СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәис Сафин “Тунымны сатсам сатам...”

Бәхетемә булгандырмы, әллә бәхетсезлеккәме, белмим, мәңге яшел субтропик үсемлекләр, шау чәчәк-гөлләргә төренгән Кара диңгез буеның данлыклы пеләжләрендә кызынып ятарга, яр буйларына тезелеп киткән берсеннән-берсе гүзәл, берсеннән-берсе зиннәтле, патша сарайларына тиң йортларда яшән, сәламәтлегемне ныгытырга насыйп итте миңа. Элеккеге Рәсәйнең югары катлау даирәләре, кенәзләр, графларның сарай-йортлары үз вакытында архитектураның иң мөкаммәл үрнәкләрен туплап, югары зәвык таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән булган. Әлбәттә, бу хакимнәр кеше акылының бетмәс-төкәнмәс фантазиясен, сәләтен чагылдырган, кабатланмас төсләр, формалар белән бизәлгән әлеге мәһабәт пулатларны үзләренә дип салдырганнар. Тик игелеген генә күрә алмаганнар.
Мин озак еллар экзема авыруыннан интектем. Аның да әле, каһәр суккыры, юеш экзема дигән төре иде. Аның юк кына сәбәпләр аркасында да ялкынсынып, азып китүе мине озак вакытларга сафтан чыгара, айлар буе хастаханәдә ятып дәваланырга мәҗбүр итә иде. Ярамаган берәр ачы-төче нәрсә ашасаң, килешмәгәнне эчсәң, ул үзен шунда ук сиздерә башлый. Хәмерне әйтәсе дә юк инде. Тозлырак ризык ашау да ярамады. Икенче көнне үк тәнгә бетчәләр чыга башлый. Алар тәмле-татлы кычытып зураялар һәм тишелеп ага башлыйлар. Кайвакыт шулай азына иде ки, тәннең бөтен җиреннән саркып су чыга, урыны-урыны белән чишмә булып ага, хәтта керфек очларыннан тамчыларга тотына. Авыруның болай кискенләшеп киткән вакытында йокы кача, реваноль дигән саргылт сыекча сеңдерелгән марляга уралып, тәнемне көне-төне чылатып утыра идем. Ул тәндәге «чишмәләр»не киптереп, тирене тарттырып куя. Шул элпәләнеп кипкән урыннар аз гына саксыз хәрәкәтләрдән дә ертылып китәләр һәм ярыклардан янә юешлек саркый башлый. Тире кибеп җитмәгән урыннарга ичмасам май да сылап булмый. Ул шунда ук дымлана, аннары лычкылдап чыга. Һай, газаплар күрдем дә инде экзема дигән каһәр суккыры белән! Аның кычытуыннан изаланырга дошманыңа да язмасын икән. Бу аның өчен дә рәхимсезлек, җәзаның да иң авыры булыр иде. Һәр яз минем күңелемә шом салып, хәвеф алып килде. Табигатьнең нәкъ шушы гүзәл чагында, барлык җан ияләре кебек үк, экземам да уянып, агач бөреләре сыман бүртенеп, бетчәләре тулышып, «чәчәк ата». Күп тә үтми, ярларыннан ташып чыккан елгалар, гөрләвекләр кебек, тәнем суланып ага, тамчылар тама башлый.
Берничә мәртәбә хастаханәдә ятып чыгып, сихәтләнә төшкәч, профкомнан юллама биреп, дәвалануны дәвам иттерү өчен Кара диңгез буена җибәрәләр иде. Бу хәл озак еллар шулай кабатланып торды. Тагын шунысы да гаҗәп иде: төрле кешедәге бер үк төрле экземага бер үк дәва килешми икән, башка җирләрдәге санаторийларның бер дә файдасы тимәде. Миңа тик сасыган йомырка исе килеп торган мацест ванналары һәм Кара диңгезнең үтә күренмәле тозлы суы шифа бирде. Көннәрнең берендә мин эшләгән райкомның секретаре көтмәгәндә авырып китте. Аның ике кешегә дип алынган путевкасы «яна» икән. «Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына» булды инде бу. Минем исә чираттагы ялым килеп җиткән чак иде. Беркөнне иртән «беренче» үз янына дәшеп, юлламаларны миңа тәкъдим итте. Бу инде күктән төшкән бәхет кебек булды. Озак тартмый-сузмый, табиблардан анализ кәгазьләре алып, хатыным Сания белән юлга чыктык. Поездга утыруыбызга ике тәүлек тулар-тулмаста санаторийда идек инде. Июнь-июль айларындагы эсселек бераз сүрелә тошеп, Кавказда «алтын