Алмагачлар ак чәчкәләргә күмелеп утырган чакта, Галимовлар көмеш туйларын уздырдылар. Озак еллар прораб булып эшләгән Ринат егетләр кебек иде әле, хатыны Галия дә кызларга алыштыргысыз күренде. Әйтсәң дә, яшьли өйләнделәр алар. Берсе чак мәктәп бусагасын атлап, институтка яңа борын төрткән, ә икенчесе өйләнгәч кенә хәрби хезмәткә алынды. Кыскасы, карап туймаслык иделәр кияү белән кәләш. Табигатьнең матур чагында кысан шәһәр фатирында утырырга теләмичә, кунакларын дачаларына чакырдылар. Кул сузымы ара, асфальт буйлап егерме минутлык юл аларның бакчаларына. Төш узганда, кунаклар җыела да башладылар. Башлап ерактагы кунаклар, авылдагы туганнары килеп басты. Ниләр генә юк иде аларның бетмәс-төкәнмәс төенчекләрендә: яңа суелган сарык билдәмәсе, симез ботлары кыштыр капчыклардан күккә төбәлгән тавыклар, яңа аертылган корт балы, каймак, май, йомырка, санап бетерерлек кенә түгел. Туганнар белән күрешеп-кочаклашып, хозур яшеллек уртасында берәр чынаяк чәй эчеп калдылар, калган чакырылганнар да күренә башлады. Әлбәттә, хуҗаның эш урыныннан да бар иделәр, больницадан Галиянең бергә эшләгән ахирәтләре тып итеп килеп җиттеләр, танышлар, күршеләр, авылдашлар дигәндәй, күп җыелды халык. Ә кызлары-кияүләре иртәдән аш-су әзерләп зык куптылар, мондый чакта алардан башка буламыни? Башта, кунаклар яңа җиргә ияләшә төшсеннәр дип, табынны ашыктырмадылар. Ир-ат, җыелып, бакчага терәлеп торган күл буена төшеп китте. Чиста сулы, балыклы күл Ринатның горурлыгы иде. Әйдә, дачалары бәләкәйрәктер башкаларныкыннан, мәрмәр белән тышланмаган диварлары, андамыни хикмәт. Арыган-талган чакларында менә шул су буена килә ул, кармагын ташлый, әкрен искән җил чәчләре белән уйный, ул, хисләнеп, берәр җыр ертыгын мөгри. Ярдагы таллыкта әллә ниткән кошлар үзәкне өзә, чулт-чулт балыклар чума, черкиләр безелди. Тагын нәрсә кирәк адәм баласына?! Булган проблемаларын юып ташлый су, яңадан тугандай булып кала. Кунакларга да ошады мондый оҗмахка тиң күл. Сокланып тел шартлаттылар, берәр вакыт балыкка алып килүен үтенделәр. Хатын-кызларны Галия үз артыннан әйдәде. Урап чыккысыз иде аларның җиләк-җимеш бакчалары. Әлеге шул хуҗабикәнең тырышлыгы белән барысы да. Саф-саф тезелеп утырган җимеш агачларын, яшелләнергә өлгергән тигез түтәлләрне күреп ах иттеләр ахирәтләре. Моның белән генә калмый, барысын иркен подвалга алып кереп, шул бакча җимешләрен дә тәмләтте әле уңган хуҗабикә. Алмагачлар кырына тезелгән өстәлләр янына эңгер төшә башлагач тезелештеләр. Сыгылып төшкән иде сый-нигъмәтләрдән киң өстәлләр, кош сөтен дә эзләп табарга булыр иде тәгаен бу кадәр затлы ризыклар арасында. Бәйрәм күңелле башланды: тост артыннан тост әйттеләр, килгән бер ризыкны мактый-мактый ашап бетерә тордылар, шуннан соң сикереп төшеп биеделәр, җыр артыннан җыр җырладылар, уйнадылар, көлделәр. Йолдызлар калыккач, читтәрәк учак ягып җибәрделәр, кайдандыр җайланмасын табып, шашлык пешерергә алындылар. Эчкән эчемлекләрнең, ашалган ризыкларның чуты-саны булмады. Әлбәттә, бу тантаналарның уртасында Ринат белән Галия булдылар. Аларны кыйммәтле бүләкләр белән күмделәр, матур-матур теләкләр теләделәр, һәркем мактау сүзләре тезде. Карап туйгысыз иде шул хуҗалар. Кемнәрдер чын күңелдән сокланды, кемдер көнләшеп тә карады. Көнләшмәслекмени? Яшьләр, чибәрләр, дөньялары гөрләп тора, балалары аякка баскан, эшләрендә кадер-хөрмәттәләр, һәркем ихтирам итә үзләрен. Ходай барыбызга шундый бәхетле гомерләр бирсен иде!
