СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айгөл Әхмәтгалиева "Зәңгәр күлмәк"

1нче булек

Өченче катка эскалатор белән күтәрелгән шәйгә Заринә, аягындагы без үкчәле туфлиләренә үртәлеп, күңеленнән генә үзен әрләп ташлады. йә, мондый сәүдә үзәгенә керсә, сәгатьләр буе йөрисен белми идеме? Ниндидер кәттә очрашуга җыенган шикелле киенеп-ясанып чыгып киткән булды. Акыллы кешеләр әнә урамда өтеп алырдай булып кыздырган кояшны куркытмаганнар: олысы-кечесе майка-шортыдан, аякта — артсыз башмак. Урамда да, кибеттә дә, кайберсе эш урынында да шундый кыяфәттә йөри бирә. Заринә исә буеның зифалыгын, биленең нечкәлеген күрсәтеп торган шәмәхә күлмәген киеп алган булды, шуңа иш итеп, күк туфлиенең дә көймә борынлы, очлы үкчәлесен сайлады. Кулына тоткан елтыр каптырмалы кечкенә сумкасы да шундый төстә булгач, яшь хатын үзе бар булганы белән сирень чәчәгенә охшады да калды. Туп-туры булып биленә тиклем төшеп торган кара чәчләрен кыстырып-җыеп маташмады: болай таратып салганда, уң як яңагында, колак тирәсендә элекке бер тиен чаклы коңгырт миңе кеше күзеннән яшеренеп кала иде. Әй яратмый да инде Заринә шул тамганы! Әнисе һаман: сылулыгыңа күз тимәсен дип яраткан аны Ходай, геләннәр кайгырма, дип юата торган иде. Киерелгән кош канатына охшап торган кашлар, бер караганда — зәп- зәңг әр, икенче бакканда ямь-яшел төскә керүче төймәдәй тугәрәк күзләр теләсә кемнең карашын үзенә тартып торырлык шул. Кем белә, әнкәсенең сүзләрендә хаклык та бардыр...
Баскычтан читкә атлауга, хатын тиз-тиз генә тирә-якка күз ташлады. Берәр почмактагы кафега барып, урындыкка чүмәшәсе, аякларына ял бирәсе килде. Гадәттә, кәефсез чагында кибеткә кереп, нинди дә булса яңа кием, бизәнү-төзәнү әйберсе сатып алса, дөньясы түгәрәкләнеп китә торган иде, бүген күпме йөреп, җанына яткан әйбер- карага тап булмады.
Ювелир әйберләр бүлегенә күзен иркәләргә дип кенә сугылган иде, карый торгач, бармак йөзедәй киң, үреп ипләнгән алтын чылбырга карашы беректе дә калды.
Шкатулкасында алтын-көмеш чылбырлары җитәрлек иде, муенындагысы да затлыдан — Бәхтияр аның ише әйберне сайлый белә, сәбәпле-сәбәпсез хатынын сөендереп кенә тора. Заринә витринаны ачтырып, күзе төшкән чылбырны әйләндереп-әйләндереп карады. «Кирәк тә түгел инде... Тозларлык җыелдылар», — дип, үзалдына сына сөйләнеп тә куйды. Аның һәр хәрәкәтен, һәр ымын эләктереп алырга гына торган сатучы кыз: «Ә сез кирәкмәгәннәрен тапшыра аласыз, нәкъ менә акция вакыты — граммын 850 сумнан кабул итәбез, иң югары бәя әлегә бездә генә», — диде, йөзен тутырып елмаеп.
Заринә ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Мондый гына акчаны ул аяк өсте тамак ялгап алган арада да туздыра... Муенындагы чылбырны салып, сатучы учындагысына сузылды. Киеп, көзге алдына баскач, бертын үзенә сокланып торды.
— Ярар, салып маташмыйм, килешә кебек, — диде, артык очынмыйча гына. — Ә бусын алып калыгыз соң, тузан җыеп ятканчы... — Хатын иренең Яңа ел бүләген бернинди хиссез-нисез кызга сузды.
