СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәкыйп Каштанов "Әти нинди була ул?"

Мең тугыз йөз кырык бишенче ел иде. Кояшлы, җылы җәйге көннәр. Күктә берән-сәрән генә болытлар йөзеп йөри, кырларда игеннәр, болыннарда үләннәр, чәчәкләр, бакчаларда бәрәңгеләр, яшелчәләр, җимеш агачлары һәммәсе дә кояш нурларында коенып гөрләп үсеп утыра. Өй тирәсендә кош-кортлар мәш килә. Ут чаткысы төшсә дөрләп кабынырдай булып кипкән салам түбәләрдә чыпчыклар чыркылдаша, пар күгәрченнәр гөрләшә...
Хозур табигать. Шул хозур табигать кочагында, капка төбендәге ком өемендә Рифат әнисенең ахирәте булып йөргән Сара апаның кызы Алсу белән комнан чүмәлә өеп уйныйлар, куыш ясыйлар. Рифат, әтисеннән күптән хат килмәгәнне исенә төшереп:
— Алсу, синең әтиең нинди?—ди.
— Белмим. Әти сугышка киткәндә мин тумаган булганмын икән. Әни әйтә, синең әтиең «ат» кебек иде, ди. Әкияттәге акбуз ат кебек, ярдәмчел, уңган, сөйкемле иде, ди...
Рифат уйнавын дәвам итеп:
- Ә минем әтием - гайрәтле әтәч кебек, дип сөйли әнием. - Әтәч кебек? - дип гаҗәпләнә Алсу. Ник дисәң, әтәч диюгә, аның күз алдына үзләренең сугыш чукмары булган әтәчләре килеп баса. Күрше әтәчләре белән канга батканчы сугыша ул.
- Тик менә хаты юк, - дип өстәп куя Рифат, күңеле төшеп. Шулчак Алсу урам очында пәйда булган хат ташучыны күреп:
- Рифат, әнә хат ташучы!.. Бәлки!..
- Кайда?..
- Безнең урамга борылды ич инде, күрмисеңмени? Сукыр тавык.
Озаклап уйлап тормыйча Рифат сикереп торды:
- Әйдә, Алсу, - дип алар хат ташучыга каршы йөгерделәр. Хат ташучы янына килеп җитүгә, тыннары кысыла-кысыла, беравыздан:
- Апа, безгә хат юкмы? - дип өметләнеп сорадылар. Әмма бераздан, күңелләре төшеп, башларын иеп, боегып калдылар...
Рифатка инде дүрт яшь тулып китте, әмма аның да үз әтисен күргәне юк. Ник дисәң, ул әтисе сугыш кырларында, ут астында йөргән чакта туган иде... Әнисе дә, Рифат бераз үскәч, кичләр буе әтисе турында сөйли, килгән хатларын кычкырып укый: «Кадерлем!.. Баш өстендә пулялар сызгыра... Түзмәдем, менә сугыш тынып торганда чуклап-чуклап сагынычлы хат язам сезгә. Малаемны кочып үп, әтиеңнең сине үлеп күрәсе килә, диген... Хат язганда малаемны күз алдыма китерергә тырышам, нинди икән ул дим... Каршы хатыңда язып җибәр. Күзләре минем күзгә охшаганмы?! Борыны, кыланышлары...»
Рифат, теле ачылгач ук: «Әт-тә, әт-тә», - дия, үсә төшкәч: - «Әтиебез кайда, кайчан кайта, әтиебез нинди ул?» - дип әнисен йөдәтеп бетерә иде. Әнисе, баласына аңлатырга тырышып, әтисен тасвирлап сөйләп бетергәч тә: «Әтиең, улым, ул - гайрәтле әтәч кебек», - дип горурланып өстәп куя... Гайрәтле әтәч ул. Курыкмас, үз җирендә үзе хуҗа булып, тирә-юньгә нур чәчүче җан. Рифатларның да бит матур, гайрәтле әтәчләре бар. Ул - ишегалларында хуҗа. Иртә таңнан торып койма өстенә менеп кунаклый да, канатларын җилпеп: «Ки-кри- күк», - дип гайрәтле итеп кычкырып җибәрә, аның тавышын ишетеп, авылдаш башка әтәчләр дә аваз салалар, бу чакта таң сызылып ата... Тереклек уяна...
Шуңа да Рифатның бик тә әтисен күрәсе килә. Ул аңа әкияттәге кебек серле җан булып тоела әле. Әнисе хат укыганда йокыга китеп барса, аның төшенә әтисе гел генә койма өстенә кунган гайрәтле әтәч булып килеп керә. Һәм кайчак:
- Әткәем, - дип кычкырып уянып та китә... Аның төш күреп уянулары, әтисеннән ярты елга якын хат-хәбәр булмагач, тагын да ешаеп киттеләр.