***
Кунак шимбә көн булды, якшәмбе ыгы-зыгы белән үтте, ә сишәмбе көнне Ринат белән Галия, аерылышуларын сорап, икәүләшеп гариза илтеп бирделәр. Күпләр өчен бу вакыйга көтелмәгән булды, балалары шаккаттылар, якыннары ышанмадылар. Кичә генә бер-берсе белән уйнап-көлеп яшәгән кешеләр сокланырлык гаиләне таркатырга килешсеннәр әле. Әмма бу көн ки ләчәген ир дә, хатын да күптәннән беләләр иде, шуңа да кирегә юл юк икәнен икесе дә яхшы аңлыйлар. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләрме әле, кемнең итәгенә ут төшә, шул гына яна, дип тә өстиләр. Күптәннән чатнаган иде аларның гаилә көзгеләре, чит- ят кына моның хакында белмәде дә, сизмәде дә, дөресрәге, үзләре сер итеп сакладылар. Ринат белән Галия яратышып өйләнештеләр. Кем дә ярата инде яшь вакытта, дип әйтүчеләр дә табылыр. Аларныкы кешенеке төсле генә түгел иде. Бигрәк тә Галия башын югалтты, чандыр гына гәүдәле, бөдрә чәчле, күмер кара күзле егет белән танышканнан соң. Ул елларда яшьләр, тансы-мансыларга өстәп, культура йортларында биеп тә алалар иде әле. Иптәш кызы белән килгән Галия чын татарча итеп, өздереп биегән егеткә игътибар итте. Шундый да оста кылана иде чукынчык, сәхнә артистлары бер читтә торсын. Биеп кенә дә калмый егет, нидер сөйли иде шул кыланышлары белән, әйди иде кайдадыр, арбый иде сихере белән. Озак биеде барысын көнләштереп авылчарак киенгән биюче. Башкалар да аны авызларын ачып күзәттеләр, озаклап кул чаптылар. Ә Галия тәмам әсәрләнгән иде бу могҗизадан. Иптәш кызы да чамалап алды аның кичерешләрен.
— Әйбәт биеде, әйеме? — дип, үз бәясен бирде. — Танышабызмы шуның белән? Берәр авылдан килгән малайдыр әле. Киеме дә, мин монда дип, әллә кайдан кычкырып тора. Авылда гына бииләр болай.
— Ничек танышасың, әнә күпме кызлар урап алган аны, — дип җаваплады Галия, үз уйларыннан үзе кызарып. Моңа кадәр егетләр белән танышып сөйләшүләр турында уйлап та караганы юк иде кызыкайның. Нәрсәгә кирәк алар, барысы бертөсле, ни юньләп сөйләшә белмиләр, тупаслар, мактанчыклар, аларга көч күрсәтергә генә булсын. Башта укырга кирәк әле, һөнәр алырга, аннан соң күз күрер, ахирәтләре гаилә корса, ул да берәрсен табар әле шунда. Шулайрак фикер йөртә иде үсмерлектән чыкмаган кыз. Күп уйлап тормады аның ахирәте, кәс-кәс атлап барды да, урап алганнарны ерып үтеп, биюче каршына барып та басты.
— Молодец, — диде ул, кулын сузып, — оста биисең икән. Мин Рәшидә булам. Иптәш кызым да ошатты синең биюеңне. Әнә тора ул, әйдә таныштырам.
Чая ахирәте егетне җитәкләп Галия каршына китереп тә бастырды, карап калдылар башкалар.
— Исеме Галия, институтта укый, бик башлы, белмәгәне юк. Ә син исемеңне ничек дидең әле?
Егет биегәндә генә елгыр икән, югалды да калды кызлар арасында. Галия дә авызына су капкандай тора бирде. Шулай да биюче исемен әйтеп бирә алды, Ринат икән. Рәшидәгә юлыкма инде син, энәсеннән җебенә кадәр белергә кирәк аңа, сорау артыннан сорау яудырды Ри натка:
— Авылдан бит син, әйеме? Баштан ук белә идем мин. Ә монда нәрсә эшлисең? Төзелештә? Ай-яй, кем сине анда эшкә алды? ПТУ тәмамладың? Ә кайда яшисең? Теге сквер каршындагы тулай торактамы?
— һәр сүзен кыскыч белән тартып алгандай итсә итте, әмма егеттән кирәген белергә өлгерде Рәшидә, шуның белән кызыксынуы да бетте. Үтеп барган танышын туктатып, анысы белән чыркылдарга тотынды. Ринат белән Галия бер-берсенә кырын карашып басып калдылар. Кайсы ягы беләндер бу егет тарта иде үзенә Галияне, хәтта электән таныш төсле дә тоелды ул. Ринат та кызны ошатты бугай, иптәшләре янына китәргә ашыкмады. Сүзсез торулары Галияне уңайсыз хәлгә калдырды, берәр танышы шулай торуларын күреп калмасын дип тә куркып куйды ул, әллә нәрсә әйтерләр. Болай гына торалар ич алар, әнә Рәшидә чакырды бит аны. «Башлап берәр сүз әйтимме икән?» дип тә уйлап куйды кыз, ләкин иң кирәк чакта табыламыни әле ул?! Килешмәгәнне әйтерсең дә, көлкегә калырсың тагы. Шулай торганда, егет, кесәсеннән алып, бер уч көнбагыш сузды:
— Кирәкме? — дигән булды, кырын карап.
Пырхылдап көлеп җибәрүдән чак тыелып калды Галия. Хәзер менә ул парлашып көнбагыш чертләтеп торыр бу авыл малае белән. Кискен баш тартасы килмәде аның, хатын-кызның каннан канга күчеп килгән хәйләкәрлеге ярдәмгә килде:
— Тешләрем авырта, — дип, кире какты. Әмма сүз башы ялганган иде.
Этенеп-төртенеп, тагын нәрсәдер әйткән булды егет, кыз нидер сорады. Бераз вакыттан соң ярыйсы гына хис итә башладылар алар үзләрен. Әнә шулай аралашканда, Рәшидә күз уңыннан югалды, әллә ташлап китүе булды ахирәтен. Булыр да аннан, күп уйлап тормый ул. Икәүләшеп төркем арасыннан ахирәтен эзләп киттеләр, суга төшкәндәй юкка чыккан иде теге.
