СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Данил Салихов “Сыбызгы Хәйрүш”

Әй, бу авыл халкы. Чыбыксыз телефон... Ялгыш кына берәр гаебеңне сизсәләр, урамга чыкмаслык итәләр. Ул вакытта Хәйрүшкә, иномаркамны каратам дип, нәрсәгә Гомәр малаена барырга иде. Барысына да шул хатыны Гөлемсәр гаепле.
«Гомәр малаена барыйк, Гомәр малаена. Кичә генә алган иномаркабызны теләсә кемгә биреп актарттырмыйк, төзәтсә, шул Гомәр малае гына төзәтә ала», — дип, тәмам теңкәсен корытты ул иренең. Менә хәзер Сыбызгы Хәйрүш хатыны булып йөрмәс иде. Ярый ла, «Сыбызгы» кушаматы шушы буында гына өзелеп калса. Буыннан-буынга күчеп, балаларның балаларына, оныкларның оныкларына йокса. Хараплар гына итте инде хатыны, башын ашады Хәйрүшнең.
Хәйрулланың үз гомерендә өченче машинасын алган көне иде бу. Беренче машинасын ул күрше авылның сугышта бер аягын өздереп кайткан фронтовик Комганчы Латыйп үлгәч, аның хатыны Сәлимә түтигә үзенең сыеры белән бозавы өстенә бер җилеме корыган, кырык җиде яшьлек кәҗәсен өстәп алса, икенчесен, «Москвич» дигәнен, тире җыючы күршесе Мирсалихтан сатып алды.
Шул ике колаклы, юк ла инде... Артта, ян-якта, моторны өреп суытыр өчен куелган, нәкъ Хәйрүшнең егерме биш ел буе кулын чыгармый кигән сырмасының бүлтәеп каткан кесәсе кебек, җил йоткычлы, җил тоткычлы «Запорожец»ын сатканда, хатыны белән үзара чыккан талашны күрсәгез... Хәйрүш үз өенә генә түгел, хәтта үз авылына өч төн, өч көн кайталмады. Күрше авылдагы сеңелләре Мәгъфурәләрдә кунып йөрде. Кычкырышырсың да. Машина кадәр машинаңны сатып, шуның акчасына кәҗә тәкәсе кадәрле генә мотоцикл алырлык та акчасы калмагач. Ә Хәйрүш машинасын сатканның икенче көнендә үк автомобильләрнең бәясе ике-өч тапкырга артмасынмы! Хатыны Гөлемсәр егерме елга якын ул машинаны үз баласы кебек кадерләп, көнаралаш юып, тузан тидермичә сакласын да, ире өч тиенгә сатып җибәрсен.
Хәйрулла ничек итсә итте, «Запорожец»ын сатып, ярты ел да үтмәде, бөтен мал-туарын сатып бетерсә бетерде, хатыны белән киңәшеп, Сабан туена кадәр күршесе, тире җыючы Мирсалихның тозлы, чи тире ташыган «Москвич»ын очсыз гына бәягә сатып алырга булды. Ул машинаның «ски»лары бар иде барын... Җәйге челләдә, атны сырган кигәвеннәр кебек, Мирсалихның да «Москвич»ын чебеннәр сырып ала.
Анысына Хәйрүшнең бик исе китми. Хәзер Сабан туен түрәләр үзләренә җайлады. Алар аны, гадәттә, чебен очмаслык вакытта, йә кар, һич югында, ишеп яңгыр яуганда уздыра. Ә менә ис дигән каһәр суккырын салкыны да, яңгыры да, кары да бетерә алмый. Ул «Москвич» авыл капкасыннан борынын төртүгә, бөтен урамга әчкелтем-төчкелтем ис тарала.
Гөлемсәр дә төшеп калганнардан түгел. Бар өмет аңарда. Аның да Рәфига, Сәлимә, Мөстәгыйдәләр алдында Хәйрулла белән рәттән утырып, тәрәзәдән терсәген чыгарып, лач-лоч сагыз чәйнәп, Сабан туена барасы килмимени?! Нәрсә генә әйтсәң дә, бер класста укыдылар. Гайбәтен дә күп саттылар.
Гөлемсәр атна буе йокламаса йокламады, машинадан кәнфит ясады. Сабан туе көнне иртән Хәйрүш, йокысыннан уянып, күзен ачу белән, торып, тәрәзәгә килде.
— Анасы, тәрәзәгә кара әле. Чалт аяз. Ходайның Сабан туена дип, сөеп биргән көне бу. Алла боерса, болай булгач, Сабан туена бармаган кеше калмас, — дип, ул, ятактагы хатынының бит алмасыннан үбеп, машинасын урамга, капка төбенә чыгарырга җыенган иде, хатыны, киерелеп, сузылып:
—Мич артында, бәтәрәйдә фланель сөлге бар. Машинаңны урамга чыгарганчы, тагын бер кат тузанын сөрт. Тизрәк кылан. Мондый көнне халык йоклап ятмый. Кунак көтә. Озакламый авылга кунаклар агыла башлар, — дип әйтергә дә өлгермәде, Сөләйман тәрәзә төбеннән, кап-кара тузан туздырып, К-700 тракторы белән өйне дер селкетеп, пырылдап узып китмәсенме.