сезон» башланган чак иде. Хәер, монда елның һәр фасылы сокландыргыч матур. Рәхәтләнеп ял итәргә бөтен шартлары килгән. Бу якларның гүзәллеге беркайчан да җуелмый, ел әйләнәсендә үзенә тартып тора. Аның мәңге яшел агач-куаклары, орчыктай төз мәһабәт пальмалары, тагын без белмәгән-күрмәгән мең төрле башка нәфис үсемлекләрнең ыспай кәүсәләре, күркәм төс-кыяфәтләре белән кешеләрне сихерли, аларга рәхәтлек, җан тынычлыгы бирә. Юл буйларын, зур осталык, зәвык белән салынган сукмак кырыйларын, бакчалар әйләнәсен шакмаклап кыркылган куаклар урап алган. Һәр тарафта гөл-чәчәкләр балкып утыра. Ул сылуларны шундый итеп үстергәннәр ки, әйтерсең, синең алда төрле ымсындыргыч төсләре белән данлыклы Иран келәме җәелеп ята. Һәр җирдә пөхтәлек, чисталык хөкем сөра
Әлбәттә инде, Кавказның энҗе-гәүһәре саналган, үзенең илаһи суы, ярсып дулаган дулкыннары белән миллионнарны әсир иткән тылсымлы Кара диңгез, бу искитмәле гүзәллекнең таҗы булып тора. Башлары болытларга ашкан, мәңге яшел урманнар белән капланган мәгърур таулар да ямь өстенә ямь бирә. Тауларның яшел шәүләсе диңгез өстен кочып, йөгерек дулкыннарда тибрәлә. Әйтерсең, алар абый- сеңелле бертуганнар. Берсе ташкыялар өстендә үскән урманнарга су эчерсә, икенчесе - үзенең затлы яшел хәтфәсенә бөркәнеп, назлы кояш нурлары балкыган су өстендә иркәләнә дулкыннарында чайкалып коена. Алар бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә ямь биреп, көч-куәт алышып яшиләр. Диңгез пакьлеге, урман сафлыгы кушылган һаваның чисталыгын, башларны әйләндерерлек тәмле хуш исен әйтеп тә торасы юк. Аны сулаганда челтерәп аккан саф чишмә суларын эчкән кебек буласың, ләззәт аласың. Бу бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә шулай. Әйтерсең лә сиңа дәрт-дәрман үзе агылып керә.
Вакытыбызның өйләгә кадәр өлешен төрле дәвалану процедуралары алып уздырсак, төштән соң пеләждә кызынып үткәрәбез, диңгездә коенабыз. Мин бигрәк тә инде. Төбе күренеп торган тозлы судан чыгып, бераз кызынган сыман итенәм дә янә үтә күренмәле йөгерек дулкыннарга чумам. Тәндәге кутырлар күзгә күренеп кими, яралар берәм-берәм йомыла, төзәлә бара. Диңгез суының бәрәкәтле шифасы әйтеп бетергесез. Аның файдасын бүген дә тоеп яшим. Мин аңа мең-мең рәхмәтле. Ул күрсәткән игелекне һич кенә дә онытырга хакым юк. Мең яшә Кара диңгезем!
Кемнең кулында, шуның авызында, дигәннәре бик тә төгәл әйтелгән шул. Моның шулай икәнлегенә тагын бер кат үзем күреп ышандым. Дөрес, үзем дә өлешсез калмадым кебек. Акмаса да, тамгалады. Мине дә курорт-санаторийларга җибәреп тордылар. Ләкин минем ише райком инструкторы кебекләрнең яшәү шартлары партиянең югары даирәләрнеке белән чагыштырганда җир белән күк арасы кебек иде шул. Әйтик, райком секретарена тиешле путевка белән баргач, безнең номер аерым-аерым ике өлештән тора. Һәрберсендә уңайлы киң ятак, башка җиһазлар, кирәк-ярак урнаштырылган, ишектән керүгә үк йомшак диван, кәнәфиләр, газета-журналлар өчен тәбәнәк өстәл һәм шкаф фәләннәре белән киң иркен кунак бүлмәсе, шунда телефон куелган. Өстәл өстен һәркөн яңа гына кисеп алынган чәчәк бәйләме бизи. Эчәм дисәң, берничә төрле минераль су куелган.
Әлбәттә, бу уңайлыкларның барысы да безнең өчен дип түгел, әйткәнемчә, райком секретарьларыннан башлап тагы да югарырак урыннарда утыручылар өчен оештырылган. Кыйммәтле җиһазлар да алар өчен дип куелган. Монда синең кем булып эшләвеңне сорамыйлар, анысын торган бүлмәңнең дәрәҗәсе билгели. Шуңа карап кадер-хөрмәт күрсәтелә, өстәмә хезмәтләр дә кылына.