Галия курка калды, төн уртасында ялгызы ничек кайтыр? Егетне калдырып, тизрәк кайтасы килде, әнисе дә ачуланыр, болай озаклап йөргәне юк иде әле аның. Ринат, бераз торыйк әле дип, үгетләп маташты да кызны озата китте. Җәяү атлый-атлый, бер-берсе хакында күп нәрсәләр белергә өлгерделәр алар. Фикерләре белән уртаклаштылар, хыялларын бүлештеләр. Кайчак аптырап туктап калгаладылар, кара әле, күп очракта аларның уйлары тәңгәл килә икән ич. Кыз авыз турсайтып та алды, син юри миңа яраклашасың, дип үпкә белдерде. Гәрәбә йолдызларга карап антлар итте егет, тырнак очы кадәр дә алдашмый икән ул. Арган талган, матур хисләр белән дулкынланган яшьләр иртәгә дә очрашырга булып аерылыштылар.
Икенче көнне Рәшидә үзе очып килеп җитте. Кичә бер танышына барып килгән икән ул. Урап килгәч, Галияне эзли-эзли хәлдән тайган, имеш. Үпкәләп ямьсезләнмәде Галия, ахирәтен үзгәртеп булмый инде, әйтеп китсәң була ич, дип кенә куйды. Аның ахирәте белән үзе кичергән тойгылар турында сөйләшәсе килә иде. Ерактан башлап Ринатны телгә алгач, ахирәте битараф булып калды.
— Әйбәт бии. Сүз юк, ә тегеләй игътибар итәсе түгел. Авыл баласы, ни образования, ни воспитания. һөнәре дә пролетарский — гомере буе кирпеч тезәчәк. Перспективасы юк. Башыңнан чыгарып ташла аны. Мин не спорю, может ул яхшы холыклы кешедер, ләкин сиңа тиң түгел. Башта шулай була ул, син бит светка тәүге чыккан кыз түгел. Беренче очраган егет принц булып күренә. Соңыннан беләсең кемнең кем икәнен, минем баштан үткән, знаю... — дип, бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйләргә тотынды.
Бәлки, чынлап та, Рәшидә ахирәтенең сүзләрендә хаклык та булгандыр, әмма алар, Ринат белән очрашкан саен, бер берсенә берегә генә бардылар. Ринат дип иртән уянды Галия, Ринат дип кабатлый-кабатлый йокыга китте. Егет тә башын югалткан иде, уйлаганы Галия булды. Бервакыт кызларының йөрәк серләре турында әтисе белән әнисе белделәр. Әтисе ишетүгә күтәрелеп бәрелде, чыгып йөрмисең, дип, кызын өйдә биктә тотарга булды. Гомер буе тегү фабрикасында кадрлар бүлеген җитәкләгән җаваплы хезмәткәр, ниндидер авыл гидаена биреп җибәрергә өф-өф итеп кенә кыз үстермәдем, диде. Авызын ачса үпкәсе күренергә торган ул малай-шалай гаилә корырлыкмы, ачтан интектерер үзеңне, дип тузынды. Бердәнбер кызыбызга укыган, белемле, ипле, зыялы тормыш иптәше табылыр дигән өмет белән яши иде ата кеше. Әнисе дә аяк терәп каршы торды, адым саен андыйлар, нәрсә таптың шунда, дип, күзләрен ачарга тырышты. Дөресен әйткәндә, егетнең күкләргә күтәреп мактарлык яклары чынлап та юк иде. Аңа китсә, беребез дә күктән төшмәгән, әнә шул безнең ишеләр әйләндерә ич җир күчәрен. Әнисенә уртакул булып күренгән егет Галия өчен әллә кем иде, сөйгәннәр, сөелгәннәр икенче төрле карыйлар бу дөньяга. Өрсәң очып китәрдәй булса да Галия, кирелеге хәттин ашкан иде үзенең, ярату хакына утка да, суга да керергә әзер иде. Тарткалаша-тиргәшә кыш үтте, яз җиткәч, егет белән кыз бер-берсеннән башка минут та тора алмаячакларын аңладылар да язылышырга сүз бирештеләр. Ринат, авылга кайтып, үзенекеләренә хәбәр итте, анда да шатлыктан сикермәделәр яңалыкка. Чак кул арасына керә башлаган, эшләгәненә ел тулмаган, өсте-башы бөтәймәгән, өйләнергә кирәк, имеш, аңа. Кайда яшәрләр дә нәрсә ашарлар, әле армиягә барасы бар бит кияү кешенең. Ничек тә үз сүзен сүз итте Ринат, Аллага тапшырып, булганын җыештырып, туйга әзерли башладылар туганнары. Гариза күптән бирелгән иде загска, кыз белән егет башта язылышырга, соңыннан кызның әти-әнисе каршына парлап кайтырга уйладылар. Кире юл юк икәнен аңлагач, фатихаларын бирерләр әле дип уйладылар, үз балалары ич. Кемнәрдер ак күлмәкләрдән чират көткәндә, чәчәк бәйләмнәренә күмелгәндә, шампанскийлар атканда, ябай киенгән кияү белән кәләш ашыгып кына имза куеп чыктылар, Мендельсон музыкасын тыңлап, һич кенә дә күңелләре кителмәде үзләренең. Ак күлмәктәмени хикмәт, алдагы тормышлары бәхетле булачак аларның, көнләшеп карарсыз әле еллар үткәч. Матур тышлы никах таныклыгын күргәч, Галиянең әтисе утырган урыныннан авып төште. Кияү, җитез кыланып, бабасын түрдәге түшәккә урнаштырды, кызы, яшенә тыгылып, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртты. Врачлар, картка инсульт бәргән, диделәр, машиналарына