Чәчен малайлар кебек кистергән сатучы кыз, перчаткалар киеп, чылбырны бик җентекләп тикшерде, үлчәүгә куеп, Заринәгә күрсәтте. Аннан, махсус кайчы белән тураклап, кечкенә пакетка тутырды да җитез бармаклары белән калькуляторга төрткәләгәч:
—Үзегезнеке төп-төгәл тугыз меңлек, — дип санап бирде. — Шуны чигерсәк...
Заринә янә калькуляторга иелгән кызны:
—Миңа егерме мең генә түлисе кала, — дип бүлдерде дә, баягы кебек ирен кырые белән генә елмаеп, пластик карточкасын сатучыга бирде.
Үз-үзенә ясаган әлеге бүләк тә хатынның җанына җылылык өстәмәде. Ул, түр тәрәзәләр янындагы кафетерийдан зур бокал белән коктейль алып, түгәрәк өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Сумкасын янәшәгә куйгач, салам аша озаклап-озаклап коктейль суырды. Аның тешләрне камаштырырлык боз салкыны, әчкелтем татлы әфлисун тәме кәефен беркадәр күтәреп җибәргәндәй булды.
Бүген иртән ире белән тагын сүзгә килеп алдылар.
—Өйдә утырып акылдан язганымны көтәсең бугай! Эшкә чыксам... — Әлеге сүзләрнең дәвамы өзелеп калды.
Түшәмнән идәнгә кадәр сузылган көзге алдында галстугын бәйли алмый азапланган ире калын кашларын җыерып өздереп әйтте:
—Бичә, туеп сикерәсең! — Бәхтияр хатынына «бичә», кәефе аерата шәп чагында «бичәм, бичәкәем» дип дәшәргә ярата — бу юлы ул да сул аягыннан торганга охшаган иде. Хәер, Заринә эшкә урнашу турында сүз кузгатса, һәр икесенең тәгәрмәче көрчеккә терәлә дә кала. Бүген дә нәкъ шулай булды. Заринә, ап-ак мамык халатына төренеп, ялгыз каен кебек басып калды, Бәхтияр, барсеткасын култыгына кыстырып, җитез-җитез адымнар белән чыгып югалды...
Заринә бушап калган бокалны читкә этәрде, сумкасыннан түгәрәк көзгесен алып, бик бирелеп үзенә күз төшерде дә, нәрсәдәндер канәгать булмыйча, дымлы салфетка белән иренендәге буявын бетерде, ялтырап торган алсу иннек сөртеп куйды. Шуннан соң гына урыныннан күтәрелеп, икенче катка юнәлде. Хатынның кием-салым карап йөрү теләге бая ук сүрелгән иде, керфеген күтәрер- күтәрмәс кенә атлаган шәйгә алдында торган манекенга килеп бәрелә язгач, кисәк кенә читкә тайпылды һәм корт чаккандай туктап калды. Карга канатыдай кап-кара манекен-егеткә ачык зәңгәр төстәге шакмаклы күлмәк кигертелгән иде. Хатынның йөрәге дертләп китте. Бик кадерле нәрсәгә тап булгандай, ипләп кенә әлеге күлмәкнең җиң очларын, күкрәк тирәсен сыйпап карады. Аннары, үз халәтеннән үзе читенсенеп, бер-ике адым арткарак атлады. Заринәнең күңел сандыгында сакланган зәңгәр күлмәк хәзер аның тап каршысында тора иде. Дөрес, хәзергесенең тукымасы да ярыйсы гына затлы күренә, төймәләре дә ике күзле үтә күренмәле гади генә төймәләр түгел; шулай да күлмәкнең төсе дә, вак-вак шакмаклары да үзәкне өзәр дәрәҗәдә якын, үз, газиз иде.
