СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хәсән Сарьян "Зәңгәр күл сагышы".

Хикәянең башы 1, 2, 3, 4 нче бүлекләрдә.
5нче бүлек
Колхозларга һәр ел иген өстендә Уфаданмы, Эстәрлетамактанмы колоннасы белән машина килеп, иген ташырга ярдәм итәләр. Колхозның үз машиналары да икмәктә, билгеле. Ул чакта колхоз һәр шофер янына бер грузчик утыртып йөртә торган иде. Кирәге бармы-юкмы, йөртәләр шулай, хезмәт көне бирәләр. Кыям абзый үз янына сигезенчедә укыган малаен алган, ә Гөлфияне теге шоферларның берсе янына утырткан. Нигә алай иткән? Нигә кыз баланы үзе янына утыртып, малаен тегеләргә бирмәгән? Ни булса булган, инде үкенсәң дә — соң. Теге шофер моңа егетмен дигән, яшь, чибәр булган. Кыскасы, уйнап-шаярып башлаганнар да, чын белән бетергәннәр. Бу хәл бөтен авылга фаш булды. Ә теге «егетнең» Эстәрлетамакта хатыны, ике кызы бар икән. Беркөн Кыям абзый безгә кереп, өстәлемә капланып елады.
—Нишләтте бу бала безне? Нишләтте?.. — ди. — Авыру әнкәсен тереләй кара гүргә тыга бит инде. Саҗидә апаң әнә башын да калкыта алмый, түшәктә ята... Киңәш ит, Хәнәфи. Синең башың кайгыдан катса да, безнеке төсле, аракыдан агуланмаган бит, нишлим? — ди.
Агуланган дип, Кыям абзый алай эчә торган кеше түгел. Шулай да бүген шактый салган иде.
—Монысы кайгыдан инде, апай, гаепләмә, — ди.
—Соң, Кыям абзый, — мин әйтәм, — нишләп син алай үз яныңа малаеңны утыртып, чит-ят шофер янына бердәнбер кызыңны утырттың? — дим. Минем дә йөрәк яна. Янмыйча, үземнең туган сеңелем шикелле, күз алдымда бөтерелеп-уйнап үскән кыз бит! Гөлбәдәр ташлап киткәч, караңгы көннәремне якты иткән дә — шул; ул булмаса, миңа бәхетсезлек унлата авыр булган булыр иде.
—И Хәнәфи, и апай!.. — дип, Кыям абзый башын гына чайкый. — Барысын да каян белеп бетерәсең? Иртәгә үләремне белсәм, менә бүген кабер казып куяр идем дә бит... Үлмәм дә, каберем авызын ачкан килеш мине көтеп ятар дип кенә куркам...
Мин аңа бер киңәш тә бирә алмадым. Ни киңәш бирим соң инде мин? Закон аша мәҗбүри никах ясагыз да, шуның белән эше дә бетәр, дип әйтер идем... Теге хайванның гаиләсе бар. Аңа хайван дип әйтү генә дә аз!.. Ярый, мин уйлыйм, минем аяк юклыкка сугыш гаепле булсын, дим. Гөлбәдәрнең дә мине ташлап кияүгә чыгуына сугыш гаепле булсын ди. Ул инде, әйдә, Ватан өчен үләргә киткән бер солдатка чыккан ди. Ул солдатка хәләл дә ул. Ә бу сволочька ни кирәк? Аның да ике кызы үсә ди бит. Ул шуларны уйламады микәнни?
Ә монда Кыям абзый башларын өстәлгә бәрә.
—Хур итте бит бу кыз безне, хур итте! — ди. — Затлыдан затсыз туган, дип, менә шундыйга әйтәләрдер инде ул, ди. Әллә бер кызганда, кайтып, чабып кына үтерим микән? — ди. — Ичмасам, төрмәгә эләгеп, халык күзеннән читтә үләр идем, — ди. Шуннан башын күтәреп миңа карады.
