СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Альберт Яхин «Танышлык»

Эштән кайтышлый каршыга ике кеше килеп басты.
— Син мине таныйсыңмы? — дип сорады өлкән яшьтәгесе.
— Бер дә хәтерләмим шул.
— Хәер, еллар үтә бит, онытыла да торгандыр. Ә менә мин сине бүген күргәндәй хәтерлим. Бик күп еллар элек син бик яшь идең әле.
—Дөрес.
— Әйтәм бит, менә үзең дә раслап торасың. Шул вакыт минем әтинең танышы синең әтиең белән бер оешмада эшләгән.
— Минем әти заводта эшләгән.
— Әлбәттә, заводта. Минем әтинең танышы да шул заводта эшләде. Мин шул елларны шул абзый белән сезгә килә идем. Бүгенгедәй хәтеремдә... Үтә гомерләр. Мине синең әтиең үз малае кебек ярата иде...—Ул җиңе белән яшен сөртеп алды.— Хәзер балаларың да бардыр инде? Ничәү соң?
— Икәү.
— И, тәүфыйклы булып кына үссеннәр инде. Аларның мәшәкате! Үсеп җиткәч, алар күрсәткән бәла тагын да арта икән. Менә минем малайга гына кара инде! Сәхибулла! Исәнләш абыең белән. Сиңа туганыңнан якын кеше ул! Менә шулай! Кара инде син аның үсүен! Унынчыны тәмамлаган иде. Иллә дә яхшы укыды инде, шундый яхшы укыды, мате матиканы су кебек эчә иде! Таланты бар, чукынганның, ни эшләтәсең бит. Укытучысы әйтә торган булган: ну ишәсең дә соң син математика ны, дия торган булган. Дөрес әйтәмме, Сәхибулла?
— Ну-у-у!
— Менә әйтәм бит, үзе дә раслап тора. Кечкенәдән әвәсе зур иде шул фәнгә. Физмат факультетында конкурс та зур түгел икән дә, югыйсә үзең беләсең, танышлыгың булмаса, хәзер ул тирәгә якын да барырлык түгел.
— Фәнен шулкадәр яхшы белгәч...
— Биреп карады инде, беренче фәннән үк «берле» куялар да чыгаралар. Күңел өчен «икеле» дә түгел, юри «берле» куялар. Танышлыгың булмаса, шул инде ул...
— Гафу итегез, мин үзем ул фәннәрдән бик ерак торам шул.
— Соң, дөньясы бер математикага килеп терәлмәгән ләбаса! Сәхибулламның үлеп тә телчеме шунда, тарихчымы, кыскасы, шул тирәдәге белгеч буласы килә. Әвәсе бик зур. Кечкенәдән бик оста сөйли торган иде. Укытучысы да әйтеп кенә туктата торган булган аны класста. Башкаларга да сөйләргә ирек бир, Сәхибулла, дия икән. Дөрес әйтәмме, Сәхибулла?
— Ну-у-у!
— Әйтәм бит. Ул үзе матур сөйләм кружогына да йөрде. Концертта шигырь дә укыды. Шулар турында белешмәләр дә бар, югыйсә...
— Алай яхшы белгәч, ник борчыласыз соң, тотсын да бирсен тарих- филология факультетына.
— Бирсен, дисеңме? Шунда бирикме?
— Үзегез әйткәнгә генә әйтүем.
— Юк, танышлык булмаса, юк инде ул. Менә сез шундагы декангамы, башка берәр кирәкле кешесенәме әйтсәгез, ну, әз генә булса да игътибар итүләрен сорасагыз...
— Беләсезме, минем ул факультетка бер генә катнашым да юк бит.
— Безнең Сәхибулла юридик фәннәр белән кечкенәдән кызыксынды. Шулай бит, Сәхибулла?
-Ну.
— Юрфакка тапшырыйкмы әллә документларны?
— Ә, геофак? Географак? Биофак?
— Туктагыз әле, теләсәгез нишләгез. Минем ни катнашым бар соң? Алай яхшы укыгач, теләсә кайсына бирсен...
— Биреп карады инде, тарихына да, юрфагына да, биофагына да, беренче имтиханында ук каныктылар. Танышлык булмагач, юк инде ул... Туганыбыздан якын кеше бит син. Неужели үз кешең өчен берәрсенең колагына берәр нәрсә әйтеп булмый инде? Синең университетта эшләвеңне беләм бит мин. Бу хәлне синең әтиең ишетсә, минем әтинең танышына ни әйтер иде... Их, заманалар...
— Беләсеңме, иптәш, яхшы укыган кешегә имтихан тапшырганда танышлык кирәкми.
— Яхшы укыды, бик яхшы укыды. Укытучылары соңыннан әйткәннәр, кызганыч, кәнишне, Сәхибулла, ләкин «өчле» куярга туры килә, дигәннәр. Аның аттестатына каныгып кына «өчле»ләр тезеп чыкканнар. Менә бит кеше белән кешене аеру ничек була ул. Үзләре кызганалар, үзләре кыерсыталар.
— Мин бит электрик булып эшлим. Электрик. Кабул итү эшләренә һич катнашым юк.
— Электрик? Ник соң аны башта ук шулай димәдең? Юк инде бездән. Бүтәннәрнең әнә, һич югы, танышының танышы йә профессор, йә доцент була. Рәтле танышың булмаса, кирәкле таныш табып буламы соң ул! Тукта әле, агайне. Күрешкән, күрешкән, әллә мин әйтәм, электрик булсынмы? Әвәсе юк түгел. Физиканы прусты су кебек эчә торган иде. Ал син аны үз яныңа. Бөтен хыялы электрик булу иде.
— Укымыйча гына мулла булып булмый шул. Техникум белеме кирәк бит.
— Ә синең анда танышларың юкмы соң?
— Юк. Биреп карасын. Керә алмаса, үзенә үпкәләр.
— Танышсыз булмый. Ике техникумга тапшырып карады инде. Беренче фәненнән үк «берле» алып, төшеп калды. Унынчыны тәмамлавына да биш ел бит инде аның. Шулаймы әле, Сәхибулла?
— Ну-у-у!
— Әнә күрдеңме! Биш ел интегәм инде мин аның белән. Күрмәгән таныш, сөйләшмәгән сүз калмады. Тукта әле, агайне, әллә үзеңә ученик итеп аласыңмы? Аның күптәннән бирле ученик булып керәсе килеп йөри. Кем белә бит, таланты нәкъ менә шунда ачылып китүе бар.
— Анысын сөйләшеп карарга була. Тик бу эштә дә соображать итәргә кирәк бит.
— Итә, итә. Итмәгән кая! Укытучысы әйтә торган булган: синең, Сәхибулла, соображать итә-итә башың бетә әле, дия торган булган. Йә, Сәхибулла, күрсәт һөнәреңне, кибеткә сыптыр! Бер аягың — тегендә, икенчесе — монда... Шулай корылган ул, дускай, дөнья, танышың булмаса, беркайда да рәт чыгарып булмый...