салып, больницага алып киттеләр. Авыр кичерде чирне карт, атна үткәч тә урын өстендә калды, адәм аңларлык бер кәлимә сүз әйтә алмады. Әмма кешеләр чакырылган, бүләкләр алынган иде. Авылчарак итеп бер бәйрәм ясадылар. Галия янында, кара янып, әнисе генә утырды. Шулай итеп, бәхетле яшьләр, фатир табып, гаилә тормышы белән яши башладылар. Әмма баллы айны кайгы сагалап торган икән. Галиянең әтисе, чирне күтәрә алмый, гүр иясе булып куйды. Әлбәттә, кызыкай авыр кичерде бу югалтуны, күпмедер дәрәҗәдә үзен гаепле дә сизде, ләкин сөеклесе белән кавышканына тамчы да үкенми иде ул. Әнисе, очрашкан саен, кызына карап, сүзсез генә елый торган булды. Вакыт иң яхшы дәва, диләр, әкренләп тормыш җайланып китте яшьләрнең. Ринат эшкә тырыш булып чыкты, акчаны да шактый кайтарды, Галиягә укуын дәвам итәргә кирәк иде әле. Көз Ринатны армиягә алмадылар, ә мартта аларның кызлары туды. Әнисе, җиңелрәк булыр дип, үз янына чакырды, барыбер ялгызы гомер кичерә ич. Уйлаштылар да балалар күчеп килделәр. Ни әйтсәң дә, иркенрәк монда, акча янга кала, бигрәк тә баланы карарга шартлар бар. Матур яшәделәр, һәр көн шатлык өстенә шатлык өстәде, кызлары шалкандай таза булып үсеп китте. Кияү белән әби сүзгә килмәделәр, Галиясе, кызы өчен Ринат айга менәргә риза иде. Кемнәрдер, баласы булгач, Ринатны армиядән калдыру мөмкинлеге булырга тиеш дип өмет уятып куйдылар. Галия үзе башлап йөреп, төрле ишекләрне ача башлаган иде, язгы призывка беренчеләрдән итеп аның газиз ирен чакырдылар. Аерылыштылар сөйгән ярлар, шар елап, Ринатның муенына асылынды Галия, бәләкәй кызы нидер аңлагандай туктамый үкседе, башы такыр итеп кырылган егетнең дә күзеннән яшьләре китмәде. Бетмәс-төкәнмәс ике ел иде алда. Яшь хатын бөтерчек урынына бөтерелде, Ринат киткән көзне кичке укуга күчте, яндагы больницага медсестра булып эшкә урнашты. Көне буе сырхауларны карады, кайтып аннан-моннан капкалады да укырга йөгерде, төннәрен бала керләрен юды, дәресләрен карады. Әле дә әнисе булды янында, ничек берүзе чыдар иде икән мондый сынауларга. Ял көннәрендә генә бер ике сәгать тын алырлык вакыты кала иде аның. Ул көндә Галия, бүлмәгә бикләнеп, сөйгәненә озын-озын хатлар язды. Шул чакта гына тынычланып китә иде ул. Әйтерсең Ринаты янында, бергәләп үткән бәхетле көннәрен искә төшерәләр, ул аңа кызларының шуклыгын сөйли, тормышыннан зарланып ала, киләчәккә матур-матур хыяллар кора. Нәкъ шул елны, Яңа елга каршы кичтә, Грачёв Грозныйның мәйданына танклар кертте. Хөкүмәт йортына каршы мәйданда балалыктан чыкмаган үсмерләрнең мәетләрен этләр ерткалаганны телевизор экраныннан күреп, Галия төн йокыларын югалтты, үзен кая куярга белмәде. Эшкә барган юлында мәчет аша үтә иде ул. һәр көнне иртәрәк уянып, юк акчаларыннан хәер салып, Ринаты өчен аятьләр укытты, Ходайдан елый-елый ирен исән калдыруын сорады. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән Ринатына куркыныч янамый да кебек иде, Грозный кайда да, Совгавань кайда. Алай түгел икән шул, күп тә үтмәде, иреннән шомлы хат алды ул, безнең морпехларны командировкага җибәрәләр, дип язылган иде кош теле кадәр кәгазьдә, ашыгып кына язган, ахрысы, бердәнбере, юлга җыенганда, китеп барышлый. Шул хаттан соң тулы өч ай бөтенләй хәбәр булмады Ринатган. Бу айларда ничек ут йотканын бер Ходай да, Галия үзе генә белә. Хәтта маңгаена сырлар ятты аның, ак чәчләре күренгәли башлады, шулай ябыкты, кигән күлмәкләре җилфердәп торалар иде. Бөтенләй өметсезлеккә бирелгән чаклары да күп булды аның, әллә дөньяда юкмы икән инде аның ире дигән төслерәк шомлы уйлар килгәләде башына. Аяксыз-кулсыз булса да разыймын, җаны кайтсын иде яныма, дип ялварды догаларында. Бар ул Тәңре, ишетә үзенең колларын, сау-сәламәт иде аның Ринаты, дүрт саны да төгәл, бары, контузия булып, госпитальгә эләккән икән. Шуннан килде хаты, ике табак дәфтәр битен язып тутырган сөйгәне, һәр сүзе мәхәббәт белән сугарылган иде. Елый-көлә укыды өзелеп көткән хатны Галия, янында быты-быты килеп утырган кызчыгына укып күрсәтте, әнисе белән шатлыгын уртаклашты, йоклаганда, мендәре астына салып ятты. Икенче көнне үк эшләгән урыныннан рөхсәт алып, таныш-белештән акча җыештырып, җир читендәге Краснодар шәһәренә очты. Шап-шактый иде Ринаты, бары бераз суырылып