Миннән сүз көтә бу. Күзләре хәсрәттән җыерчык эченә чумган. Бу — әтием кебек ягымлы, акыллы Кыям абзый түгел, әллә кем иде. Куркып киттем.
—Юк, Кыям абзый, — мин әйтәм, — мине якын итеп киңәшкә кергәнсең икән, андый кансыз сүзне авызыңа да алма. Беләм, синең башка минекеннән дә ныграк кайгы килгән. Синең кайгы — минем дә кайгы. Гөлфия минем өчен дә туганым урынына күреп йөргән, яраткан сеңелем бит!.. — дидем.
Кыям абзый кинәт бөтенләй икенче, каты күз белән миңа карады.
—Хәнәфи, — ди бу, — башыма бер уй төште, әйтсәм, үпкәләмәссеңме? — ди.
—Әйт, Кыям абзый, — мин әйтәм.
—Ал син Гөлфияне, — диде бу капыл. Китереп башыма суккандай итте. — Кулдан кулга киткәнче алып кал...
—Туктале, Кыям абзый, туктале... — дим.
—Туктадым инде менә — сиңа туктадым. Кешедән калган кызын миңа тагарга итә дип уйласаң — үпкәлим.
—Нишләп әйтим инде, Кыям абзый. Эш андамыни?
—Ә нәрсәдә?
—Бу бит йөрәк эше.
—Йөрәк эшен әнә эшләгәннәр инде...
Шулай эчемә ялкын сибеп чыгып китте бу. Гөлфиянең үзенә әйткәнме-юкмы, мәгәр Гөлфия хәзер бер дә элеккечә түгел. Сөйләшми дә, көлми дә. Күз алдымда ябыгып, ямьсезләнеп бара. Мин инде хатын-кызның балага үткән чагын беләм, күрмәгән кеше түгел.
Яңа ел җитеп килә иде инде. Шулай бер кичне бу безгә болай гына керде дә, ишек төбеннән дә узмыйча әйтә:
—Мин берничә көнгә китеп торам, мине югалтма, Хәнәфи абый, — ди.
Мин кыек-мыек килмичә, туп-туры сорадым:
—Әти-әниең җибәрәме, әллә юкса үз башың белән барасыңмы?
—Үз башым белән, — ди.
—Утыр әле, — дип утырттым моны. — Син бу адымыңның ахырын уйладыңмы?.. Син бит әле яшь!.. Соңыннан үкенмәссеңме?.. — дип каты гына әйткәләп алдым.
—Бармыйча нишлим соң? — дип, Гөлфия елап җибәрде.
—Әгәр мине тыңласаң, беркая да бармыйсың.
—Ничек?..
—Шулай, балаңны үзем карармын... бергә карарбыз...
Гөлфия яшь тулы күзләре белән миңа күтәрелеп карады. Күзен күтәргәндә, түгелеп киткәндәй, яшьләре алдына тамды.
—Мин сиңа тиң түгел, Хәнәфи абый... Мин үз намусымны саклый алмадым бит!..
—Безнең язмышлар тиң, — дидем мин.
Гөлфия миңа үрелеп тотарлык җирдә генә утыра иде. Бер генә тапкыр булса да чәченнән сыйпап, иңбашларыннан сөеп аласым килә. Бер генә атлам. Ләкин куркам. Хәсрәтле вакытында, зур башы белән нишли бу дип, әллә ни уйлавы бар. Юкса бик якын, бик ягымлы да бит...
—Уйла, сеңелем, — дидем мин.
—Болай гына булмый бит әле, Хәнәфи абый. Бер дә уйламастан, бик кинәттән әйттең. Әти ни әйтер?..
—Әтиләрең белән үзем сөйләшәм.