Майсәрә үзенең көенеп йөрүен малаена сиздермәскә тырышты. Шулай хат-хәбәр юклыктан кайгы йотып йөргән көннәрнең берендә малае ананың күңелендә өмет чаткысы кабызды. Моңа гади генә бер уен сәбәп булды. Әтиләрен сагынган бала-чагалар ап-ак итеп акшарланган мичкә янып торган кәгазьнең шәүләсен төшерәләр иде. Шәүлә тәрегә охшаса - кайгы, кеше сүрәтенә охшаса - шатлык. Малае шул уенны исенә төшереп, бөгәрләнеп беткән кәгазьгә ут кабыза да шәүләсен мичләренә төшерә. Янган кәгазьне ялмап алган ут телләре, шәүлә булып, кеше шикелле өскә сикерә.
-Әнием, кара әле. Кара... Кеше шәүләсе бит!
Әнисе аңлап бетермичәрәк:
-Нәрсә, нәрсә, улым? - дип тәрәзәгә табан карый.
-Әтием исәң, әтием кайта! - дип малае сөенгәннән-сөенә бара.
-Каян белдең, улым? - ди әнисе тәрәзәдән берни дә күрмичә. Малае ихлас күңелдән сөенүендә:
-Әнием, беләсеңме, кәгазь яндырып карагач белдем. Мичкә кеше шәүләсе төште ич. Бу - әтием кайтуга, чын әгәр...
Әнисен дә малаеның хыяллануы канатландырып җибәрә һәм үзе дә хискә бирелеп, кыз чагын искә төшереп, сандыгын ачып туй күлмәген кулына ала, алдына каплап, көзгедән карый.
Аның нәфис буйлы гәүдәсенә туй күлмәге килешеп тора. Шунда ук көзге алдыннан китеп, кашларын сикертә-сикертә биеп ала, малае тирәсендә әйләнә, елмая һәм:
-Йә, улым, ничек? - ди.
-Менә дигән, матур, - дип баш бармагын күрсәтә малае. Әнисе рәхәтләнеп өйне яңгыратып көлә һәм улын кочагына ала.
-Әтиең дә, нәкъ синең кебек әйтә иде...
Икенче көнне әнисе йокыдан торута:
-Улым, мин дә әтиеңне төштә күрдем әле. Беренче әтәчләр кычкырганда тәрәзәгә шакый, имеш.
-Ишекне ачыгыз, диме, әни?
-«Әй, торыгыз, тор!.. Оят түгелме соң сезгә, йоклап ятасыз, таң аткан ич!» - ди.
Рифат шатлыгыннан түшәк өстендә үк сикергәли башлады.
-Тукта, улым. Алай ярамый... Әтиеңә әйтәм. - Әнисе шулай дигәч, Рифат гел тынып кала. Ник дисәң, әтисе, кайткач, колагын боруы бар.
Хәзер дә ул, сикерүеннән туктап, әнисенә килеп елышты:
-Әтием миңа пистолет алып кайтырмы соң?
-Кайтсын гына әтиең. Кайткач ук бик шәп пистолет ясап бирер әле үзеңә.
-Ә куян калачы?
-Нинди куян калачы?
-Куян калачы алып кайтырмы?
-Куян калачы ашыйсың киләмени?
-Әйе шул.
-Куян калачы да алып кайтыр.
Көннәр үтеп, әтиләреннән хәбәр алмауга күңелләрен борчу биләп, өметләре өзелер-өзелмәс торганда, ниһаять, кояш дөньяны нурлаткандай, Рифатларның өй эчләре яктырып китте: әтисе бер дә көтмәгәндә генә хат-хәбәрсез кайтып төште. Бу шатлыкны язып та, сөйләп тә бетереп булмастыр шикелле.
Иртәнге кояш нурлары астында хозур табигать җанланган чак. Рифат та тәрәзәдән төшкән кояш нурларын тоеп йокысыннан уянып, иркәләнеп ятканда ачык тәрәзәдән әнисенең шатлыклы тавышын ишетте:
-Улым, Рифа-а-ат, тор тизрәк, тор... сөенеч... Әтиең кайтты, әти-е-ең...
Рифат ялгыш ишетмәдем микән дип сагаеп калды.
Янә әнисенең:
-Әтиең!.. - дигән ягымлы сүзен ишетүгә, өстеннән юрганын алып ташлап, урыныннан тиз генә торды да ишегалдына чыкты. Яланаяк, ыштансыз, майкадан гына, чәчләре тузгыган. Йөгереп чыгуга ишегалдында таныш булмаган хәрби киемдәге ир кешене күреп, авызын ачып, очып китәргә әзерләнгән кош кебек калкынып, баскан җирендә туктап катып калды.
