СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рафаил Төхфәтуллин “Шомырт нигә елый?”

Зәй буендагы ул ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып куеп, бер җәйне бик күңелле ял итеп яткан идек без. Мин Зәйгә кармак салып утырам, улым аланда чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, тал-тирәк куаклары арасында сайрашучы кошлар белән нидер сөйләшә, уйный-уйный аргач, шомыртның куе рәхәт күләгәсенә ятып, йоклап та ала.
Шул көннәрдән бирле шомырт безнең бик якын дустыбызга әверелде.
Язын, ярларыннан ташып чыккан Зәй яңадан үз юлыннан җай гына ага башлауга, без улым белән шомыртыбызның хәлен белергә барабыз. Шомырт безне бик куанып каршылый, бөреләрен яңа гына ачып чыккан нәни-нәни яфраклы кул-ботакларын изәп, безне сәламли.
Аннары без шомыртыбыз янына аның шау чәчәккә төренер чакларын чамалап киләбез.
Бу вакытта әле чияләр, алмагачлар, миләшләр, язгы җилләргә горур гына баш игәләп, үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар. Бу дөньяда үзләре генә белә торган үз тантана көннәрен көтәләр алар.
Ә шомыртның инде андый бәйрәм тантанасы килеп җиткән. Шунлыктан, аның шатлык-куанычы эченә сыймый. Язның иң-иң хуш исләрен шомырт тарата бу көннәрдә, нәни-нәни ак күбәләкләрдәй нәфис чәчәк таҗлары шомыртның шатлыгын ерак-еракларга сибәләр.
Шомыртның бу бәйрәменә бихисап күп бал кортлары, шөпшәләр, тәти кондызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Безгә дә елмаеп баш ия шомырт һәм икебезгә дә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә. Бу тәлгәшләр бик озакка кадәр бүлмәдә яз исе, тиздән килеп җитәчәк җәй исе аңкытып тора.
Җәй азакларына таба без шомыртыбызга кунакка киләбез. Дустыбыз безне авызны бераз бөрештерсә дә, ифрат тәмле чем-кара җимешләре белән сыйлый.
Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга ничектер бара алмый калдык. Шунлыктан, аның мул чәчәкле, хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.
Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп, боегып утырганын күрдек без. Дустыбызның бәйрәменә соңга калдык микәнни? Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп-сибеп тә бетерә язган ул, иң очтагы ботакларында гына берән-сәрән ак тәлгәшләр күренгәли.
Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез басып калдык. Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. Ботагы-ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. Кул җитәрдәй урлар чәчәк калмагач, кайсысыдыр тагы да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер канатын-ботагын сындырып ук төшергән. Ул каерылган канат-ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары әрнеп йөзләрен җыерганнар. Каерылган урындагы кызгылт-сары җәрәхәттән дымланып кан саркый сыман.
Улым җиңемнән тартты.
- Әти, шомырт безгә нигә тагын чәчәк бүләк итми?
— Бүләк итми шул, улым. Үпкәләгән ул кешеләргә, рәнҗегән. Әнә бит, ботакларын бик авырттырып сындыра-сындыра, аның чәчәкләрен урлап киткәннәр. Бер канатын каерганнар.
— Без каермадык ич аны...
— Без каермадык та бит... Ә шомырт барыбызга да рәнҗи. «Арагыздагы ул рәхимсез җаннарны нигә акылга утырта белмисез соң сез?!»—ди.
— Инде бер дә, бер дә чәчәк бүләк итмәсмени ул безгә? Җимешләре белән дә сыйламасмы?
— Без, иртәгә килеп, аның җәрәхәтләрен дәваларбыз. Бәлки, шомырт безне гафу итәр.
Иртәгәсен килеп, шомыртыбызның җәрәхәтенә сагыз-сыман бакча мае сөртеп, чиста чүпрәк белән бәйләдек. Сындырылган ботакларын тигезләп кисеп, ул урыннарга да бакча даруы сыладык.
Җәйләр үтте. Бакчада җиләкләр пеште, чияләр кызарды, кыяр өлгерде.
Беркөнне улым бакча түтәлләрендәге эре-эре кызыл җиләкләр белән сыйланып, әчкелтемрәк чияләр капкалап йөрде-йөрде дә алмагач төбендәге эскәмиягә килеп утырды, кулындагы яшел кыярга текәлгән килеш, бик тирән сулап куйды.
— Әти!..— диде ул, шактый озак тын гына утыргач.— Шомырт безне гафу итте микән әле?
— Бәлки, гафу иткәндер,— дидем мин, яралы шомыртыбызның хәлен белергә яздан бирле инде бара да алмавыбызга уңайсызланып киттем.— Барып кайтасы булыр янына.
Иртәгесен Зәй буена юнәлдек. Бая гына җылы вак яңгыр сибәләп үткәнлектән, һава аеруча саф, сулап туймаслык татлы иде.
Акрын гына, хозурланып кына атлыйбыз.
һәм кинәт...
Тал-тирәкләр арасындагы сукмактан Зәй буена килеп чыгуга, икебез дә тукталып калдык.
Бу юлы шомыртның канатын каерып кына да калмаганнар, аның бугазына ук ябышканнар. Өске ботакларында сакланып калган чәчәкләр җимеш өлгерткәннәр, күрәсең. Шуларга комсызланып, шомыртның бөтен өске ботакларын чәрдәкли-чәрдәкли каерып төшергәннәр. Инде ике канаты да каерылган, бөтен тәне әрнүле җәрәхәтләнгән шомыртның.
Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар моңсу гына сайрашып куя, бөтен Зәй буе моңсуланып... юк, алай гына да түгел, шыксызланып калган иде.
Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.
— Шомырт... елый,— диде улым, агачның һәр ботагыңда җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән мөлдерәп чыккан яшьләрен кул аркасы белән сөрткәләп алды.
Әйе, елый иде шомырт...
2024-07-23 14:37