СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Александр Филиппов “Сыерчык”

Шомырт агачы ботагында, яшел күзләрен елтыратып, соры бер мәче утыра иде. Өйалды баскычына, чалбарының буш балакларын җиргә кадәр салындырып, Шәмсетдин елышкан. Аның янында идәннән өч сөям чамасындагы такта чыгып тора. Мәче менә шул такта башына сикереп төште. Шәмсетдин быел, сыерчыклар кайткач, үзләренең шушы соры мәчеләрен өнәми башлаган иде. Шуңа күрә кул астында яткан кара туфлиле уң “аягын” алып, мәчегә томырды. Ул өйалды идәне астындагы тишеккә кереп качты, йонлач койрыгы гына күренеп калды. Култык таягы белән баскыч астын айкаштырса да, мәче почмакка поскан урыныннан чыкмады. “Минем нинди гаебем бар соң, абый?” - дигәндәй, янып торган күзен Шәмсетдингә төбәгән.
- Кара син аны, ә? Гаепсез кыланган була бит! - диде Шәмсетдин. - Сыерчыкларымның берсен син тотып ашагансыңдыр әле.
“Мин тычкан тотам. Кошларга тимим. Чебиләрегезне дә чит мыраулардай саклыйм әле. Миңа сөт тә җитә”.
- Ышан сезнең халыкка! Читәннән төшмәгәнне, кошларны тотасыз да тотасыз инде сез. Ничә күргәнем бар.
“Мин дә беләм андыйларны. Ашарга бирмәгәч, нишләсеннәр? Тычканнарны былтыр көзен агулап үтергәч соң...”
Шәмсетдин таягы белән тагын мәчене үртәп алды. Тик буе җитмәде. Ул яңадан сап-сары итеп юылган баскычка утырды. Кулына әүвәл эләккән нәрсә сул аягының тездән түбәнге протезы булды. Ул аны баскыч мәйданчыгына атып бәрде. Песидән алалмаган ачуын шулай басасы килде.
Бу песи, башыннан сыпырган саен, мыр-мыр килеп сырпалана торган иде. Шуңа күрә Шәмсетдин аны ярата да. Ә менә бүген рәнҗетте бит әле. Армиягә китәсе язны алар сыерчык оясын да бергә ясаганнар иде. Ул чагында песи йодрык кадәрле генә иде әле. Ояны ясаганда песи малае Шәмсетдиннең туфли бауларын тарткалый-йолка уйнаган иде. Йонын сыйпаганда, тәгәрәп китеп, кулын нәни тәпиләре белән кочаклап, тешләгән булып кыланды, шаярды. Әфган тауларында йөргәндә дә ул йонлач аның гел исендә булды. Ә менә хәзер, ничә елдан соң, ул йонлачына беренче тапкыр кизәнде.
Аннары мәчегә булган ярсуы басыла төште-төшүен. Шул ярсуын басарга теләп, Шәмсетдин кулына тальян гармунын алды. Үз йөрәген үзе өздереп, иң яраткан көен уйнады. Күз алдына Әфганстан тауларындагы кәкере-бөкере юллар, шул юллардан узган шурави солдатларга каршы һөҗүмнәр, өзлексез шартлаулар, очкычларга төяп җибәрелгән цинк табутлар килде...
Шәмсетдин язмышына буйсынып йөри иде инде. Сыерчыклар килүе аның күңелен кузгатты. Халык юрамышы шулаймы соң, әллә бүтән нәрсәме?.. Яз көнендә беренче сыерчык килгәч тә сыңар кошны юньлегә юрамыйлар. Ә ул ничә көн инде үзе ясаган оя янында гел сыңар сыерчык кына күрде. Каурыйларын, канатларын томшыгы белән сыйпап ала да, нидер әйткән кебек, чут-чут сайрап, сызгырып куя. Җанына урын тапмагандай очып китә дә, әйләнеп кайтып, тагын сузып-сузып сызгырынырга тотына. Шәмсетдин аны әллә кайдан танып ала инде. Бу - аның сыерчыгы, ул ясап куйган ояда ничә ел буена бала чыгара. Нигә быел ялгызы гына кайткан соң әле ул? Ике атна булыр, бусы да бик сирәк күренә башлады. Каурыйларыннан елкылдап торган зәңгәрсу тимер төсе югалып, ничектер өтекләнеп калган шикелле.