Хәрби ир башына яшел пилотка кигән, анда биш почмаклы кызыл йолдыз янып тора, өстендә яшел гимнастерка, галифе чалбар, аягында олы юл тузанына чумган кирза итек. Үзе нык тыгыз гәүдәле, үткен карашлы, кояшта янган кара тут йөзле, матур, биле бераз гына калкып торган зуррак кына борынлы ир кеше иде бу. Киң күкрәгендә орденнар, медальләр, тагын әллә нәрсәләр ялтыр-йолтыр килеп торалар. Аның янындарак әтәч тә:
-Ко-ко-ко, - дип, бу ир затны таныргамы-юкмы дигәндәй, басып тора...
Әнисе яшь кәләш кебек дулкынлана, йөзе балкый, күзләре очкынланып яна.
-Улым, әтиең бит!!! - дигәч, Рифат башта әнисе янына килеп елышты. Әнисе малаен җинелчә генә әтисенә таба этәреп:
-Бар инде, - диде йомшак кына.
Әтисе да елмаеп:
-Улым, кил миңа, - дип кулын сузды.
Әтисе кулын сузуга ул:
-Әтием... Әткәем, - дип кычкырып аның муенына сарылды. Әтисе дә бөтен дөньясын онытып:
-Улым, - дип, кочып, җиңел генә күтәреп алды. Шулай бераз хисләргә бирелеп, дәшми-тынмый торгач, әтисе малаеның йөзләреннән үбеп-үбеп алды, Рифат та күзләрен йомып әтисен үпте. Әтисе шатлыгыннан түзә алмыйча малаен югары чөеп-чөеп алды да күзләренә, йөзләренә сынап карый башлады.
-Егет булгансың икән, җен малае. - «Җен малае» дигән сүзе яраткан сүзе, күрәсең. Аннан соң малаен бөтен көченә югары чөйде. Куанычыннан Рифатның түбәсе күк гөмбәзенә барып тигәндәй булды, авызы колакларына кадәр ерылды. Менә бит ул әти кеше нинди көчле була... Шунда ул Алсуны исенә төшерде. Ул күренми микән, дип урам якка карап куйды.
-Малай нәкъ үзем икән. Борынына кадәр минеке, - диде әтисе.
Әнисе, горурланып, итәген куллары белән төзәткәләп, саф күңел белән:
-Койган да куйган инде, әтисе. Ахирәтләр дә: менә икенче Фәсхиең кул астына керергә тора, дип гел сөйләргә яраталар иде, - диде һәм, кинәт аңына килеп: - Нишләп ишек төбендә басып торабыз соң әле? Әйдәгез, рәхәтләнеп бер тәмләп чәй эчик, - дип өйгә әйдәп кереп китте.
Әтисе бер кулына Рифатны алып, икенче кулы белән җирдә яткан биштәрен күтәреп, өйгә керделәр. Өйдә әнисенең сөтле тары боткасы пешеп чыккан, самавыры кайнаган иде. Сөтле дигәч тә, монда шуны әйтәсе килә: авылда кем сыер асрый алды, дәһшәтле сугыш елларында ул гаилә юклыкны җиңелрәк кичерде. Рифатларның да сыерлары бар иде. Сыерларын урлап китмәсеннәр өчен, төнгелеккә йортның яшәми торган ягына кертә торганнар иде. Сыерлары иртә таңнан мөгрәп аларны уята...
Өйгә кергәч тә әтисе биштәрен идәнгә куйды, малаен өстәл янындагы урындыкка бастырды:
-Менә, улым, хәзер үзеңә күчтәнәч бирим әле, - диде. Иелеп биштәрен чишеп җибәрде, аннан кызыл билле прәннек алып малаена тоттырды. Рифат, таныш булмаган тәм-томны күреп:
-Әтием, бу куян калачымы? - дип сорады.
-Улым, каян белдең аның куян калачы икәнен?
-Әни, сүземне тыңласаң әтиең куян калачы алып кайтыр, дия иде бит...
Әтисе көлеп:
-Мин дә синең кебек чакта куян калачы ярата идем... - диде.
Рифат әтисе белән сөйләшкән арада әнисе, очып-очып, өстәл әзерләп йөрде. Табын әзер булганда хуш исле үлән чәе дә пешеп чыкты...
Өстәл янында яңа тәртип. Әтисе түгәрәк, хуш исле ипине матур телем итеп иркен кисә. Әнисе алдына куя, аннан соң малаена, үзенә. Әнисе чәй ясый. Әтисен чәй белән сыйлый. Рифат та тирләп-пешеп чәй эчә, шикәрне кетерт иттереп тешләп-тешләп ала. Монда өйдә ата кеше, хуҗа барлыгы бер карап та сизелә иде. Хәтта Рифатка әтисенең ниндидер тәмле исе дә бар тоелды... Аны өзелеп көткән кеше генә тоя аладыр шул.
