СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Шакир Янбаев "Кысыр болыт"

Бер күрүдә гашыйк булырлык яше күптән узган иде инде Гашурәнең.
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гашурә.
Яннарыңда ураламын,
Сине сөйгәнгә күрә, —
дип, малайларның уенлы-чынлы җырлаганнары да татлы төштәгедәй генә булып истә калган. «Тамчы тама- тама ташны тишә» дигәннәр. Шуның шикелле, әнисенең: «Малай-шалайны котыртма, атасы, абыйлары бар кызлар сыман күзеңне-кашыңны сикертеп кыланма, синең яклаучың юк, үзеңне-үзең сакла!» — дип һәрчак тукып кына торуы Гашурәнең күңелендә тирән эз калдырды, җилкенер-талпыныр чакларында аягына тышау булды. Әнисе аны китап укудан гына тыймады. «Укы, балам, укы! Исән чагында сине генә укытып кеше итәрлек акча эшли алырмын. Инде дә булмаса, интернатка барырсың», — дип, үзенең укый алмавына, унҗидесе тулар-тулмастан җүләрләнеп кияүгә чыгуы, егерме ике яшендә имчәк бала күтәреп тол калуы хакында сөйләп, бердәнбер кызын шушындый язмыштан саклап, аһ-зарын түгәр иде. Өч яшендә атасыз калган Гашурә, өйдә ир заты булмаганга микән, үзе дә егет-фәләнгә читсенеп карады. Аның бу холкын «матурлыгына масая» дип тә карадылар. Андыйларның төртмә телләре әнисе билгеләгән юлдан яздырмады Гашурәне, күңелен аздырмады.
Авылда сигез сыйныфны тәмамлап, Уфага интернатка барырга уйлый башлагач, «Балам кулымнан китә, кала җирендә азып-тузып китмәсә генә ярар иде», — дип, әнисе төн йокыларын йокламыйча, уйлана-кайгыра башлаган иде, шушыңача беркая да чыкмыйча, әнисе канаты астында гына яшәгән кызының: «Әнием, миңа синнән читтә җиңел булмас, сагынырмын. Шулай да, әнием, түзик. Елама, әни, киресенчә, куан, мин бит синең өчен дә, үзем өчен дә укырга, кеше булырга барам!» — дип, олы кешеләрчә юатып әйткән сүзләр генә, кайнаган казанга салкын су өстәгәндәй, ярсыган күңелен беразга басты.
Әйткән сүзендә торды Гашурә, интернатта тырышып укыды, белемнең кадерен белгән кешеләрчә, китаптан аерылмады. Баштагы мәлдә кыргый сыманрак күренгән, башка балалар белән бигүк аралашмаган кызый укуда тырышлыгы, зиһенлеге белән сыйныфташларының, бигрәк тә укытучыларның, тәрбиячеләрнең ихтирамын яулады. Артык чишелеп китмәсә дә, кешеләр бе лән сөйләшергә өйрәнде ул, бәйрәмнәрдә сәхнәгә чыгып җырлады, хәтта үзенең шигырьләрен укырга батырчылык итте.
Интернат-мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәндә күпкә үзгәргән иде Гашурә, авылдан килгән чактагы кебек очлы терсәкле, тартык кына кызый түгел иде инде ул, буйга да үсте, гәүдәгә дә матурланды. Ирененә, кашына, керфекләренә буяу сөртмәсә дә, кыр чәчәгедәй табигый матурлыгы белән егет-җиләннең игътибарын җәлеп итте, күз төшерүчеләр күп булды инде, тик Гашурә генә, әнисенең әйткәннәрен исеннән чыгармыйча, ирләр затына кырыслыгын саклады. Үтә дә тырышып караган егетләр дә, энәләрен тырпайткан керпегә чәнчелгәндәй, кабат якын килмәс булдылар. Институтның соңгы курсында укый башлагач кына Камил исемле егеткә күңеле эрегәндәй булды Гашурәнең. Интернаттан ук таныш, бер сыйныфта укыганнар иде, мәктәптә дә, институтта да Гашурәне күрмәгән-белмәгән сыман, исе дә китмәгән төсле йөрде ул. Кайчакта икәүдән-икәү генә туры килгәндә дә уку турында гына сүз алып барды. Аның шулай үзен тыйнак тотуы, сырышмавы, җиңел-җилбәзәк булмавы ошады Гашурәгә.
