезне алырга дип, юлга шактый алдан чыккан. Алайса, нишләп бистәгә бик соңарып килдегез?
— Чөнки ул минем арттан килешкән вакытка түгел, ә шактый соң килде. Мин әллә берәр хәл булдымы дип тә уйлаган идем. Җыенып, аны урамда көтеп торырга туры килде.
— Хөрмәтле судья, минем шаһит Нурисламга соравым бар, — диде адвокат.
Нурислам — әле яшь булса да, нык бәдәнле, эре сөякле, бөдрә чәчле чибәр генә егет — торып басты. Әлегә беркайда да эшләми икән. Әтисе Рафаэльнең судта әйтүе буенча, ул аннан һаман акча таләп итә, күпме әйтә торып та, эшкә урнашырга теләми. Шуңа күрә ул аңа соңгы вакытта акча бирүне туктатырга уйлаган, «Инде бала-чага түгел, эшләп ашасын!» дигән.
— Берничә минут элек раславыгызга караганда, сез шәһәргә шактый иртә киткәнсез, тик (сөйгән кызыгыз әйтеп тора) шактый соң килгәнсез. Калган вакытта кайда булдыгыз соң сез?
— Кыш, бозлавык, юл куркыныч. Шуңа әкрен генә бардым...
— Сөйгән кызыгыз әйтүе буенча, сез өйләнешергә җыенасыз. Дөресме?
— Дөрес.
—Мин аннан йөкле, — дип куйды шунда аның сөйгән кызы Розалина.
— Син нәрсә, Нурислам?! — дип, шунда урыныннан Нәсимә сикереп торды. — Син бит, өйләнеп, мине шәһәргә алып китмәкче идең!
— Тынычлан, тынычлан... — диде аңа егет. Күренеп тора: ул монда үзенә шундый сорау бирелер дә аңа Нәсимә алдында җавап бирергә туры килер дип һич тә көтмәгән иде. Күрәсең, бу хатыннымы, әллә сөйгән кызынмы, «өйләнәм» дип алдап кына йөргән...
— Хөрмәтле судья! Хөрмәтле судья! Мин элек сөйләгәнемә ачыклык кертмәкче булам, — дип сабырсызланды Нәсимә.
— Кафедра янына үтегез! Тыңлыйбыз, йә, нәрсә ачыкламак чы идегез?
— Хөрмәтле судья, мин моңарчы ялган сөйләдем... Ул көнне ирем Илшат өйдән беркая да чыкмады, йоклады. Мунчага утны Нурислам төртте...
— Бу турыда тулырак сөйләгез әле! Моны кайдан беләсез? — Тикшерү вакытында нишләп башка төрле сөйләдегез? — дип сорады прокурор кырыс тавыш белән.
— Миннән бу турыда Нурислам сорады... Ул миңа өйләнмәкче иде...
— Син нәрсә, Нәсимә?! Үз акылыңдамы син?! — дип, Илшат урыныннан сикереп торды. — Минем белән яши торыпмы?!
— Гафу ит, Илшат! Ул мине шәһәргә алып китәргә вәгъдә иткән иде... Минем дә кешечә яшисем килә ич...
— Ул көнне Нурислам безгә, Илшат йоклап ятканда, арткы яктан килеп керде дә, ничек итеп... — Хатын елап җибәрде. — Ничек итеп Илшаттан котылырга кирәклеген, аннары мине шәһәргә алып китәчәген әйтте. Ул миңа бу турыда гел әйтеп килә иде...
— Димәк, сезнең ара шактый якын булган? — дип сорады адвокат.
Хатын уңайсызланып калды, бер иренә, бер Нурисламга карап алды.
— Әйе, якын нде...
— Дәвам итегез! Нурислам сезгә керде ди. Шуннан?
— Әйттем бит инде... Аннары өстенә Илшат киемнәрен киде дә...
— Юкны сөйли ул! Кермәдем мин аларга! — дип ярсыды Нурислам, кулларын селки-селки. — Үзенә өйләнмәгәнне белгәч үч алмакчы. Хәзер генә уйлап чыгарган нәрсә бу!
— Шуннан соң гараждан бензинлы канистрны алып чыкты да мунчага таба кереп китте. Безнең ишегалдыннан...
— Чыннан да, бу шаһитның сүзләре ялган булырга тиеш, хөрмәтле судья, — диде эшмәкәр. — Үз әтисен тере килеш яндырырга кулы күтәрелмәс мннем малайның! Андый егет түгел ул!
— Тынычландык, — диде судья. — Комачауламагыз!