Тормыштагы яңа, хәзерге роленә тәмам күнегеп беткән хатын мизгел эчендә яшүсмер чагындагы самими, беркатлы Заринәгә әйләнде дә калды. Шушы күлмәкнең күкрәк турысына башын төртәсе, борын канатларына ягылып кала торган таныш исне иснәп исерәсе килде. Бу тилемсә уйдан кыенсынып, тирә-ягына карады: үтеп-сүтеп йөрүчеләр аның уен күзләреннән укып, бармак төртеп көләләрдер кебек тоелды. Ул арада пыяла ишек буена ак блузка, кыска кара итәк кигән сатучы кыз килеп җитте:
— Сезгә ничәнче размер кирәк? Әле соңгы модельләребезнең берсе, Англиядән кайтып кына җитте. Автоматта да юа аласыз...
Кибеттә йөргәндә черки урынына әрсезләнеп күзгә кергән сатучыларны Заринәнең җене сөйми иде, бу юлы кыркуланмады:
-- Мин карыйм әле, соравым булса, үзем эндәшермен, — дип, итагатьле генә дәшеп, кызны бүлдерде.
Күлмәкне сыпырып та, якынрак килеп тә, читкәрәк тайпылып та күзәтте ул. «Соңгы модель, имеш... Ә моннан унбиш ел элек?..»
Бер авылда туып, бер урамда уйнап, бер мәктәптә укып үссәләр дә, Заринә өчен Кәрим әллә бар, әллә юк иде. Кая инде, Заринә кем дә Кәрим кем! Әти-әнигә бердәнбер булган кыз бишектән үк алтын бөртеккә тиң иде: иркәләп, чәченнән сыйпап кына үстерделәр аны. Ашыйсы килгәне алдында, киясе килгәне өстендә булды — ул «юк» дигән сүзне белмәде дә, ишетмәде дә. Әнисе — колхозда баш бухгалтер, әтисе — зоотехник, акчага аптырамадылар, мул тормышта, кызларын күз карасыдай саклап кына яшәделәр.
Пешкән кура җиләге кебек өлгергән Заринә бермәлне кинәт кенә әлеге тормыштан тәм тапмый башлады. Тип томалдан җаны үрсәләнә, бәргәләнә, читлектәге кош баласы кебек каядыр талпына иде. Бу халәтнең нигә, ни рәвешле барлыкка килгәнен төшенмәгән кыз аптыраулы караш белән тирә-ягына төбәлде. Сыйныфташ кызлары иртән килүгә почмак-почмак булып җыелалар ди кич чыгу маҗараларын сөйләп чыркылдашалар, кем кем белән йөри, кем кемне озата кайткан — берсен берсе бүлә-бүлә, яңалык уртаклашалар. Заринә исә ни теге, ни бу якка кушылып сүз ката алмый, аның кич чыкканы да, егетләр белән күрешкәне дә юк. Авылларында бер сылу булса да, егет затын аның артык чибәрлеге өркетә идеме, әллә үзен бераз тәкәббер, горур тотуы читкә этәрә идеме, әти-әнисенең кырыслыгы куркыта идеме — нәрсә сәбәп булгандыр, бүтән кызларны шаярткан кебек, Заринәне үртәп шаяртучылар да, биленнән кочып китүчеләр дә, алъяпкыч кесәсенә записка кисәге салып үтүчеләр дә юк иде. Әлегә кадәр моның ише вак-төяк белән ба шын катырмаган кыз кинәт кенә уянып киткәндәй булды: баксаң, аның да бүтәннәр кебек буласы, ваемсыз кыяфәттә кычкырып-кычкырып көләсе, чәченнән тарткан егет-малайларның аркасына шаярып кына шапылдатасы килә икән бит!..
—Мин дә кызлар белән бүген кичке уенга төшим әле, әни!