Бер-берсенә ниндидер әйтеп бетерә алмаслык ләззәти якынлык тоеп, пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп чәй эчеп утырганда ишегалдындагы яшел чирәмгә, әллә кайдан гына белеп, олысы да, кечесе дә җыела башлады - кайсы тартынып, оялып, читән аша гына тәрәзәгә карап тора, кайберсе читән өстенә үк менеп киткән. Кыюраклары, кура ишеген ачып, ишегалдына ук кереп тулганнар. Аларның солдат кешене күрәселәре килә иде, ахры. Тик монда Алсу юк иде әле. Рифатның бик тә аның белән шатлыгын уртаклашасы килә иде. Җыелучыларны күреп, Рифат та әтисе белән ишегалдына чыкты. Әтисе:
-Саумысез, авылдашлар, туганнар! - дип кэр тавыш белән исәнләште дә әле берсе белән, әле икенчесе белән кул биреп күреште. Исәнләшеп алгач, малай-шалайлар, этешә-тертешә, берсе алдына берсе чыгып, солдат кешене баштанаяк карадылар, әмма суз кушарга тартындылар. Балаларны ялт- йолт килеп торган йолдызлар, калай төймәләр, бил каешы тимерләре, түштәге орден-медальләр кызыктырды.
Бер кыюрак малай күзләрен очкынландырып:
-Солдат абый, Кызыл йолдызны ни өчен бирделәр? - дип сорап куйды.
-Дошманны дөембәсләгәнгә.
-Дошман нинди соң ул?..
-Дошман... ул аждаһа кебек, бер башын киссәң шунда ук ун баш үсеп чыга... - Рифатның әтисе тагын нидер әйтәсе иде дә, күрше малае Ринат, ашыгып, күңелен кытыклап торган сорауны бирде:
-Абый, сезнең пистолетыгыз бармы?
Пистолет диюгә үк барысы да колакларын торгыздыдар. Нинди малайның чын пистолет күрәсе килми инде ул. Һәркайсының диярлек үз пистолеты бар-барын, кайсыберләренең кылычы да бар әле... Тик чын түгел иде алар.
Шунда барысы да тынып калдылар, Рифатның әтисе ни әйтер дип, аның авызына карап тора башладылар. Ә ул малайларның коралларына күз төшереп алды да, сорауга каршы елмаеп сорау бирде:
-Ә синеке?
Ринат артына яшереп тоткан агач пистолетын Рифатның әтисенә күрсәтте:
-Менә минем пистолет. Ун метрдан алмага тиереп була,- диде ул, мактанып. Бала-чагалар да аның сүзен раслап: «Резинкасы яхшы булса тагын да шәбрәк ата», - диештеләр. Һәм үзләренең солдат абыйларына күренер өчен таккан коралларын төзәткәләп куйдылар.
-Йә, атып күрсәт әле?
Ринат кесәсеннән борчак алып пистолетын корды да читән баганасына төзи башлады. Аңа, төзәп атар өчен ачык ара калдырып, барысы да кызыксынып карап тора башладылар. Ринат, дулкынланганга күрәдерме, озак төзәп торды да атып җибәрде.
Атылган «пуля» багана очына барып тиюгә Рифатның әтисе:
-Шәп, пистолетың да яхшы, үзең дә төз атасың икән. Йә, мин дә тотып карыйм әле синен коралыңны?
Ринат пистолетын аңа бирде.
-Менә сезгә пуля, - дип, аңа борчак та сузды.
Рифат әтисенең елмаюы сүнеп:
-Эх. егетләр! Азык белән уйнарга ярый диме? Менә җирдә күпме вак ташлар. Бер вак ташны җирдән алып, пистолетны корды да төзәп тә тормыйча, шул ук багана башына атып та җибәрде. Пуля баганага шап итеп барып бәрелде.
Бар да «ах» итеп:
-Төзәп тә тормады бит, - дип сокландылар. Рифатның әтисе агач пистолетны мактап Ринатның үзенә кайтарып бирде дә:
-Пистолет шәп, молодең. Менә дигән, - диде, аннан соң өстәде: - Минем дә бик шәп пистолетам бар иде. Әсир итеп алган офицерныкын кулга төшергән идем. Мине ул пистолет күп үлемнән алып калды. Тик без коралларыбызны чистартып, майлап сакларга тапшырып калдырдык. Сез дә хәзер коралларыгызны ераграк җиргә яшереп куя аласыз. Сугыш бетте ич инде.
Барысы да елмаешып куйдылар. Ринат та пистолетын биленә кыстырып куйды, ә Фәсхи, пилоткасын салып, аңа кигезде дә:
-Менә чын солдатка охшап киттең... Разведчик... Йолдызлы пилотка үзеңә ничек килешеп тора, - диде. Ринатның авызы ерылды, күзләре очкынланды, күкрәге тәгәрмәчтәй булды. Аның артыннан калганнарда берәм- берәм пилотканы киеп карадылар. Иң соңыннан пилотка Рифатка килеп җитте. Пилотканы киюгә ул үзен әтисе кебек хис итте, борынын өскә чөйде.