Ир белән хатын, бер булып:
— Бәрепләр генә үтерәсе Сөләй, кичә генә сабынлап, юкә мунчала белән юган «Москвич»ны хараплар гына итте, тузанга батырды, — дип, йодрык төйнәде.
Биш-алты өй аркылы Бүре Саматларына бер төркем кеше якынлашканын күреп, Хәйрүш тизрәк «Москвич»ын капка төбенә чыгарып куярга ашыкты. Төркем килеп җитәрәк, өйнең урамга караган тәрәзәсе ачылып, Гөлемсәрнең башы күренде. Ул, якынлашып килүче халыкка ишетелерлек итеп:
— Атасы, район Сабан туена барабызмы, әллә үзебезнекен генә карыйбызмы? — дип, чәчләрен рәтләгәндәй итте.
— Анасы, районда Сабан туе иртәгә! Бүген башта үзебезнекен карарбыз. Аннары бер-ике сәгатьтән әткәйнең туган авылына барып кайтырбыз. Аннары инде — әнкәйнекенә, — дип әйткән генә иде, төркем арасыннан берәү:
— Бәйрәм белән, Хәйрулла. Хәлләрең ничек, әйбәтме? Каян таптың әле бу антикварны? — диюгә, Гөлемсәр, тәрәзәсен ябып, пәрдәсен үк тартып куйды. Хәйрүш ишетмәмешкә салышты.
Хәйрүшләр халыкның Сабан туена агылган чагын гына көтеп торды да, киенеп-ясанып, машиналарына кереп утырды. Сул як тәрәзәдән — Хәйрулланың, уң як тәрәзәдән Гөлемсәрнең терсәге күренде. Арткы утыргычка биш яшьлек уллары Хәйретдин кереп утырды. «Москвич» Сабан туе мәйданына барып җитте-җитүен, кайтып та җитә алды. Ләкин кайтканда, Гөлемсәрнең кешелеккә кия торган өр-яңа туфлиенең бер сыңары югалып хараплар итте. Мирсалихның тозланган тире ташыган машинасына аның юкә мунчаласы килешмәде. Гөлемсәргә үч иткәндәй, аяк астында баш сыярлык тишек ясалып, сыңар туфли шуннан төшеп калган иде.
Бу хәлдән соң ир белән хатын арасында гауга гына чыгып калмыйча, хәтта аерылышуга кадәр барып җитте. Күршесе Мирсалих белән канга батып сугышып, бер-берсенә кермәслек булып, мәңгелек дошманга әверелеп, Хәйрүш, авылын ташлап, Себергә үк чыгып китте. Өр- яңа, әле генә конвейердан төшкән иномарка алуының төп сәбәбе дә шул иде аның.
Ничек Себергә чыгып китмисең дә, ничек машина алмыйсың, ди?! Монда яшь чагында озатып йөргән Рәфига, Сәлимә, Мөстәгыйдәләр генә түгел, ничә еллар бер мендәр, бер ястык бүлешкән хатынын да кире кайтарасы бар бит әле!
Хәйрүш ничек итсә итте, икешәр смена вахтада торса торды, ашамаса ашамады, эчмәде, бер ел дигәндә, акча җыеп, сыек сары төстәге иномарка алып, көннәрдән бер көнне авылына кайтып төште.
Хатыны Гөлемсәр белән капка төпләрендә елашып күрешкәннән соң, мунчада чайканып, ашап-эчеп алганнан соң, Хәйрүш, хатынын, улын утыртып, урам әйләнергә дип, юлга кузгалды. Арткы утыргычта атасы алып кайткан күчтәнәчләрне ашап утырган улының кыланмышын күз кырые белән генә күзәтеп барган Хәйрүш, шулчак сызгыру тавышын ишетеп, сабыр гына:
— Улым, машинада да, өйдә дә сызгырырга ярамый, ут чыга, диләр, — дип кисәтү ясады.
Ләкин малай, һичнәрсәгә исе китмичә, өр-яңа машинаның арткы утыргычында баллы ризыкны көчли-көчли, вата-сындыра авызына тутыру белән мәшгуль иде. Колакка тагын сызгыру авазы килеп керде.
—Улым! — диде Хәйрүш, тавышын күтәрә төшеп. — Кемгә әйтәләр?
Малайның үз дөньясы иде. Күчтәнәч тә кирәгеннән артык тәмле иде шул. Сызгыру янә кабатланды. Ата түзмәде, машинасын кинәт кенә туктатты да артына борылды.