Заринәнең чишмәдән кайтып кергән шәйгә капыл гына шулай дип соравы ана кешене уттан алып суга салгандай итте. Үзеннән дә озынрак булып буй җиткергән кызын гомер буе янда тотып булмасын акылы белән бик яхшы аңласа да, йөрәге әзер түгел иде:
—Мәктәп баласы башың белән анысы ниткән сүз тагын?! — Ананың кашлары сораулы җыерылды.
—Каникул башланды бит инде. Безнең класслар барысы да шунда төшә. Дискотеканы да су буенда үткәрәләр. Мин генә өйдә бикләнеп ятам...
Озын керфекләр арасыннан ташып түгелергә торган мөлдерәмә караш үзенекен эшләде. Ата белән ана, башта икесе кара-каршы утырып, аннан Заринәне яннарына дәшеп, бик озаклап гаилә киңәшмәсе үткәрделәр. Үзеңне ничек тотарга, егет халкына якын килмәскә, үзләрен дә якын китермәскә, боргаланып биемәскә, сәгать , ничәдә өйдә булырга — барысын-барысын нарасый балага аңлаткандай җентекләп сөйләгәннән соң, ниһаять,(Заринәне бер өй аша гына яшәүче классташы Лира карамагына тапшырып, аңа да үгет-нәсыйхәт укып, «кич чыгарып» җибәрделәр.
Абау ла, Америкага озаталар диярсең! — Көләч йөзле Лираның аптыравы йөзенә таралган иде. Ул Заринәгә әллә кызганулы, әллә мыскыллы караш ташлады: — Инкубатор чебиеннән дә болайрак күрәләр үзеңне.әйдә, җәһәтрәк кыштырда, унбергә кайтып керергә куштылар түгелме? И-и, малай, ул вакытта әле кеше җыелып, кызыклар башлана гына...
Кызлар елга аша салынган челтәрле басмадан аръякка чыгып, җәйге клуб итеп эшләнгән зур чатыр янына килгәндә, егет-җилән музыка көйләп маташа иде. Лира янында Заринәне күргәч, могҗизалы хәлгә тап булгандай, барысы берьюлы аңа төбәлделәр. Джинсы чалбар, көмеш бизәкле ак футболка кигән кыз озын туры чәчләрен бар табигыйлеге белән аркасына таратып салган; әти-әнисе сизмәгәндә генә күз кабакларына тигереп алган күләгәләре, керфекләрен аерата куертып җибәргән сөрмәсе болай да карап кына тормалы йөзне тагын да чибәрләткән, ниндидер серлелек өстәгән иде.
—Ба-а, чеметегез әле мине, әллә Заринәне дә бәйдән ычкындырганнар инде? — Егетләрнең берсе шактый тупас итеп шаяртканга икенчесе:
—Әтиеңә әйтерсең әле, сиңа тән сакчысы итеп алмас микән? Көне-төне кырыеңда тугры эт шикелле йөрер идем, — дип тел чарлап сүзгә кушылды.
—Эт ияртеп йөрисем килсә, ишегалдыннан Алабайны гына ычкындырам мин, — диде Заринә, үчекләүле елмаюын ирен читләренә таратып. — Аның, ичмаса, теле дә синекеннән кыскарак.
Энәле-чәнечкеле сөйләшүләргә һич үпкәләмичә, яшьлек чаялыгы белән бер-берсенә төрттерә-төрттерә көлештеләр, җырлаштылар, аннан дәртле бию көенә рәхәтләнеп биеделәр. Аны-моны уйламыйча, Заринә юкарак киенеп чыккан икән: бермәлне ялангач беләкләрен черки талый башлады, җитмәсә, биюдән туктауга, тәненә кичке салкын үрләде. Җиңле кофта кигән Лира да:
—Котып салкыны, әйеме, малай! — дип, Заринәнең беләгеннән култыклап алды. — Яксагыз ягыгыз инде учагыгызны, катып үләбез бит! — дип, читтәрәк учак тергезергә маташкан егет халкына шаярып кычкырырга да өлгерде.
Егетләрнең берсе ялт кына артына борылып карады да, үзенең костюмын салып, кызлар янына атлады.