Малайлар ыгы-зыгы килгән арада кояш югары ук күтәрелгән иде. Рифатның әтисе кайтуын ишетеп тирә- күрше, хатын-кыз, әби-чәби җыйнала башлады. Алар, Фәсхи белән исәнләшеп, өйгә уздылар. Аларны бу йортка кергән бәхетне уртаклашу теләге генә түгел, үзләренең ирләре, уллары турында берәр хәбәр ишетеп булмасмы, дигән өмет тә әйди иде.
Рифатның әтисе дә:
-Егетләр, хәзергә кунаклар янына керим әле, - дип алар артыңнан иярде. Ул кереп киткәч, ишегалдындагылар да таралыштылар. Рифат та башта әтисе кебек нык, эре басарга тырышып атлады, аннары, онытылып китеп, йөгерә-йөгерә өенә кереп китте...
Өй эчендә әниләре кай арада чәчәкле кәшимир яулыгын арттан бәйләп куеп өлгергән, хатын-кызларны өстәл янына утырткан, самавырын яңартып, нарат куркәсе белән шаулатып җибәргән...
Рифат әтисе белән бергә өйгә килеп керүгә Фәсхине тагын бер тапкыр:
-Җинел аякларын белән, - дип, кайтуы белән котладылар.
Ул да:
-Рәхмәт, рәхмәт, - диде һәм, сөйләшергә уңай булсын өчен, сәкегә утырды, ә малаен алдына алды. Сораулар яудыра башладылар:
-Фәсхи, ничек кайтып җиттең?
-Юлда уңайсыз булмадымы?
-Безнекеләрне күрмәдеңме?
Фәхси көлеп:
-Чү, апайлар, җавап та бирә барыйм сорауларыгызга, мөмкин булса?
Хатын-кызлар:
-Сөйлә, сөйлә, - диештеләр.
-Кайтуы, апайлар, юллар җинел булмаса да, рәхәт инде. Сәгать-минутларыңны саныйсың. Савыт белән кайнар су алырга төшкән саен таныш булмаган станцаларны сораштырып беләсең дә, кайтып җитәргә күп калмаган икән, дип, бала-чага кебек шатланасың. Кайчак җырлап җибәрәсең... Безнекеләрне күрмәдегезме, дисез. Юлда... Юк... Күрше авылдан гына бер ир-егет кайтты минем белән. Ул да безнең станцадан гына миңа иярде. Җәяү, менә олы юл тузанын таптап бергә кайттык. Ә тегендә... Бер-береңне белү генә түгел, дуңгыз кебек бомбалар чинавы астында кайчак янәшә окопта яткан кешене да күреп булмый.
Шулчак Камилә әби килеп кереп, аларның сүзен бүлде... Әби үзе вак чәчәкле яулыгын пөхтә итеп бәйләгән, куенына кәгазьгә төреп нидер тоткан. Күзләре төссезләнеп калган. Әби килеп керүгә, Рифат куркып-куырылып калды. Ул шунда ук чыгып качарга ниятләп талпынып куйды. Әтисенең кулын тоеп, аңа сыенды. Курыкканга куш дигәндәй, әбинең куз карашы аны эзли төсле тоелды. Ник дисәң, әле кичә генә ул әбинең кәҗәсенә тал чыбыгы белән суккан иде. Сугуы да ничек булды бит, кәҗә боларның читәне өстенә үк менеп киткән дә кимерәме кимерә. Ул аны куркытып төшереп, тал чыбыгы белән сыртына берне сылаган гына иде, нәкъ шул мизгелдә капкаларыннан Камилә әби күренде...
-Нигә кәҗәгә сугасың, колагыңны борып алам бит хәзер, - дип бармагы белән янады. Әбине күрүгә Рифатның табаннары гына ялтырады. Дөрестән дә, әби кулын сузып аларга борылды. Рифат әтисенә сеңәрдәй булып кысылды, уч төпләре тирләде, маңгайларына тир бәреп чыкты. Бу хәлне әтисе дә тойды, ни булды икән дип, аңа карап-карап алды. Ә әби, Рифатка дикъкать тә итмичә, әтисе белән ике кул биреп күреште дә:
-Сау-сәламәт кайтуың белән, улым, - диде.
-Рәхмәт, әби. Рәхмәт, - дип җаваплады Фәсхи.
Шунда гына Камилә әби:
-Мә, улым, - дип, Рифатка куеныннан пешергән бер криндель чыгарып бирде.
Рифат, башын аска иеп, күчтәнәчне алды да:
-Рәхмәт, - диде...