Егет-җиләнгә кырыс, бар күңелен укуга гына биргән кыздагы үзгәрешне курсташлары, әлбәттә, сизмичә калмады.
—Безнең тыныч кына йөргән Гашүрәбез үзенә иш тапты түгелме? — дип, гаҗәпсенгән дә, куанган да, көнләшкән дә төсле, шундый яңалыкка һәвәс яшь-җилкенчәк хәбәр таратты.
—Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, бер-берсенә пар килгәннәр. Икесе дә тыйнак, икесе дә матур, икесе дә авыл хуҗалыгына кирәкле, югары белемле белгеч булып чыгачаклар. Мәхәббәтләре генә гомерле булсын, — дип, Гашурә белән Камилне хыялда кавыштырып, киләчәкләрен юрап та куйдылар. Шулай да Камил белән Гашурә очрашканда алар янында һәрчак Гашурәнең якын дусты Гөлләрнең булуы гына бу матур юрауга шик салды.
—Кем белә, Камил, бәлки, Гөлләр артыннан йөридер. Гөлләр дә күз төшмәслек түгел, — диделәр.
Мондый хәбәрләр баштарак Гашурәнең ачуын чыгарды. Камилнең генә, берни ишетмәгән төсле, элеккечә басынкы, тик уку турында гына сөйләшүе: «Безнең турыда әллә нинди сүзләр йөри, кабат минем яныма килеп йөрмә!» — дип җикереп, икесе арасындагы матур гына иптәшлек җепләрен аяусыз өзүдән тыеп тора иде.
Юл буендагы ялгыз агачка үткәне-сүткәне кагыла. Камилгә кушып сөйләүләре бер яктан яхшы булды әле, бакчага куелган карачкы сыман, Гашурәгә омтылган егетләрне өркетте Камил. «Ярый әле каты бәрелмәдем, әйдә, сөйли бирсеннәр, телләре арыгач, туктарлар әле», — дип тынычланды Гашурә. Ерактагы авылда, һаман мал-туар арасында, сыер савып көн иткән әнисенең хат саен: «Институт бетерәм дип кияүгә чыгарга ашыкма, безнең кебек ярлыга катнашырга ашыгып торган егет тә булмас, үз ояңны үзең хәләл көчең белән кор. Моңа хәтле әйткән сүземнән чыкмадың, рәхмәт, киләчәктә дә өметемне акларсың дип уйлыйм. Теләгем шул, кызым, ничек тә Уфада калырга тырыш. Бер аягың белән басарлык урын тапсаң, шунда ныгы, икенче аягыңны да сыйдырырга урын табылыр. Кала җирендә тормыш корып җибәрүе һәрьяктан җиңелрәк. Авыл җирендә балавыз сузып җибәрүләре кыз балага түгел, ир-егетләргә дә җиңел түгел. Минем тормышымны гына ал: таң атканнан кара төнгә тикле фермадан кайтып кермим, ә һаман шул бәләкәй генә өйдә каңгыр-кыңгыр көн итәм, һичбер алга китеш юк. Инде барча өмет-хыялларым синдә генә, балам, син тырышып калада урнашып, тамырлансаң, мин дә яктыга чыгар идем», — дип ныгытып тәкрарлап язуы Гашурәнең уенда кемгә дә булса кияүгә чыгып, авыл җиренә эшкә китү кебек хыялларына урын калдырмады.