— Молокосос! Туктыйсыңмы син, юкмы?!
— Нишлисең син? Бер гаепсез сабыйга нигә җикеренәсең? — дип, хатыны аңа каршы төште.
— Сызгырмасын!
— Саташасыңмы әллә? Себер дөгеләрең исеңә төштеме әллә? Бер гөнаһсыз сабыемны рәнҗетәсең.
— Кем сызгыра соң ул?
— Кайда?
— Машина эчендә.
— Белмим. Мин бернинди дә сызгыру тавышы ишетмим.
— Менә мин ишетәм. Тын гына тор. Сулама.
Озак кына икесе дә сулыш алмыйча тыңлап торганнан соң, хатыны:
— Кайда нинди тавыш ишетәсең? Мин бер тавыш та ишетмим, — дип чәпчеде.
Хәйрулла, сагая төшеп, игътибарын тавыш килгән якка юнәлтмәкче булып:
— Туктагач ишетелми, — дип әйтеп куйды.
Хәйрүш урыныннан кузгалып китүгә, сызгыру тавышы тагын кабатланды.
— Ишетәсеңме? Нәрсәдер сызгыра.
— Юк. Бернинди дә тавыш ишетмим.
— Саңгырау колак! Әнә тагын сызгырды. Алгы тәгәрмәчнең подвеска подшипнигы! — Хәйрүш кинәт кенә тормозга басты. Машина сөрлегеп туктап калды. Малай белән хатыны чак кына тәрәзәдән чыгып очмады.
— Үтерәсең инде. Бу машина машина гына булмады инде.
Хәйрүш тын алырга да куркын, тынып калды. Бераздан:
— Әйтеп торам лабаса, алгы тәгәрмәчнең подвеска подшипнигы сызгыра, дип. Ә син, бер тавыш та юк, бер тавыш та юк, дигән буласың. Акчамны суга салдым. Иномарка, иномарка дигән булалар. Төкерәм иномаркаларына. Ел буена ачлы-туклы Себер котыпларында эшләп алган акчакайларымны суга салдым, — дип сукрана-сукрана, машинасыннан төште дә, багажнигыннан домкрат алып, машинасын күтәртеп, дүрт тәгәрмәчен дә селкетеп, әйләндергәләп караганнан соң, тынычлап машинасына кереп утырды. Тын да алмыйча, машинасын кабызды.
— Аллага шөкер, подвескалар тәртиптә икән, — дип, ул кузгалып китәргә җыенган гына иде, теге тавыш тагын кабатланды.
—Сапон! Йә булмаса су насосы — помпа! — дип сөрән салды Хәйрүш.
— Тукта әле, атасы. Мин бер генә тавыш та ишетмим бит, — дип каршы төште Гөлемсәр.
— Син ишетмәсәң, мин ишетәм. Точно! Водяной насос, помпа! Хәзер нәрсә эшләргә? Районга, сервиска барсаң... Бердән, акча каерачаклар, икенчедән, анда барып җиткәнче, насос эштән чыгып, двигатель кызып, поршеньнар ябышып катачак.
— Гомәр малаена барсак?..
— Кайсы? Теге җиңел акыллылар мәктәбендә укыган Гомәр малаенамы? Син нәрсә?! Бу бит сиңа «Запорожец», йә булмаса «Москвич» машинасы гына түгел. Моңа Гомәр малаеның гына түгел, урыс белән хохолның да башы җитми. Моңа иң кимендә япон башы кирәк!
— Белмим, Гомәр малаеның капка төбеннән машиналарның өзелеп торганы юк. Бөҗәк кадәрлеләре дә, эскерт кадәрлеләре дә гел шунда.
— Шулай дисеңме?
— Шулай димен.
— Аллага тапшырыйк, дисеңме?
— Шулай димен.
— Ярый, алайса, Аллага тапшырып кузгалам.
Юлда барганда, Хәйрүш тагын туктап, хатыны белән малаен төшереп, кат-кат арткы утыргыч тирәсен тикшереп чыкканнан соң, багажнигын ачып, бар әйберләрен җентекләп карап, шалтырамасыннар дип, кат-кат чүпрәккә төрде. Гомәр малаеның капка төбенә ул шул сызгырган машинасы белән килеп туктады. Хәлне аңлатып биргәннән соң, Гомәр малае гаепне бик тиз тапты.
— Хәйрулла абзый, бу машинаның бөтен гаебе шунда: руль белән утыргыч арасындагы прокладканың сызгыруында. Мондый машинага борынны сеңгереп, яхшы, затлы, стереомузыка тыңлар өчен, колакны чистартып утырырга кирәк, — диде ул.
Шул көннән Хәйрулла Сыбызгы Хәйрүшкә әйләнде дә куйды.