—Ай, рәхмәт, Кәрим! Син настоящий друг! — Лира, кулын Заринәнең беләгеннән ычкындырды да, каршысы- на килгән Кәримгә сузылды.
Тик Кәрим костюмын Лирага түгел, Заринәнең иңбашына китереп япты.
—Ябынып тор. — Егет артык сүз әйтми генә кире борылды.
—Абау, кыланышы! — Лираның тавышына үпкә кушылган сыман иде. — Миңлезаринәне күбрәк кызганган берәү...
Заринә дерт итеп китте. Колак янындагы миңен яратмаганын, алай гына да түгел, күралмаганын белеп, авырткан җиренә юри тоз сибәргә теләп, үчләнеп әйтте Лира бу сүзләрне. Тик Заринә сер бирмәде:
—Рәхмәт, Кәри-им! Әле дә син бар дөньяда! — дигән булды ясалма иркә тавыш белән. Үзе иңбашына салган костюм якасына борынын яшерде. Якадан, җиңелчә одеколон исенә кушылып, тәмәке исе аңкый иде. Өлкән класс малайларының, кеше күзеннән качып, тәнәфестә көйрәткәннәрен барысы да белә, җәйгә чыккач, бөтенләй тугарылганнардыр инде — бу ис якага гына түгел, костюмның һәр җөенә, төймәсенә сеңгән иде.
Заринәгә кинәт кенә сәер булып китте: алар быел унберенчегә җыеналар. Шул гомер бер сукмактан мәктәпкә йөреп, бу егетнең дөньяда барлыгы бөтенләй беленмәгән түгелме? Кәрим — чаңгычы, мәктәпнең даны булса да, аз сүзле, оялчанрак; кызлар белән сүз алышканы да юк бугай. Ике кечкенә сеңлесе, хат ташучы әнисе белән түбән очта кечкенә генә өйдә яшәп яталар. Озын буйлы, киң җилкәле гап-гади бер егет-малай... Менә хәзер, учак янына чүгәләп утырган егеткә яшертен генә күз ташлап, кыз үзалдына гаҗәпләнеп куйды. Карале, Кәримнең керфекләре гел кызларныкы кебек, озын булып, дугаланып тора икән лә! Моңарчы ничек күренмәгән диген...
Лираның әйткәне хак булган икән: бераздан уеннарның иң кызган чагы башланды. Учак телләре күккә үрләп, җәй куенына сыенган мәйданга серле яктылык өстәп җибәрде, яшьләр, икешәрләп басып, «капкалы» уенына тезелделәр. Заринә, көрсенеп кенә сәгатькә күз төшергәч:
—Малай, кайтыйк инде. Алайса, мине бүтән мәңге чыгармыйлар бит! — дип, Лираның җиңеннән тартты.
—И-и, иртә бит әле, нинди кайту ди! — Лира, һич исе китмичә, кулын гына селтәде дә, үзенә пар эзләп, бүтәннәр янына ашыкты.
Заринә әти-әнисенең холкын белә: әйтелгән вакытта күзләренә кайтып күренмәсә, монда төшеп җитәкләп китәргә, бүтәннәр алдында хурлыкка калдырырга да күп сорамаслар. Шуңа күрә икеләнеп торудан файда юк иде, кыз иңбашындагы костюмны салып, әле дә булса учак янында кайнашучы Кәрим янына килеп басты.
—Рәхмәт яусын, Кәрим! Үзең туңгансыңдыр инде.
—Юк ла... — Кәрим бер мәлгә тотлыгып калды. — Салма, мин ут янында бит.
—Мин кайтып киттем, алайса... — «Әниләр ачулана» дигән сүзләр кызның тел очында йомарланып калды.
Кәримнең болай да кара-кучкыл йөзе учак яктысында тагын да каралыбрак киткәндәй тоелды.
—Берүзеңмени? Курыкмыйсыңмы?