Шәмсетдин гармуныннан ниндидер ят тавыш чыкканын тоемлап алды. Моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде бугай. Берәр теле бозылды микәнни? Бу гармун ватылса, соңгы юанычы да сүнә түгелме соң? Башка телләргә басканда да әллә нинди чит-ят тавышлар чыга.
Шәмсетдин башлаган көен азагына кадәр уйнап бетермәде - гармун күреген кысып куйды. Тик, гаҗәп, әлеге тавышлар колак төбеннән һаман китми, ә бәлки торган саен өстәлә генә бара...
- Әнекәчкәем, сыерчыгым бала чыгарган бит!
Шәмсетдин торып басмакчы иде дә... ишегалдын каплаган бәбкә үләненә тәгәрәп китте.
Сыерчык балаларының чырылдавы көчәйгәннән-көчәеп ишетелде. Ул чирәмгә утырды да, нишләргә белми аптырап, ояга карап тора башлады. Зәңгәр күк йөзендә күпереп торган дымлы болыт төркемнәре агыла. Канәфер куагының ботаклары һәм сыерчык оясы ашыга-ашыга болытларга каршы бара кебек. Ә сыерчык балалары аның саен катырак чыркылдый...
Шәмсетдиннең күңеленә Әфган җирендә булган бер вакыйга килеп керде. Мөһаҗирләр совет солдатларына теләктәшлек күрсәткән бер авылны утка тотканнар иде. Бер өйгә килеп керсә, бер нәни бала идәнгә ауган җансыз әнисенең имчәген эзли, елый.
Шәмсетдин шул сабыйны кочагына алып, урамга ташланды. Шуннан соң нәрсә булганын ул хәтерләми. Урта Азия шәһәрләренең берсендә госпитальдә ике аягы да өзелгән хәлдә аңына килде. Иң беренче соравы әнкәсеннән газиз калган шул әфган баласы турында бул ды. Госпитальдәге туташлары аңа:
- Үзең исән калганга шатлан! - дип әйтүдән гайре бүтән җавап бирә алмадылар.
Сыерчык балаларының чыркылдашуы аңа шул әфган нарасыен искә төшерде. Оя тишегеннән кереп-чыгып йөрүче сыерчыклар да күренми. Югыйсә, алар борын төрткән балаларына берөзлексез җим ташырга тиешләр ләбаса.
- Кайда син? - дип кычкырды Шәмсетдин бөтен ишегалдын тутырып. - Балаларыңны ачка үтерәсең бит, юньсез!
Юк, юк, тикмәгә түгел бу, юньлегә түгел. Хикмәт мәчедә генә микән?
Шәмсетдин, ашыга-ашыга, үрмәли-шуыша таралып яткан протез “аякларын” җыя башлады. Аларны киеп, бәйләп куйгач, култык таякларына таянып, аягына басты. Балта, чүкеч, тимер пычкысы алып, сыерчык оясы колгасы кадакланган ындыр капкасы баганасы янына китте. Колганы тимер пычкысы сыешлы итеп каерган арада, урам капкадан укучы энесе Шамил кайтып керде.
- Абый, нишләвең бу? Ник аласың сыерчык оясын?
- Туйдыручы юк, үләләр, - диде Шәмсетдин. - Кайтып җитүең яхшы булды әле. Булыш. Мин кадакны кисәм, син колганы тот - авып төшмәсен.
- Ә суалчанны кем ташыр?
- Кем булсын тагын. Син инде, син... Хәзер үзем дә тотып тора алам. Бар, пычкы алып кил. Ояны колгадан каерганчы, кисеп алу уңайлырак.
Шәмсетдин сыерчык оясы түбәсен кубарган арада Шамил, бер шырпы кабын тутырып, суалчаннар алып килде. Томшыкларын югары чөеп, авызларын киереп ачкан алты сары томшык җимне бик тиз йоткалап бетерде. Шамил аларның ачык авызларына берәр тамчы су да тамызып чыкты. Шәмсетдин сары томшыклар астыннан әле тәне суынырга да өлгермәгән үле ана сыерчыкны тартып алды. Аның канатлары утта көйгәнгә охшый иде.
- Менә ничек! - диде ул. - Кавказ, Урта Азия илләрендә бара торган ватандашлар сугышында кешеләр генә түгел, кошлар да кырыла икән...
Шәмсетдин белән Шамил әнкә сыерчыкны бәрәңге бакчасының кыйбла почмагына казып күмделәр. Аларны баскыч төбендә колак артын юып утырган соры песи каршылады.
- Рәнҗемә инде, песи. Ялгышынган, - диде Шәмсетдин һәм сыерчык балаларын туендыра башлады.