Өстемә генә элдем дә Кыям абзыйларга кереп киттем. Бик җиңел генә сөйләшермен дип уйлаган идем дә, урын өстендә яткан Саҗидә апаны күргәч, чын-чыннан унсигез яшьлек егет кебек каушадым да калдым. Ни әйтсәң дә, Гөлфия белән минем яшь аермасы унбер яшь.
—Мин менә... Кыям абзый, Саҗидә апа, ни бит... Гөлфия турысында кердем әле, — дип сүз башладым. — Үзегез беләсез инде, Кыям абзый, Саҗидә апа... мин сезнең күз алдыгызда үстем. Менә Гөлбәдәрем бар иде... Ул барда да, ул юкта да бозык юлдан йөрмәдем...
Кыскасы, шулай әйләнә-әйләнә үзәккә керергә чамалыйм, Саҗидә апа түр стена буендагы никель караватта ята. Түр тәрәзә буенда өстәл. Мин өстәлнең бер башында, Кыям абзый икенче башында. Мин Саҗидә алага йөзем белән, Кыям абзый аркасы белән утырган. Ул, яртылаш әйләнеп, Саҗидә апага карады, үтә ягымлы тавыш белән:
—Син, әнкәсе! — дип дәште дә сөйли башлады: — Менә Хәнәфи Гөлфиябезне сорап кергән. Ничек уйлыйсың? Әгәр башта минем сүзне ишетәсең килсә, әйтим: мин риза, Хәнәфи үзебезнең кеше. Бозык юлны белми. Жәл, моңа тикле сорый белмәде.
Саҗидә апаның, сүз әйтәсе урынга, күзеннән сытылып яше ага башлады.
Кыям абзый миңа борылды:
—Ярый, Хәнәфи, син чыга тор, мин үзем җавабын алып керермен.
Мин ул көнне күбрәк йөреп ташлаганмын, ахры, аякларым сызлап тора иде. Саҗидә апаның яшьле йөзенә карамаска тырышып, атлаган саен шыгырдый-шыгырдый, ишеккә юнәлдем. Гариплегемә текәлеп калган яшьле карашны җилкәм белән сизеп атлаганлыктан, аягым гына түгел, йөрәгем дә сызлап куйды.
Гөлфия һаман шул урынында утыра иде әле. Дөрес, ул инде еламый, яшьләре кипкән, ләкин урыныннан кузгалмаган, мин чыгуны көтеп утыра иде, күрәсең. Ләкин күтәрелеп карамады. Карамавы, бәлки, әйбәт тә булгандыр. Өстемнән салдым да кухня ягына чыгып самавырга тотындым.
—Нишлисең, Хәнәфи абый, кая, үзем, — дип, Гөлфия килеп чыкты да ипләп кенә кулымнан самавырны алды.
—Хәзер әтиең керә, чәй куярга кирәк, — дидем мин.
Башкача сөйләшмәдек. Төрлесе төрле чынаяклар алып,өстәлгә чыгарып куйдым. Авыл җирен беләсез, кирәк чакны гына магазинга чабып булмый, өйдә ни бар, табыныңа шуны чыгарасың.
Кыям абзый озак көттермәде. Гадәтенчә сабыр гына, салмак кына атлап килеп тә керде. Кырынып чиста күлмәкләрен киеп җибәргән.
—Хуш, чәйләр әзерләп йөрисез икән! — диде ул. Йон оекбаш өстеннән генә кигән галошын салып, өстәл янына килеп утырды. — Бүгенге көнне башкасы булганда да мишәйт итмәс иде дә бит, магазины ябык. Ярый, болай да ярар инде, — ди.
Гөлфия берсүзсез чәй ясый башлады. Мин теге яшереп куйган яртыны китереп утырттым.
—Өйдә рюмкалар да калмаган инде, Кыям абзый, гаепләмәссең, — дип, кырлы стаканга аракы салып бирдем.
—Ярый монысы да, — диде Кыям абзый. Стаканын читкәрәк этәреп, бер миңа, бер Гөлфиягә карап алды. — Йә, утырышыгыз. Син дә утыр, кызым.