— Бераздан күршеләр мунчасы ягыннан чыкты да, чишенеп, киемнәрне үз урынына куйды. Канистрны да... — дип дәвам итте Нәсимә. — Шулай итеп, аның белән бу эшне ирем өстенә аударырга килештек... Менә шул...
— Хөрмәтле судья, канистрда гаепләнүченең бармак эзләре генә табылды, анда башка кешенеке юк иде, — диде прокурор.
— Кыш көне бит, ул перчаткадан иде.
— Хөрмәтле судья! Минем шаһит Нурисламга тагын берничә соравым бар, — диде адвокат.
— Йә, хәзер генә бу шаһит сөйләгәннәрдән соң ни әйтерсез? Искәртеп куям: сез судта дөресен сөйләргә сүз бирдегез.
Нурислам беравык уйлангандай тынып калды, аннары, барысын да гаҗәпләндереп:
— Барысына да ул гаепле, ул! — дип, әтисенең яшь хатыны Нурзидәгә күрсәтеп кычкырып җибәрде. — Барысы да аның кушуы буенча!
— Бу егет акылыннан шашкан бугай, хөрмәтле судья! — дип сикереп торды Нурзидә. — Ул ни сөйләгәнен дә белми бугай...
Биткә-йөзгә бик чибәр, эшмәкәрнең үзеннән күпкә яшь хатын иде Нурзидә. Хәер, аны «хатын» дияргә тел дә бармаслык яшьтә иде әле ул.
— Ул миңа бу турыда, читләтеп-читләтеп, берничә мәртәбә әйтеп килде... — Нурислам әтисенә таба борылды. — Яратмый ул сине, әти. Беркайчан да яратмады. Аның компьютерына кергәнем бар. Ул интернет аша бер гарәп белән языша. Египетка баргач танышкан булганнар... Син анда виски эчеп йөргән вакытта, җанашың Нурзидә башкалар белән типтереп яшәгән...
— Хөрмәтле судья, мин, бу шаһитның сүзләрен раслау өчен, бер документка ишарә ясар идем, — дип мөрәҗәгать итте адвокат.
- Ә бу шаһитка башка сорауларыгыз юкмы?
— Берәү генә. Әйтегез әле, шаһит, тагын ни белән раслый аласыз бу эшкә әтиегез хатынының катнашы барын?
— Бер тапкыр ул миңа шундый тәкъдим ясаганда, мин безнең сөйләшүне кесә телефонына яздырып алдым, хәзер шуны тыңлата алам... — Ул, ашыга-ашыга, кесәсеннән телефонын алды да тиешле кнопкасына басты. — Тыңлагыз менә...
— Бу бөтенләй минем тавыш түгел! — дип кычкырды Нурзидә. — Башка кеше тавышы бу!
— Йә, сез судка нинди документ күрсәтмәкче идегез? — диде судья адвокатка, Нурислам урынына утырганнан соң.
- Зыян күрүче хастаханәдә яткан вакытта, аның хатыны ирен бер миллион сумга иминиятләштерү турындагы документ ул, хөрмәтле судья. Менә карагыз, ул тиешенчә эшләнгән, култамгалары, мөһере дә бар...
— Бу ниндидер аңлашылмаучылык, хөрмәтле судья! Минем хатын мондый эшкә бармас! — дип кычкырды Рафаэль.
— Ничек кенә әле! — диде Нурислам әтисенә. — Күрдеңме инде, аның ничек «яратканын»?
— Документны килеп карый аласыз, — диде аңа судья. — Әйе, хатыныгыз сезне бер миллион сумга иминиятләштергән булган...
— Мин бу турыда белмим дә...
— Мин сиңа, сюрприз итеп, аны туган көнеңдә күрсәтмәкче идем... — диде аңа Нурзидә, елмайган булып. — Аннары бөтенләй онытканмын мин бу турыда. Чынлап әйтәм, Рафаэль!
— Димәк, син мине үләчәк дин уйладың? Димәк, шуннан соң тыныч кына миллион сумлы буласы иттең? — дип сорау артыннан сорау яудырды эшмәкәр үзенең яшь хатынына. — Бик гадиләрдән түгел, өлгерләрдән икән син!
— Ни сөйлисең, Рафаэль? Тормышны иминиятләштерү җинаять түгел, гадәти нәрсә. Малаең сүзенә дә ышанма! Син акча бирмим дигәч, үчле ул сиңа. Шуңа күрә ни сөйләмәс!
...Тормышта менә шундый хәлләр дә була. Аны юкка гына катлаулы димиләр шул. Катлаулы гына түгел, берничә катлы да ул...
Әтисен тереләй яндырырга теләгән Нурислам да, ире турында «кайгырткан» Нурзидә дә тиешле җәзаларын алдылар. Анысы башка суд иде...