—Лираның әле кайтырга исәбе юк. — Заринә кыңгырау урынына чыңлап көлеп куйды. — Куркырга, бакча баласы түгел лә мин.
—Әйдә, мин сине аръякка гына чыгарып куям. йә су анасы тәпиеңнән тартып төшерер, иртәгә уенга да килалмассың. — Кәрим кызны җитәкләп алды да, үз кыюлыгына үзе шаккатып, сүзсез калды.
Кәримнең аръяк дигәне Заринәләрнең капка төбе үк булып чыкты... Кыз, борчылуын сиздермәскә тырышып, сәгатенә карап алды. Кәримнең күзе очлы икән:
—Ничәдә кайтырга куштылар? — диде ул, туп- турыдан ярып.
—Унбердә.
—О-о... Әле ун минутың бар! — диде егет, Заринә янә үзенә сузган костюмны җилкәсенә элеп. — Болай җылырак булыр.
Кәрим аны биленнән кочаклап, сак кына үзенә таба тартты, кызның башы ирексездән егетнең күкрәгенә сыенды .
Ни гаҗәп, Заринә ачуланып читкә дә тайпылмады, кыргыйланып каршы да дәшмәде, бөтенләй телен-өнен җуйды. Әлегәчә егет заты белән менә болай икәүдән-икәү генә серле тынлыкта калганы булмаганга, кыз үзен ничек тотарга да белми иде. Аяк табанына кадәр көйдергеч ут йөгергәнен генә абайлап алды ул. Багана башындагы лампочка яктысында, кызның күз алдында Кәрим күлмәгендәге вак-вак шакмаклар биешә башлады, башы әйләнеп киткәндәй булды. Кайнар табага салынган май шикелле болай эреп басып торуның килешеп бетмәгәнем аңласа да, кызга рәхәт, гомер булмаганча бик рәхәт иде Шулай да ул ике учын Кәримнең күкрәгенә терәп читкә этәрелергә көч тапты.
—Әл-ләй... Кочаклашып торырга тагы...
—Заринә... — Кәрим кайнар билдән кулын ычкындырып, Заринәнең йөзенә иелде: — Иртәгә дә чыгарсың, яме...
Өйгә ничек йөгереп керүен дә, төнге күлмәген киеп, ни рәвешле мендәренә баш төртүен дә юньләп абайламады кыз, аның тизрәк уйлары белән ялгыз каласы, бүгенге кичне кабат-кабат күз алдында терелтәсе килә иде.
Юка җәймәне башыннан ук бөркәнеп, рәхәт елмаеп, мендәрен кочагына сыендырды, аннан баш очына салды, тартып алып, тагын күкрәгенә кысты, әйләнде-боргаланды, җанына тулган ниндидер аңлаешсыз халәттән котыла алмады. Үз мендәреннән дә, башын әйләндереп, җиңелчә генә одеколон һәм тәмәке исе бөркелгәндәй тоелды. Күз алмасына исә Кәримнең күлмәгендәге вак шакмаклар һәм зәңгәрсу төймә берегеп калган диярсең. Кара әле, моңа кадәр ике ятып бер төшенә кермәгән Кәрим мизгел эчендә җан түрендә урын алсын инде... Кыз, аның кыска керпе чәчен, бер-берсенә кушыла язган тигез кашларын, өскә кайтарылып торган керфекләрен күз алдына китереп, тагын, тагын елмайды. Тукта, ә күзләре? Кәримнең күзләре карамы, әллә коңгыртмы? Күмер кебек кара бугай. Юк, алай ук кара түгел шикелле... Әй лә, иртәгә үзенә сиздерми генә әйбәтләп карар әле... Иртәгә? Аһ, ул иртәгә җиткәнче, этеп-төртеп, менә бу төнне, аннан озын көнне уздырасы бар шул!