Бу төр санаторийларда ашау-эчү дә мулдан. Җаның ни тели, шул бар. Тәмледән тәмле җиләк-җимеш салынган ваза һәрчак тулып торыр. Яшелчә салатларының берничә төре аерым өстәлләргә куелган. Нәфесең кайсына төшең шунысын ал. Иртәнге ашка кызыл, кара уылдыклар белән әзерләнгән бутербродлар бирелә, алар янына атланмай, сыр кебек дефицит ризыклар да куелган була. Ит ризыкларының да күңелеңә хуш килгәнен сайлап аласың. Официантка ханым аларның төрледән-төрлесен өстәмә рәвештә тәкъдим итеп тора. Бу ризыклар, теге профсоюз санаторийларындагы кебек, ит исе кертеп ясалган котлетлар түгел инде. Алар зур-зур калҗалардан җиренә җиткереп, тәмле, йомшак итеп пешерелгән. Мин үзем ашау өчен түгел, ә яшәү өчен ашаучылар җөмләсеннән булсам да, көндезге һәм кичке ашларның да шушылай мулдан булуы, ни әйтсәң дә, канәгатьлек хисләре уята иде. Кыскасы, башка шифаханәләр белән чагыштырганда, җир белән күк арасы иде. Җәннәт шикелле гүзәл Гагра каласындагы шушы санаторийда, «ашау байдан, яшәү Ходайдан» дип, моңарчы төшләргә дә кермәгән рәхәттә кәеф-сафа корып, сый-хөрмәт эчендә ятабыз. Саниямнең гаҗәпләнүенә чик юк. Гомерендә беренче мәртәбә күрүе ләбаса.
— Менә ни өчен ел да монда килергә ашкынасың икән син! — ди.
Аны шаккатырып, исен-акылын җибәргәне, өнен алганы — моңа кадәр бер-берсен бөтенләй белмәгән ир-ат һәм хатын-кызларның, монда килеп бер-ике көн үтүгә, парлашып, ирле-хатынлы кебек чөкердәшеп йөрүләре, хәтта төннәрен дә бергә үткәрүләре булды. Бу хәлләр аның бөтен эчке дөньясын астын-өскә китереп ташлады, күңелендә нәфрәт уятты. Шушы кешеләрнең югары трибуналардан әдәп-әхлак, оят-намус турында сафсата сатулары тетрәндерде. «Коммунистлар менә нинди икән алар!» — диде.
— Моннан соң тунымны сатсам сатам, шәлсез калсам калам, әмма бу бозыклар арасына, зина оясына үзеңне генә ялгыз җибәрдем юк. Барсак — икәү, юк икән — икебезгә дә юл ябык! — диде хатыным кырт кисеп, һәм шулай булды да. Без бүтән аерым-аерым йөрмәдек.
Бу урында, Саниямнең тунымны сатсам сатам, шәлсез калсам калам, дигән сүзләренә аңлатма биреп үтү кирәктер. Алтмышынчы еллар ахырларында тормыш хәлләребез әкренләп рәтләнә башлап, улларыбыз әни карамагында калырлык булып үсә төшкәч, хатыныма Кавказга бергәләп ял итәргә барырга тәкъдим ясадым. Чөнки күп кенә парлар йә иренә, йә хатынына бирелгән путевкага бергәләшеп баралар да, путевкасы булмаганы шунда үз акчасына бүлмә алып тора. Берочтан кирәкле дәвасын да ала. Әнә шуңа күрә дә чираттагы путевкамны алып кайткач, мин дә шулай эшләргә тәкъдим ясадым. Саниям гүя мондый сүзне күптән көткән, озак уйлап тормастан:
— Менә фәлән кадәр акчабыз бар, син үзеңә кирәк кадәрлесен ал. Калганына мин үземә тун сатып алмакчы булам, - диде.
Без шулай эшләдек та Мин бер тиенен әрәм-шәрәм итми, булган акчамның барысына да бүләкләр алып кайттым. Саниям да буш кул белән каршыламады. Ул үзенә яхшы тун юнәткән, миңа да тун тектерү өчен иләгән сарык тиресе алып, яка, тышлыкларына кадәр әзерләп куйган. Рәхмәттән башка ни дисең инде бу эшкә?! Без икебез дә тунлы булдык.
Көн артыннан көн, ай артыннан ай узып, янә җәй килде. Минем чираттагы ял вакытым җитте. Алдан ук хәстәрен күреп, путевка дигәнен дә таптым. Саниямә тагын теге тәкъдимне кабатладым. Ул бу юлы да, балаларның өйдә ялгызы гына калуын сәбәп итеп, минем белән барудан баш тартты.
— Мин быел үземә мамык шәл алам, — диде.
Инде быел райком секретареның көтмәгәндә каты авырып китүе, ниһаять, бергә ял итәргә мөмкинлек бирде. Санияга Кавказга юл ачты. Хатынымның, тунсыз калсам калам... диюенең тарихы шушы инде, һәм без, хактан да, ел саен диярлек ялларыбызны бергә үткәрергә тырыштык. Бер җәйдә, туристик путевка алып, Теберда шәһәреннән башлап, Кавказ таулары аша Сухуми каласына килеп төштек. Бөтен кием-салым, азык-төлекне җилкәләребезгә аскан хәлдә әле. Икебезгә дә «Альпинист» дигән таныклык бирделәр.
Утыз алты ел бергә яшәү дәверендә Кавказ тауларын кичкәндәге кебек авырлыкларны күп кичәргә туры килде.
Без аларны кулга-кул тотынышып, бергәләп үттек.