Гөлфия дә утырды.
—Кызым, — дип, Кыям абзый йомшак кына сүз башлады. — Үзең беләсең, менә Хәнәфи абыең безгә сине сорап кергән иде. Менә мин үземнең дә, сырхау әниеңнең дә ризалыгын алып кердем. Үзең беләсең, монда инде бернинди дә көчлек юк. Кыз бала гел ата-ана янында тормый, вакыты җиткәч, шулай китә инде ул. Ата-ана ның ризалыгы булган җиргә китү күңеллерәк...
Минем колагым Кыям абзый сүзләрендә, ә күзем Гөлфиядә. Ул тын гына елый башлады. Күз яшьләре шулай өстәл өстенә тама да тама, Гөлфия аларны, битеннән сөртәсе урынга, өстәлдән сөртеп утыра. Кыям абзыйның да күңеле тулган, күз төбеннән бер-ике бөртек яшен сыпырып төшерде, аннары:
—Ярый, бәхетле яшәгез, — диде дә, сусаган кешедәй голт-голт итеп эчә башлады. Эчкән кешенең рәхәт: шатлыгын да, кайгысын да аракы белән юа да төшерә.
Шул көннән без Гөлфия белән тора башладык. Яңа елда туй сыман бер нәрсә үткәрдек. Беркемне дә чакырмадык. Безнең семья дүртәү. Кыям абзыйларныкы бишәү — бала-чага белән бергә түгәрәкләнеп утырдык та, туебыз шул булды. Туйдан соң Гөлфия тагы бер кабат больница турында сүз чыгарды. Ләкин мин авызын ачырмадым.
—Әтисе бер намуссыз булган икән, аның өчен карындагы сабый гаепле түгел, — дидем.
—Кеше әллә нәрсә сөйләр бит.
—Төкер кеше сүзенә. Эше югы сөйләр, эше бары тыңлап тормас, — дидем.
Пычак тидертмичә, имгәттермичә бәбәй таптырдым шулай. Үзегез күрдегез бит: нинди кыз әнә. Исеме дә — Ләйсән! Аннан башка әле безнең тагы бер кызыбыз бар. Анысы өйдә калды, әнисе белән. Ә без менә дүртәүләп гүләйт итеп йөрибез...
Хәнәфи сүзеннән туктап, башын артка ташлады. Инде караңгы төшеп, су өсте кара кургаш төсенә кергән, ул хәзер су кебек тә түгел, туң бер матдә кебек. Пароход тирәсендә генә, сыек ут яктысында кыймылдап, өзлексез артка агыла иде. Безнең аста гына, йөрәк типкән шикел ле дөп-дөп килеп, куласа әйләнә. Ә пароход ерак маягына турылаган да, бара да бара, бара да бара. Без аны хәтта юл язар дип уйламыйбыз да. Без аның туры барасына ышанганбыз. Чөнки аның маяклары бар. Ә тормышта маяклар бармы соң? Тормыш диңгезе моның ише генәме — тирән дә, киң дә бит ул. Анда утыртып куйган маяклар да юк. Анда синең ышанычың гына маяк. Шул изге ышанычы югалмаса, йөрәге ялгышмаса — кеше бервакытта да адашмый. Менә бит — үз юлы белән барган, аягы булмаса да егылмаган.
Хәнәфи күккә караган иде. Күк йөзе дә су өсте шикелле караңгы. Ләкин ул чиста кара. Йолдызлары да терекөмештәй чәчрәп тора. Хәнәфи күктән күзен алды.
—Менә шулай икән ул, абый. Бәхете дә, хәсрәте дә агач башыннан йөрми икән, адәм башыннан йөри икән ул.
—Шулай, — дидем мин дә. — Берәүнең дә бурасы буш түгел.