Ул «иртәгәләр» бер-берсенә ялганып, Заринә белән Кәрим күңеленә мәхәббәт алып килде. Бу илаһи хисне моңа кадәр хыялында күкләргә күтәреп, әллә нинди сер пәрдәсе артында, салават күпере төсләрендә күзаллаган кыз берара аптырап та калды: мәхәббәт дигәннәре болай гап-гади җир кешесе, түбән очта гына яшәүче Кәрим кыяфәтендә дә була ала микәнни? Кәримнең кара да, коңгырт та түгел, күгәрчен канатыныкыдай куе күгелҗем күзләрендә дә вакыт-вакыт бу бәхеткә — ничә еллар сүз катарга да кыймыйча, читтән генә сокланган сылуның үз янәшәсендә булуына ышанмау чагылып китә иде. Әй ул җәйнең керфек каккан арада үтеп китә торган тымызык кичләре! Капка төбендә бер-берсенә сыенып, сүзсез генә басып торулар... Кәрим озын буйлы булгач, кочып алуга, Заринәнең бите, борыны, күзләре егетнең нәкъ йөрәк турысына сыена да бетә. Әле бөтенләй югалып, әле дулап типкән йөрәк тибешен тыңлый-тыңлый, кыз бармак бите белән ипләп кенә күлмәк шакмакларын сыйпап үтә. Кәримнең шушы зәңгәр күлмәге өстеннән тошми диярсең: сөйгәненә сыенган саен, Заринә инде һәр сызыгын ятлап өлгергән күлмәкнең җанга якын исенә исереп, үзалдына рәхәт елмая. Кәрим исә бу елмаюны күрми, ул кызның биленә таралып төшкән, күлмәк изүенә сыенган чәчләрен бармагына урый-сүтә, урый-сүтә... Кызның йомшак кына итеп, сузып кына «Кәри-им» дип дәшүеннән егет бәхетнең җиденче катында йөзә...
Җәйләр, җәйләргә ялганып көзләр, кышлар үтте, дөньяны тилертерлек хуш исләргә күмелеп, яз җитте. Мәктәп инде Кәрим белән Заринәнең Таһир-Зөһрәләрне көнләштерерлек мәхәббәтенә күнегеп, укытучылар тарафыннан әйтеләсе әйтелеп, кисәтеләсе кисәтелеп бетте. Кыз белән егетнең уртак хыялында Кәрим армия хезмәтеннән урап кайткач төзеләчәк оя, тәрәзә кашагалары өстенә пар күгәрчен төшкән җыйнак кына йорт пәйда булып, алар үз киләчәкләрен инде бер-берсеннән башка күз алдына да китермиләр иде.
Яз итәгенә тагылып, имтиханнар, кичке уеннар, шомырт исле авыл урамын кат-кат әйләнүләр, озата кайтулар килде. Таң җиле кебек сызылып кына үткән җәй дә инде көзгә бил бирергә маташа, хушлашу минутлары көнләп түгел, сәгатьләп якынлаша иде. Заринә Казанга укырга кереп кайтты, Кәримне солдат хезмәте көтә иде.
Санаулы гына калган парлы кичләрнең берсендә, капка төбендә, гадәттәгечә, сөйгәненең куенына сыенып, таныш күлмәккә баш төртеп торган Заринә капыл гына:
—Карале, Кәри-им, синең шушы зәңгәркәйдән башка әллә бүтән күлмәгең юкмы соң? Былтыр да гел шушы күлмәктән йөрдең, хәзер дә... — дип әйтеп салды.
Кәрим сискәнеп китте. Кызның аркасыннан кочып алган куллары кинәт кенә йомшап калды, йөзеннән күләгә йөгереп үтте. Аны-моны абайларга өлгермәгән кыз исә:
—Миңа ай саен яңа кием алып торалар, искерәкләрен әни хәерче семьяларга тарата да бетерә, — дип өстәп куйды. Мин дә син әйткән хәерче семьяга керәмдер инде, Бер әнинең зарплатасына яшибез бит, — диде Кәрим, тамагындагы төерне сиздермәскә тырышып. — Үзем эшли башлагач, бер түгел, йөз күлмәк алырмын әле! — Шулай диде дә Кәрим, читкә тайпылып, Заринәне кочагыннан ычкындырды һәм кызу-кызу адымнар белән борылып китеп тә барды.