киткән, уйный-көлә, артыннан калмый тагылып йөри. Кире яшьлекләренә кайткандай булды алар. Баш табиб та өметле сүзләр сөйләде, озакламый чыгарырга җыенганнар икән инде. Хатыны булгач, ышанып тапшыралар кулына. Билгеләнгән даруларны өйдә дә кабул итәр, үз өеңнең стеналары да ярдәм итә, диләр бит. Тагын шунысын да әйтте чәчләре чаларган Кырым татары: эзсез үтми икән ул контузия дигәннәре. Саграк булырга кирәк аралашканда, җаена торырга, бала урынына юмаларга. Вакыт үтү белән, барысы элекке хәленә кайтыр, каһәр төшкән сугыш шулай зил-зибәрә итә икән яшьләрнең холык-фигыльләрен. Анысын игътибарлап тыңлап та тормады Галия, табибларның эше шул, бергә бишне кушалар, тамчы да үзгәрмәгән Ринаты. Шатланып кайтып төштеләр ир белән хатын, мәңге аерылмаска, мәңге бергә булырга, тормышның кадерен белеп кенә яшәргә ниятләп. Чынлап та, баштагы атналарда алардан да бәхетле кеше булмагандыр. Сөйләшергә маташкан сабыйлары әтисенең яныннан китмәде, әби кешенең йөзенә нур керде. Инде Ходай язган киявенә икенчерәк карый иде ул, бергә яши күрсеннәр, балаларын парлап үстерсеннәр, бәхетле булсыннар, дип кенә тора иде. Яныңда ирең булгач, шулай инде ул, бер-бер нәрсә була, Галия үзенең тагын авырга калганын белде. Шатланып кына кабул иттеләр бу яңалыкны барысы. Әмма дә ләкин ниндидер үзгәрешләр сизелә башлаган иде Ринатында. Көндез ал да гөл, төн җиттеме, йокыга китә алмый изаланды ир. Уңга бәргәләнә, сулга бәргәләнә, торып тәмәкесен пыскыта, дару да эчә, юк кына бит, онытылып китә алмый. Тора-бара баш өянәгеннән зарлана башлады, тиз кызып китәргә гадәтләнде. Тегесе килешми, имеш, аңа, монысы аныңча түгел. Шул чакта гына Галия табибның сүзләрен исенә төшерде. Хөкүмәт юкка гына хезмәтен тәмамламас борын кайтарып җибәрмәс иде шул. Каты бәрелмәде Галия, гел иренең хәленә керергә тырышты, үтәр әле, дип, өметен өзмәде. Яраткан кешесенә авыр чакта ул терәк булмаса, кем ярдәм итәр? Шәһәрдәге сугыш ветераннары оешмасына үзе барып, иренә санаторийга путёвка юллады. Айга якын ял итеп кайтты Ринат, файдасы тигәндәй булды тагы, йокысы рәтләнә төшкән иде, рәхмәт төшкере. Шулай өч айлап вакыт үтеп китте, бер Галия, гаиләне карар өчен, иртәдән кичкә кадәр чаба иде. Җаен туры китереп, ул иренә эш хакында сүз кузгатты. Шаккатарлык җавап ишетте ул, Ринат ипкә килгәнче кайдадыр бил бөгәргә уйламый икән, кара эшкә алынырга кискен баш тарта, имеш. Каяндыр дуслары да барлыкка килде аның, үзе кебек көннәр буе трай тибүчеләр. Сыраханә тирәсендә җыелып, сыра чөмереп, тормыштан зарланып, бармакка бармак сукмый вакыт үткәрделәр. Төрлечә әйтеп карады Галия, елап та, сырпаланып та, үпкәләп тә, ниндидер битарафлык баскан иде Ринатны. Юк, тавыш күтәреп тиргәшмәде ул, өстәл сукмады, ләх исереп кайтмады, әйткәнне дә колагына элмәде. Моңа ничек тә чик куярга булды Галия, шулай дәвам итсә, сөйгәненнән яза бит ул. Ринат һаман иң якын кеше иде аның өчен бу дөньяда, аның белән генә күрә иде ул үзен алдагы тормышында. Алар укыган корпус завхозының каравылчы эзләгәне колагына чалынып калды аның. Батып баручы саламга тотына дигәндәй, шуның янына йөгерде, ирен шул урынга эшкә алуын ялварды. Үзе, Ринатның документларын алып барып, приказ яздырды. Әнә шулай корсагы үсә башлаган хатын төннәрен ире белән каравылга да йөри башлады. Ринат бу эшкә баштарак көлеп караган иде. Бер-ике тапкыр барырбыз да туктарбыз дип уйлаган иде. Акчасы да кызыгырлык түгел, нәрсә шунда чиләнергә? Галия, бар үҗәтлеген туплап, иренә тагылып йөрүен дәвам итте. Озын төннәрдә башын каты тактага терәп күз йомып алды, йә булмаса, китапларын укыды, Ринатының уй-фикерләрен кузгатты, бәхәсләште, уятырга тырышты. Адәм баласы шатланып яшәргә тиеш ич бу дөньяда, көн үтсен дип кенә яшәү яшәүмени? Нидер үзгәрде шикелле Ринатның халәтендә, кайсыдыр моңарчы әйләнә алмый торган шөребе борылып китте, хатынын да жәлләп куйгандыр, бәлки. Беркөнне ул үзенең карарын әйтте:
— Шабаш, җитте болай йөрүләрең, мин элекке бригадирымны күргән идем, үзенә чакыра, — диде, кашларын җыерып. — Хәзер барып кәгазьләрне алып кайтам да,иртәгәдән иптәшләр янына.
Ул чыгып киткәч, Галия бүлмәсенә бикләнеп аунап елады. Шатлык яшьләре иде алар, кайтты бит Ринаты аның янына, ниһаять, менә бүген генә теге каһәр суккан сугышыннан кайтты...