—Менә балаларны Казан күрсәтеп кайтам әле, — дип, Хәнәфи оста гына итеп сүзне икенчегә борды. — Юкса бөтен укыган китаплары Казанныкы, ә Казанны күргәннәре дә юк. Үзем дә бик сагынган идем инде. Кара, әйтмәгәнмен икән: сугыштан соң безне Казан госпиталенә кайтардылар. Безнең Башкортстаннан да байтак идек без. Сиксәненче мәктәп, унбишенче мәктәп, тагын ике мәктәп, тагын Мехчылар клубы — бары да аяксызлар госпитале иде. Ундүрт ай яттым мин Казанда. Ул вакытта инде, үзегез беләсез, Казанны тәрәзә аша гына күрә идек. Шуннан соң егерме ел буена җыендым — егерме ел буе килә алмадым. Быел менә килдем. Малайлар алып килде инде. Аяксыз булсам да, иркенләп карап чыктым. Яңа районнарына бармадым, билгеле. Аларын үзебезнең Уфада да карап була дип, Казанның гел иске урамнарында йөрдем. Малайларга да бик ошады. Казан Казан инде ул! Иске көенчә дә бернинди яңа шәһәреңә биргесез!
Без әле Казанда гына тормадык, шәһре Болгарына да җиттек. Малайның зурысы тарих, археология белән кызыксына. Безнең авыл яныннан берничә ел элек Уфасыннан да, Мәскәвеннән дә галимнәр килеп, әллә нинди борынгы каберлекләр актарып таптылар. Без аларны бәләкәй чакны әүлия зираты дип йөри идек. Болар скифлар диме шунда, сарматлар диме — шулар каберлеге икән. Шулар янында йөри торгач, минем малай да әвәреп китте. Казанга барсак, Болгарга да барабыз, дип кенә куйды. Юкса болгарлар турында да соңгы елларда күп яза башладылар бит. Болгар дигәннәре, кара син аны, нинди һөнәрле, культуралы халык булган икән лә бит! Әнә безнең Чишмә якларына кадәр килеп, нинди мәчетләр салып куйганнар, ә! Без үзебез дә, борынгылар сөйләвенә караганда, ничектер шул болгарларга килеп бәйләнәбез икән. Коръән күчереп язучы бабабыз булган, дип әйткән идем бит, шул бабай безнең авыл халкын болгардан китереп әйтә торган булган. Моны мин бәләкәйрәк чакта картәтәй сөйли торган иде. Ләкин үзе, кара крестьян булганлыктан, «Кемнәр соң ул болгарлар?» дигәнгә җавап бирә алмый иде. «Әллә тагы башкорт белән типтәр кебек җирле-җирсез халык булды микән?» — дип, үзе дә аптырап утыра иде. Чыннан да кыпчагы булган әнә, нугае булган. Болгары да булган бит инде аның. Бөтен бер халыкны ана карынында ятканда ук кырып бетермәгән- нәрдер лә! Ул халык та сездәме, миндәме яши торгандыр бит?.. Малай менә шулар белән кызыксына инде, Казан университетын да бик ошатты, киләсе елны шунда киләм дип дәртләнеп кайтуы әле.
Шунда кылт итеп сеңелесе исемә төште:
— Ә теге сеңелегез укый алдымы соң?
—Инде эшли. Үзебезнең Уфа университетын бетерде. Шул вакыт безнең янга Хәнәфинең кызы килде. Ул инде бая берничә тапкыр урап киткән иде. Ләкин әтисе бая, сөйләү белән мәшгуль булгач, хәзер-хәзер дип, һаман үз яныннан куып җибәрә торды. Әле инде кумады.
—Ресторанда ашыйсылары килә. Анда ямьле бит. Авыл баласы өчен башка ни кирәк? Малайлар да хәйләкәр: моны җибәрәләр. Әйдә инде, кызым, алай булгач. Әйдә...
Хәнәфи, кызының кулыннан тотып, урыныннан торды.