Камилә әби өстәл янына килде. Аңа хатын-кызлар, кысылыша төшеп, түрдән урын бирделәр. Җайлабрак утыргач, өстәл тирәсендәгеләргә тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкты, Фәсхигә тукталып, бераз аңа сынап карап торгач:
-Карап-карап торам да сиңа, Фәсхи, сугышка киткәндә сугыш чукмары гына идең, ә хәзер чын-чынлап ир булгансың ич?! - диде.
-Нишләтәсең инде, Камилә әби, сугышта кеше тимерчедә тимерне чыныктыргандай инде ул: утта да, суда да, сандалда да була.
-Сүзең хактыр, улым. Хода үзеңә сәламәтлек бирсен. Синең кайтуың күңелемне кузгатып җибәрде әле. Ник дисәң, сез, улым, Хафиз белән кулга-кул тотышып киткән идегез. Сезне кыр капкадан чыкканчы авыл халкы белән озата да бардык бит.
-Ул көннәр, әби, бүгенгедәй исемдә.
-Аннан соң, фронтта да икәү идегез ич, хатларыгыз берегезнеке артыннан берегезнеке килеп торды... Майсәрә, хат килсә, миңа укыта иде, миңа килсә, мин аңа...
Бөтенесе дә тынып калдылар. Хәтта өй эчендә чебен безләве дә ишетелә иде. Фәсхи дә кипкән иренен ялап:
-Бик дөрес, әби. Ул хат язса, мин сәлам җибәрә идем туган якларга, мин язсам, сәламен җан җылысына төреп ул җибәрә иде. Шулай яши идек...
-Шул, Хафизымнан күптән хәбәр юк, улым, белмисең микән бер-бер нәрсә аның турында?
Фәсхинең маңгаеннан тир бөртекләре бәреп чыкты. Чәчен кулы белән артка табан сыйпап куйды. Әби дә, хатын-кызлар да, чәйнеген чәй агызырга әзерләнгән килеш, хатыны Майсәрә дә жавап көтәләр иде.Башта без Хафиз белән бер котелоктан ашадык, әби. Бергә ятып йокладык. Бергә атакага ташландык. Тик... Сугыш бит ул мәрхәмәтсез, берзаманны аерды шул безне... Аерды...
Фәсхи өстәл янындагы киеренкелекне тәне белән тоеп дәвам итте.
-Беләсезме, фашистлар табан ялтырата торган чак иде, әмма сугышлар каты бара. Йә син, йә мин... Бер авыл өчен сугышабыз. Авыл кулдан кулга күчә. Безнең көчләр тигез булмаганга вакытлыча чигенергә туры килде. Хафиз да минем белән. Төнлә, дошман сизмәгәндә генә чигенәбез. Шулчак янган йорт эчендә кеше тавышы ишетелде: «Ярдәм итегез!»
Ике уйлап тормый, Хафиз белән икәү шул йорт эченә сикердек, Эзли торгач, ут эчендә калган гарип-гораба әбине эзләп табып, уттан алып чыктык. Үзебезнең киемнәргә дә ут капты. Киемнәрне салып ыргытьп, таптап-таптап сүндерәбез утны. Әби рәхмәтләр укый, фашистлар безнең киткәнне сизделәр, ахрысы, утлары көчәя башлады. Без әбине күтәреп йөгерәбез. Йөгерергә авыр. Тирләп чыктык. Аз гына йөгергән идек, өстебезгә снаряд сызгырып килүе ишетелде. Тәннәребез эсселе-суыклы булып китте. Әбине тиз генә җиргә куеп, икебез ике якка аудык. Көчле шартлау... Хәтта колаклар тонып калды, үзем таза-сау кебек, ә Хафиз ыңгырашып ята...
-Шуннан, шуннан, улым?
- Хафиз янына йөгереп килдем, башындагы ярасыннан кан саркый...
-И җанкисәгем...
-Күккә ракеталар чөя дошман, төнне көн кебек яктыртып. Мин, шуннан файдаланып, аның ярасын бинтым белән тиз генә бәйләдем.
-Хәле ничек иде?
-Хәле авыр иде... Дошман ягыннан атыш тагын да көчәйде, безнең тирәдә дә пулялар сызгыра башлады. Мин Хафизны иңгә салып ашыгам. Аның авырлыгын тоймыйм да кебек, уйсу җирләрдән файдаланып, кача-поса йөгерәм. Йөгерә торгач, төнге атышлар да тына төште, дустым Хафизны да, үзебезнекеләр янына алып барып җиткереп, духтырлар кулына тапшырдым...
- И рәхмәт төшкере, улым, Алланың рәхмәте яусын, киләчәктә балаларыңның игелеген күрергә язсын, - дип сөйләнде әби. Барысы да Фәсхигә җылы караш ташладылар,
Майсәрә үз эшен дәвам итте...
Фәсхи бераз тынып торгач:
-Тик аның хәле бик авыр иде, - дип кабатлады.