Икенче кызларын алып кайтканда, дөньялары түгәрәкләнгән иде инде аларның. Янында балалары көлеп торса, иңен терәрлек яраткан ире булса, тагын нәрсә кирәк хатын-кызга. Төрле чагы була тормышның, ачысы да, төчесе дә дигәндәй, әмма тормыш йөген парлап тарту күпкә җиңелрәк бит. Галия бала багып өйдә озак утырмады, әнисе шап-шактый иде әле. Икәүләп эшли башлагач, күпкә җиңелрәк булып китте. Шулай да йөрәге әрни иде эштән арып-талып кайткан иренә карап Галиянең. Көннәр буе җилдә-яңгырда, карда-буранда җиңелмени кирпеч тезүләре. Төрлечә сөйләп, димләп күндерде аяк терәп карышкан ирен кичке укуга керергә. Әлбәттә, авыр булды Ринатына яңабаштан укырга тотынуы. Кемнәрдер кырын төшеп телевизор карап ятканда, кунаклашканда, ул, тешен кысып, тригонометрия, стереометрияләр өйрәнеп утырсын, имеш. Барысын күтәреп бәрәсе килгән чаклары булды ирнең, ярый түзем Галиясе янда булды. Юмалады, юатты, тәки чигенергә ирек куймады. Соңрак үзе дә кызыксынып китеп шөгыльләнә башлады Ринат, максат итте.
Менә әнисенең гомере санаулы булган икән Галиянең. Юктан гына башланды кебек үлем чире. Көзге салкында өшеп, берничә көн кех-кех йөткергәләп йөргән булды. Салкын алдыргандыр дип, үзенчә дәвалап маташты кызы, үләннәр кайнатып эчерде. Больницага алып баргач, шундый ук дарулар язып кайтардылар. Ни гаҗәп, температурасы утыз сигездән төшмәде, гел тирләде, күзгә күренеп ит ташлады, күзләренең нуры сүрелде әнисенең. Дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, Галия ныклап тикшертә башлаган иде, карчыкның үпкәсендә рак таптылар. «Операция ясаудан үткән, — диде табиб, — кулыгыздан килгән кадәр кадер-хөрмәт күрсәтегез. Олы кеше бит, озакка бармас, әллә өч ай, әллә өч көн, барысы да Ходай кулында». Озак бимазаламады балаларны карчык, атна тирәсе йомшак урында сулышы кабып ятты да, барысы йоклаганда, дөньялыктан күчте. Бигрәкләр дә авыр булды Галиягә, япа-ялгыз калган төсле хис итте ул үзен. Балаларым бар әле, Ринатым бар, дип, үз-үзен юатты, һәр көн үз мәшәкате белән туа торды, таң атты да кич булды, кыш артыннан яз килде. Бераз акча җыйнап, җир алырга дәртләнделәр алар. Ни әйтсәң дә, саф һава сулар урын булыр, мунчасы, тегесе-монысы дигәндәй, яшелчәсен үз түтәлеңнән өзеп ашарсың. Балалар таш арасында үсәләр, иркенләп бер җиргә басып йөгерерләр, ичмасам. Кәсеп иткәнгә насыйп итәрмен дигән, көн йөгерделәр, төн йөгерделәр, ике ел тулды дигәндә, җыйнак кына өйле бакчалары барлыкка килде, Ходайның рәхмәте. Яшәргә дә яшәргә шатланып, биргәненә шөкер итеп, бервакытта да һавадагы торнага кызыкмады Галия. Ләкин югары көчләр алда хәзерләп торганнар икән аңа сынауны. Сынауның да ниндирәген әле. Ял көне туры килеп, өйдә ялгызы гына иде ул, кызлар мәктәптә, Ринаты эштә. Көтмәгәндә ишек кыңгыравы шалтырады. Кем булыр икән вакытлы-вакытсыз дип, өстендәге халатын җыя төшеп, барып ишекне ачты ул. Ишек төбендә бизәнгән- ясанган яшь кенә кыз тора иде.
— Керергә ярыймы, Галия апа? — дип, җавап көтмәстән эчкә үтте ул. Түр бүлмәгә үтеп, диванга кунаклады, тирә-якка күз йөртте. Үзен иркен тота иде бу кызыкай.
«Мине кайдан белә икән, дәваларга туры килдеме, берәр танышымның баласымы?» — дип баш ватты Галия.
— Ә сезнең өйдә берни дә үзгәрмәгән, барысы да элеккечә, — дип көлемсерәп куйды кунак.
«Ә» дип тә, «җә» дип тә әйтергә белмәде Галия, хәтәрсезлегенә пошынды.
— Хәзер, чәй куйыйм әле, — дип чыгарга талпынды ул, әмма кызыкай туктатты.
— Чәйләр эчеп утырырга вакытым юк. Больницадан кайтышлый гына сугылырга уйладым. Мин авырлы, Галия апа, — диде ул, мәгънәле карап.
Шул чакта Галия дә шәйләп алды аның тулылыгын.
— Ә минем сезнең өйдә булганым бар иде. Элегрәк, Ринат белән...
Ринатның танышы икән, шуңа кемгә дә охшатырга белмәгән икән Галия.
— Бергә эшлисездер Ринат белән. Ә мин башта аптырап калдым, — диде Галия, тынычлана төшеп.
— Бергә дә эшлибез анысы. Беләсезме кемнән минем авырым? Ринаттан. Без аның белән күптәннән таныш, якын мөнәсәбәтләрдә, — дип тезеп китте кызыкай.
— Булмас, — диде Галия, көтелмәгән яңалыктан тыны буылып.
— Булды, булды, барысы да булды, — дип тәтелдәп торды кызыкай. — Ярата ул мине, мин дә. Күптән миңа күчеп килер иде ул, балалар дип тукталды. Менә хәзер, улыбыз тугач, гел минеке генә булыр. Шуны гына әйтеп куйыйм дип килгән идем. Арага керергә уйлама кара елан булып, чарасын табармын мин...