Таяныр туган-тумачасы булмаган, атасыз үскән баланың киләчәген ялгыз анасыннан башка кем кайгыртсын инде? Әнисе Уфада эшкә калырга дип әйтә икән, Гашурә аның бу киңәшен тотарга тиеш. Тик ничек Уфада калырга, агроном дипломы алачак кешегә калада нинди эш табарга? Кайда яшәргә? Ерып чыккысыз урман куелыгыдай күренгән шундый сораулар биләде аның уй-гамен. Йөрәгендә иярле ат саклаган егеттәй, Гашурә бу уй- гамен беркемгә дә белдермичә, күңелендә сер итеп саклады.
Караңгы төн мәңгелек түгел, иртәгесенә янә көн туасын белеп, адәм баласы йокларга ята. Төн караңгысын ерткан таң яктысыдай, бер өмет нуры яктыртты Гашурәнең күңелен. Шигырь яза бит әле ул! Байтагы гәзитләрдә басылды, яшь язучылар рәтендә Гашурә үзенең шигырьләрен радио, телевидение тапшыруларында укыганы булды. Ошатканнардыр, югыйсә чакырмаслар иде. «Сиңа сельхозда түгел, әдәбият институтында укырга кирәк иде», — дип әйтүчеләр дә булды. «Кая инде миңа әдәбият дөньясына керергә батырчылык итү, шуның бер читендә журналист кына булырга да ризалашыр идем әле», — дип уйлап куя иде ул. Менә шул һич булмас дип көрсенгән уйлары, шытмас дип, өметсез генә түтәлгә сипкән орлык борынлаган шикелле, инде агроном дипломын алырга вакыт җиткәч кенә күңелендә терелде. Бу хакта курс ташлары белеп калса, «Син исәрләндеңме әллә?» — дип гаҗәпләнерләр иде. Шуңа күрә көннән-көн ябышкаграк була башлаган бу уйларын үзе генә белде, шул ниятенә ирешү юлын шыпырт кына эзли башлады.
Гашурә үзе бер дога да белмәсә дә, әнисенең еш кына Алланы телгә алып, аннан ярдәм соравын ишеткәне бар иде. Имтиханнар вакытында: «Ходаем, балама тел ач кычлары бир», — дип, ниндидер күзгә күренмәгән илаһи, кодрәтле көчтән ярдәм өмет итеп, Ходайның юмартлыгына, ярдәм итәчәгенә ышанып хатлар яза иде.
Баласының киләчәген һәр тын алышы саен исеннән чыгармаган ананың ярдәм сорап сыгынуларын Ходай ишеткәндер, мөгаен, Гашурә беренче курстан башлап соңгысына тикле имтиханнарны гел бишлегә тапшырып килде.
Әнисенең: «Алла ярдәменә ышан, әмма үзең дә хәстәрен күр, тырыш», — дигәнен исендә тотып, башын китаптан күтәрмәде, җилбәзәк кызларга иярмәде, уен-көлкегә кызыкмады. Менә шулай, тирә-яктагы хуш исле чәчкәләргә күз салмыйча, бер генә сукмактан тау үренә менгән сыман, белем үренә күтәрелде Гашурә, яшьлекнең иң матур чагы җиткәнен, беренче күрүдә гашыйк була тор ган унбиш яше сизелмичә артта калган сыман, яшьлекнең дә бик тиз үтеп китәчәген исенә алмады. Инде аның барлык уен ничек тә Уфада калу гаме били иде. «Алма пеш, авызга төш» дип көтеп утырмады ул, яңа шигырьләрен редакцияләргә алып барды. «Безнең өметле ша гыйрәбез!» — дип, аны якты йөз белән каршы алдылар, шигырьләрен бастырырга алып калдылар. Тик бер җирдә дә Гашурәнең күңел түрендәге өметенә канат куярлык сүз чыкмады.
Арып талган юлаучы таякка таянган сыман, Гашурә дә әнисенең мәкальләрен, әйтемнәрен исенә төшереп, өметен өзмәскә, төшенкелеккә бирешмәскә көч ала иде. «Аллаһы Тәгалә бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына» дигән мәкаль шундый илаһи көч чыганагы, таяныч булды.