Шулай диюгә, әби, нидер сизенгәндәй, Рифатның әтисенә туры карамаска тырышып, тамак төбендәге төерен йотып, авыр сулап куйды:
-И балам... Язмыштыр инде...
Ә Рифатнын әтисе нидер исенә төшергәндәй, кинәт балкып китте:
-Камилә әби, малаең исән дә сау булырга тиеш, берүк күңелеңне төшермә. Сизенеп торам. Әле аерылышканда да, көч-хәл белән булса да: "Фәсхи, мин яшәргә тиеш. Шулкадәр дә ут-суларны кичеп безгә тутаннар белән очрашу бәхете елмаймый булмас: зарыгып-зарыгып әнкәем, сөйгән кызым Сиренькәй көтәләр бит анда... " - диде. Ул чакта безнең частьтән дә күп кеше госпитальләрдән йөреп кайтты, Хафизны да... исән диделәр.
Бу сүзләрдән соң киеренкелек тәмам югалып, Камилә әбинең дә йөзе яктырып китте. Аның шатлыгыннан, гүя малаеннан хәбәр алган, күңеле йомшап, күзләре дымланды. Шундый инде ул әниләрнең күңелләре: үтә дә нечкә, берәр нәрсә булды исә кузләре, диңгез кебек, яшь белән тула.
Рифатның әтисе - Фәсхи дә, өстеннән авыр йөк төшергәндәй, җиңел сулап куйды. Әңгәмә куера барды. Әңгәмәне тагын да җанландырырга теләгәндәй, ишектән, кечкенә кызы Алсуны ияртеп Сара апа килеп керде. Әле аларның әтиләре сугыштан кайтмаган... Икесе дә өсләренә ятып тора торган матур ситсы күлмәктән. Сара апа белән Алсу килеп керүгә табын тагын да җанланып китте. Рифатның Алсу алдында мактанасы килде... Менә бит аның әтисе нинди!
Сара апасы киң елмаеп:
-Исәнмесез, ахирәтләр. Нихәл, Камилә әби, - дип исәнләште. Хатын-кызларның берсе:
-Түбән очта торасыз, кай арада ишеткәнсеңдер, - дип сөйләнделәр, ә Сара исә:
-Бәхет кояш нуры кебек тиз тарала бит ул, - дип көлде. Камилә әби дә үзенә аерым дикъкать ителүгә күңеле булып:
-Рәхмәт, кызым. Таза сау йөрим әле, - дип сөйләнеп алды. Шул арада Рифатның әнисе дә мичтә пешкән күмәчен алып чыкты һәм:
-Ә, Сара, түрдән үзегез. Алсу да килгән икән, - дип, аларны мөлаем йөз белән каршы алды. Фәсхи дә көләч йөз белән:
-Исәнме, Сара,-диде.
-Саумысез, кайтуыгыз белән, Фәсхи, - дип, Сара апа кулын биреп, бик җылы күреште.
-Сара, син бер дә үзгәрмәгәнсең. Шундый ук көләч йөзле...
-Рәхмәт, Фәсхи... үзең дә бик гайрәтле күренәсең, - дип көлеп алды Сара.
Фәсхи шунда ук аңа үзенең урынын тәкъдим итте. Сара, кыстатып тормыйча, аның урынына барып утырды. Ә Алсу зур кызыксыну белән Рифатның әтисе алдына ук килеп басты һәм, башын күтәреп, зәп-зәңгәр күзләре белән аңа сокланып карап тора башлады. Фәсхи дә гимнастеркасын рәтләп куйды. Кызчыкка бик ягымлы итеп елмайды. Бу елмаю кызчыкны тәмам үзенә җәлеп итте. Алсуның уенда әнисенең әтисе турында тасвирлап сөйләгән хикәятләре яңарды. Шуңа да ул үтә зәңгәр күзләре белән Фәсхинең гайрәтле сугышчан кыяфәтенә, көчле буй-сынына, очкынлы күзләренә бераз карап торгач, бөтен кешенең күңелен тетрәндереп:
-Әнием, әни, кара әле, менә бит әти кеше нинди була икән ул, - дип әйтеп куйды.
Кечкенә кызның бу эчкерсез сүзләреннән соң тынлык урнашты, әниләрнең күзләрендә яшьләре мөлдерәп китте. Ә шунда Рифатның "Минем әтием әтәч кебек" дигән сүзләре кылт итеп Алсуның исенә төште, һәм ул фикерен дәвам иткәндәй:
-Гайрәтле әтәч кебек, - дип өстәп куйды. Өй эчен күңелле көлү тутырды. Алсу үзе, сораулы күзләре белән: мине кулыңа ал әле, дигәндәй, аяк бармаклары очларына басып, нечкә кулларын Фәсхигә сузды. Фәсхи көлүеннән туктап, җитдиләнеп, янә Алсуга карады. Рифат бу хәлне күреп, көнләшкәндәй итте, хәтта әтисенә табанрак омтылгандай булды... Күңелен борчу биләп алды.