Шулай сөйләде-сөйләде дә тырт-тырт басып чыгып та китте затсыз нәрсә. Утырган урынында катып калды Галия. Чынмы, ялганмы бу хәбәр, Ринаты аны башкага алыштырганмы? Башка сыймаслык яңалык иде бу. Ничекләр генә күкләргә чөйде ул бердәнберен, күзләренә генә карап торды, тәмледән тәмле ашлар пешерде, трусикларына кадәр үтүкләп кидерде, чирли калса, яныннан китмәде, ул шатланса шатланды, кайгырса кара көйде. Кайсы ягы ярамаган икән аның, төскә-башка да башкалардан ким түгел бит югыйсә. Бер тапкыр булса да сиздермәде дә бит, арттан пычак кадады, янган утка салды. Башка яшәмим синең белән, башканы таптым, дисә дә җиңелрәк булыр иде. Дөнья бит, төрле хәлләр була йөрәк белән. Ә юк, өйгә кайтып, аның белән берни булмагандай кыланган, форсат чыкканда, яшь сөяркәсен иркәләгән. Әнә баласы тавыш бирергә җыена, тумас борын әтисен бүлешәләр бит ул нарасыйның. Кызлары нишләр бу хакта ишетсәләр, үлеп китеп яраталар бит әтиләрен, кайтып керүенә, муенына асылыналар. Йа Ходай... Күпме утыргандыр шулай сагышка уралып Галия, балалары кайтып кергәч кенә һушына килде. Көчкә кузгалып, тегеләргә өстәл әзерләде, сүз арасында укулары белән кызыксынды. Әмма төштәге кебек сизә иде ул үзен, карап торып нәрсәгәдер барып бәрелде, кулы калтырап, чынаякны төшереп ватты, балаларының тавышы кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тоела иде аңа. Кызлар да сизделәр әниләренең үзгәреп калганын, тынып калдылар.
Ниһаять, Ринат та кайтты. Гадәттәгечә елмаеп килеп керде ул, өс киемнәрен кадерләп салып элде, пошкырынгалап, озаклап юынды, кызлар бүлмәсенә башын тыгып, шаян сүзләр әйтте, киерелеп, түргә килеп утырды. Карашын идәннән алмыйча, Галия аш бүлде, икмәк кисеп куйды. Ринат бу вакытта эшендә килеп чыккан җайсызлыклар турында сөйли башлаган иде. Галия үзе дә сизмәстән шулай да якын, шулай да газиз булган йөзгә күтәрелеп карады да, күзләреннән яшьләре бәреп чыкты.
Тыела алмый үксеп җибәрде ул, балалар ишетмәсен дип, канатканчы иренен тешләде.
—Син нәрсә? Ни булды? — дип, урыныннан купты Ринат, урындыкта бөгелеп төшкән хатынының иңбашларыннан кочып алды.
— Эштән коллегаң килде, сезнең улыгыз булачак, — диде дә Галия, битен каплап, бүлмәсенә кереп китте. Ике кешелек караватка капланды да хатын тыела алмый үксергә тотынды. Артыннан Ринат килеп акланмады, юатырга алынмады, антлар итмәде, болары Галияне отыры ярсытырлар дип уйлагандыр, күрәсең. Туйганчы елагач та кузгалмый ята бирде Галия. Күзен дә ачып карыйсы килми иде аның, әрнеп йөрәге сулкылдады, башын авырттырып, рәнҗү басты бар халәтен. Нинди гөнаһлары өчен бирелгән икән аңа гына бу бәхетсезлек? Кешеләргә гел изгелекләр кылырга тырышты, таш белән атканга аш белән атты, балаларына — яхшы ана, иренә ягымлы хатын булды, мескеннәр белән бүлеште, хаклык яклы булды шикелле гомере буе. Ә Ринаты ничек шундый адымга бара алган? Иргә ышанма, Иделгә таянма, диләрме әле халыкта... Иң якын булган кешең сине шулай сатсын да, башкаларга ни үпкә?.. Кыштыр-кыштыр өйдәгеләрнең йөргәннәре сизелде, бераздан тавышлар тынды, утлар сүнде, ә Галия кымшанмый да ята бирде. Ниндидер бер билгеле фикергә килергә кирәк иде аңа. Гомер буе бергә тормыш йөген тарткан ире өчен тартышырга кирәктер, бәлки. Дүрт аяклы ат та сөрлегә кайчак, диләр әнә, барысын гафу итәргә, берни булмагандай, гаилә булып яшәүне дәвам итәргәдер. Теге баласы үксез ятим кала дип, аерылышуга барып җитсәң, азагы ничек булыр. Ирсез яшәүләре дә җиңел түгел бу дөньяда, әнә клиникасында күпме хатыннар ялгыз аккоштай каңгыралар, ямь тапмыйлар тормыштан. Нәрсә эшләргә тиеш соң ул, нинди сүзләр әйтергә җанкисәгенә иртәгә... Ринат иртән торып эшкә йөгермәде, Галия дә төштән соң гына барырга тиеш иде. Балалар чыгып киткәч, икесе генә торып калдылар. Шундый да кыен иде Галиягә икәүдән-икәү калу. Әллә эш тапкан булып чыгып китимме, дип тә уйлап куйды. Кайда качып котыласың үз-үзеңнән, бу билгесезлеккә кайчан булса да ачыклык кертергә кирәктер бит инде. Тик тормас өчен, өстәлдәге савыт-сабаларны юа башлады ул, Ринат янындагы урындыкка килеп утырды.