Бердән бер көнне, инде кая барырга дип утырганда, Гашурәне деканатка чакырдылар. Радиодан хәбәрче килгән, озакламый диплом алачак яшь белгечләр хакында тапшыру әзерли икән.
—Безнең кызыл диплом алачак студентыбыз Гашурә Айнурова, өстәвенә үзе шагыйрә дә, — дип таныштырды декан.
—Айнурова белән без күптәнге танышлар, шигырь кичәләрендә бергә чыгыш ясаганыбыз да булды, — дип ачык елмаеп күреште хәбәрче егет. Шаярткандырмы, әллә чын үкенүен белдердеме, ул: — Айнурова сельхозга адашып кына килеп кергән, киләчәге шигърият аның, — дип, Гашурәнең яшерен өметен кузгатты.
Шушы минутта язмышым кискен борылыш ясыйдыр дип, Гашурә уена да китермәде, шулай уйларга батырчылыгы җитмәс иде, хәбәрче егетнең ышанычы, ничектер, мактавы канатландырды. Курсташлары серләрен чиш теләр, хыялларын ачтылар. Җыр, шигырь белән аралаш сөйләшүдә үзләренең әлегә серле, мәхәббәтле, матур киләчәкләрен төсмерләделәр.
Тапшыру диплом бирелергә бер көн алдан эфирга чыкты. «Тапшыруны оештыручы һәм алып баручы Гашурә Айнурова», — дип тә җибәрде диктор. Елга бәләкәй чишмәдән башланган сыман, радиодагы хезмәт юлы шулай башланды Гашурәнең. Кулына агроном дипломы алды ул, ә радиокомитетның авыл хуҗалыгы редакциясенә эшкә чакырдылар. «Җаны теләгән елан ите ашаган» дигәннәрдерме, аның иркен басуларда эшләүне кала асфальтына алыштыруын гаепләүче дә, көнләшүче дә булмады шикелле. Һәркем үз язмышына үзе хуҗа. Моңа хәтле күңелендәге уй-тойгыларын тышка чыгармаган, киләчәге турында һич тә уйламаган төсле йөргән Камил генә көтмәгәндә телгә килде:
—Нишләвең бу? Акылдан яздыңмы әллә? Мин сине Уфада калдырыр өчен биш ел буе бер егетне дә яныңа җибәрмичә саклап йөргән дисеңме әллә?! Радиода калам дигән уеңны ташла, иртәгә үк никахлашабыз да китәбез минем районга! — дип, бакчадагы карачкы телгә килгәндәй, үзенең күптән әйтергә йөргән дәгъвасын белдерде. Мондый хәбәрне һич көтмәгән иде Гашурә. Камил әдәпле, тыйнак, эш сөючән егет, мәһабәт гәүдәле, йөзе-чырае, күз карашы, сөйләшүе күңелгә ятыш. Күп кызлар риза булыр иде аның: «Миңа кияүгә чык», — дигән тәкъдименә. Гашурә дәшмәс булды, уйчан елмайды гына. «Уңга китсәң — уңарсың, сулга китсәң — туңарсың» дигән язуга карап, юл чатында торган сыман тойды үзен. Уңга китсә, тормыш юлын үтү өчен ныклы таяныч булачак, моңа һич шиге юк. Камилгә охшаган малай-кызлары туар. Башкалардан ким булмас икәү корган дөньялары... Камил дә киләчәкне нәкъ шулай итеп күз алдына китерәдер. Шушы тормыш чынга әйләнсен өчен Гашурәнең «әйе» дигән бер сүзе җитәр иде. Тик ул икенче юлны сайлады.