Рифатның әтисе, кызчыкның өметләнеп сузган кулларына карап, күңеле дулкынланып, көчле куллары белән Алсуны идәннән күтәреп алды да:
-Кара инде нинди зур үскән, - дип, түшәмгә чаклы чөйде. Чөйде дә кочып тотып алды, башыннан сыйпады. Алсу аңа сыенды һәм аның кытыршы бөртек сакалын тойды. Ниндидер әйтеп бетергесез көч һәм әлегә кадәр билгеле булмаган җан җылысын сизде. Бу, күрәсең, әтиләргә генә хас булган нәрсәдер. Кызчык бу мизгелдә үз әтисен кочкандай булды. Алсуны бу хисләреннән әнисенең ягымлы сүзләре аерып алды:
-Кызым, күрештеңме инде солдат абыең белән? Җә, җитәр... Фәсхи тагын бер мәртәбә кызчыкны өскә чөйде дә, идәнгә бастырып, өстәлдәге шикәр савытыннан зур кисәк шикәр алып бирде:
-Мә, ал әле, акыллы кыз, солдат күчтәнәчен. Ә хәзер әнә Рифат белән бераз уйнагыз, - диде. Көнчелектән еларга җитешеп авызы кыйшайган Рифатның күңеле шунда гына тынычланды. Алсу:
-Рәхмәт, солдат абый. - диде дә күчтәнәчен әнисенә илтеп бирде. - Әни, мин Рифат белән уйныйм әле, яме. - Ул Рифат янына килде. Алар икесе дә түр идәнгә утырып уйный башладылар. Башта Рифат үзенең башыннан әтисенең пилоткасын салып:
-Менә әти миңа пилоткасын бирде, - дип, пилотканы аңа кигезде. Үзе кесәсеннән, Алсуга күрсәтер өчен, йолдызы ялтыравык калай төймә алды. Ә кызчык, пилотканы киеп, көзге алдына килеп тә басты.
-Нинди мату-ур, - дип, боргалана-боргалана, бөтен дөньясын онытып көзгедән карады. Бераз шулай каранып торгач, пилотканы Рифатның үзенә кигезде дә:
-Сиңа тагын да килешеп тора, - диде һәм шунда ук күзләре Рифат кулындагы төймәгә төште.
-Монысы калай төймә, - Рифат Алсуның кечкенә учына әлеге төймәне салды. Алсу аны алып, әйләндереп-әйләндереп карады, кызның әлегә мондый ялтыравык төймәне күргәне юк иде. Төймәне ул күлмәк якасына да, түшенә дә куеп карады. Матурмы, янәсе...
Рифат, кызчыкның шулкадәре дә төймәне яратуына борчыла төшеп, минем әйберне алып китмәсә ярар иде, дип уйлады. Төймәсен кире тартып алырдай булып карап тора башлады. Һәм ул, түземсезләнеп, Алсу кулыннан төймәсен тартып алды да кулын артына яшерде. Алсу күңелсезләнеп калды, аның яныннан китәргә җыенды. Рифат, кызчыкның үзенә үпкәләвен күреп, урыныннан кузгалып куйды. Кулын артыннан алып, учын ачып, төймәсенә карады. Төймәсен ыштанына ышкып, кояш нурларында ялтыратты. Алсу да, бу ни эшли икән дип, тукталып күзәтә башлады. Рифат калай төймәсен тирләп чыккан кулында тагын бераз әйләндергәләп торды да:
-Алсу, мә, ал. Сиңа булсын, - дип, Алсуга сузды. Алсу шунда ук ай кебек нурланып китте:
-Рәхмәт, - дип төймәне алды да янә түшенә куеп карады.
-Әле ул, чистартып җибәрсәң, тагын да матур ялтырый, - дип өйрәтә башлады Рифат.
-Менә минем дә әтием генә кайтсын, мин дә сиңа ни дә булса бүләк итәрмен, - диде Алсу. Аннары, әнисе янына барып, Рифат биргән уенчыгын күрсәтте. Әнисе:
-Рәхмәт әйттеңме соң? - диде.
-Әйе, - дип, Алсу әнисенә елышты.
Олылар инде сөйләшеп туйганнар, китәргә җыенганнар, алар өйләрендәге эшләрен исләренә төшереп тарала да башладылар. Камила әби дә кәҗәсен искә төшереп, рәхмәтләр әйтеп чыгып китте. Рифатның әнисе малаена һәм Алсуга тәмле күмәчләр белән эчәр өчен хуш исле үлән чәе ясап бирде. Берәр кисәк шикәр дә тоттырды үзләренә.
Ике сабый бу мизгелдә әйтеп бетергесез бәхетле иделәр...
2025-12-04 10:24