Аны-моны аңламаган кыз урынында каккан казык кебек басып калды, һич кенә дә Кәримнән көләргә, аны рәнҗетергә теләп сүз катмаган иде ул. Йөрсен, гомере буе шушы вак шакмаклы зәңгәр күлмәктән — Заринә өчен егетнең үзе кебек үк кадерлегә әверелеп беткән күлмәктән йөрсен. Юа-юа инде сизрәп килгәне күзгә чалынса да, аңа бит Кәримнең тән җылысы, аның тансык исе сеңгән! Кыз шул күлмәккә башын салган саен үзен дөньядагы иң бәхетле кыз дип хис итә, бу бәхетнең гомерлек икәненә ышана иде. Бүгенге соравын исә бары тик гадәти кызык сынудан гына биргән иде. Егетнең моңа кадәр бер тапкыр да үз холкын күрсәткәне, юкка-барга үпкәләгәне, тәртәгә типкәне юк иде, шуңа күрә Заринә, бер авыз сүз дәшәргә дә өлгермичә, исәңгерәп калды. Кәрим исә урам чатында төн караңгылыгына кереп тә югалды.
...Бүген кич кенә Кәримнең әнисе, өрлектәй ирен яшьләй югалту хәсрәтеннән, дөньяны сыңар канат сөйрәүдән шактый иртә картайган, чәчләренә вакытсыз чал йөгергән ана, улының киенүен көрсенеп күзәтте дә:
—Әй улым, буй җитмәс агачка үрелеп ялгышмасаң ярар иде... Тиң күрсәләр ярар ла соң үзеңне... Без бай, син хәерче дип кимсетмәсәләр... — дип, әллә үзалдына, әллә Кәрим колагына дип сөйләнеп алды. — Чиләгенә күрә капкачы димәсләр иде аны...
Аның сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән иде Кәрим, Заринәнең бөтенләй уйламаганда күлмәк турында сүз кузгатуы горур җанын айкады да ташлады. Белә иде, кызның тәрәзә төбендәге иркә гөл шикелле гел күз уңында, мул тормышта яшәргә күнеккәнен дә, ап-ак матур кулларының беркайчан сыер саумаганын да, бакча казымаганын да белә иде. Шул ук вакытта Заринәнең кояш күңелле икәнен дә белә иде — кызның аксөяк сылулыгы янәшәсендә бозларны эретерлек җылылык бар икәнен дә белә иде.
Әнисенең «буй җитмәс агач» дигәне егетнең башына яңа гына барып җитте. Иртәме-соңмы, ачы хакыйкать үзен сиздерә икән шул... Капка төбендәге бүгенге сөйләшүне Кәримнең горурлыгы әнә шулай аңлады.
Заринәнең колак төбендә дә әнисенең «Кеше таный белмисең... Тиң түгелгә барып капланасың... Кодагый дип барып эндәшер кешең агач капка төбендә каршы алса...» дигән сүзләре торган саен ешрак кабатланып, кызны үз »эченә бикләнергә мәҗбүр итә иде.
Җәйнең соңгы көннәре Кәримгә — Заринәсез, Заринәгә — Кәримсез, һәр икесенә кояшсыз, айсыз, йолдызсыз килде. Җәй генә түгел, алда көтеп торган гомер үзе дә аларның янәшәсеннән генә узарга җыена иде... Сөйгәне иртәгә калага юл тота дигән кичне дә Кәрим Заринәләр капка төбенә аяк басмады. Гөнаһсыз ике җан, әллә гоурлыкны, әллә яшьлек юләрлеген атлап чыга алмыйча, үзләрен гомер буе тилмертәчәк ялгызлык ярында басып калдылар...

Хикәянең дәвамы 2нче булектә.