—Камил, кияүгә чыгарга минем уемда да юк. Син миңа яхшы, ышанычлы иптәш булдың, рәхмәт! Әлбәттә, син бик ышанычлы, тугры ир булыр идең, тик минем ниятләрем башка. Үз дөньямны үзем корырга тиешмен. Әнием алдындагы бурычым шул, егет сүзен аяк астына сала дип гаепләмә, — дип, өзеп кенә аңлатты ул үзенең ни өчен егет тәкъдимен кире кагуын. Камил мондый җавап көтмәгән иде шикелле, аптыраудан, ни дип әйтергә дә белмичә, телсез калды. Бик кызганыч күренде ул. Мондый хәлдәге егетне ничек юаталардыр, Гашурә, күңелле генә елмайган булып:
—Камил, миннән башка да кызлар бетмәгән, эчең пошмасын. Нигә ерактан эзләргә, өйлән Гөлләргә! Биш ел буе бер төркемдә укыдык, өчәүләп гел бергә йөрдек, дус булдык. Минем шикелле ятим түгел, әти-әнисе бар...
Гашурәнең әйтер сүзен тыңлап бетермәде Камил.
—Кемгә өйләнергә киңәш сорап килмәдем, үзем белермен! — дип китеп барды.
Бакчачы ике ботакның иң күп җимеш бирә торганын кисеп ташлаган сыман, Гашурә икегә аерылган язмышының ишле гаилә, дөнья йөген бергәләп тартыр, аркаланыр ире булган ботагын чәчкәгә бөреләнмәслек итеп өзде... Үземнең киләчәк бәхетемә балта чабамдыр дип уена да китермәде, һич кенә дә үкенмәде, киресенчә, максатына ирешү юлындагы бер киртәдән котылган сыман җиңеллек тойды. Өркәк тай-тулак сыман, шушыңа хәтле егет-җиләнне якын китермәгән, сөю-сөешүне бастыра килгән Гашурә үз бәхетен табарга, үз тормышын үзе генә корырга ялгызы басты хезмәт юлына.
Дөньялар имин торгач, гомернең узганы сизелми дә кала икән. Гашурәнең радиода эшли башлавына да унсигез ел үтеп киткән! «Яшәлгән гомерне мәңгелек белән чагыштырсаң, күз ачып йомгандай гына тоела, ә инде шушы вакыт эчендә баштан кичергәннәрне, сөенеч-көенечләрне, магнитофон белән күпме юллар үткәнне, кемнәр белән сөйләшкәнне күз алдына бастырсаң, давыл кузгаткан көзге яфрактай очкан уйлардан уелып китәрдәй буласың», — дөнья артыннан куып, гел алга гына карап, тапшыру артыннан тапшыру әзерләү хәстәре белән генә яшәгән Гашурә, артка әйләнеп карагач, әнә шундый тойгылар кичерде. «Гомерем заяга үтте», — дип үкенергә урын юк сыман. Бигрәк тә күңелен юатканы шул: әнисенең өметен аклады, сыңар аягы белән генә түгел, ике аягы белән дә нык, ышанычлы басып, калада та мырланды.
Яшь белгеч дип, озакка сузмыйча гына, бер бүлмәле фатир бирделәр. Бу куанычны туйларга авыл хуҗалыгы редакциясендә бергә эшләгән хезмәттәшләрен чакырган иде. Шунда һәр тост саен диярлек: «Инде безнең яшь коллегабызга үзе шикелле матур, акыллы, талантлы иш белән туй ясап, шушында гаилә корып җибәрүләрен телик!» — дип, Гашурәнең уенда юкны тәкрарладылар. Кияүгә чыгар яше җиткән, дөнья көтеп алып ки тәргә фатиры да булган Гашурәгә иң ихлас әйтелгән теләк булгандыр бу. Нинди генә шифалы яңгыр яумасын, ташта орлык шытып тамыр җибәрә алмый. Шуның шикелле булды табындашларының теләге. Гашурә, ризалашкандай, шыпырт кына елмаеп тыңлады, әмма үзенең уендагын эшләде. Авылдан әнисен күчереп алып килде. Хыяллары тормышка ашкан ике җан — ана белән кыз — үзләрен иң бәхетлеләрдән санап, бергә яши башладылар.
(Дәвамы бар)