—Галия, мин гаепле, — диде ул, авыр сулап, — шайтан котыртты, нәфесемә баш була алмадым. Шаярып кына башланган иде барысы, чистый сагыз булды шул хатын. Башта уенга алган идем, әнә кая китте эшләр. Акланмыйм, тик шуны бел: синнән башка беркем дә кирәк түгел миңа. Кайдадыр китәргә дә җыенмыйм, кусаң, ишек төбендә яшәрмен. Мин ялгыштым, Галия, ах, ялгыштым.
Кызганыч иде тавышы иренең, чын күңелдән сөйләгәне күренеп тора. Аннан Галиягә җиңелрәкмени?
— Кылган гамәлең өчен җавап бирә белергә кирәк, Ринат. Хәзер инде нидер кире кайтарып булмый. Вәгъдә биргәнсең икән, сүзеңне салып таптама. Без ничек тә ерып чыгарга тырышырбыз язганын, — диде Галия, нык булырга тырышып.
— Бернинди дә вәгъдә бирмәдем мин, — дип кычкырып ук җибәрде Ринат. Утырып түзә алмый, ишекле-түрле йөрергә тотынды. — Үзе сыланды сагыз булып, һәр почмакта каравыллады, бәйрәмнәр уйлап тапты.
— Туарга да өлгермәгән баланы ятим итәргә хакың юк. Әйтәләр бит: любишь кататься, люби и саночки возить. Нәкъ синең турында бу сүзләр. Жәлләтергә дә тырышма, сабыйның ни гаебе бар, аны ятим калдырып, ир дауларга җыенмыйм, гөнаһысын кая куярсың, — диде Галия, тамагына тыгылган төерне йотарга тырышып.
— Юкны сөйләп йөридер әле ул елан аягы кискән хатын. Кайдан табылды минем башыма?.. — дип, Ринат икенче якка ук чыгып китте. Бераздан ишек ачылып ябылды, кайдадыр китте, ахрысы.
Шуннан соң йөрәккә кан саудырган эчпошыргыч көннәр башланды. Читтән караганда барысы да элеккечә кебек иде. Иртәләрен дәррәү кузгалып эшкә, мәктәпкә ашыктылар, Кичләрен, бергә җыелып, телевизор каршында утырдылар. Галия кызлары белән мәш килде: дәресләрен карашты, киемнәрен тәртипкә китерде. Әтиләре дә «кызларым» дип кенә торды. Ләкин сизелә иде: ике арага кабер салкынлыгы таралды. Беркөн Ринат эшеннән дулкынланып кайтып керде, аяк киемен дә салып тормастан, Галияне аулакка чакырды. Аның артыннан ишекне яхшылап ябып куйды да ярсып яңалык сөйләргә тотынды:
— Әйткән идем бит, җен хатыны ул, — күзләре ялтырый иде ирнең шатлыктан, — блеф барысы, күз буяу, мине арканларга теләп уйлап чыгарган.
— Кемне әйтәсең, нәрсә уйлап чыгарган? — диде битараф кына Галия.
— Ничек аңламыйсың? — дип, тавышын күтәрде Ри нат. — Бернинди дә авыры юк, бала да юк, куркытырга шулай кыланган теге нәрсә. Шалишь, дөреслек барыбер өскә калка ул.
— Шуннан? — диде Галия, үз-үзен кочаклап.
— Ничек шуннан, ничек шуннан, минем гаебем юк. Ну бераз ялгышканмын икән, анысы гына простительно бит инде, Галия. Шулкадәр каты бәгырьле булма. Кичер мин исәрне бер юлга, бүгеннән башкаларга күтәрелеп тә карамам. Өр-яңа тормыш башлыйбыз, кадерлем...
— Алай икән, — дип сузды Галия, кайчандыр ире булган кешегә текәлеп карап, — яңа тормыш башларга җыенасың инде. Ул хатын белән бернәрсә дә булмады инде сезнең?
— Ну аның кадәресе кайсы ир-атта юк, синнән башка яме юк миңа бу дөньяның. Син, кызларым булса гына, мин — кеше. Зинһар өчен, Галия...
Юк, таш күңелле түгел Галия, инде ачу да тотмый шикелле, әмма синең иң саф хисләреңне пычракка салып таптаган кешегә күңеле эри алмас инде аның. Горурлыгы кушмый аның, мәхәббәте кушмый.
— Ринат, — диде ул, ике төрле уйларга урын калдырмыйча, — мин сине кумыйм, балаларга әти кирәк. Әмма бүгеннән башлап мин сиңа хатын түгел, син миңа ир түгел.
Башка сүз озайтмадылар алар. Баштарак Ринат үзгәрешләр өмет итеп көннәр санаган иде дә, Галиянең кире чигенергә исәбе юк икәнлеген белеп буйсынды язмышына. Ниндидер үзгәрешләр кертергә дә омтылмады. Кеше арасында алар парлап күренделәр, парлап кунакларга йөрделәр, син дә мин булдылар. Балалар алдында да ямьсезләнмәделәр, бер-берсен гаепләп йөрмәделәр. Өй кирәкләренә уртак акча тоттылар, балаларны бергә укыттылар, туйларында бергәләп түрдә утырдылар. Шул вакыт эчендә Ринат хатын-кызларга күз салгандырмы, анысы белән кызыксынмады Галия, әмма үзе яшьлек мәхәббәтенә тугры калды. Нигә яшерергә, вакыт-вакыт назга сусаган чаклары булды, әмма йөрәге эремәде Ринатына. Үз хис-тойгылары аша атлап чыга алмады ул. Артык зур хак түләгән иде ул кадерле хисләргә. Алмагачлар чәчәк аткан чорда, алар аерылыштылар. Егерме биш ел элек шул чәчкәләрдәй актан ак, пакьтән пакь иде аларның киләчәк тормыш хакында хыяллары...