СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Эльмира Шәрифуллина "Бәйрәм ашы-кара каршы".

Чебешнең бүген бер дә кәефе юк. Ул иртәдән бирле утырып кына тора. Үлән дә чемченми, җим савыты янына да бармый. Аның бу хәленә ихатадагы барлык кош-корт, хәтта Көчек, Колын, Сарык Бәрәне дә игътибар итте.
— Һау-һау! Син ни өчен бер нәрсә дә ашамыйсың?—дип сорады Көчек.—Мин сиңа сөяк бирәм. Мә, кимер. Ул бик тәмле.
Көчек үзе кимереп яткан зур сөякне Чебеш алдына китереп куйды. Чебеш аңа башын иеп рәхмәт әйтте.
Якында гына Сарык Бәрәне уйнап йөри иде. Чебешнең кәефсез утыруын ул да күрде. Карыны ачкандыр, дип уйлады Сарык Бәрәне. Һәм үзенә куелган печәнне Чебеш алдына илтеп салды.
— Бә-ә, мә-ә, аша! Бик тәмле печән бу! Күләгәдә киптерелгән.
— Чип-чип!—диде Чебеш, хәлсез генә. Рәхмәт, янәсе.
Шулчак баскыч астыннан Песи килеп чыкты. Ул авызына зур гына тычкан капкан иде. Песи Чебеш янына килде дә табышын аның алдына куйды.
— Бәлки, мин биргән ризыкны ашап карарсың? Тычканнар бик тәмле була. Синең өчен тоттым. Мя-у, мя-у,—дип кыстады Песи Чебешне.
— Чип-чип...
Күп тә үтмәде, койма астыннан үрдәк кайтып керде. Ул да Чебеш янына килде, томшыгындагы бакасын аның алдына салды.
— Бак-бак-бак! Баканы ашап бак. Бакалар тәмле була!—диде.
— Чип-чип-чип! Рәхмәт бик!—диде Чебеш.
— Мих-ха-ха, мих-ха-ха! Сез аңа дөньядагы иң тәмле ризыкны бирмәдегез әле. Ул—солы!—диде койма буенда йөргән Колын. Һәм үзенә куелган солыны тиз генә чебеш алдына китереп салды.
Чебеш Колынга да рәхмәт әйтте.
Шул вакыт капка ачылды. Хуҗаның Әлфирә исемле кызы кайтып керде. Ул—барлык кош-кортларның, барлык хайваннарның да якын дусты. Әлфирәнең кайтуы Чебешнең дә күңелен күтәрде.
— Нәрсә булды?Ник барыгыз да Чебеш янына җыелдыгыз?—диде Әлфирә һәм башын кыңгыр салган Чебеш янына чүгәләде.
— Башың авыртамы әллә, сары йомгагым?
Әлфирә кесәсеннән кулъяулыгын алды һәм чебешнең башын бәйләде.
Менә Әлфирәнең әнисе дә кайтып җитте. Ишегалдындагы хәлне күреп, ул да гаҗәпләнде.
— Нәрсә булды?—диде ул, бер Әлфирәгә, бер башы бәйләнгән Чебешкә карап.
— Әнием, безнең Чебешебез чирләгән,—диде Әлфирә, зәңгәр күзләрен әнисенә текәп.
— Ни генә булды икән соң бу нәниебезгә? Бар әле, чоланнан тары ярмасы алып чык. Тавык-чебешнең иң яраткан ризыгы—тары ярмасы. Шуны биреп карыйк,—диде әнисе. Үзе сай табага су салып Чебеш алдына куйды.
Чебеш үрелеп ике-өч йотым су эчте. Нәни томшыгы белән Әлфирә алып чыккан тары ярмаларын чүпләде.
— Ашаган малда өмет бар,—диде Әлфирәнең әнисе, елмаеп.— Димәк, Чебешебез тиздән тереләчәк.
— Әнием, бу сөякләр, бакалар ни өчен Чебеш алдында ята соң?— дип сорады Әлфирә.
— Ә син яхшылап уйла әле, кызым. Хуҗалыктагы кош-хайваннарның иң яраткан ризыклары ни өчен авыру Чебеш алдына куелган?
—Аңладым, әнием, аңладым!—диде Әлфирә, шатланып.
—Шуның өчен хәзер, әйдә, үзләрен дә сыйлыйк, бәйрәм ашы— кара-каршы,—диде әнисе.

Ул өйгә кереп китте. Бераздан зур гына табак күтәреп чыкты.

—Мәле, кызым, менә бу ипи телемнәрен Сарык Бәрәне белән Колынга ашат.

Әлфирә Сарык Бәрәне белән Колынны ипи белән сыйлады.

—Менә бу майлы калҗаны Песиебезгә бир.

Әлфирә Песигә майлы ит бирде.

—Вак балыкларны үрдәгебезгә ашат.

Әлфирә әнисе биргән вак балыкларны үрдәк алдына салды. Бакылдыкка күп итеп мактау сүзләре әйтте.

—Бу итле сөяк—Көчеккә.

Әлфирә Көчекне сыйпап, аның алдына итле сөяк куйды.

...Бу минутта ишегалдындагыларның барысына да бик күңелле иде. Хәтта Чебеш тә терелеп аягына басты!